422230, г. Агрыз, ул. Октябрьская, дом 25
Муниципальное бюджетное
общеобразовательное учреждение
средняя общеобразовательная школа №3 имени
Тази Гиззата
Директор – Хайрутдинова Светлана Юрьевна
“Туган телем – милләтемнең рухи байлыгы”
Автор
Мазитова
Лениза Радиковна,
ученица
7 В класса
42238,
г. Агрыз
ул.
Димитрова, д. 65
Тел:
89673626364
|
Научный
руководитель
Рамазанова
Гузель Талгатовна,
учитель
родного (татарского) языка и литературы
МБОУ
СОШ №3 имени Т.Гиззата
Тел:
89063324336
|
Агрыз- 2021
“Туган телем –
милләтемнең рухи байлыгы”
Туган ягым, туган төбәгем минем – Әгерҗе
шәһәре! Әгерҗе шәһәре генә түгел, Әгерҗе районы, Татарстан Республикасы!
Мин үз төбәгемне, үз шәһәремне бик яратам!
Шушы җирдә, шушы шәһәрдә мин үз телемдә сөйләшәм. Әнием миңа “кызым”, дип дәшә.
Әбием мине яратып “бәбекәем”, дип ярата. Ничек матур һәм куаныч миңа шушы
сүзләрне ишетеп, үземнең туганнарым белән туган телемдә сөйләшүе! Туган
телемдә теләгемне белдерәм, рәхәтләнеп җавап бирәм.
Мин беләм: минем туган татар телем хәзер
популяр түгел. Шулай да, миңа үз телемдә сөйләшү рәхәт һәм уңай. Ник мин
башкаларга ошап, башка телдә сөйләшергә тиеш соң?! Сыйныфташларым белән рус
телендә сөйләшәм, кайчак татар телендә әйткән сүзләрне кубесе аңламый. Миңа рәхәт
булып китә – минем шифр телем бар! Аларның ул телне өйрәнергә теләмәгәненә, кем
гаепле соң?! Бәлки җәмгыять, бәлки гаилә... Кем белә?
Бик кызык, безнең урыннарны алыштырсалар,
татар теле шифр гына түгел, төп тел булган булса, калган сыйныфташларым үзләрен
ничек хис итәр иде? Алай да, мин алар янында, туган татар телемдә башкалар
белән сөйләшкәндә, мин үземне бөегрәк хис итәм! Димәк, мин – полиглот! Башкалар
аңламаганны, мин беләм!!!
Туган телемә мәхәбәтне миңа әнием, әтием,
гаиләм бирде. Туганнарым белән үз телемдә сөйләшү, әби-бабамнан килә. Әбием
тәмле ашлар пешерә: “Өйрән, кирәк булыр” – дип. Бабам: “Алай ярамый” – дип,
акылга өйрәтә. Өебездә һәр сүз татар телендә аңлатыла.
Һәр халык үз телендә сөйләшергә тиеш, шул
телдә аңлашырга тиеш! Шуның белән без бай һәм тәрбияле! Үз телен белмәгән
халык, халыкмы соң ул?! Ул бит курчак кына: башы бар, кулы бар, аягы бар,
сөйләшә белми! Юк! Миңа алай кирәкми, минем курчак буласым килми! Туган телен
югалткан милләтнең киләчәге дә юк! Мин телем белән бай! Мин киләчәгемә,
тормышыма фундамент солдым! Минем киләчәгемдә татар теле төп урынны алачак!!!
Йомгак ясап, кечкенә генә шигыремне тәкъдим
итәм:
“Сәлам” телем, туган телем!
Мин сине күптән беләм.
Синең белән дөнья беләм,
Синең белән аң алам.
Туган телем, татар теле!
Сине яклый татарлар.
Синнән башка, башка телне
Кабул итми йөрәкләр!
Галимнәр теле! И, телем!
Ханнар, түрәләр теле!!!
Авторлар, шагыйьрләр
теле...
Ни, куаныч!!!
МИН СӨЙЛӘШӘМ БУ ТЕЛДӘ!!!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.