ФДББС шартларында укытучының иҗат
лабораториясе
Агмалетдинова Роза Николаевна
Лицей №146 «Ресурс»
Ново-Савиновского района г. Казани
учитель высшей квалификационной категории
родного (татарского) языка и литературы
кандидат педагогических наук
Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы
алдында торган иң мөһим бурычлар: Федераль дәүләт белем бирү стандартлары
таләбе буенча метапредмет нәтиҗәләргә ирешү (регулятив, танып-белү,
коммуникатив уку-укыту гамәлләре формалаштыру) һәм шуның белән бергә заманча
технологияләр кулланып, укучыларның татар теле буенча системалы фәнни белем алу
эшчәнлеген оештыру; аларны парларда һәм төркемнәрдә эшләргә, татар телендә
ирекле аралашырга өйрәтү; җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә актив катнашучы шәхес
буларак формалаштыру, милли үзаң үстерү, патриотик тәрбия бирү.
Татар теле һәм әдәбияты
кабинеты - укучыларның мөстәкыйль һәм укытучының иҗади эшчәнлеген фәнни-методик
яктан дөрес оештыру; ФДББС таләпләре буенча укыту программалары, тематик
планнар, технологик карталар төзү; заманча технологияләр кулланылган дәресләр
проектлаштыру; укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә контроль
диагностика һәм мониторинг системасын формалаштыру; Бердәм республика
тестларына әзерләнү; рус мәктәбендә татар балаларын укытуның үзенчәлекләрен
исәпкә алып, белем бирү эчтәлеген камилләштерү; сәләтле балаларны төрле
конкурсларга, олимпиадаларга әзерләү өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче
әсбаплар тупланган укыту үзәге.
Яңа таләпләрне исәпкә
алып, татар теле һәм әдәбияты кабинетына түбәндәге материал тупланды:
1.
Норматив документлар (электрон вариантта), үрнәк программалар,
инструкцияләр (слайд №4-8).
Татар
теленнән фәнни әдәбият, методик әсбаплар (слайд №10).
Әдәбияттан
методик кулланмалар, халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләре (борынгы әдәбият,
XIX гасыр әдәбияты, XX йөз башы әдәбияты, чәчмә әсәрләр, шигърият, тарихи
романнар) (слайд №11).
Язучылар
турында белешмәләр, балалар әдәбияты, сүзлекләр (слайд №12).
2.
ФДББС шартларында дәресләрне яңа стуктур модель буенча төзү,
заманча технологияләр куллану өчен, кабинет яңа методик әсбаплар белән
тулыландырылды:
-
Харисов, Ф.Ф. Заманча белем бирү технологияләре: Аспирантлар,
магистрлар һәм укытучылар өчен кулланма / Ф.Ф. Харисов. – Казан: Татар. китап.
нәшр., 2015. – 62 б.
-
Хуҗиәхмәтов, Ә.Н. Заманча укыту технологияләре: югары һәм махсус
урта уку йортлары өчен лекцияләр курсы / Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: КФУ, 2015.
– 367 б.
-
Новая дидактика современного урока в условиях ФГОС ООО:
методическое пособие / О.Н. Крылова, И.В. Муштавинская. – Санкт-Петербург:
КАРО, 2015. – 144 с.
3.
Татар теленнән яңа темаларны өйрәнү, кабатлау, олимпиадаларга
әзерләнү өчен дидактик материал.
Адаптацияләнгән
теоретик материал тел белеме бүлекләре буенча 6 папкадга тупланган: №1 –
фонетика, орфография, орфоэпия; №2 – лексика, фразеология; №3 – сүз ясалышы, сүз
төзелеше; №4 – морфология; №5 – синтаксис, пунктуация; №6 – татар теле турында
гомуми мәгълүмат, татар теле диалектлары (слайд №13).
Таратма
материал (төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү өчен күнегүләр, биремнәр) фонетика,
орфография, сүз ясалышы, сүз төзелеше, лексика, морфология, синтаксис,
пунктуация бүлекләре буенча аерым папкаларга тупланган (слайд №14).
4.
Әдәбият дәресенә өстәмә материал 4 папкада: №1 – борынгы әдәбият,
халык авыз иҗаты; №2 – XIX гасыр әдәбияты, XX йөз башы әдәбияты, №3 – 20-45 ел
әдәбияты; №4 – 45 елдан соңгы әдәбият (слайд №15).
5.
Контроль эшләр (тестлар, мөстәкыйль эшләр, сүзлек диктантлары, диктантлар)
үткәрү өчен материал аерым папкаларда (слайд №16).
Контроль
эшләр җыентыклары (5-11 класс) (слайд №17).
5 сыйныфларда
күчерелеш контроль эш, 11 сыйныфларда арадаш язма эш үткәрү өчен материал
(слайд №18).
6.
БРТ га әзерләнү өчен материал (кәгазьдә һәм электрон вариантта)
(слайд №19).
7.
Текстлар (кәгазьдә һәм электрон вариантта) (слайд №20).
Татар
теленнән тел күренешләрен өйрәнгәндә, текстлар өстендә эшләү аеруча әһәмиятле. Укучылар,
контексттан чыгып, сүзләрнең мәгънәсен аңлый, үзләренең сүзлек запасын баета;
автор фикерен ачыкларга, текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнә. Бердәм республика
тестларына әзерләнүдә дә текстлар өстендә эшләүнең әһәмияте бик зур.
8.
Интерактив такта, компьютер технологиясе кулланып укыту өчен
методик эшкәртмәләр (электрон таблицалар, күнегүләр, компьютер программасы,
тестлар) (слайд №21).
Укытуның мөстәкыйльлеген, тизлеген,
нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, үземнең методик эшкәртмәләремне - “Сыйфатны
өйрәнәбез” компьютер программасын һәм тестны файдаланырга тәкъдим итәм.
“Сыйфатны өйрәнәбез” компьютер программасы
укучыларның морфологик, лексик, синтаксик һәм орфографик күнекмәләрен үстерү
өчен, тренажер буларак файдаланыла ала.
Тест
биремнәре индивидуальләштерү һәм дифференциацияләү принципларын исәпкә алып
эшләнгән. Укытучы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, индивидуаль
мөмкинлекләрен исәпкә алып, биремнәр сайлый, тест үтәү вакытын үзе билгели.
Укучылар, укытучы пароль керткәннән соң, дөрес җавапларны карый, хаталарын
таба, үзләренә билге куялар.
9.
Заманча технологияләр кулланылган дәрес эшкәртмәләре аерым папкага
туплана (слайд №22).
10.
Татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнү өчен тестлар,
биремнәр (кәгазьдә һәм электрон вариантта) (слайдлар №23 - 24).
11.
Күрсәтмә әсбаплар: таблицалар, плакатлар, рәсемнәр (слайд №25).
12.
СD дисклар: “Татар театрының 100 еллыгы” (3 томда), “Әдәби
әсәрләрдән өзекләр” (6 томда), “Салих Сәйдәшев”, “Татар әкиятләре” һ.б. (слайдлар
№26 - 29)
13.
Интерактив китаплар: “Габдулла Тукай”, “Муса Җәлил”, “Гаяз
Исхакый”, “Методический конструктор культуроведческого компонента в предметных
областях “Русский язык” и “Татарский язык” (5-9 классы) (слайд №30).
14.
Мультфильмнар, фильмнар (слайд №31).
15.
Укучыларның иҗади эшләре, иншалар, презентацияләр, рефератлар,
тикшеренү эшләре. (слайд №31- 34)
16.
Публикацияләр (слайд №35).
Перспектив
план (слайд №36).
Укытучы
үзенең кабинетын яңа басылып чыккан фәнни-методик ярдәмлекләр, СD дисклар,
күрсәтмә әсбаплар белән даими тулыландырып торырыга тиеш..
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.