Статья:
Особенности перевода пословиц с татарского языка на английский.
(Мәкальләрне
тәрҗемә итү үзенчәлекләре)
Проблема: Мәкальләрнең
нинди юллар белән тәрҗемә ителүен тикшерү.
Чишү: Мәкальләр фразеологик әйтелмәләр кебек үк
образлы һәм мөмкин кадәр кыска, оста әйтеләләр. Алар тәмамланган уйны
белдерәләр, җөмлә булалар. Мәкаль дидактик характерда була. Сөйләүче мәкальне
гадәттә башка кеше сүзләре рәвешендә куллана. Мәкаль һәм әйтемле сөйләм,
башлыча, “ди”, “диләр”, “дип әйтәләр”, “дип сөйлиләр” кебек сүзләрдән тора.
Мәкальләрне
икенче телгә тәрҗемә итүгә килсәк, алар 3 төрле юл белән бирелә ала.
1 нче юл. Мәкальләр икенче телгә мәгънәсен һәм асылын склаган килеш, якын
мәгънәдә бирелә. Мәсәлән:
1)
Иле юкның – теле юк.
(У
кого нет родины, у того нет и языка.)
Who
has no Motherland, he has no mother tongue.
2)
Ил мактаныр, корал эшләр.
(Мужчина
хвалится, дело спорится.)
A
man brags and work gets along.
3)
Мал иясенә охшамаса хәрам була.
(Плохо,
если скотинка не подходит на хозяина.)
If
the property isn’t like its master, it’s a sin.
4)
Барлык – берләштерә, юклык – талаштыра.
(Богатство
объединяет, а бедность – разъединяет.)
Prosperity
– joins, shortage – quarrels.
5)
Хәерчегә җил каршы.
(Если не везёт,
так уж не везёт во всём.)
The
poor man always faced the contrary wind.
6)
Татар тотмый ышанмый.
(Татарин
пока не потрогает, не поверит.)
If
a Tatar does not touch, he will not believe.
7)
Майдан ботка бозылмас.
Кашу
маслом не испортишь.
The
porridge won’t be spoilt with the butter.
8)
Кеше сүзе – кеше үтерә.
(Злой
язык – хуже ножа.)
They
say a word can kill.
2
нче юл. Мәкальләрне икенче телгә бер өлеше туры килеп, икенчесен якынча тәрҗемә
итү. Мәсәлән:
1)
Юрганыңа карап аяк сузасың.
(По одежке
протягивай и ножки.)
Cut
your coat according to your cloth.
2)
Кешене – кием, агачны яфрак бизи.
(Одежка
красит
человека.)
Fine
feathers make fine birds.
3)
Алма агачыннан ерак төшми.
(Каково
дерево, таков и плод.)
As
the tree, so the fruit.
4)
Һавадагы торнага караганда, кулдагы чыпчык
яхшрак.
(Лучше
яйцо сегодня, чем курица завтра.)
Better
an egg today than a hen tomorrow.
5)
Ашыккан – ашка пешкән.
(Поспешишь,
людей насмешишь.)
Fool’s
haste is no speed.
6)
Киемеңә карап каршы алалар,
Акылыңа
карап озаталар.
(По
одежке встречают, по уму провожают.)
Good
clothes open all doors.
7)
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы
була.
(Без
труда меду не едят.)
No
sweet without sweat.
8)
Урманга утын төяп йөрмиләр.
(Ездить
в Тулу со своими самоваром.)
To
send (carry) owls to Athens.
3
нче юл. Тәрҗемәдә телнең үзендә булган
мәкальләр
куллану. Мәсәлән:
1)
Чиләгенә күрә капкачы.
(Был
бы жених, а невеста найдется.)
If
you have a fiancé, you will always find a bride.
2)
Ит юкта үпкә тансык.
(На
безрыбье и рак – рыба.)
Something
is better than nothing.
3)
Иелгән башны кылыч кисми.
A
fault confessed is half redressed.
4)
Кеше якты чырай күрсәтсә, дип кенә ямаулык
сорарга ярамый.
One
couldn’t abuse human hospitality.
Нәтиҗә:
Әсәрләрдән мәкальләрне өйрәнүдән чыгып
шуны әйтә алам: 1 нче һәм 3 нче юл белән тәрҗемә ителүче мәкальләр күбрәк
очрый. 2 нче юл белән тәрҗемә ителүче мәкальләрне мин инглиз һәм татар
мәкальләр китабыннан өйрәндем. Ләкин кайбер әсәрләрдәге мәкальләр татарчадан
бөтенләй дә инглиз теленә тәрҗемә ителеп тормый. Гомумән алганда, әсәрләрдә
мәкальләр бик сирәк кулланыла.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.