Инфоурок Другое КонспектыСыйныфтан тыш үткәрелгән әдәби музыкаль кичә.

Сыйныфтан тыш үткәрелгән әдәби музыкаль кичә.

Скачать материал

“Җиңүләрне яулап алган көннәр,

Онытылмаслар гомер-гомергә”

темасына  багышланган әдәби-музыкаль кичә.

                                                                                      

 Максат:  Укучыларга Бөек Ватан сугышының һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү,сугышның кайгы –хәсрәт кенә алып килүен аңлату,тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү;бөек шагыйребез М.Җәлилнең шигырьләре нигезендә балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары ,сугыш һәм тыл ветераннарына  олы хөрмәт,туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.. 

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә,магнитофон язмасы, шигъри юллар язылган плакатлар,М.Җәлил портреты,китаплар күргәзмәсе ,сугыш темасына ясалган рәсемнәр,видео тасма(Сибгатуллин Нури Сибгатуллович турында).

        Кичәнең барышы .

I.Оештыру.

Тәрбия  дәресенә килгән укытучыларны һәм укучыларны урыннарга утырту.Чакырылган кунакларны каршылау. 

II.Кичәнең төп өлеше.

Туган илгә багышланган моңсу көй ишетелә.( магнитофон язмасында)                                                               Алып баруч :

Сугыш корбаннарсыз булмый,  Изге көрәштә җиңү яулаганда,ут зчендә юл ярып алга барганда,бик күп солдатларның гомере өзелде.Чит илләрдәге билгесез каберләр җанны тетрәтә.Җиңү һәм көрәш юлы озын,авыр булды.Ләкин батыр солдатлар әнә шул юлны дан белән узды..Геройларыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

1укучы:

Җырларым ,сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шул кадәрле җирдә хакыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез,мин дә онытылырмын,

 Яшәсәгез , мин дә яшәрмен.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

2укучы:

 Ал нурларга төренеп  кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә.

Җиңүләрне яулап алган көннәр,

Онытылмаслар гомер-гомергә.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.     

Алып баручы:5нче сыйныф укучылары  башкаруында җыр”Солдатлар”(Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиева музыкасы).

3укучы: М.Җәлил”Ышанма”шигыре.                                                                                                                                             Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Ул егылган арып”,-дисәләр,

Син ышанма,бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Алмаштырган илен”,-дисәләр,

Син ышанма бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс,мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Муса инде үлгән”,-дисәләр,

Син ышанма,бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс,сине сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне,күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем”диеп әйтеп  буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне.

(Видео тасмада сугыш ветераны Сибгатуллин Нури Сибгатуллович сөйләгәннәрне тыңлап,карап алу.(8 -10 минут)).

Алып баручы:

Сугыш ветераны Нури ага сөйләгәндә ,күз алдына халык бәхете,безнең бәхетебез өчен көрәшкән каһарманнар килә.Алар иң кыен ,авыр мизгелләрдә дә дошманга буйсынмаганнар.Чыннан да сугышның  иксез-чиксез бәхетсезлекләр,кайгы-хәсрәт кенә алып килүенә ышанабыз.

(Магнитофон язмасында чаң тавышы яңгырый .Бухенвальд чаңнарының Iбүлеге башкарыла,сәхнәгә укучылар чыга,алар  сүзсез генә артка  артлары белән барып  басалар,ике укучы ике яклап йөзләре белән тамашачыларга карап басалар. Хәрәкәтсез ,сүзсез тыныч кына торалар.)

Алып барычы:

Магнитофон язмасы хәбәр итә...

Фашизм...Үлем лагерьлары...

Газапланып үтерелгән йөз меңнәрчә кешеләр.

Бухенвальд! (чаң тавышы).

Европа уртасының йомшак җиле шыксыз торбалардан ургылып чыккан корымлы төтенне дөнья буйлап куа.Ап-ак болытлар карала,корым агач яфракларына,гөлләргә куна.(чаң тавышы).

