Инфоурок Другое Другие методич. материалыСаҗидә Сөләйманова - хисләр җырчысы

Саҗидә Сөләйманова - хисләр җырчысы

Скачать материал

Тема. Саҗидә Сөләйманова – хисләр җырчысы

Максат. 1. Саҗидә Сөләйманова иҗаты турында тулырак мәгълумат бирү: “Этюд” шигырен анализлау, алымнарны һәм хисләрне барлау.

                 2. Шигъриятне музыка һәм рәсем сәнгате белән бәйләнештә күрсәтү.

                 3. Кешеләргә карата яшхы теләктә булуны тәрбияләү.

Җиһазлау: такта, мультимедия проекторы, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату

Методы:  үстерелешеле укыту технологиясе

 

Дәрес барышы

I.        Өй эшен тикшерү.  Тест ярдәмендә укучыларның дәрескә әзерлекләрен билгеләү. Һәр укучыга бәяләү өчен битләр өләшенә. Һәр эш төре буенча  бәя кую планлаштырылган.

 

1. Әлмәт шәһәрендәге әдәби берләшмә Саҗидә Сөләйманованың нинди китап исемен йөртә?

а. Кызыл каурыйлар

б. Фал китабы

в. Җиденче көз

г. Кыр казалары

2. Сарман төбәге язучыларыннан  кайсысы С.Сөләйманова премиясе лауреаты була?

      а. Мәдинә Маликова

      б. Нияз Акмалов

      в. Дамир Гарифуллин

      г. Ямаш Игәнәй

3. Тормышындагы нинди вакыйга С.Сөләйманова күңеленә мәңгегә агулы ук булып кадала?

      а. Әлмәт шәһәренә күчеп килүе

      б. “Яшәү хакы” әсәренең басылып чыгуы

      в. Әтисенең “халык дошманы” дип аталуы

      г. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелүе

4. Әлеге җыр С.Сөләйманованың нинди исемдәге шигыре буенча язылган?

      а. Кыр казлары

      б. Гөлбадран

      в. Сабыр канатлары

      г. Саубуллашу  вальсы

5. Җырның исемен атагыз.

      а. Урсал тау

      б. Үтә айлар

      в. Кайтам  әле

      г. Елга ярлары

6. Җырның исемен атагыз

      а. Ай  кояш йөзләре

      б. Туй җыры

      в. Сандугачкаем ла

      г. Карлыгачкаем

 

II. Яңа материал аңлату

 

   1. Укытучының кереш сүзе:

               – Иртүк торып битен юган,

                  Кем уяткан Ләйләне?

                  Уятмаган, үзе торган,

                  Бүген әни бәйрәме.

Әлеге шигырь юллары барыгызгы да кечкенәдән үк таныш. Балалар бакчасына йөри башлаганнан алып, һәрбер бала бу шигырь юлларын күңеленнән кабатлый торгандыр. Әйе, С.Сөләйманова  кечкенәләр өчен дә, өлкән яшьтәгеләр өчен дә берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат иткән. Аның замандашлары, каләмдәшләре бик хаклы рәвештә аның турында матур-матур фикерләр җиткергәннәр. Илдар Юзеев аның кинаяләр белән язуын искә алса, Мөдәрис Әгъләмов бик хаклы рәвештә аңа һәйкәл куярга кирәклек турында искәртә. Шушы уңайдан, Мөдәрис Әгъләмовның теләге кабул булганын әйтеп китәм. Әлмәт шәһәрендә, чыннан да, шагыйрәнең якты истәлеге булып, аңа куелган һәйкәл тора. Сез ул һәйкәлне экранда күрәсез.

2.      “Этюд” шигырен уку һәм анализлау 

      Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

1 нче бирем. Алдагы биремне без өч төркемдә башкарырбыз.   Һәр төркем тактада һәм урыннарда элиячәк. 1 нче төркем шигырьдәге исем сүз төркеменнән булган сүзләрне генә аерып язып ала, 2 нче төркем – фигыльләрне, 3 нче төркем сыйфат + исем сүзтезмәләрен билгели.

