Инфоурок Другое Другие методич. материалыСочинение по татарскому языку " Чыгарылыш сыйныф"

Сочинение по татарскому языку " Чыгарылыш сыйныф"

Скачать материал

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми   урта белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы , 11нче Асыйныф җитәкчесе  Светлана Сәгыйдулла кызы   Алтынбаева.

 

Чыгарылыш сыйныф.

       Укытучы! Нәкъ менә Сез инде ул иң гүзәл, иң сабыр, иң бөек кеше! Моның шулай булуына без еллар үткән саен инана барабыз. Бала өчен иң кадерле , иң якын кешеләрнең берсе әни булса, икенчесе, әлбәттә, укытучы.

        Бу – 2012-2013нче  уку елында Азнакай шәһәренең 11А сыйныфы укучылары мәктәпне тәмамлыйлар. Шуңа күрә дә, сыйныф җитәкчеләре буларак, укучыларым өчен зур тырышлык куйган,  беренче укытучылары  Галиева Әлфия Гыйлметдин кызына рәхмәт әйтми мөмкин түгел.     

        Мин укучыларым белән 1нче сыйныфта татар теле укытучысы буларак таныштым. Әле дә хәтеремдә, әле кайчан гына кечкенә балалар, тәүге тапкыр, кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, кыяр-кыймас кына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр. Монда, керсез күңелле сабыйларны, мөлаем елмаеп, Әлфия Гыйлметдиновна -  Сез каршыладыгыз. Белем дөньясына беренче ышанычлы адымнарны атларга да Сез өйрәттегез. Шуңа да барлык шатлык-куанычлары да сезнең белән уртак. Нинди генә хәлләргә очрасалар да, ярдәмгә ашыгып киләсез, киңәш-табышларыгызны бирәсез.Белемле, зыялы булырга да, тормыш вакытлары алдында да югалып калмаска да, сиздермичә генә өйрәтәсез Сез. Моны тоя һәм аңлый белергә генә кирәк. Мисаллар китерә башласаң, мәктәп тормышында ай-һай күп алар.Ничәмә-ничә төрле баланы үз канат астына алып, җил-яңгыр тидермичә алга алып бару җиңел түгелдер. Күпме көч, җаваплылык таләп итә ул.  

      Галиева Әлфия Гыйлметдин кызы чын мәгънәсендә үз эшенең остазы. Төгәл, таләпчән, сабыр холыклы, итагатьле, киң күңелле, үзе чибәр һәм бик күп яхшы сыйфатларга ия кеше ул. Ул укытучы гына түгел, ә ике баланың әнисе дә. Үзенең балаларын тәрбияләгән кебек укучыларын да сабырлыкка, эчкерсезлеккә, табигатьне, якыннарны яратуга, әти-әниләрне бер мизгелгә дә онытмыйча, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә өйрәтә ул.

       Берсеннән-берсе кызыклы дәресләре, онытылмас экскурсияләре, төрле уен-көлкеле кичәләре, спорт ярышлары белән күпме укучыга көч-куәт биргән ул.Ә күпме аның төннәр буе дәфтәрләр тикшереп үткәргән чаклары, икенче көнгә планнар язып утырулары.

    “5нче сыйныфка күчкәч,  безне икенче укытучылар да укыта башлады. Сыйныф җитәкчесе итеп татар теле укытучыбыз Светлана Сәгыйдулла кызы билгеләнүгә икеләтә сөендек. Шулай да без укытучыларыбызның һәрберсендә   Әлфия Гыйлметдиновнаның сыйфатларын эзләдек. Аның кебек сөйләшәләрме, киенәләрме, аңлаталармы, аның кебек белемлеләрме? Әле бүген дә күз алдыбызда аның ышанычлы атлап керүләре, матур итеп елмаюы, сорау биреп төгәл җавап көтүләре, “домашнее задание только на пять” дигән сүзләре бүгенгедәй колак төбендә яңгырап тора”, - дип искә ала чыгарылыш укучыларым.

        Мин хезмәттәшем Әлфия Гыйлметдин кызына тырышлыгы, ныклы белем биргәне өчен бик рәхмәтлемен. Ул, үз чиратында, бүгенгесе көндә дә һәрбер укучысына үз баласына карагандай игътибарлы, чөнки ул аларның яхшы укуларын,   киләчәктә чын кеше булуларын тели.

     Галиева Әлфия Гыйлметдин кызы үзенең кешелеклелеге, тыйнаклыгы, сайлаган һөнәренә тугрылыклы булуы белән, хезмәттәшләренең, укучы балаларның, ата-аналарның тирән ихтирамын яулады.

     Ә мәктәп елларына килсәк, күңелле дә, мавыктыргыч та, серле дә дөнья ул.

        “Бу  дөнья белән идарә итүчеләр Сез – укытучылар, көчле шәхесләр.Баш иябез, сокланабыз һәм дә хөрмәт итәбез без сезне сөекле укытучыларыбыз.Ә без, үз чиратыбызда, сезнең йөзегезгә тап төшермәбез, лаеклы, чын кешеләр булырбыз”,- дип ышандыра минем укучыларым.

      Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйткәнчә, мөгаллимнәр биргән мәгърифәт нуры үз яктысын таратмыйча калмас!

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми   урта белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы , 11нче Асыйныф җитәкчесе  Светлана Сәгыйдулла кызы   Алтынбаева.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сочинение по татарскому языку " Чыгарылыш сыйныф""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по продажам

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 839 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.08.2015 863
    • DOCX 32 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 33265
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Эффективное продвижение и организация проектов в сфере искусства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Судебные процессы и их особенности

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Социальные и правовые аспекты эпохи Просвещения: влияние на образование сегодня

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе