Чүпрәле районы Түбән чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе
«Килешенде”
Тәрбия эшләре
буенча директор урынбасары
________/Кузнецов Н.П./
Протокол № _______
“ “ _________
2014 ел
|
«Расланды”
Мәктәп директоры
________/Шигабутдинова
А.Р./
Приказ № _______
“ “ _________
2014 ел
|
“Яшь редактор”
түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр өчен
эш программасы
Түгәрәк җитәкчеcе
Фахртдинов Ильнар Ирек улы
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
Протокол №
“______” ___________________ 2014 ел
2014-2015 нче уку елы
Аңлатма язуы
Программаның максаты:
балаларның иҗади сәләтләрен үстерү
Программаның бурычлары:
1.
Балаларның буш вакытларын
файдалы һәм нәтиҗәле оештыру.
2.
Балаларның эстетик зәвыкларын
үстерү.
3.
Укучыларда туган телебезгә
карата ихтирам хисләрен арттыру.
4.
Укучылар иҗатын җәелдерү.
5.
Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен
үстерү.
Коллектив турында кыскача белешмә.
-
группаның составы: даими
-
балаларны туплауның үзенчәлекләре:
ирекле
-
занятие төре: группа белән
-
укыту вакыты: 1ел
-
укучыларның саны: 15
-
укучыларның яше: 11-13 яшь
-
атналык сәгатьләр
саны: 68
-
занятиеләрне үткәрү урыны:
татар теле кабинеты һәм информатика кабинеты
Программаны үтәүдә катнашучылар турында кыскача белешмә:
1.
Филологик белемле укытучы
(программаның “теория” һәм “практика” өлешләрен үтәү өчен)
Укытучы алдына куелган бурыч түгәрәк
утырышларын мөмкин кадәр мавыктыргыч, җанлы , кызыклы итеп, төрле алымнар
кулланып үткәрүдән гыйбәрәт.
Халык авыз иҗаты материалларыннан: әкият,
табышмак, мәкаль-әйтемнәрдән файдалану бер үк вакытта ике бурычны үтәүгә хезмәт
итә: беренчедән, алар укучыларга татар әдәбиятыннан, фольклорыннан белешмә бирә;
икенчедән, иҗади эштә файдалану өчен материал булып тора.
Түгәрәк алдында торган иң мөһим
бурычларның берсе шул: иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, укучылар “Ялкын” журналын,
“Сабантуй” газетасын даими укып барырга, татар спектакльләрен, балалар өчен
татарча телевидение һәм радио тапшыруларын карарга һәм тыңларга, яңа чыккан әдәби
әсәрләр белән танышып барырга тиешләр.
Уку елы башында балалар өчен булган вакытлы
матбугатка күзәтү оештырыла. Укучыларның игътибарын газета –журналлардагы
рубрика төрләренә, шигырьләрнең, мәкаләләрнең тематикасына, күтәрелгән
проблемаларның актуальлегенә юнәлтү сорала.
Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен
истә тоту бик әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскә мөмкин.Кемдер
үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта
басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәп газетасы өчен әзерләргә мөмкин.
Шунлыктан, түгәрәк җитәкчесе алдында укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү
буенча җитди бурыч тора.
Укучылар эпитет, гипербола,
литота, метафора, метанимия, сынландыру кебек сурәтләү чаралары турында хәбәрдәр
булырга, аларны таный белергә, үз иҗатларында куллана белергә тиешләр.Бу сурәтләү
чаралары белән таныштырганда райондаш язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән
файдалану аеруча отышлы. Милли-төбәк компонентларыннан урынлы файдалану
балаларда якташлары белән горурлану хисләре уята, патриотик тәрбия бирә.
Укучыларны мәкалә төрләреннән түбәндәгеләр белән
таныштыру сорала:
мәкалә-анформация
мәкалә- бәяләмә
мәкалә- рәхмәт
мәкалә- сорау
мәкалә- үтенеч
Вакытлы матбугаттан һәр төргә дә
мәкаләләргә күзәту ясалырга, аны язу үзенчәлекләре билгеләнергә тиеш. Практик дәресләрдә
укучылар бу төрләрнең һәрберсенә мәкалә иҗат итәләр. Уңышлылары мәктәп
газетасында урын ала.
Ел ахырында түгәрәккә йөрүче укучы түбәндәгеләрне
белергә тиеш:
-
телдән һәм язмача бәйләнешле
сөйләм төзергә;
-
актуаль темага мәкалә
язарга;
-
якташ язучы һәм шагыйрьләрнең
иҗатларын белергә,
-
шигъри
рифмалар уйлап табарга;
-
ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать
әһелләренә кагылышлы истәлекле даталар турында хәбәрдар булырга;
Яшь
редактор” түгәрәге эшен планлаштыру
|
Эшнең эчтәлеге
|
вакыты
|
үтәлеше
|
|
1.
|
Түгәрәк эшен оештыру
|
|
|
|
2.
|
Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру.
|
|
|
|
3.
|
Укучыларны түгәрәкнең максаты, бурычлары белән таныштыру
|
|
|
|
4.
|
"Сабантуй", "Туган як " газеталары, "Ялкын"
журналына күзәтү ясау
|
|
|
|
5.
|
Татарстанда һәм Россиядә чыга торган газета- журналлар
турында мәгълүматлар бирү. Аларның төп рубрикалары.
|
|
|
|
6.
|
Клавиатура төзелеше, хәрефләр, символлар урнашуы белән
таныштыру
|
|
|
|
7.
|
Мәкалә төрләре. Мәкалә - информация
|
|
|
|
8.
|
Хәреф җыю режимнары(тел, баш хәреф). Татар хәрефләре
|
|
|
|
9.
|
Мәкалә -бәяләмә
|
|
|
|
10.
|
Абзац. Абзацны форматлау
|
|
|
|
11.
|
Мәкалә - рәхмәт
|
|
|
|
12.
|
Шрифтлар, аларның төрләре белән танышу
|
|
|
|
13.
|
Мәкалә- сорау, мәкалә- үтенеч язу күнегүләре
|
|
|
|
14.
|
Текст фрагментлары белән эшләү (күчерү, өстәп кую, нөсхәләү)
|
|
|
|
15.
|
Чүпрәле ягы язучылары
|
|
|
|
|
16.
|
"Ялкын" журналының рубрикаларын күзәтү. Ошаган
рубрикага мәкалә язу
|
|
|
|
17.
|
Җыелган текстның хаталарын тикшерү һәм төзәтү
|
|
|
|
18.
|
Әдәби әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Эпитет
|
|
|
|
19.
|
Газетаның макетын төзү, рубрикаларны урнаштыру
|
|
|
|
20.
|
Төрле газета - журналлардагы әкиятләрдән гипербола һәм
литотаны табу
|
|
|
|
21.
|
Метафора, метонимия, сынландыру
|
|
|
|
22.
|
Татар шигырь төзелеше
|
|
|
|
23.
|
Рифмалауга күнегүләр
|
|
|
|
24.
|
Шигъри ритм
|
|
|
|
25.
|
М.Җәлилне искә алу көне, әсәрләре белән танышып, аңа
ияреп шигырь язу
|
|
|
|
26.
|
Лирик шигырь һәм чәчмә форма
|
|
|
|
27.
|
Шигырь Һәм хикәяләр язу күнегүләре
|
|
|
|
28.
|
Мәсәл жанры. Мәсәлләр уку, фикер алышу
|
|
|
|
29.
|
Хикәя жанры
|
|
|
|
30.
|
Габдулла Тукай әкиятләре
|
|
|
|
31.
|
Очерк жанры. Очерклар уку 1
|
|
|
|
32.
|
Очерк язу күнегүләре
|
|
|
|
33.
|
Нәсер, парча
|
|
|
|
34.
|
М.Җәлилне искә алу
|
|
|
|
35.
|
Һәр укучының хыялында йөрткән газета макеты төзүе
|
|
|
|
36.
|
Әдәбиятта Һәм сәнгатьтә ел фасыллары
|
|
|
|
37.
|
Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр
|
|
|
|
38.
|
Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар
|
|
|
|
39.
|
Татар халык авыз иҗаты. Бәетләр
|
|
|
|
40.
|
Иҗади йомгак
|
|
|
|
41.
|
Йомгаклау
|
|
|
|
42-43
|
Газеталар буенча фикер алышу. Түгәрәккә йомгак. Нәтиҗәләр
чыгару. Аеруча актив хәбәрчеләрне билгеләү, аларны бүләкләү.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Файдаланылган әдәбият
1.
5-11 нче сыйныфларда татар
теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2000ел
2.
Ф.Хатипов “Әдәбият
теориясе” Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2000ел
3.
Балачак әдипләре// Казан
”Мәгариф” нәшрияты
4.
Хәбибуллина З.Н. Сочинение
язуның теориясе һәм практикасы, Норлат, 1995 ел
5.
Ф.С.Сафиуллина.,
Л.М.Ризванова // Татар теленең антонимнар сүзлеге// “Хәтер” нәшрияты,1997ел
6.
Ф.С.Сафиуллина.,
Л.М.Ризванова // Татар теленең омонимнар сүзлеге// “Хәтер” нәшрияты, 1997ел
7.
С.Г. Вагыйзов //Кызыклы
грамматика// Казан, ”Мәгариф” нәшрияты,2002ел
8.
И.М.Низамов//Ничек әйтергә?
Ничек язарга?// Казан ”Мәгариф” нәшрияты,1990ел
9.
Мәкалә яза беләсеңме?/ Мәгариф,№
12, 1998ел, 23б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.