Скачивание материала началось

Предлагаем Вам установить расширение «Инфоурок» для удобного поиска материалов:

ПЕРЕЙТИ К УСТАНОВКЕ
Каждую неделю мы делим 100 000 ₽ среди активных педагогов. Добавьте свои разработки в библиотеку “Инфоурок”
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое КонспектыСочинение язуга әзерлек 9 нчы сыйныф ( татар төркеме ).

Сочинение язуга әзерлек 9 нчы сыйныф ( татар төркеме ).

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре

3нче гимназия муниципаль белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафиз кызы


Тема: Сочинение язуга әзерлек

9 нчы сыйныф ( татар төркеме ).




Максат :
1.Укучыларны бирелгән текстка нигезләнеп сочинение язуга әзерләү, сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү;

2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

3. Тексттагы мәгълүматны анализларга өйрәтү

.Җиһазлау:Ә.Ш.Юсупова, Г.Р.Мөгътәсимова, Г.Ә.Нәбиуллина, Р.Р.Шәмсетдинова .Татар теле, 9 нчы сыйныф. Яңа формада дәүләт(йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Рус мәктәбендәге татар балалары өчен.Казан. “Гыйлем” нәшрияты. 2015; Э.Н.Денмөхәммәтова, М.Н.Вәлиева, Г.И Тарханов. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение- фикерләмәне ничек язарга? Казан. “Гыйлем” нәшрияты, 2014; Сочинение язуга әзерлек буенча папка, компьютер, интерактив такта, презентация, орфографик сүзлекләр.
Дәрес барышы.
I.Оештыру. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

- Укучылар, бүген без дәрестә ДЙАәзерләнү кысаларында сочинение язарга өйрәнербез. Сочинение язу буенча алган күнекмәләрне камилләштерербез. 1 нче слайд. Сочинение язуга әзерлек

Сочинение язуга әзерлек папкаларына, ДЙАәзерләнү кулланмасына игътибар итәбез.(Документ камера аша “Сочинение язуга ярдәмлек” күрсәтелә).Орфографик сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.Без язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның “Нигә мине татарча өйрәтмәдегез? тексты белән эшләрбез.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

  • Укучылар, искә төшерик әле, сочинение ничә өлештән тора?(җаваплар тыңлана) 2 нче слайд.Сочинение өлешләре.

- Димәк, сочинение 3 өлештән тора: кереш(тезис), төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар), йомгак(нәтиҗә).Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, баллар югала.

III.Сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү.

1.Сочинение кереш- тезистан башлана.Ул- исбатланырга тиешле фикер.Тексттан алынган өзекнең мәгънәсе 1-2 җөмлә белән формалаштырыла.Авторның исеме күрсәтелә.

-Кереш өлешен язганда, нинди сүзләр тезмәсен кулланырга мөмкин?(җаваплар тыңлана)

3 нче слайд. -Текст “...” сүзләре белән тәмамлана.

-Әлеге текст авторы безне ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.

-Минемчә, бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагыла.

- Минем фикеремчә, миңа калса кебек кереш сүзләр куллану.

Укытучы. Хәзер текстны игътибар белән укыйбыз һәм кереш өлешен язып карыйбыз.(Берничә укучының эшләре документкамера аша тикшерелә, хаталары кисәтелә)

2.Төп өлеш.

Кереш һәм йомгактан зуррак була.Тема (текст нәрсә турында), идея (автор нәрсә әйтергә теләгән?)билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең белән аңлатып язарга кирәк. Бу өлештә эчтәлек сөйләүдән качу,ә фикер йөртү һәм текстны анализлау сорала.

4 нче слайд.Төп өлеш.

  • Тезиста чагылган фикернең дөреслеге төп өлештә дәлилләнә.

  • Ике дәлил,һәр дәлил берәр мисал белән раслана.

  • Мисалларны 3 төрле ысул белән биреп була.

  • -Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның... җөмләсенә игътибар итик.

  • -Бу нәтиҗәнең дөреслеген …җөмлә мисалында расларга мөмкин.

Проблема күрсәтелә.

-Укучылар, нинди прблемалар күтәрелергә мөмкин? (җаваплар тыңлана) 5 нче слайд. Проблемалар.

  • Сугыш, аның кешеләргә бәхетсезлек китерүе.Автор фикеренчә,сугыш-фаҗига.Ул үлем, кайгы китерә.Сугышны булдырмаска кирәк.

  • Кеше һәм табигать.Табигатьне саклау. Автор фикеренчә, кешеләр табигатькә карата мәрхәмәтсез.Ул безне табигатьне рәнҗетмәскә чакыра.

  • Туган тел, аның рухи кыйммәте. Туган телгә мәхәббәт.Автор фикеренчә,кеше үз ана телен онытмаска,туган телдә аралашырга,аны яратырга тиеш һәм башкалар.


-Өзектә автор нинди проблеманы күтәргән?

-Туган тел проблемасын.

-Кайсы җөмләләргә игътибар итәбез?

-Бу фикерне раслау өчен 9 нчы җөмләгә игътибар итәбез.Аның телне начар белүен14 нче җөмләдән дә күрәбез.

Димәк, Туган телне белү- ул иң кирәкле һәм мөһим нәрсә.Һәр милләт кешесе үз телен белергә,үз ана телендә матур итеп сөйләшергә тиеш.Кызганыч, Ленарга әбисе татар телен өйрәтә башласа да, әти- әнисе дәвам итмәгән. Егеттә без ике төрле хис көрәшүен күрәбез.

-Беренчесе нинди хис?

-Ярдәм сорау.

-Икенчесе?

-Үкенү хисе.Моны 19 нчы җөмләдәге мисаллар белән расларга мөмкин. Ленар өчен иң беренче, мөһим эш- тизрәк авылга кайтып, әбисеннән туган телен өйрәнү.Аның фикеренчә,илен бөтен дөньяга таныткан кешегә үз ана телен белмәү- хурлык.(Төп өлешне укучылар язалар һәм укыйлар)

III.Йомгаклау.

.Йомгаклау төп өлештән зур булмаска тиеш.Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә.

-Йомгаклау өлешендә нинди сүзләр кулланырга мөмкин? (җаваплар тыңлана) 6 нчы слайд. Шулай итеп,

Димәк,

Алдагыларга нәтиҗә ясап,

Тексттан күренгәнчә һ.б.

-Йомгаклау өлеше буенча үрнәк белән танышабыз.7 нче слайд.

Шулай итеп, текстның авторы туган телне өйрәнергә кирәклегенә басым ясый. Кем булуыңа, нинди үрләр яулавыңа карамастан, һәркем үз туган телен белергә һәм аның белән горурланырга тиеш.

IV.Рефлексия .Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

-Текстны игътибар белән укырга;

-Караламага язарга;

-4 абзац булырга мөмкин;

-Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш;

-Кереш сүзләр өтер белән аерымлана.

8,9,10 слайдлар. “Алтыда белгән ана телең-

алтмышта да онытылмас.” (Укытучы И.Юзеевның “Мин телим дусларга”шигыреннән өзек укый)

V.Өй эше. 3 нче вариант М.Рәфыйковның “Ятим”тексты буенча сочинение язарга.



Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Деятельность по хранению музейных предметов и музейных коллекций в музеях всех видов»
Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и охраны исторических памятников»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.