Дәрес темасы: Сан. Йомгаклау дәресе.
Сыйныф: 6
Максат:
1. Танып белү, шәхси, коммуникатив, метапредмет- укучыларның сан
турындагы белемнәрен тикшерү, ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү;
2. Коммуникатив - үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре үстерү;
саннарны дөрес кулланырга өйрәтү аша сүз байлыгын арттыру.
3. Шәхси - укучыларның танып-белү эшчәнлеген камилләштерү; Бөек
Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт уяту, батырлык, туган җирне ярату хисләре
тәрбияләү; бәхетле тормышның кадерен белергә өйрәтү.
4. Метапредмет – математика, тарих, әдәбият дәресләре белән бәйләп
саннар темасын йомгаклау.
Материал: Миңнеәхмәтов Р.Г., Миңнеәхмәтова Т.Ф. Татар теле: 6 нчы сыйныф.
Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек. 2 нче басма. - Уфа:
Башкортстан “Китап” нәшрияты, 2008.-
Өстәмә материал:
1. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм
кызыклы материаллар җыентыгы.- Казан : Татар.кит.нәшрияты.1992.-
2. Н.В. Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту. Укытучылар өчен
методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2004.-
Җиһазлау: интерактив такта, индивидуаль – дифференциаль карточкалар,
схема-плакат.
Дәрес планы:
I. Оештыру моменты
II. Актуальләштерү
III. Төп өлеш
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
V. Йомгаклау.
VI. Билгеләр кую.
Өй эше бирү.
Дәрес барышы
I. Оештыру
Мин иртә белән сыйныфка керәм,
Укучыларның хәлләрен беләм.
Исәнмесез, укучылар! Мин Исмагилова Алсу Венер кызы булам. Сезнең
белән танышуыма бик шатмын. Бүген бергәләп кызыклы, шул ук вакытта эшлекле
дәрес үткәрербез дип ышанам.
II. Актуальләштерү
Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтеме бар. (1 слайд)
Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе – мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Мин дә сезне белем
дөньясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез
җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә, проект төзүчеләргә
әверелерсез. Бүген безне алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү,
кабатлау, тикшерү, билгеләү көтә. Барыгыз да әзерсезме?
Укучылар! Әйдәгез
дәресебезне башлар алдыннан, бергәләшеп телләребезне шомартып, сойләмебезне
яхшыртып алыйк. (2 слайд)
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.
Укучылар, астына сызылган сүзләр нинди сүз төркеменә карый?
Әйе, алар сан сүз төркеменә карый. Сез үткән дәресләрдә сан сүз
төркемен өйрәндегез. Аның төркемчәләрен, аларга хас булган грамматик,
синтаксик билгеләрне үзләштердегез. Ә бүген алган белемнәребезне йомгаклап,
“Сан” темасына проект эшләрбез. Менә шушы плакатта бирелгән терәк - схеманы
тутырып, дәрес азагында әзер проектлы булырбыз. Проектыбызны башлар алдыннан
эшебезгә максатлар куярга кирәк. Әйдәгез, максатлар куябыз, укучылар.
(3 слайд)
Максатлар:
1.Саннарга билгеләмә бирү.
2. Саннарның ясалышын ачыклау.
3. Саннарның төркемчәләрен билгеләү.
4. Саннарның язылышы.
5. Саннарның җөмләдәге ролен ачыклау.
6. Саннарга морфологик анализ ясау.
Ни өчен саннар кирәк?( Без тормышта һәрвакыт саннар белән очрашабыз, сезнең мәктәптә
ничә бала укый һ.б.)Укучылар, бүген мин дә сезне 40 минут эчендә берничә
дәрескә чакырам, чөнки саннар белән без төрле дәресләрдә очрашабыз.
(4 слайд)
Число, теманы язу
Укучылар, проектның беренче өлешенә игьтибар итегез. Монда санның
билгеләмәсен, сорауларын язырга кирәк.
(проект схемасына теркәп барыла)
-Нинди сүз төркеме сан дип атала? (мөстәкыйль сүз төркеме)
- Сан нинди сорауларга җавап бирә? (Ничә? Күпме? Никадәр?
Ничәнче? Ничәләп? Ничәү? Ничәшәр?)
-Санның морфологик үзенчәлеге нәрсәдә? (Сан төрләнми торган сүз
төркеме)
Укучылар, игътибар итегез, терәк-схемабызда
саннарның ясалышын да теркәргә тиешбез. Анда безгә мисаллар бирелгән.
Саннар ясалышы буенча нинди төрләргә бүленәләр?(тамыр, ясалма,
кушма, парлы, тезмә)
-Мәгънә төсмерләренә карап саннарның нинди төркемчәләрен
беләсез?(төп, тәртип, бүлем, чама, җыю). (мисаллар ярдәмендә проектка теркәү)
(5 слайд)
Сан төркемчәләре
Төркемчә исеме
|
Соравы
|
Мисал
|
Предметның санын ни рәвешле белдерә
|
Төп сан
|
Ничә?
Күпме?
|
Биш укучы
ярты алма
|
..............
|
..............
|
Ничәнче?
|
...............
|
Предметның саналу яки урнашу тәртибен
белдерә
|
Бүлем саны
|
................
|
Тугыз-ар
алты-шар
|
...................
|
..................
|
.................
|
Меңнәрчә
Унлап
|
Предметның санын якынча белдерә
|
Җыю саны
|
Ничәү
|
..............
|
...................
Саналмышы булмый
|
Табышмак
Җиде малай чыкты футбол уйнарга,
Өчәү киледе тагын да.
Исәплә син барын да!
II. Математика дәресенә чакырам сезне, дусларым. Хәзер тиз генә сан диктанты язып
китик әле. (дәфтәрләрдә эш)
(6 слайд)
1- төп сан
2- тәртип саны
3- бүлем саны
4- чама саны
5- җыю саны
Мисаллар
1.1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе...
2. Башкортстаннан 700 меңләп
кеше сугышта катнаша.
3. Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме? (М.Җ.)
4.Тупларның Кызыл Армиягә
Өчтән бере күчте кимендә.(М.Җ.)
5.Көненә 125әр грамм икмәк бирелгән.
( 7 слайд)
(Җаваплар : 2,4,5,1,3)
Бер бала такта янында эшли. Бер- берсенең
җавапларын тикшереп, билгеләр куела.
(8 слайд)
Тәнәфес Ребусларны чишегез ( 4 өйле, 5 курай, 3аяк)Тәнәфесебез бик
яхшы үтте, эшебезне дәвам итәбез.
III. Математика дәресендә бик тырышып
эшләдегез, ә тарих дәресен яратасызмы?
Укучылар, саннырның нинди төрләрен беләбез?
Әйдәгез, проектыбызга моны да теркәп куябыз. (рим саннары,
гарәп саннары)
Ә хәзер без төркемнәрдә эш башкарып алабыз. (9 слайд)
1 нче карточка: саннарның дөрес язылышын аңлатыгыз :
6 нчы сыйныф, XXI гасыр, 1941-1945 нче еллар, II бүлек, 1945 нче
елның 9 нчы май көне.
2 нче карточка: Саннарны дөресләп яз :
Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, X нчы йорт, 4 нче бүлек,
беренче категорияле чаңгычы, ике мең унынчы елның апреле.
3 нче карточка:
Гасыр-
Ай –
Атна –
Тәүлек –
Дистә -
Пар –
Метр-
Үз-үзләрен тикшереп, билгеләр куела.
-
Нәтиҗә ясау: гарәп саннары,
рим саннары, парлы саннарның язылышы.
Нинди тарихи вакыйга көтә безне? Саннар кулланып җөмләләр төзү.
Тәрбияви момент.
(10 слайд)
Укучылар сез монда нәрсә күрәсез? (сугыш картиналары) Язылган
җөмләгә игътибар итегез: Башкортстаннан 700 мең кеше катнаша. Укучылар,
сизгәнсездер, юкка гына бүген дәрестә кулланылган җөмләләребез дә Бөек Ватан
сугышы темасына багышланган. Бу – юкка гына түгел. Тиздән, без Бөек Ватан
сугышы тәмамлануга 70 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез. Бу сугыш, 4 ел,1418 көн, 34
мең сәгать дәвам иткән.
Укучылар, әйдәгез әле үзегез, сугышта катнашкан дәү әниләрегез,
дәү әтиләрегез турында саннар кулланып җөмләләр әйтегез әле.
Әйе, бу сугышта бик күп кеше һәлак булган. Алар бөтенесе дә, безгә
бәхетле бугенге, матур тәбигатебезне бүләк иткәннәр. Әйдәгез әле, шушы
тәбигатькә карап, хозурланып алыйк.
Физминутка.
Әдәбият дәресе.
Әсәрләр укыганда саннар белән еш очрашабыз.
Быел өйрәнгән нинди әсәрләр исемендә саннар очрый?
Дәреслекләрдә дә төрле әдәби әсәрләрдән мисаллар
китерелгән.(Дәфтәрдә эш)
226 нчы күнегүне дәфтәргә эшләү. 9 нчы җөмләдәге санны табып
дәфтәрләргә язу, ясалышын, төркемчәләрен билгеләү, нинди җөмлә кисәге икәнен
ачыклау.
Укучылар, саннар тагын нинди җөмлә кисәкләре ала? Безнең терәк –
схемабызда без әле язган җөмлә һәм тагын берничә сан булган җөмлә бирелгән.
Әйдәгез, саннарның тагын нинди җөмлә кисәге була алуын белеп өчен, әлеге мисаллардагы
саннарның җөмләдәге вазифасын ачыклыйк.
Тәнәфес. Табышмаклар.
Кечкенә генә сарай,
Эчендә утыз ике малай ( авыз, тешләр)
3.Морфологик анализ тәртибе.
Укучылар, терәк – схемабызда сезгә ярдәмгә морфологик анализнң
тәртибе бирелгән. Ә хәзер, әлеге җөмләдән санны табып морфологик анализ ясыйк.
Бер җөмләне сыйныф белән бергәләп тикшерү.
Бер укучы тактада морфологик анализ ясый.
(12 слайд)
Илем һәм халкым хакына
Мең үлеп, мең терелдем .( Ә.
Нигъмәтуллин)
Мең- сан, төп сан, микъдар саны, фигыльне ачыклый, җөмләдә хәл.
Индивидуаль эш .
Сезнең унбишендә язган хатыгызны алып бик
шатландым.
Унбишендә- сан, микъдар саны, семләшкән, берлек санда, 3 зат, у-в.к,
җөмләдә вакыт хәле.
Укучылар, безнең проектыбыз тәмам. Афәрин! Ә хәзер, белемнәребезне
тикшерү өчен тест эшләп үтик.
(13 слайд)
4. Белемнәрне тикшерү өчен тест эшләү.
1.Саннар нәрсәне белдерә?
А) предметның исәбен;
Б) предметның эшен;
В) предметның билгесен.
2. Сан ачыклаган исем ничек атала?
А) аныкланмыш;
Б) сыйфатланмыш;
В) саналмыш.
3. Саннарның ничә төркемчәсе бар?
А) 3;
Б) 4;
В) 5.
4.Тәртип саннарын билгеләгез.
А) минемчә, татарча, малайларча;
Б) беренче, икенче, өченче;
В) озынча,салкынча, уртача.
5.Җыю саннарын билгеләгез.
А) алтышар, җидешәр, унар;
Б) алтау, җидәү, унау;
В) алтылап, җидедән артык, ун тирәсе.
( 14 слайд)
(Җаваплар: 1-а, 2-в,3-в,4-б,5-б) Үз-
үзләрен тикшерү, билгеләр кую.
V. Йомгаклау. Дәресебез ахырына якынлаша. Бу дәрес сезгә үзебезнең тарихыбызны
искә төшерергә, киләчәгебез турында уйланырга мөмкинчелек биргәндер дип уйлыйм.
Киләчәк...
Ул шундый матур булыр,
Сугышлар да булмас, дошман да
Сез дә безне шунда искә алырсыз
Бәлки безгә йөз яшь тулганда.-
дип язып калдырган шагыйрьләребез. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән
кадерле ветераннарыбызга без һәрвакыт бурычлы.
Бөек Җиңү көнен каршы алыйк,
Күп “5” леләр белән без, дуслар, дип дәшәсе килә, сезгә укучылар, һәм, әлбәттә инде, без сугышта
батырлыклар күрсәткән ветераннарыбызга чәчәк гөлләмәләре бүләк итербез.
Дәресебезне йомгаклап, бүген искә төшергән белемнәребезне терәк – схемабыз
ярдәмендә чәчәкләргә үрик, сан сүз төркеменең тулы билгеләмәсе килеп чыгарлык
итеп чәчәк гөлләмәсе ясыйк
(15 слайд)
-мөстәкыйль сүз төркеме
-мәгънәсе
-сораулары
-төрләнми
-җөмләдәге роле
-төркемнәре
-төрләре
Гөлләмәбез бик матур булды, бәөрәм алдыннан әби- бабаларыгызга
барып ирешер дигән ышанычта калам.
VI. Билгеләр кую.
Укучылар, бүгенге дәрестә тест эшләп сез инде билгеләр алдыгыз, ә
шулай да мин шундый билгеләр куяр идем: (............).
Ә хәзер укучылар, мин сезгә үзегез эшләгән проектны –
терәк-схеманы тапшырам. Ул сезгә алдагы татар теле дәресләрендә кирәк булачак.
Өй эше бирү:
Бу терәк-схемабыз артында сезгә өй эше бирелгән. Өй эшләре 3 төрдә
бирелгән. Өйдә үз көчегезгә карап биремнәрне үтәрбез.
(16 слайд)
1 - әдәби әсәрдән санның
һәрбер төркемчәсенә мисаллар табарга һәм дәфтәргә язып килергә.
2 - әдәбият дәреслегеннән
сан кергән ике җөмлә язып алып , ул саннарга морфологик анализ ясарга.
3 - халык телендә киң
кулланыла торган ярты, чирек, әчмуха саннарын кертеп җөмләләр төзергә.
Дәресебез тәмам. Сау
булыгыз, укучылар!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.