Инфоурок Другое КонспектыТатар әдәбиятыннан контроль дәрес

Татар әдәбиятыннан контроль дәрес

Скачать материал

Йолдызлы сәгать

Максат: 1. Укучыларның  алган белемнәрен исәпкә алу.Язучы-шагыйрьләр, аларның иҗатларынкабатлау.

2. Игътибар, монологик сөйләм,фикерләүсәләтләрен   үстерү.

3.Әдәбиятка мәхәббәт, интеллектуаль  уеннарга кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: контроль дәрес

Дәрес төре: уен дәрес

Җиһазлау: компьютер, интеактив такта , плакатлар, йолдызчыклар.

 

Дәрес барышы.

-         Исәнмесез,укучылар. Хәерле көн. Белгәнегезчә, бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Дәресебез уен рәвешендә узачак. Уенда катнашучылар, үз урыннарыгызга рәхим итегез. Мин сезне уен кагыйдәләре белән таныштырып узармын. Сорауларны яхшы тыңлап җавап бирергә тырышыгыз. Шуны да онытмагыз – һәрберегез үзе өчен көрәшә.  Уен тәртибе – уен 5 турдан торачак. 1 – үзегез белән таныштыру, 2 – язучы һәм шагыйрьләр турында, 3 – быел укыган әсәрләр буенча, 4 – хәрефләрдән сүзләр төзеп язу, 5 – бер сүздән сүзләр төзеп язу.

        Дөрес җавапка йолдызчыклар бирелә, һәм аларның санына карап, һәбер турда уеннан бер пар төшеп кала.

        1нче тур. Укучылар кыскача гына үзләре белән таныштырып узарлар. Әлеге турда йолдызчыклар барлык укучыларга да бирелә, ә аларның ярдәмчеләре исә икенче турдан гына катнаша башлыйлар.

       2нче тур сезнең алда 7 портрет:(1слайд)

1.     Кәрим Тинчурин

2.     Һади Такташ

3.     Гадел Кутуй

4.     Муса Җәлил

5.     Фатих Кәрим

6.     Хәсән Туфан

7.     Әмирхан Еники.

Мин сезгә сораулар бирәчәкмен. Сез үзегезнең табличкаларыгызны күтәреп, дөрес җавапның санын күрсәтерсез. Һәрбер дөрес җавапка бер йолдызчык. Уенчыларга да ярдәмчеләргә дә.

  Сораулар:

1.     Бу шәхесләрнең кайсылары 20нче гасырның 20нче еллары вәкилләре?(2 слайд)

2.     Бу язучы, инде сугыш беткәч, 1945нче елның 15нче июнендә Згеш шәһәрендә вафат була.(3 слайд)

3.     Бу шагыйрь 1900нче елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы,иске Кармәт авылында туа. 16 ел сөрген, төрмәләрдә була.(4 слайд)

4.     Бу шагыйрь турында әдипләр проза, поэзия, драматургия әсәрләре язалар, Казанның 1 Май мәйданында аңа һәйкәл куелган.(5 слайд)

5.     Бу юлларның авторы кем?

Мәхәббәт...

Ул үзе иске нәрсә.(6 слайд)

6.     Аның турында Башкортстанның күренекле шагыйре Баязит Бикбай болай дип яза: “ Ул татар поэзиясендә бөтен бер дәверне ачкан кеше.Чын татар поэзиясен бөек тукай тудырган булса, аның совет чорындагы югары күтәрелешен  бу шагыйрьдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел”(7 слайд)

7.     Аның әсәрләрендә вакыйгалар мораль-этик планда бирелә. Ул кеше күңеле, аның язмышы, милли рух, милләтне саклап калу темаларын яктырта.(8 слайд)

Хәзер 2нче турга йомгак ясап йолдызларны саныйбыз. Йолдызчыгы иң аз булган укучыбыз, ярдәмчесе белән уеннан чыга. Ләкин калган сорауларны да тыңлап утырыгыз.

     3нче тур әлеге уку елында өйрәнелгән әсәрләргә багышлана. Алар(9 слайд)

1.     “Сүнгән йолызлар”

2.     “Тапшырылмаган хатлар”

3.     “Әйтелмәгән васыять

4.     “Мәхәббәт тәүбәсе”

5.     “Сибәли дә сибәли”

6.     “Язгы аҗаган”

7.     “Агыла да болыт агыла”.

Сораулар:

1.Ата-бабадан калган,”Аулак өй” йоласы кайсы әсәрдә чагылыш тапкан?(10 слайд)

2. Кайсы әсәр эпестоляр жанрда язылган?(11 слайд)

3. Бу юллар кайсы әсәрдән:

Ана –

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...(11 слайд)

4. Кайсы әсәрдә автор фикере лирик герой хисләре белән туры килми(11 слайд)

5.”Казан астында утның өзелмәве яхшы” – сүзләре кайчы әсәрдән?(12слайд)

6. Тормыш агышын символлар белән күрсәткән әсәр?(13 слайд)

7. Берничә тарихи вакыйга аша кешенең ачы язмышын сурәтләгән әсәр?( 14 слайд)

 3нче турга йомгак ясыйбыз.

 4нче турга күчәбез. Сезгә бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк. Кем иң озын сүз төзер икән? Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Хәрефләр: Ч, Г, Ш, Т, Р, А,Ы, У, Ы.(15 слайд)

 4нче турга йомгак ясала.
 5нче тур. Безнең 2генә пар калды. Алар өчен соңгы бирем: “ДРАМАТУРГИЯ” сүзеннән кем күпме сүз ясый алыр икән?(16 слайд). Сүзләр баш килештәге исемнәр булырга тиеш. Сезгә шулайук 1 минут вакыт бирелә.

 Менә безнең җиңүчебез дә билгеле булды. Аны тәбрик итәргә иптәшегезне чакырабыз.( 1 укучы җыр башкара).

 Дәрес өчен билгеләр куябыз. Сез барыгыз да темаларны үзләштергәнсез, ләкин тырышырга кирәк әле. Дәресебез тәмам, сау булыгыз.

 

   

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар әдәбиятыннан контроль дәрес"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист-аналитик

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 542 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.09.2015 685
    • DOCX 36 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Саетгараева Чулпан Данфировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Саетгараева Чулпан Данфировна
    Саетгараева Чулпан Данфировна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7561
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов и критиков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Готовимся к ЕГЭ по литературе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стартап: стратегия, развитие, и инвестиции

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе