Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Татар теле һәм әдәбиятын заманча укытуда инновацияләр:башлангыч сыйныф укучыларын мониторинг тестированиягә әзерләү алымнары.

Татар теле һәм әдәбиятын заманча укытуда инновацияләр:башлангыч сыйныф укучыларын мониторинг тестированиягә әзерләү алымнары.

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Тәтеш муниципаль районының

П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”











Татар теле һәм әдәбиятын заманча укытуда инновацияләр:башлангыч сыйныф укучыларын мониторинг тестированиягә әзерләү алымнары.













I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Садриева Чулпан Гумәр кызының

татар теле һәм әдәбияты

укытучыларының август

киңәшмәсендә ясаган чыгышы











Тәтеш шәһәре, 2014 нче ел

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

  • укучыда телгә кызыксыну уята;

  • аның танып белү активлыгын үстерә;

  • укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;

  • белемнәрне тирәнәйтә.

Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертәм.

Мин башлангыч сыйныфларда дәрес үткәргәндә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләгәндә ук мин һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә торам.

Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Укучылар интерактив тактага бик тиз күнегәләр. Зур экран бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә. Сыйныфта интерактив тактаның барлыкка килүе хәтта иң проблемалы укучыларга да укуга карата карашларын үзгәртергә этәргеч ясый. Соңгы парта артында утырган бала кинәт активлаша һәм иҗади фикер йөртә башлый.

Шулай итеп интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.

Укучылар Интернет челтәрендә үткәрелә торган тестларда, викториналарда, конкурсларда, олимпиадаларда катнаша, яшьтәшләре белән аралаша алалар.

Дәресләр кызыклы үтсен өчен шулай ук уен технологиясен дә кулланам, чөнки уен технологиясен яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин. Әлеге технология бала­ларның иҗади сәләтен үстерә, фикерләү дә­рәҗәсен арттыра, дәресне җанландыра, кы­зыклы итә. Уйный-уйный белем алганда, тел­дән үзләштерә торган материал җиңел ныгы­тыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештыр­ганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә то­тып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам.

Мәсәлән: 1нче сыйныфта фигыльләрне өйрәнгәндә укучылар “Ватык телевизор” уенын кызыксынып уйныйлар. Телевизор ватылган, тавышы юк. Бер укучы такта янына чыга. Мин аның колагына фигыльнең беренче формасын пышылдап әйтәм, укучы моны хәрәкәт белән күрсәтә. Калган укучылар фигыльне хәзерге заман формасында әйтеп бирәләр.

Һава торышын тасвирлаганда, төрле си­туацияләр бирәм, “Синоптиклар” уенын үткәрәм.

Уеннарда шулай ук күрсәтмәлелек файдала­ну (киемнәр, уенчыклар, муляжлар, маскалар) яхшы нәтиҗә бирә. Аларны кулланып, кибеттә әйберләр алу, бүлмәне җиһазлау, өстәл әзер­ләү турында сөйләшергә, киңәшләшергә мөм­кин. Рольле уеннарның ситуацияләрен укучы­лар үзләре дә тәкъдим итә. Иң кызык уеннар­ның берсе — курчак театры оештыру, күре­нешләр сәхнәләштерү. Сәхнәләштерелгән уен­нар иҗади хыялны, уйлау сәләтен үстерә. Алар уку эшен җанландыра, төрләндерә, сөйләм те­лен үстерүгә уңай йогынты ясый.

Хәзер безнең эшебезне тикшерү, укучыларның телне үзләштерүгә куелган таләпләргә тиешле дәрәҗәдә җавап бирүләрен ачыклау максатыннан 3 нче ел 4 нче сыйныф укучыларына республика күләмендә мониторинг – тестирование уздыралар. 2011 – 2012 нче уку елында ул апрель аенда уздырылган иде, ул вакытка укучылар инде барлык темаларны үзләштереп бетерәләр, кабатлау темалары гына кала. 2012- 2013 нче уку елына ул никтер февраль аена күчерелгән иде, ә 2013 – 2014 нче уку елында инде декабрь аенда ук узды. Билгеле инде укучылар барлык теманы бу вакыт аралыгында үзләштереп өлгермиләр һәм тест эшен башкарганда йомшак укучылар гына түгел яхшы өлгереш күрсәтүче укучыда аңлап дөрес итеп үти алмый. Рус төркемендә укучы укучыларга ул биремнәр бөтен тема буенча бер үк типта, ә татар төркемендә укучы балалар өчен биремнәр авыррак. Рус мәктәбендә укучы татар балалары рус мохитендә тәрбияләнгәнгә күрә татарча язылган биремнәрне тулысынча аңламыйлар, биремен рус теленә тәрҗемә итеп утырып күп вакытларын сарыф итәләр. Үтелмәгән темалар буенча бирелгән биремнәрне бөтенләй аңламыйлар.

2 ел рус төркеме укучылары, 1 ел татар балалары белән тест яздык. Балалар бу эшләрне яхшы үтәделәр. Тестка әзерлек эшләрен 4 нче сыйныфта гына түгел, 3 нче сыйныфтан ук башласаң да бик яхшы: балаларны калын һәм нечкә сүзләрне аеруга төрле биремнәр эшләтергә, мөстәкыйль сүз төркемнәрен аера белүгә, сорауларын тануга, мисаллар китерергә өйрәтүне. Иң җиңел формада татар телендә җөмлә төзүне: сорау җөмләдәге сорауны җавап сүзгә алмаштыру. Ә инде 4 нче сыйныфта мин үзем укучыларга тест дәфтәрләренең кирәклеген, андагы биремнәрнең безгә тест эшендәге биремнәргә охшаш булуын ата – аналарга да җиткерәм. Шул дәфтәрдәге биремнең һәрберсен укучыларга аңлатам, бергәләп беренче варианттагы биремнәрне эшләп чыгабыз, шуннан соң 2 нче вариантны мөстәкыйль үтиләр. Шулай ук 4 нче сыйныфта укучы һәрбер укучыны үземнең факультативка яздырдым, анда төрле биремнәр куям, нинди кагыйдәгә таянып эшләргә икәнен, мисалларын китерәм. Алдагы елгы тест биремнәренең күчермәләрен эшләп килеп өйгә эш итеп таратам, һәркем үзенең мөмкинлегеннән чыгып биремнәрне үтәп килә, тикшереп билге куям.Үзләре дә шундый биремнәрне интернеттан эзләп килеп, сыйныфтагы иптәшләренә тәкъдим итәләр. Мондый өй эшләре укучыларга ошый, аларда тел белән кызыксыну уята, бер – берсен тикшерү, билгеләр алу телгә булган карашларын да үзгәртә.Шул рәвешле, мин рус телле балаларда та­тар телен өйрәнү, белү теләге тәрбияләргә тырышам.

Чыгышымны йомгаклап әйтәсем килә: укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.

Общая информация

Номер материала: ДA-034089

Похожие материалы