Тел- белемнең ачкычы.
Татар теле республикабызда инде ике дистә елга
якын вакыт эчендә дәүләт теле вазифасын башкара. Шуңа бәйле рәвештә аны фән
буларак укытуның юнәлешләре һәм эчтәлеге тамырдан үзгәрде.белүебезчә, ул татар
һәм рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына , рус телендә сөйләшүче
төрле милләт укучыларына аерым программалар буенча өч юнәлештә өйрәтелә. Телгә
өйрәтү фәнни- методик нигездә алып барыла, традиөион һәм яңа технологияләрне
файдалануны һәм укучыларда өч төрле компетенөия формалаштыруны күздә тота.
- Коммуникатив яки аралашу компетенциясе-сөйләм
эшчәнлегенең барлык төрләрен үзләштерүне, телне төрле ситуацияләрдә
файдаланырлык итеп өйрәтүне , шуңа бәйле рәвештә укучыларның кызыксыну
даирәсен һәм психологик үзенчәлекләрен искә алуны күздә тота.
- Лингвистик компетенция- телне иҗтимагый
күренеш һәм тамгалар системасы буларак өйрәнүне , татар теленең төрки
телләр арасында тоткан урынын, татар әдәби теле нормаларын үзләштерүне,
укучының сүз байлыгын арттыру һәм сөйләмдәге грамматик формаларның
төрлелеген тәэмин итүне бурыч итеп куя.
- Этнокультура компетенциясе – телне милли
мәдәниятнең чыганагы буларак күзаллауны, тел белән тарих бәйләнешен
аңлауны, татар телен аның милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенеп өйрәнүне,
татарча сөйләмгә хас булган нормаларны үтәүне күздә тота.
Телебезнең
киләчәктә яшәвен, киң кулланышта булуын тәэмин итү өчен аның статусын күтәрү
зур әһәмияткә ия.шуның белән беррәттән , укытучының дәрәҗәсе.ул башкарган эшнең
сыйфаты турында да уйланырга җитди сәбәпләр бар. Балаларны һәм яшьләрне әхлаклы,
төпле аң- фикерле,тирән белемгә ия, үз-үзенә һәм тирә-юньдәгеләрнең эш-гамәлләренә
битараф булмаган , максатчан шәхес итеп тәрбиялүдә иң беренче чиратта тел һәм
әдәбият укытучыларына зур вазифа йөкләнә.
Халкыбыз сүзләре
белән әйтсәк, уку,белем алу-энә белән кое казу кебек.Уйлап карасаң, нинди авыр
хезмәт!Әмма шуңа да карамастан,белемле булуның өч төрле юлы бар. Аларның иң
күркәме һәм иң затлысы-уйлану,”баш вату”; иң җайлысы- кемгәдер охшарга
тырышу.аңа иярү, ә инде иң авыры – белемне тәҗрибә үткәрү яки сынап карау аша
туплау юлы.Без үзебез турында еш кына китаплы, мәгърифәтле халык дияргә
яратабыз.Әмма соңгы вакытта балаларыбыз тормышында китапның урыны сизелерлек
кимеде.Әдәби әсәрләр генә түгел,тел өйрәнү өчен язылган махсус китаплар да
укучы игътибарыннан читтә кала.Моның сәбәпләре барыбызга да билгеле.”Бүген
телевидение,компьютер, интерактив укыту чараларының көнкүрешкә нык үтеп
керүе,кесә телефоннары ярдәмендә смс-хәбәрләр алышу, китаптан укып беләсе
материалны, кайвакыт дөреслеген дә тикшереп тормастан, әзер килеш Интернеттан
алу белән мавыгу һәр очракта да яшь буынның белемен арттыруга ярдәм итәме?”
дигән сорау бик урынлы.
Уку-укыту эшенә
төрле техник чараларның аерым очракларда тиешеннән артык үтеп керүе
нәтиҗәсендә, ни кызганыч, тел белеме бүлекләрендә укучыларның алган
белемнәрендә төрле җитешсезлекләр барлыкка килде .Менә аларның кайберләре.Үзенчәлекле
авазлар арасында(һ) дөрес итеп әйттерү өчен, укытучыга бик зур тырышлык куярга
туры килә.Ул аның иҗек составында , сүз эчендә, җөмләдә әйтелешенә игътибар
итәргә өйрәтә, әмма инглиз телендә шушы тартык кергән сүзләрне тырышып ятлаган
укучы, нигәдер туган телендә аны(х) белән алыштырып әйтә.Соңгы елларда (һ)
тартыгын тиешенчә әйтү зур проблемага әйләнде, ул хәтта сүзләрне хаталы язуга
да китерә.
Татар теле –
ялганмалы тел; бу- аның төп үзенчәлекләреннән берсе. Димәк, сүзләрнең мәгънәле
кисәкләре.аларның ялгану тәртибе,сүзләрнең ясалышы һәмшуларга бәйле
күренешләрнең аерым өйрәнелүе уңай күренеш.Әмма бу вакытта да искә аласы
нәрсәләр бар.Мәсәлән, безнең телдәге сңз тамырының тел һәм сөйләм берәмлегенә
туры килүе,кушымчаларны билгеләгәндә, сингармонизм, иҗек калыпларының
үзенчәлекләре истә тотылсын иде.
Билгеле булганча,
сүз төремнәрен өйрәну аларны төркемләү принциплары нигезендә бара. Башка телгә
караган кайбер мәгүълүматларны турдан- туры татар теленә карата куллану аның
эчек үзенчәлекләркн санга сукмауга китерә.Әйтик, асыл сыйфатларның, фигыльне
ачыклап, җөмләдә рәвеш хәле булып килү очракларын рәвеш дип санау шуңа мисал
булып тора.
Телдән һәм язма
сөйләмдә сүз тәртибен тиешенчә сакламау, аңа игътибарсыз булу да гыйлемле
кешене бизи торган күренеш түгел.Җөмлә кисәкләренең һәрберсенең үз урыны булуын
теоретик яктан укучылар да студентлар да белә,тик ни өчендер”чыктым аркылы
күпер” кебек җөмләләр һаман туа тора.Моның сәбәбе-әдәби әсәрләрне аз уку, дәрес
әзеләгәндә, китаптагв кагыйдәләрне, күнегүләрне мәгънәсенә төненмичә, механик
рәвештә уку , кыскача әйткәндә,сүзгә игътибар җитмәү.
Бу урында шуны
искәртергә кирәк: без заманча технологияләрдән файдалануны кире какмыйбыз; алар
һичшиксез кирәк, тик сүзебез ул яңалыкларны тиешле урында куллану һәм
балаларыбызның белемле,төрле яктан мәгълүматле шәхесләр булып үсүләрендә
ышанычлы таяныч булуы турында бара. Тик шулай да, белем һәм тәрбия бирүдә
укытучы сүзенең роле әйтеп бебергесез зур, югарыда саналган компетенцияләрне
булдыру да аның зшчәнлегенә бәйле.
Әзерләде: укытучы
Хөсәенова А.Х.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.