Нәтиҗә ясала:

1. Исемнәр шигырьдәге картинаны тонык итеп кенә күрсәтә.

      2.Фигыльләр  геройларның эш хәрәкәтен һәм авторның теләген генә чагылдыра.

      3. Сыйфат + исем сүзтезмәләре тулы картинаны күз алдына китерергә ярдәм итә.

       Шигырь буенча сораулар:  

-          ИКӘҮ образыннан тыш шигырьдә  тагы нинди образ бар? ( Автор үзе, шагыйрә)

-          Автор эзләр сүзен ни өчен берничә тапкыр кабатлый? (Чөнки ул бу шигырьдә 2 мәгънәдә кулланыла: аяк эзе һәм күңелдәге эзләр)

-          Әлеге шигырьдә автор нинди хисләр бирергә теләгән? (Ярату һәм кайгырту)

-          Ярату хисе кайсы герой өчен хас? ( Икәү образы өчен)

-          Ә кайгырту  хисен бу шигырьдә кем тоя? ( Лирик герой, шагыйрә, чөнки ул геройларның киләчәге турында кайгырта)

-          Ярату һәм киләчәкне кайгырту хисләрен без нинди хисләр дип атый алабыз? (Саф, чиста хисләр)

 

Әйдәгез хәзер шигырьдәге эпитетларны атап китик.

-          Кайсыларын без эпитетка кертә алып идек икән? ( 3 нче төркемдәге укучыларның язганнарын кертәбез)

-          Шигырьдә күчерелмә мәгънәдәге нинди сүзтезмшлшр кулланылган? (кер кунмасын, җил тимәсен – алар образлылыкны арттырырыга ярдәм итәләр)

-          Шигырьнең исеменә игътибар итеп, нәрсәне аңлатканны карап үтик әле. Дәреслектә этюд сүзенә нинди аңлатма бирелә соң? ( Этюд – табигатьтән, тормыштан күчереп алган күренеш, картина)

-          Ә Ожегов үзенең сүзлегендә нинди аңлатма биргән икән? Өйдә әзерләп килдегезме икән? (  )

 

Әйе, укучылар, этюд сүзен без берсүзсез рәсем сәнгатендә дә кулланабыз. Рәссамнар гаҗәеп зур урынны алып торган табигать күренешенең бары тик бер өлешен генә үзләренең картиналарында чагылдыралар. Һәм шуны әйтеп китәргә кирәк: һәр рәссам бер үк күренешне төрлечә тасвирлый, ул аның күңел халәтеннән дә, көннен кайсы вакыты сурәтләнгән булуыннан да тора. Без дә табигатьне төрлебез төрлечә күрәбез.

 

-          Әйтегез әле, шигырьдә кайсы ел фасылы турында сүз барды? (Кыш)

-          Хәзер Сезгә ничә яшь? ( 14, 13)

-          Сезнең кышны ничә тапкыр күргәнегез бар? (13, 14)

-          Ә кыш нинди төстә? ( Ак)

 

Һәвакытта да кыш гел ак төстә генә була микән? Әйдәгез әле экраннардагы картиналарга күз салыйк. Монда сез күренекле рус рәссамнары Левитан, Кондратенко, Шишкин, Пластов картиналарын күрәсез. Барысы өчен уртак сыйфат: һәммәсендә дә кыш сурәтләнгән. Ләкин барысында да ул бертөсле итеп бирелмәгән. Кайберсендә кар соры төстә, ә инде кайсысында ул зәңгәрсу.

 

-          Кар кайчан соры була ала? ( Яз көне; кичкә таба)

-          Мондый картина нинди хисләр уята? (Моңсу)

-          Ә кар кайчан саргая микән? ( Кояш яктысында)

-          Кар кайчан зәңгәрсу була? ( ???)