Бу урында күкрәп үскән бүк аралаш имән урманы иде.Шушы җирдә фашистлар агачларны кистеләр.Баганаларны чәнечкеле тимер чыбыклар белән ураттылар:фашистларча төгәллек белән  тоткыннар өчен тораклар төзелде.Газ камералары,крематорийлар...Тоткыннарны сакларга бүредәй этләр,бүредән дә ерткычрак кешеләр куелды.Табигать кочагының бер кисәге үлем лагерына әверелде.

Кеше көле белән оешланган туфрагыңны инде бәбкә үләннәре яшелләндерде .Розалар чәчәк атты.Зәңгәр күгеңне кояшның җылы нурлары иркәли.

Планета күгендә”Бухенвальд»чаңнары.Музейга әверелгән үлем лагерендагы чаң тавышы ул.Кешеләрне искәртә.Мондый вәхшилеккә бүтән юл куелмасын:”Кешеләр,уяу  булыгыз!Уяу булыгыз”-ди чаң .(Тагын чаң тавышы.Артта басып торучы укучылар  йөзләре белән тамашачыларга борылып басалар,сүзләрен сөйләгәндә  1-3 адым алга атлыйлар һәм акрын гына сөйли башлыйлар.Сөйләп бетергәч артка чигенеп урыннарына барып басалар һәм хәрәкәтсез калалар).

1нче укучы.

-Мине әнкәмнең җылы кочагыннан тартып алдылар да кайнар,шундый кайнар урынга ташладылар.Һәм менә мин-гизәм.Төтенгә әверелгән кыз бала.Алты дистә елдан артык җир буенча гизәм.Су чәчрәтеп уйнаучы кызларга кызыгам.Балаларын җитәкләп бакчада ял итүче Аналарга кызыгам .Миңа  һаман да нибары 7 яшь.Мин-мәңгелек бала.

2нче укучы.

Туфрак күмәр тәнне,күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне.

Үлем диеп әйтеп буламы соң,

Җиңеп үлгән мондый үлемне?!

3нче укучы.

Волосы кудрявые горят,

От алых губ остаётся пепел.

Слушайте ,мёртвые говорят,

Заживо сожженные,

Сотни тысяч заживо погребённые.

Сотни тысяч безвинно застрелянные.

Слушайте говорят:

Фашизм-смерть.

Фашизм –пепель.

4нче укучы.

Хәтерлисеңдер улыңны,

Аксыл чәчле,зәңгәр күзле,

Мин кайтам сиңа,

Мин кайтам сиңа,Туган җирем!

5нче укучы.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

6нчы укучы.

Билгесез югалганыма төгәл  ...   ел.Ә анасы карчык  мине көтә-көтә дөнья куйгандыр.Көтә белгән ятимә карчыкларны ялгыз итмәгез,кешеләр.Алар янында ешрак булыгыз,оныклары булып чал аналарга елмаегыз.

7нче укучы.

Көл һәм күмер дөньясыннан

Сезнең янга килдек.

Безне үтерергә теләделәр-

Куркаклыкны күмдек,

Без үлемне җиңдек.

Кайттык сезнең янга,

Кайттык.

Мәйданнарга гранит һәйкәл булып

Без кайттык.

Исемебез калды

Тарих битенә уелып-

Җиребезгә кайттык

Мәңгелек җыр булып.

Безнең гомер Мәңгелек ут булып

Мәйданнарда яна.

Без гел сезнең янда,

Сезнең җанда,канда-

Эшегездә,җиңүегездә,көрәшегездә...

Көл һәм туфрак дөньясыннан

Бер мизгелгә генә

Килдек сезгә,

Әйтер сүзебез бар,

Онытмагыз!

Әманәтебез бу;

-Уяу булыгыз,кешеләр,

Кешеләр уяу булыгыз!

(Чаң тавышы).

Барлык катнашучылар бергә “Һәрвакыт булсын кояш” җырын тынычлык күгәрченнәре күтәреп җырлыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                         

        

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сыйныфтан тыш үткәрелгән әдәби музыкаль кичә."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 997 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.10.2016 572
    • DOCX 19.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алмиева Миляуша Абраровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Алмиева Миляуша Абраровна
    Алмиева Миляуша Абраровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6873
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой