Татарстан
Республикасы
Азнакай
муниципаль районы
Чубар -
Абдул
урта гомуми белем бирү мәктәбе
Авылдаш
әфганчыларга багышланган кичә
Шакирова
Әлфия
Рәфгать кызы,
Вадигуллина Раушания
Мөхәммәтхәниф кызы
Азнакай
районы,
Чубар-Абдул
урта мәктәбе
Максат: Әфган сугышы турында
белемнәрне арттыру, әфганчы якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итү,
Әфганстанда хезмәт итеп кайтып, тыныч тормышта
һәлак булган авылдашыбыз
Миннегалиев
Хәйдәрне искә алу, патриотик тәрбия бирү.
Җиһазлау:
Компьютер презентациясе, музыкаль үзәк, рефератлар.
Кулланылган әдәбият: Интернет чыганаклары, мәктәп музее, авыл һәм мәктәп китапханәсе материаллары,
Музыка яңгырый.
1 а.б.
Сугыш
бетеп ничә еллар үткән,
Әле
һаман сызлый яралар.
Сөйгәннәрен
көтә тугры кызлар,
Ә
улларын көтә аналар.
Эссе
әфган җиле язмышларны
Телеп
үтте , калды яралар.
Төшләремә
керә каһәр сугыш,
Төшләремә
керә Кандагар...
(Р.Чураголов)
1 укучы. Тормыш…Нинди катлаулы , матур,мәрхәмәтле, һәм шул ук
вакытта кырыс та син. Бер караганда яшисе дә яшисе килсә, икенче караганда, ник
туганыңа үкенер дәрәҗәгә җитәсең. Нигә шулай икән!?
2 укучы. Матур гына яшәгәндә аяз көнне кара болыт каплап,бөтен
планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны
яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен ала, бик куркыныч
булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә
Әфганстан җиренә кертелә.
3 укучы. Әфган. Илебез тарихының әрнүле,
кайгылы бер бите. Ул 20
гасырда булган иң озын сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузыла. Илебезгә бу сугыш 15
меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат кайтарды. Әфган мәхшәрен безнең илнең 520
меңгә якын сугышчысы кичеп чыкты. Совет халкының 15 меңләп гүзәл улының
чәчәктәй гомере киселдеТатарстаннан 9570 кеше катнаша, 257 сугышчы һәлак була,
233е инвалид, 546сы яралана, контузия ала.. Әфган сугышында районыбызның 288 егете катнашты,
аларның 6 сы яу кырында батырларча һәлак булды. Аннан соңгы хәрби хәрәкәтләргә
җибәрелгән 270 егетебезнең 4 сенә исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмады.
2
а.б. Мендәрләргә чумып бер кыз елый,
Беркем
белми аның хәлләрен.
Кайгысыннан
елый:
Китергәннәр
Сөйгәненең
үлгән хәбәрен.
Цинк
табут кайтты.
Авыл
елый...
Җил
үкерә тәрәз артында
Чәчен
йолкый-йолкый ана шаша
Һәркем
көчсез үлем каршында
Ана
шаша...
Ул
табутны тырный
Кайгы
хөкем сөрә һәркайда
Ана
күккә карый, баш күтәреп,
Ялвара
ул шулай ходайга.
Йөрәк
өзгеч итеп әйтеп куя:
-Улым,
газиз балам, син кайда?
Стенада
фоторәсем тора
Һәм
яшь егет
Матур
елмайган.
(
“Сынау”Ә.Хадиуллина)
4 укучы. Мондагы җилләр дә туган
як җилләреннән үзгә.Көндезләрен адәм чыдамаслык кайнар, ә төннәрен исә тешләре
тешкә тиеп калтырата торган Әфган җилендә яшь егетләрне климатка
яраклаштыралар, сугышчан операцияләргә әзерлиләр дә Әфган җирләренә
кертәләр.Әфган җиле диләр аны… Үзәкләргә үтеп, кистереп исә. “Баштагы мәлне
дала гайрәтенә ияләшә алмаган һәр әгъзаң тора-бара аңа шулкадәр күнегә ки,
хәтта каралган, җил яргалаган тәнең белән җирле халык вәкиленнән аерырлык
булмыйсың”,- диләр мондагы хәтәр җил турында.
Җыр:“Солдатлар”
җыры Р. Әхмәтҗанов сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе .
1
а.б. Хәтер мәйданында шау чәчәкләр –
Юаткан
күк солдат анасын.
Әфган,
Әфган, безнең йөрәкләрдә
Мәңгелек
ут булып янасың.
Әфган
җиле, исмә, Әфган җиле,
Яраларны,
зинһар, кузгатма…
Күз яшьләрен
бүтән түкмим, диеп,
Бикләдем
мин җиде йозакка.
Чигәләргә
ак бизәкләр өстәп,
Хәтер
сүтә гомер йомгагын.
Төшләремә
кереп йөдәтә ул
Таулы-ташлы
Әфган юллары.
Илебезнең
тынычлыгы өчен
Яшьлегебез
белән түләдек.
Канлы
эзе калды шул елларның
Килер
буыннарга сөйләрлек! (Гөлчәчәк Садретдинова)
1 укучы.
Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Әфган сугышында районыбыздан да 288 егет катнашкан, аларның 6
сы яу кырында батырларча һәлак булган. Аннан соңгы хәрби хәрәкәтләргә
җибәрелгән 270 егетебезнең 4 сенә исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмаган.
2 укучы. Исән кайткан
“әфганчылар” арабызда яши. Алар завод- фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар
үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам
буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя.
Шуңа күрә күңелләрендә һаман ышаныч юк.
Ә төннәрен кабат-кабат
шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән
автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.
1 а.б. Бу
вакыйга безнең авылыбызны да дә читләп үтмәгән.Авылыбыздан Әфганстан сугышында
6 егет хезмәт итә. Безнең батырларыбыз авыр
яраланулар алсалар да хәрби боерык белән катнашкан безнең авыл егетләре
әти-әниләре, туганнары бәхетенә исән-сау әйләнеп кайта алдылар.Менә алар безнең
батырларыбыз, инде күптән чәчләренә чал кергән ир-атлар: Гарипов Айдар,Габдуллин Радик, Хакимов
Хәмит, Нуртдинов Ринат, Газизуллин Мирсәетләр.
Җыр: “Әфганстан”
3 укучы. Ягымлы, актив,
батыр, спортны яратучы Айдар абый укытучылар гаиләсендә тәрбияләнә.Шуңа күрә дә
аңа хәрби хезмәткә кереп китү авыр булмый. Һәрчак кирәк булганда үз иптәшләренә
ярдәмчеллеге,аның фетнәчеләр куйган минага эләгеп танк шартлап, хәрби машинаны
трейлерга салып атыш астыннан шартлау урыныннан эвакуацияләүдә оста,тиз эш
итәргә ярдәм итә. Шуның өчен рядовой Гарипов “Батырлык өчен” медале белән
бүләкләнә.
Кыйммәтле йөк озатып
кайтканда Айдар абыйның машинасын утка тотканнар. Егеткә монда да уяулык
ярдәмгә килә.Үзенә тән ярасы алып, янәшәдә утырган өлкән лейтенантның гомерен
саклап кала.Ул яралы килеш 20 чакрым араны хәрби техникага һәм машинага
хәрбиләргә зыян китермичә Шиндандка кайтарып җиткерә. Калганын хәтерләми. Шуның
нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре Әфганнан чыгарылган көнне дә Ташкент округ хәрби
госпиталендә була. Айдар абыйга сугыш кыйммәткә төшә: тән яралары, 4 тапкыр
контузия. Бүгенгесе көндә дә ул кулбашында пуля
ярчыгын йөртә. “Ул елларны искә төшерәсе килми,-ди, күкрәген
Кызыл Йолдыз ордены,”Батырлык өчен”, “Әфганстан өчен”,”Хәрби хезмәтләр өчен”
медале бизәгән , бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче Айдар Өлфәт улы
Гарипов.
1 а.б. Айдар абый Армия сафларына алынган вакытта сезгә ничә яшь
иде?
-
Әти-әниегезгә Әфганстанга эләгүегезне кайчан хәбәр иттегез?
-
Хәзерге яшь буынга нинди теләкләрегез бар?
2 а.б. Рәхмәт бик зур. Ә хәзер сүзне калган батырларыбызга
бирәбез, үзегез турында укучыларны таныштырып китегез әле.(Сүз әфганчыларга
бирелә)
-
Сез Армия сафларына кайчан киттегез? Бу вакытта Әфганстанга кертү башланган
идеме?
-
Сезгә ул вакытта ничә яшь иде?
-
Ничә ел хезмәт итәргә туры килде?
Сез
дөнья тынычлыгы өчен интернациональ бурычыгызны үтәп, сугыш фаҗигасен үз
күзегез белән күреп, шуның ялкынында булып, яшәү һәм үлем арасында көрәшкән
егетләребез.Сезнең дә бугенгесе буын яшьләренә әйтер теләкләрегез бардыр.Сезгә
сүзне бирәбез (чыгышлар тыңлана).
Бию:
____________________
4 укучы. Айдар абыйның уң як күршесе Хәйдәр абыйны, әти-әнисе, тырышып,
җаннарын кызганмыйча, күз карасыдай якын күреп, назлап, сөеп үстерәләр. Хәйдәр
абый 18 яше тулуга Армия сафларына алына. Аңа да Әфганстан җирләрендә хезмәт итәргә туры килә.Хәйдәр
абыйга ике ел да биш ай хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайту бәхете насыйп
була.”Әфганстанның комлы чүлләрен, шәрә таш кыяларын, һәр яшеллектән ядрә
сибелүне, Кандагар белән Шиндан арасындагы атыш-үтерешне сөйләп бетерә торган
түгел,әни!-дия торган иде.Бу сугыш 4 саны төгәл кайтканнарның да җаннарын
гарипләде.Улыбыз әнә шундый утлар кичеп исән калса да, 2012 елның 30 августында
безне олы кайгыга салып яман чир аны, мәңгелеккә алып китте”,-дип елый Хәйдәр
абыйның әнисе Зөлхәбирә апа. Ананың улына атап чыгарган шигырьләре дә
күңелләрне тетрәндерә. Менә шушы урында минем сүзне Хәйдәр абыйның әнисе
Зөлхәбирә апага бирәсем килә.(сөйли)
2.а.б. Хәерле көн, Зөлхәбирә апа. Хәйдәр
абыйны Армия сафларын ничәнче елны озаттыгыз?
-
Хәйдәр абыйны озаткан вакытта Әфганстанга эләкмәс микән дигән уй тумадымы?
Әфганчы дуслары белән элемтәдә тордылармы?
-
Бүгенгесе көндә сезнең безнең арада булуыгызга бик шатбыз.Гыйбрәтле
хикәяләрегезне тыңлап, без бик күп белемнәр алабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз.Безгә
үзегезнең шигырегезне укып китә алмассыз микән? (чыгыш тыңлана.)
-
Рәхмәт сезгә.
Җыр:__________________
3
укучы.
Әфган
- йөрәк ярам.
“Әфганстан”
дигән сүз ишетсәм,
Ачыла
йөрәк ярам.
Үткәнеңне
күз аллыймын,
Онытмам
мәңге балам.
Хисләремне
җыя алмыйм,
Кулыма
ручка алам.
Күңелемдәге
авыр тойгыларны
Дәфтәр
битенә язам.
Декабристым
чәчәк атмый тора,
Синең
туган көнне көтепме?
Шул
иртәдә шаулап чәчәк атар,
Минем
үзәкләрне өзепме?
Ничә
еллар шулай шаяра бит,
Нәрсә
диеп моны атарга?
Ана
күңелендәге тирән сагышларны
Уйлыймы
соң әллә басарга?
Булмас
алар, мәңге басылмаслар.
Үзем
белән китәр барсы да.
Үткәндәге
авыр хатирәләр
Тезелеп
искә төшә барсы да.
15
февраль - туган көнең, улым.
Миңа
авыр аны көтүе.
Ана
өчен мәңге бетмәс кайгы
Баласының
алдан китүе.
Әфган
җиле, туктап торчы,
Җитәрлек
истең инде.
Калган
әфганлылыр өчен
Хәерле
гомер бирче. (Зөлхәбирә Миннегалиева)
2 а.б. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар
килә.Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк!
Изге җиребезне
илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан
сугышы каһарманнары, Әфганстан җирләрендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез
югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз
өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез!
1 а.б. Киләчәк
буыннар! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен көрәштә
гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме,
онытылмас эшләре, якты маяк булып , буыннардан буыннарга күчсен. Аларның
каберенә эзне суытмыйк!
2 а.б.Очрашу кичәбезне шуның белән
тәмамлап, безнең чакыруыбызны кабул итеп мәктәпкә килгәнегез өчен, Зөлхәбирә
апага һәм авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Алдагы көннәрдә дә
безнең белән элемтәне өзмәсәгез иде. Сезгә саулык-сәламәтлек, шәхси тормышыгызда
гаилә бәхете, иминлек телибез. Шушы очрашу истәлеге итеп, кечкенә генә
бүләгебезне кабул итеп алыгыз.
Сезнең хөрмәткә ___ сыйныф
укучылары җыр башкара.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.