 

2 нче бирем. Этюд ясау. Һәр төркем үзенә куелган тема буенча этюд ясый. Эш коралыбыз – төсле кәгазьләр. 1 нче төркем ярату хисен төсләр ярдәмендә чагылдырсын, чөнки бу хис геройларыбыз тойган төс хис итеп бирелгән.  2 нче төркем сафлыкны күрсәтсен, чөнки телгә алынган хисләр чиста, саф хисләр дидек. өчен төркем өчен курку хисен бирәм, чөнки лирик героебыз үзенең геройларының киләчәге өчен курка, кайгыра дидек.

Нәтиҗә:

  1. Яратуны күрсәтер өчен кызыл, ал, куе сары, аксыл шәмәхә, кызгыл көрән төсләр кулландык.
  2. Сафлыкны ак, зәңгәрсу, аксыл соры, аксыл яшел тосләр ярдәмендә күрсәттек.
  3. Куркуны без кара, караңгы көрән, караңгы зәңгәр, караңгы шәмәхә төсләр белән билгеләдек.

 

Шулай итеп, без бүген тагы бер тапкыр төсләрнең дә мәгъсе бар икәненә инандык. Менә шуның өчен дә инде шагыйрьләребез геройларының яисә үзләренең хис-тойгыларын бирү өчен төсләргә мөрәҗәгать итәләр.

 

III. Ныгыту.

 

-          Әйдәгез шигырьнең темасын билгеләп карыйк. Нәрсә турында булды инде бу шигырь?

Буш урамнан ак буранда икәү бару турында)

-          Ә урам чыннан да бушмы соң? (Юк, урам буш түгел, анда йортлар, тәрәзәләре, баганалар бар, урам җыр белән тулы)

-          Шигырьнең идея нинди? Нәрсә әйтергә теләгән соң автор? ( Теләге – ак эзләргә кер кунмасын, күңелләре пакь калсын, бәхетле бусыннар)

 

Бәхетле булу – һәркемнең теләге. Еш кына без бәйрәмнәр белән котлаганда бер-беребезгә бәхет телибез. Ләкин теләк сүзләре арасында без бит әле бик күп итеп төсләр дә кулланабыз. Әйдәгез әле әй эшенең икенчесен дә тикшереп алыйк. Сез нинди теләкләр язып килдегез икән? Аларда төсләр бар микән? Теләкләрнең әзерләрен дә үзегез уйлап чыгарганын да язарга мөмкин иде. ( Укучыларның теләкләре укыла)

 

Шушы матур теләкләр белән без дә дәресебезне тәмамлыйбыз. Киләчәгегез якты, матур, уй-хыялларыгыз ак, киләчәгегез сез теләгәнчә үтсен иде. Хәзер һәркем үзенең дәрестәге белемнәрен бәяләп ала. (Өй эшләре, тактадагы биремнәрнең дөрес вариантлар белән чагышуыннан чыгып, билгеләр куябыз һәм уртачасын чыгарып, нәтиҗә ясала)

 

IV. Билгеләр кую, өй эшен аңлату.

Соңгы эш итеп, мин сезгә өй эшен аңлатып китәм.

  1. “Этюд” шигырен ятларга.
  2. “Этюд” шигыре буенча рәсем ясарга (этюд)
  3. Этюд шигыренен төзелешен тикшерергә.

(Саналган эшләрнең 2сен башкару мәҗбүри.)

 

Дәрес тәмам, сау булыгыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Саҗидә Сөләйманова - хисләр җырчысы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист архива

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 578 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.04.2018 915
    • DOCX 49 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Матзянова Раушания Гаязовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Матзянова Раушания Гаязовна
    Матзянова Раушания Гаязовна
    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 21644
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 287 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 332 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Библиотечная трансформация: от классики до современности с акцентом на эффективное общение и организацию событий

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Мини-курс

Договоры и их правовое регулирование

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов

Мини-курс

Спортивная подготовка: теория и практика

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе