Инфоурок Другое Конспекты"Сайлау- гражданлык бурычым" сыйныф сәгате

"Сайлау- гражданлык бурычым" сыйныф сәгате

Скачать материал

Сайлау – минем гражданлык бурычым

(10 сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгате)

Валиева Гөлназ Минеринат кызы

 Тирсә гомуми белем бирү мәктәбенең матемтика укытучысы.

 

Максат:

1.      Гражданлык хисләре һәм Ватанга мәхәббәт  тәрбияләү;

2.     Актив тормыш позициясе, сайлауларга аңлы караш кебек сыйфатлар формалаштыру;

3.     Сайлаучыларның хокуклары, сайлау тәртибе турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

 

Сыйныф сәгате барышы:

-       2016 елның 18 сентябрендә Россиянең Дәүләт думасына, Татарстанның район, авыл советларына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларга барыргамы, әллә юкмы? Җавап бәхәссез кебек: әгәр син илеңнең гражданины икән, әлбәттә, барырга һәм гражданлык позицияңне күрсәтергә. Ә уйлап карасаң, сорау бик катлаулы  да икән. Елның-елында сайлауларга бармаучы танышларымнан, дусларымнан: “Ни өчен бармыйсың?” — дип сорагач: “Ә нигә? Минем тавыш бернәрсәне дә хәл итми”, — дип җавап бирәләр. Соңгы вакытта: “Һәр халыкның үзенә лаеклы хөкүмәте бар”, — диләр. Бу сүзләр, булдыксыз җитәкчеләр — илебез гражданнарының аларга начар эшләргә мөмкинлек бирүләре, контроль астында тотмаулары нәтиҗәсе ул, дип ассызыклыйлар. Ләкин һәркемнең гражданлык позициясе булырга тиеш. Ә аны сайлауларда гына ачык күрсәтеп була. Кухняда, дусларың янында утырып кына хакимияткә “теләкләреңне” җиткереп булмый бит.

Кеше тормышта һәрчак сайлау каршында кала: дусларны, һөнәр, тормыш юлдашын һ.б. Үз язмышыңны сайлау бик кыен, ләкин тулы бер илнең язмышы турында сүз барганда сайлаулар  тагы да кыенырак.

Бүгенге сыйныф сәгатебездә сүз  сайлау хокуклары, сайлау системасы турында барачак.

Күп  кешеләр  үзләренең сайлаучы хокуклары белән файдаланырга теләмиләр. Нидән шулай килеп чыга?  Сайлауларга барырга кирәкме?  Сайлаулар үтмәсә   нәрсә булыр?

1)     – Әйдәгез кечкенә генә викторина үткәреп алыйк әле.

1.                               Россияда беренче сайлаулар кайчан булган?

2.                               Бөекбританияда, АКШ та, Россияда  закон чыгаручы органнар нинди?

3.                               Россияда судны нинди органнар тәшкил итә?

4.                               Россияның беренче президенты?

5.                               Россияда президент һәм депутатларны нинди срокка сайлыйлар?

6.                               Россия гражданнары ничә яшьтән сайлау хокукына ия?

7.                               Кеше авырып сайлау участогына килә алмаса , ничек сайларга тиеш?

8.                               Сайлау көнне теге яки бу сәбәп белән башка урынга китәргә туры килсә, нишләргә?

9.                               Бер кеше урынына икенче кеше  сайлый аламы?

10.                           Сайлау комитеты әгъзасы булу хокукына кемнәр ия?

11.                           Сайлану хокукына кемнәр ия?

12.                           Сайлау участогына бер төркем кешеләр рупорлар тотып килделәр, шаулашалар, сайлау комиссиясы нишләргә тиеш?

13.                           Әгәр тавыш бирүче үзлектән кул куя алмаса, аңа нишләргә?

14.                           Сайлаучы сайлау комиссиясына кандидатлар һәм аларның программалары турында сорап мөрәҗәгать итте, нишләргә?

15.                           Сайлаучы сайларга килде, ләкин аның списокта булмавы ачыкланды. Аңа нишләргә?

16.                           Сайлаучы бюлетеньда ике кандидат каршына тамга куйды. Бу бюллетень дөрес буламы?

2)  - Хәзер берничә сайлаучының фикере белән танышып китик әле. (“Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш” газеталырында басылган  сайлаучылар фикерләре белән танышу)

Ләйлә Шәймөхәммәтова:
“Мин сайлауларга барам.
Бәлки сайлаулар турында минем күзаллавым беркатлыдыр дип уйлыйм. Сайлаулар безнең киләчәкне хәл итә. Бер партия абсолют күпчелек тавыш белән алга чыкмасын. Калганнар да тавыш җыйсыннар. Бу канун кабул иткәндә тәнкыйть аша карау өчен кирәк. Сайлау — ул гражданлык бурычы. Мин кешеләрне сайлау­ларга җитди карарга чакырам. Гади сайлаучыларның әгәр дә депутатлар биргән вәгъдәләрен үтәмәгән очракта аларны кире төшерү мөмкинлеге дә бар. Ләкин бездә гражданлык позициясе бик түбән, без үзебезнең хокукларыбызны яклый белмибез”.

Эльвира Хөсәенова:
“Мин сайлауларга, һичшиксез, барам. Әле балаларымны да ияртәчәкмен, Алла теләсә. Балалар аларның киләчәге сайлау­ларда дөрес тавыш бирүдән дә гыйбарәт икәнлеген белсен. Удмуртиянең, милләтемнең киләчәге безнең кулларда икәнен аңлыйм. Бердәм булсак, ул киләчәк якты, өметле булыр, дип ышанам”.

Рәмис Шәяхмәтов:
“Мин сайлауларга, һичшиксез, барам һәм дусларымны шуңа өндәячәкмен! Безнең киләчәгебез сәяси тормышка катнашуыбызга бәйле. Әгәр дә үзебез сүлпән булабыз икән, хакимияткә, хәл ителмәгән мәсьәләләргә зарланып йөрүдән ни файда?”
Бер танышым үзенең исемен газетаде атарга те­лә­мәде, ләкин үз фикерен барыбер белдерде:
“Мин сайлауның кайчан буласын белмим. Мин, гомумән, сәясәткә «скепсис» белән карыйм. Кызык өчен барырмын инде шунда, бер сызык куярмын. Миңа калса, бу сайлаулар халыкка бик аз файда китерә. Минем танышлар арасында да сайлауларга «скепсис» белән караучылар күбрәк. Безнең тавышлар аз нәрсә хәл итәчәк”.
(“Яңарыш” газетасы, Рәсүлова Р.)

Күргәнегезчә кешеләр төр­ле булган кебек, фи­кер йөртүләр дә төр­ле. Минем уй­лавымча сайлауларга барырга кирәк.

 

3)    - Ә сезнең фикерегез нинди: сайлауларга барырга кирәкме? Өйгә кайткач, әти – әниләрегезгә нәрсәләр сөйләрсез?

“Сайлау көне җиткәч , мин әти – әниләремә ” .............”-  дип әйтермен ” җөмләсен тулылыандыруларып әйтегез әле.( укучыларның җаваплары)

-         Шуның белән сыйныф сәгатебез тәмам. Һәрбер  кеше үзе өчен  нәтиҗәләр ясагандыр дип уйлыйм. Сыйныф сәгатебезне  интертат.ру сайтында басылган  Лилия Гаделшина  язмасыннан юллар белән төгәллисем килә.

Татарстан командасына көч республикага уңышлы федераль программаларны җәлеп итү, Татарстан халкы һәм республика мәнфәгатен федераль дәрәҗәдә яклау, Татарстанның социаль-икътисади үсеш тәҗрибәсен Россия күләмендә таныту өчен кирәк.
Лилия ГАДЕЛШИНА

 

 

Кулланылган әдәбият:

1.     http://intertat.ru/tt/society-tt/item/62735-saylaular%E2%80%932016-tatarstan-komandasyina-k%D3%A9ch-nig%D3%99-kir%D3%99k?.html

2.     http://yanarysh.ru/%D1%81%D0%B0%D0%B9%D0%BB%D0%B0%D1%83%D0%B3%D0%B0-%D0%B1%D0%B0%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%8B%D0%B7%D0%BC%D1%8B/

3.     http://ped-kopilka.ru/klasnomu-rukovoditelyu/klasnye-chasy-dlja-starsheklasnikov-i-studentov-koledzha/klasnyi-chas-v-10-klase-na-temu-mo-pravo-vybor

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Сайлау- гражданлык бурычым" сыйныф сәгате"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер гостиничного комплекса

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 016 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.12.2016 980
    • DOCX 28.3 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валиева Гульназ Минеринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валиева Гульназ Минеринатовна
    Валиева Гульназ Минеринатовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 19929
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой