Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары.

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары.

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:







Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары.









Буа шәһәре лицей-интернатның

( сәләтле балалар мәктәбе)

I квалификацияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хисамова Рамилә

Рамис кызы.

ЭЧТӘЛЕК




Кереш......................................................................................................... 3-4 бит.

Беренче бүлек. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары.................................................................... 5-18 бит.

Икенче бүлек. Халык авыз иҗаты берәмлекләрен өйрәнү системасы.

2.1. Башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкаль, сынамыш, табышмак һәм санамышларны үзләштерү күнегүләре.................................................19-27 бит.

2.2. Гомуми белем бирү мәктәбендә мәкальләрне үзләштерү күнегүләре................................................................................................ 28-36 бит.

Өченче бүлек. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары.

3.1. Фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр.................................. 37-45 бит.

3.2. Сөйләм күнегүләре ....................................................................... 46-50 бит.

3.3.Тестлар................................................................................................51-54 бит.

Йомгак....................................................................................................55-58 бит.

Әдәбият исемлеге ...............................................................59-60 бит.

Чыганаклар ...............................................................................................61 бит.

Кереш



Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан

берсе-укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар

халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә, мәдәниятенә

ихтирам хисе тәрбияләү. Шушы максатка ирешү юлында башка милләт

балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе түбәндәгечә

билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни

татар мәкальләрен, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм

сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә

өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

Программада әйтелгәнчә, тел материалы балаларның аралашу сфераларын

исәпкә алып сайлана. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта ук укучылар

өй һәм уку хезмәте, гаилә һәм дуслары, уеннар, хайваннар турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар.

Димәк, дәреслеккә сайланган тел материалы күрсәтелгән сфераларда

балаларның татарча сөйләшеп аралаша алу мөмкинлекләрен булдырырга тиеш, ягъни һәр дәрескә алынган лексик-грамматик материал аралашу аша үзләштерелә һәм сөйләмдә кулланыла. Коммуникатив метод нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчәлеге дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Шуларны искә алып, чыгарылыш квалификация эшебезнең төп максаты итеп рус телле укучыларга татар халык авызы иҗаты үрнәкләрен өйрәтү алымнарын ачыклауны билгеләдек. Бу максатка ирешү өчен, фәнни –методик хезмәтләр өйрәнелде , мәктәп дәреслекләре анализланды һәм алардагы күнегүләр тупланды, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү алымнары тәкъдим ителде.1

Чыгарылыш квалификация эшенең методологик нигезен С. Вәгыйзов, Ф.С.Сафиуллина, А.Ш.Әсәдуллин, Н.Исәнбәт,Ф.Ф.Харисов, Х.Ш.Мәхмүт, Х.Ярми хезмәтләре тәшкил итә.

Диплом эше керештән, өч бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш өлештә эшнең актуальлеге төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Беренче бүлектә мәктәп программасы нигезендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү бурычлары һәм максатлары ачыклана, укучыларның материалны кабул итү мөмкинлекләре киң һәм ачык итеп як- тыртыла. Икенче бүлектә башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре бирелә. Өченче бүлектә халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары тәгъдим ителә, фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр тикшерелә, сөйләм күнегүләре, тестлар бирелә. Йомгакта төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшеренүнең уңай яклары ассызыклана.









Беренче бүлек. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү максаты һәм бурычлары.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамышлар, табышмаклар өйрәнү укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда кызыксыну уята. Дәресләрдә шулай ук проблемалы ситуацияләрдән файдалану да мөһим. Аларны куллануның кайбер алымнарын санап китик:тел һәм сөйләм материалын төрле күзаллаулардан чыгып аңлату; монолог яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую; гамәли характердагы проблемалы биремнәрне үтәү, тел күренешләрен чагыштыру, һәм гомумиләштерү.

Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә кулланыла торган инновацион технологияләр арасында проектлар методы аерым урын алып тора. Бу метод нигезендә эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен, телне лингвистик күренеш буларак үзләштерү генә җитми, ә өйрәнелә торган предмет укучылардан җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп итә.

Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:

  • мәгълүмати (темага караган мәкальләрне җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, алар турында фикер алышу); 2

- рольле (проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләр алалар, бу аларга нәрсәдер әйтергә яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч бирә);

  • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәктәп яки күп тиражлы газета өчен мәкаләләр язу);

Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләрне барлыкка китерә, татар теленә формаль якын килүне бетерә; предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади күнекмәләрен үстерә.

Бу методика шәхескә юнәлтелгән, чөнки укытучы гадәти аралашуга якыная төшә, бу очракта татар теленә өйрәтү яңа технологияләр таләпләренә җавап бирә; балаларның акыл эшчәнлеге төрле яклап үсеш ала, чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативлыкны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра.34

Мәкаль-әйтемнәрнең яшь буынны, гомумән, халыкны, әх­лакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Гадәттә, мәкальләрне аерым төркемнәргә бүлгәндә, хезмәт һәм ял, өй-йорт, каралты-кура, аеруча кешенең рухи сыйфатларына, холык-фигыленә, әдәп-әхлакка һ.б. караганнары аерым төркем итеп бирелә. Бу төр мәкальләр жанр составында шактый зур урын алып тора. X. Мәхмүтов, аларны кечерәк бүлекчәләргә бүлеп, һәркайсына аерым -кешенең әхлакый сыйфатларына караган исемнәр биреп бара. Әлеге мәкальләрнең беренче бүлекчәсе «Чын кеше булу, әдәп, оят, намус, дәрәҗә, җан, йөрәк, күңел, дәрт-дәрман, батырлык-куркаклык» дип атала. Бу бүлекчәгә 342 мәкаль урнаштырылган. Аерым мисалларга тукталыйк: «Ат җитмәс җиргә дан җитәр»; «Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә»; «Тәвәккәл таш йотар» һ.б.

Әхлак мәсьәләләренә караган мәкальләрнең икенче бүлек­чәсе «Акыл, аң, акыллылык һәм акылсызлык» дип атала һәм анда әнә шул исемгә тәңгәл мәкальләр китерелә: «Аз булса да, үз акылың булсын»; «Акылсызга әйткән сүз - агып киткән су кебек, акыллыга әйткән сүз — кулга кунган кош кебек».

Шул ук бүлектә «Юмарт -саран, канәгать - комсыз, җи­тез-акрын, тискәре, ваемсыз, астыртын, ялагай һ.б.» дип аталган бүлекчә дә бар: «Ашыксаң — соңга каласың», «Иркә кайда — җүләр шунда».

Бу төр мәкальләр арасында тагын тыйнак, мактанчык, яхшы һәм яман, рәхимле, юаш, усал кешеләр турындагыларын да күрсәтеп булыр иде. Әмма китерелгән мисаллардан җитди бер нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: әхлакый, рухи тәрбия чарасы буларак, мәкальләр җәмгыять тормы­шында элек-электән гаять зур роль уйнап килгәннәр. Бу вазифаларын алар бүген дә югалтмаган.

Әйләнә- тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә , табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла.

Мәкальләрнең күчерелмә мәгънәсенә килсәк, ул һәрьяктан да матур, чиста, камил кешеләрнең тирә-якка уңай тәэсире турында сөйли.

Татар халык мәкальләре арасында чәчәкләргә багышланганнары искиткеч күп. Алар белән танышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, беренчедән, үсемлекләр дөньясын танып-белергә өйрәтсә, икенчедән , бу матурлык белән хозурланырга, аның кадерен белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә болар барысы да экологик аң формалашуга китерә. Мәкальләр өйрәткәнчә, кеше үстергән чәчәккә карап, аның үзенә дә бәя бирәләр. “Гөленә карама, төбенә кара” мәкалендә гөл төбе хуҗаның никадәр уңган, булган кеше икәнлеген бәяләүгә ишарәли.5

Үсемлекләрнең эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә дару үләне буларак кешеләргә файда китерүе турында да мәкальләр бар. Мәсәлән, “Питрауга чаклы үләннең шифасы-чәчәктә, питраудан соң-тамырда” мәкалендәгечә, рус халкының “Петров день” дип йөртелә торган август башындагы бер көне шифалы үләннәрне җыюны ике чорга бүлеп куя. Дару үләннәрен тәүлекнең кайсы вакытында җыю да зур әһәмияткә ия. “Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр” мәкале нәкъ шул хакта сөйли.

Халык мәкальләре үсемлекләрне ничек үстерү турында да киңәшләр бирә. Мондый дидактик мәкаль һәм әйтемнәр үсеп килүче яшь буын өчен бигрәк тә файдалы. Мәсәлән, “Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган”, “Үсемлекнең тереклеге су белән” мәкальләре дә үсемлекләр хакында һәрдаим кайгыртып торырга кирәклеге турында сөйли.

Татар халык иҗатының афористик төрләре арасында әйтемнәр үзенчәлекле бер урын алып тора. Еш кына алар мәкальләр белән бер үк җыентыкларда урын алалар. Мәкальләр белән чагыштырганда, әйтемнәрнең формасы, күләме дә, димәк, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысы да диярлек бер һәм гадәттә кыска гына җөмләдән тора. Мәсәлән: «Ай күрде, кояш алды»; «Алтын эчендә йөзү»; «Ак җәймәле көн туу». Һәм бу гына да түгел әле! Әйтемнәр­нең байтагы хәтта тулы җөмләне түгел, ә бәлки җөмләнең бер өлешен генә тәшкил итәләр: «Ничә җәйләр, ничә кышлар»; «Кызыл кар яуганда» һ. б.

Экологик тәрбия бирү өчен, яшелчә һәм техник культуралар турындагы мәкаль-әйтемнәр дә бик кулай. Алар шулай ук балаларны бу өлкәдәге күп кенә атамалар белән таныштыра. Күп очракта бу мәкаль-әйтемнәрдә балаларга таныш яшелчәләр турында сүз бара, ә аларның төрле сыйфат-үзлекләрен ассызыклау балаларның белемен арттыра, алар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәтә.6 Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә.Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле материал туплаган. Аларны дәресләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә. Мәкальдә кабатланып кулланылган сүзләрне, җыйнаклык һәм яңгыраш максатыннан чыгып, тәрҗемәдә төшереп калдырырга мөмкин: авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр-больной умирает раз, а ленивый-каждый день; һ.б.

Мәкальнең төп хикмәте аның эчке формасында, ягъни образлар системасы белән стилистик чараларда чагылыш таба. Болар булмаганда, мәкаль дә булмый. Ләкин мәкальне төзүдә аның тышкы формасы да еш кына хәлиткеч роль уйный. Мәсәлән, кунак булсаң, тыйнак бул; сөймәснеке сыймас кебек мәкальләргә генә күз салганда да, без моны ачык күрәбез. Бу мәкальләрнең төзелүе аерым сүзләрнең аваздаш булуына нигезләнгән. Димәк, тәрҗемәдә мәкальнең тышкы формасын (ритмика, рифма һ.б. аваз бизәкләүләрен ) дә игътибардан читкә җибәрергә ярамый.

Тәрҗемәдә мәкальнең эвфоник күркәмлеген саклау үзмаксат була алмый, әлбәттә. Ул фикерне тәрҗемә иткәндә бер ярдәмче чара хезмәтен генә үти. Мәкальләргә шигырь тәрҗемәсе күзлегеннән карау дөрес булып бетми. Ләкин монда бер үзенчәлек бар, ул да булса, интонация мәсьәләсе, чөнки экспрессив (хисләргә бай ) сөйләмдәге интонация, проф. Л.И.Тимофеев әйткәнчә, “форманың гына түгел, бәлки эчтәлекнең дә бер элементына әверелә, һәм аны юкка чыгару сөйләмнең мәгънәсен үк бетерә”.7 Шуңа күрә тәрҗемәдә мәкальнең интонацион төзелеше игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Моны халык теленә бик күптәнге заманнардан ук тәрҗемә ителеп алынган мәкальләр мисалында гына да күреп була. Мәсәлән, эшләмәгән-ашамый – ( кто не работает, тот не ест ) ; ни чәчсәң, шуны урырсың – ( что посеешь, то и пожнешь ) мәкальләренең ике телдәге формаларын да чагыштырып карасак, аларның рифма ягыннан алай ук уңышлы түгел икәнлекләрен күрәбез. Ләкин интонация ягыннан караганда, инде бу мәкальләрнең ике телдә дә өздереп-кистереп әйтелгән булуларын күрәбез! Димәк, мәкальнең тышкы формасын тәрҗемә иткәндә, иң элек, интонациягә игътибар итәргә кирәк була8.

Безнең мәкальләрнең шундый бер үзенчәлеге бар. Мәсәлән, ана сөте белән кермәгән - тана сөте белән кермәс мәкалендә реаль грамматик һәм логик ия юк. Без бу очракта холык, гадәт кебек сыйфатлар турында сүз барганлыгын бик яхшы беләбез, ләкин бу сүзләрне мәкаль текстына кушып әйтеп булмый: мәкальнең тышчасы җимерелә. Озак кулланылу нәтиҗәсендә, мәкальнең тексты күңелдә нык сеңеп калган була, һәм интонацион яңгырашка комачаулый торган кайбер сүзләр, мәкальнең мәгънә бөтенлегенә һич тә зарар китермичә, төшеп калырга мөмкиннәр. Элек-электән бәла (яки кайгы, авыру, михнәт, бәхетсезлек һ.б.) агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри формасында кулланылган мәкаль хәзер агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри рәвешендә дә очрый башлады.

Тәрҗемәдә мәкаль матуррак яңгыраш алырга да мөмкин: кулың белән биргәнне, аягың белән йөреп алырсың – ( отдашь руками, а вернёшь ногами) һ.б.

Тәрҗемәдә мәкальнең грамматик формасы да төрле дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, фигыль - хәбәрнең грамматик зат формасын бик еш үзгәртеп бирергә туры килә. Җаны теләгән - елан ите ашаган мәкален у кого душа захотела, тот змеятину ел дип булмый, чөнки мондый тәрҗемә, примитив булуыннан тыш, мәкальчә яңгырамый. Душа захочет, так и змеятины съешь тәрҗемәсе оригиналга якынрак.

Һәрбер мәкаль ул - гомумиләштерелгән хөкем, һәм әлеге мәкальне русчага гомумиләштерелгән яки билгесез ияле җөмлә белән тәрҗемә итү бу очракта бик табигый. Гомумән, мәкальнең мәгънәсенә һәм афористик яңгырашына кимчелек килмәслек булганда, тәрҗемәдәге мондый грамматик үзгәртүләр нормаль күренеш булалар. Мәсәлән, сүздән ботка пешми – ( из слов каши не сваришь); телең озын булса, гомерең кыска булыр –( у кого длинный язык, у того короткий век) һ.б.

Синтаксик формасы ягыннан караганда, мәкаль ул - җөмлә. Бу форма тәрҗемәдә дә саклана, әлбәттә, ләкин гади җөмлә кушмага әйләнергә мөмкин

яки киресенчә. Кушма җөмлә формасындагы су язып - май төшмәс мәкале,

мәсәлән, гади җөмлә белән тәрҗемәләнә: из воды масла не сбить. Гади җөмлә формасындагы туры әйткән - туганына ярамаган мәкале тәрҗемәдә кушма җөмлә бирә: кто правду сказал, тот родне не угодил һ. б.9

Мәкаль ул - образлы итеп әйтелгән хөкем, ә җөмлә исә хөкемне белдерергә дә, белдермәскә дә мөмкин. Җөмлә ияле дә,иясез дә була, мәкальдә исә формаль яки реаль субъект һәм предикат группалары һәрвакыт белдерелә. Шуңа күрә күп кенә мәкальләрдә, гомумән, оригиналда да грамматик структура белән логик структура тәңгәл килмиләр. Бу закончалык, югарыда күргәнебезчә, тәрҗемәдә дә истә тотыла һәм чагыла.

Мәкальләрне тәрҗемә иткәндә, оригиналдан төрле характердагы (лексик, грамматик, стилистик һ.б.) тайпылулар ясала. Алар һәр аерым очракта конкрет хәл ителәләр, әлбәттә. Мәсәлән, русларның неча пенять на зеркало, коли рожа крива мәкале болай караганда безнең авызың кыек булганга, көзгегә үпкәләмә мәкаленә туры килә, һәм сөйләмдә ул шулай йөри дә. Контекстта кулланылганда, мәкаль үзенең текстындагы аерым сүзләрнең сәнгатьләү мөмкинлекләреннән дә файдаланырга мөмкин. Без моны мәкальнең, мәсәлән, сүз уйнату, каламбур өчен файдаланылу очракларында да күрәбез. Шуңа күрә безнең мәкаль текстындагы авыз сүзенең (образының) стилистик мөмкинлекләре бу очракта рус мәкалендәге рожа сүзенекеннән үзгә булырга мөмкин. Димәк, бу мәкальнең тәрҗемәсе дә үзенеке булырга тиеш: не сердись на зеркало, что рот кривой. Шул ук рәвешчә без капчыкта ятмый мәкале - шило в мешке не улежит дип тәрҗемә ителә.

Мәкаль тәрҗемәдә дә мәкаль булырга тиеш. Тәрҗемәче мәкальнең мәгънәсен (эчтәлеген) генә түгел, бәлки бөтенләе белән үзен бирергә тиеш! Дөрес, кайбер очракта моны эшләве кыен да булуы мөмкин. Ләкин чыгармалар гомуми кагыйдәнең барлыгын гына раслыйлар бит.

Мәкальләр тәрҗемәсе турында сөйләгәндә, ике тел өчен дә уртак фонд мәкальләренә дә кагылырга кирәк. Безнең телдә актив кулланыла торган күп кенә мәкальләрнең рус теленнән яки рус теле аркылы чит телләрдән кергән калька икәнлеге ачык күренә. Мәсәлән, түбәндәге мәкальләр шундыйлар: семья гарипсез булмый; аппетит ашаганда килә. А дигән кеше Б ны да әйтергә тиеш һ.б. Калькамы - түгелме икәнлеген билгесез булганда саф татар теленекеме - түгелме икәнлеге анык булмаган мәкальләр дә шактый күп: язның бер көне ел туйдыра (русларда: весенний день год кормит); алма агачыннан ерак төшми (яблоко от яблони недалеко падает) һ.б.10

Мәкальләрне тәрҗемәле сүзлекләрдә биргәндә, иң элек, шушы уртак фондтан бер-беренә теге яки бу дәрәҗәдә тиң берәмлекләр, ягъни эквивалентлар табып бирелә. Мәсәлән, ни чәчсәң шуны урырсың мәкаленә каршы что посеешь, то и пожнешь мәкале китерелә һ.б. Мондый эквивалентларның бер-беренә тиңлеге төгәл булмаска да мөмкин: авызы пешкән - салкын суны да өреп эчкән - обжегшись на молоке, и на воду дуешь һ.б. Гомуми типтагы тәрҗемәле сүзлекләрдә дә мәкальләрне тәрҗемә итү нигездә фразеологик сүзлекләр принцибы белән бара.

Сүзлектә мәкальгә эквивалент табып китергән, соңгысының активлык-пассивлык дәрәҗәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, долг платежом красен мәкаленә алмак күркебирмәк мәкале бик туры килә. Ләкин бу татарча мәкаль пассиврак кулланыла һәм әлеге русча мәкальнең тиңе итеп әдәбиятта гадәттә бәйрәм ашы - кара-каршы мәкале алына. Димәк, мәкальләрнең бер-беренә тиңлеге аларны абсолют мәгънәләре тәңгәл килүдә генә түгел, бәлки кулланыштагы функцияләре бердәй булуда да икән.

Җыеп әйткәндә, махсус фразеологик һәм гомуми типтагы тәрҗемәле сүзлекләрдә мәкальләр, нигездә, эквивалент яки аналоглар сайлап китерү юлы белән тәрҗемәләнеп, әдәби тәрҗемә ярдәмче роль генә башкара. Бу соңгы очрактагы тәрҗемәнең дә принцибы гомуми принциплардан аерылмый.

Рус һәм башка телләрдән теге яки бу формада тәрҗемә ителгән мәкальләрнең кулланылышы башлыча тәрҗемә әдәбият теленә хас. Шул ук вакытта алар стилизация максаты белән оригиналь әдәбиятта да кулланыла.

Мәкальләрне текст эчендә тәрҗемә иткәндә, югарыда искә алынган алымнарның барлык төрләре дә файдаланыла, ләкин бу очракның специфик үзенчәлекләре дә бар. 11

Беренчедән, мәкальнең бөтен мәгънә тулылыгы һәм стилистик мөмкинлекләре тик җанлы сөйләмдә, контекстта гына ачылып бетә ала.

Мәкаль үзенең конкрет мәгънәсен сөйләмдә таба”, ди Н.Исәнбәт. Шулай булгач, мәкальнең тәрҗемәдәге барлык формалары да тик контекстта гына тулысынча конкретлаша алалар.

Икенчедән, мәкальләрнең төрле типтагы күп вариантлары булырга мөмкин. Соңгылары гомумтел күләмендәге һәм контекстуаль вариантларга аерылалар. Мәсәлән, егет сүзе бер булыр; егет ике сөйләмәс; егет кеше ике әйтмәс мәкальләре өчесе дә гомумтел вариантлары, ягъни җыентыкларда теркәлгәннәр һәм сөйләмдә дә актив кулланылалар. Җыентык һәм сүзлек өчен бу вариантларның беренчесен алу бик җитә, ләкин контекст өчен бу гына җитми. Контекстның үз вариантларын да өстәсәң, бу очракта бик күп тәрҗемә формалары бирергә кирәклеге ачык күренә. Ашаган җиренә мал да кайта мәкалендәге мал сүзе сыер, ат, эт сүзләре белән алмаштырып әйтелергә мөмкин, һәм контекст барлык бу вариантлар өчен дә махсус тәрҗемә таләп итә. Контекстуаль вариантлар арасында төрле диалекталь, искергән, профессиональ, жаргон яки тик индивидуаль вариантлар гына да булырга мөмкин. Мәсәлән, киң таралган майлы ботка да туйдыра мәкале республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында да йөри. Төп вариантны и каша с маслом приедается дип биргәндә, диалекталь вариантларның беренчесен и жирный суп приедается дип тәрҗемә итәргә туры килә.

Шуңа күрә, әйтелеше руслар өчен уңайсызрак яки грамматик формасы рус теле өчен ятышсызрак булган Гали, Вәли кебек исемнәрне Ахмет һ.б. шундый исемнәр белән алмаштырып биргәндә тәрҗемәнең уңышлырак чыгуы мөмкин.

Мәкальне куллануның төп максаты - нинди дә булса бер хәбәр, информация бирү түгел, бәлки сөйләмне сәнгатьлерәк итү. Мәкаль текстындагы сүзләрне дә без терминнар дип түгел, бәлки әлеге шул сәнгатьләү максатын күздә тотып файдаланылган образлар дип карыйбыз .

Шуңа күрә, мондагы специфик милли төшенчә исемнәрен тәрҗемә иткәндә, гадәттәге тәрҗемә принциплары ярамый .

Тулаем метафора яки аллегория формасында төзелгән мәкаль, берәр җыентыкта тәрҗемәләнеп урнаштырылганда, икенче тел вәкилләре өчен аңлашылып бетмәскә мөмкин. Мондый очракларда аңа, гадәттә, җәя эчендә аңлатма бирелә. Мәсәлән, Брегель җыентыгында: дерево сгибается ещё пру- тиком ( т.е. учи детей с раннего возраста ) һ.б.

Мәкальләрдәге стилистик чараларга килгәндә, монда иң элек төрле кыскарту - төшереп калдыруларга игътибар итәргә кирәк ( мәкальләр өчен мондый кыскартулар бик хас ). Сөйләмдә әзер килеш, хәтердән алып кына кулланыла торган җөмлә булганлыктан, мәкальнең кыскартылган сүзләре дә безнең хәтердә гадәттә тулысынча саклана. Икенче тел вәкилләре хакында исә болай дип булмый. Дөрес, кайбер очракларда мондый кыскартулар тәрҗемәдә дә җиңел бирелергә мөмкин, мәсәлән: укыган - түргә таба, укымаган - гүргә таба; ученый - к почету, неученый - к могиле һ.б. Ләкин арысланның - ялы, ирнең - сакал-мыегы мәкален бу рәвешле тәрҗемә итсәк, ялгышлык эшләгән булабыз, чөнки у льва- грива, у мужчины- усы и борода дигән бу тәрҗемә арысланның ялы бар, ирнең сакал - мыегы бар булып чыга. Оригинал исә арыслан һәм ирдә ул сыйфатларның барлыгы-юклыгы турында түгел, бәлки аларның үз ияләрен бизәве турында сөйли. Шуңа күрә бу мәкальне льва красит грива, а мужчину - усы и борода дип, ягъни кыскартылган грамматик хәбәрне торгызып тәрҗемәләргә туры килә. Оригиналда грамматик аерылмыш сүз төшереп калдырылган очракларда да аналогик хәл килеп туарга мөмкин, тик монда инде без үзгәрәк күренеш белән очрашабыз. Мәсәлән, не имеющий работы не имеет и еды тәрҗемәсе эше юкның ашы юк мәкаленең логик эчтәлеген төгәл һәм тулысынча бирә.

Ләкин бу очракта инде безнең мәкалебез тәрҗемәдә мәкаль булуда туктый,

чөнки аның афористик яңгырашы, ягъни төп асылы юкка чыга: мәкальнең кыскалыгы үзе дә сөйләмгә сәнгатьлелек бирүнең бер чарасына керә, ә имеющий тибындагы сүзләр исә моңа ачыктан - ачык каршы киләләр. Гомумән, тәрҗемәдә мәкаль стиле сакланырга тиеш. Җанлы сөйләү теленә хас булмаган озын, авыр әйтелешле, китап теленә хас сүзләр, причастие һәм деепричастие формалары, бигрәк тә аларның аерымланган җәенке тезмәләре, мәкальгә ят нәрсәләр. Дөрес, күп кенә җыентыклар әле бер халыкның афористик фикерләрен икенче халыкка җиткерүне генә күздә тоталар, ягъни мәкальләргә тик танып – белү, хәбәрдарлык, информация объекты итеп кенә карыйлар. ( Мондый тәрҗемә турында хәзер ирония белән “ознакомительный перевод” диләр.) Мәсәлән, Ю.Брегель җыентыгының сүз башында бу хакта турыдан - туры әйтелә. Ләкин мондый максат, гәрчә аның кирәклеге бәхәссез булса да, мәкальнең мәкальлеген, аның “сүз күрке” булуын, сөйләмгә сәнгатьлелек бирү чарасы икәнлеген исәпкә алмау булып чыга. Не имеющий работы не имеет и еды кебек тәрҗемәләр, информация максаты күзлегеннән генә караганда дөрес булсалар да, мәкаль стиле өчен ярамыйлар. У кого нет работы, тому нечего и есть формасы оригиналга күпкә якынрак тора. Димәк, оригиналда төшереп калдырылган аерылмыш сүзне дә тәрҗемәдә торгызып, алмашлык белән бирү уңышлырак була. Мондый тәрҗемә -ган формалы үзләре булган мәкальләргә хас: утызында ук атмаган - кырыгында кылыч чапмас - кто в тридцать стрелы не пускал, тот и в сорок мечом не ударит; судан курыккан - тагаракка төшеп үлгән - кто воды испугался, тот в корыте утонул һ.б.12

Татар мәкальләре теркәгечсез төзелә, ә рус мәкальләрендә кайбер теркәгечләр актив кулланыла. Шуңа күрә, рус мәкальләре өчен хас теркәгечләрне тәрҗемәдә дә уңышлы файдаланып була. Мәсәлән, бәхет күктә булмый, кулда була – ( счастье - не в небесах , а в руках ) ; дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә - ( дружба познается не за обедом, а за делом ) һ.б. Мәкаль тәрҗемәдә дә мәкаль булуга, афоризм икенче телдә дә бар көченә яңгырауга ирешү мөһим. Татар мәкальләрен икенче телдә дә яратып куллансыннар.

Халыкның гасырдан - гасырга күчә барган тормыш тәҗрибәсе, акыллы фикерләре, зирәклеге, кыска, әмма төгәл формалы халык авыз иҗаты әсәрләрендә - мәкальләрдә ачык чагылыш таба, чөнки “мәкаль күп заманнар буе кулланылышта булып, нык шомартылган асыл таш шикелле эшкәртелгән, чарланган хөкем яки фикердән гыйбарәт”.13

Халыкның тормыш , хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән әлеге әсәрләрдә әйтелергә тиешле уй - фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар һәм , билгеле бер поэтик формаларга салынып, төрле аваз бизәкләре, грамматик формалар һәм ритмика ярдәмендә, мәкальне синтаксик һәм мәгънә ягыннан тәмам төгәлләнгән югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәргәннәр.

Мондый вазифаларны үтәүдә телнең барлык лексик берәмлекләре дә катнаша. Мәкальләрнең жанр табигате исә һәрвакыт кыскалыкка, төгәллеккә омтылуны таләп итә, шунлыктан мәкальләрдә исемләшкән сыйфатлар бик актив кулланылалар. Н.Исәнбәт бу хакта: “Мәкаль хикмәт һәм үрнәк мисал буларак, телдә әйтелеп, хәтердә саклану өчен булганга, ул моны иң кыска, ипле һәм үлчәмле сөйләм юлы белән ирешә,” - дип белдерә һәм мәкальләрдә “йолага кергән ияләрне” аергыч хисабына кыскаруын әйтә.14 Әлеге сүзләрнең хаклыгын түбәндәге мәкальләр тагын бер кат дәлилли:

1) Акыллы авыр эштә ашыкмый.

2) Наданга сүз сөйләү ташка борчак бәрү белән бер.

3) Сабырсызга дәүләт кунмый мәкалендәге исемләшкән сыйфатлар исә тәмамлык функциясендә килгән. Бу кыскарту исә рус телле балаларга татар мәкальләрен аңлауга җиңеллек тудыра. Кыска мәкальне рус теленә тәрҗемә итеп күрсәтү дә җиңел була.

Мәкаль - җанлы сөйләм элементы. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, гореф-гадәте, әхлак нормалары, бигрәк тә аның җор сүзләре, афоризмнар мирасында, шул исәптән, мәкальләрдә тулы чагыла. Мәкаль дип телдән телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлекләренә әйтәләр.

Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң файдаланыла торган жанр булып исәпләнә. Тәмамланган тирән фикернең образлы һәм тапкыр итеп бирелүе мәкальләрне гаять үтемле жанрга әйләндергән, көндәлек сөйләм процессында киң кулланудан тыш, алар язма әдәбият әсәрләре тукымасына да нык кереп үрелгәннәр.

Мәкальләрдә төп максат - фикер әйтү. Тирән мәгънәле фикерне башкаларга аңлаешлы итеп җиткерү өчен мәкальләрне төзегәндә, халык төрле поэтик чаралардан файдалана. Аларда әдәби алымнар буларак чагыштыру, читләтеп әйтү, охшатулар еш очрый, рифма һәм ритм бик оста кулланыла.15 Шигъри образлылыкны көчәйтү, әйтергә теләгән фикерне басым ясап әйтү өчен, кайбер мәкальләрдә аерым сүзләрне кабатлау алымы да бик уңышлы файдаланыла. Мәсәлән, “Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра” һ.б. Мәкальләр буенча мәктәптә яки өйдә кечкенә күнекмәләр яздыру да әйбәт нәтиҗәләр бирә. Балалар, мәкальләрне файдаланып, үзләренең, иптәшләренең җитешсезлекләре, яхшы яклары, матур эшләре турында бик теләп язалар.

Мондый төр эшләрнең тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Мондый сочинениеләр язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә. Зур сыйныфларда һөнәр темасына багышланган хикәяләр яздыру бик файдалы. Дөнья малы бетәргә мөмкин, ә һөнәр - мәңгелек хәзинә. Халкыбыз һөнәр турында бик күп мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән:

1)Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

2) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

3) Эш сөйгәнне ил сөяр.16

Кешенең акыл тәрбиясен дә карап китик. Әйе, кешенең кемлеге аның тышкы кыяфәтенә, озынлыгына, кыскалыгына карап билгеләнми, бәлки аның акылына, кылган гамәлләренә карап билгеләнә.

Кешенең акылы яшеннән тормый. Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый кебек мәкальләрдә халкыбызның акыл байлыгы чагыла.

- “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башкача әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”, - дигән Швецариянең акыл иясе Иоганн Лафатер.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: рус телле укучыларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү бик мөһим. Бу аларның сөйләмен баета, җанландыра.17 Рус телле балаларга татар сынамышларын, санамышларын, тизәйткечләрен, мәкальләрен өйрәтү аша аларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен ныгытырга ирешү мөмкин.



Икенче бүлек. Халык авыз иҗаты берәмлекләрен өйрәнү системасы.

2.1. Башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре.


Татарча матур әдәбият әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен һ.б. кычкырып сәнгәтьле уку 1 нче сыйныфта татар телендә авазлар һәм хәрефләрне өйрәнгәч үк башлана һәм югары сыйныфларда да дәвам итә.

1 нче сыйныфта әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә.

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр; сүз басымы һәм исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар.

Мин мәкальләр әйтәм, сез ахырын әйтегез. Һәр мәкальдән сабак алып, күңелдә беркетегез. Бу мәкальләр туган тел, хезмәт турында.

1) Теле барның - ..... ( иле бар ).

2) Кем эшләми - ..... ( шул ашамый ).

3) Эше барның - ..... ( ашы бар ).

4) Бит күрке күз - .... ( тел күрке сүз ).

5) Үз илем - ..... ( алтын бишек ).

6) Теле татлының - .... ( дусты күп ).18

2 нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турындагы мәгълүмат тагын да тулыландырыла. Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.

Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены балаларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.

1) Ике туган:

Берсе ак булган,

Берсе кара булган. ( Көн, төн ).

2) Юл тулы борчак сипте.

Җыючы юк – эреп бетте. ( Боз ).

3) Чәйгә бик татлы,

Майга иптәш,

Аңа юк тиңдәш. ( Бал ).

4) Аягы юк - китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр. ( Хат ).19

Сөйләм телен үстерүгә уку дәресләрендә дә игътибар бирелә. Татар теле дәресләрендә укытучының халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалануы да, аерым алганда, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Бу уңайдан милли- төбәк компонентына караган материалларны активрак кулланырга кирәк.20 Моның өчен түбәндәге күнегүләрдән файдаланырга кирәк.

Мәкальләрне дәвам итеп языгыз.

1) Көчле кеше берне егар, ... ( белемле кеше меңне егар).

2) Бәхетне юлдан эзләмә, ... ( белемнән эзлә).

3) Дөньяда иң зур байлык - .... (белем).

Мәкаль ул-кешеләрнең хәтерендә әзер җөмлә рәвешендә саклана торган тотрыклы фраза.21 Шуңа күрә, текстын төрлечә үзгәртеп, кулланыш сферасын алмаштырып, гомумән, төрлечә “боргалап - бормалап” әйткәндә дә, мәкаль безнең күңелдә тулы формасында саклана.

Мәкальләрне билгеләгәндә, без аның тормыш, көнкүреш сынаулары белән тыгыз бәйләнештә икәнен әйткән идек. Ләкин халыкта көн, һава үзгәрешләре, елның ничек килүе һәм башка шуның кебекләр турында алдан сынап әйтү бар: Эт аунаса, буран була; -Көн аязга батса, иртән аяз була кебекләр. Болар, шул мисаллардан ук күренгәнчә, нинди дә булса бер күренеш буенча табигатьтәге үзгәрешләрнең ничек буласын алдан сынау була.22

Нәкый Исәнбәт томнарында киң чагылыш тапкан афорис­тик иҗатның нәүбәттәге төре — сынамышлар. Мәкальләрдән, әйтемнәрдән соң, өченче урында сынамышлар тора. Димәк, халык арасында да алар киң таралган. Сынамышлар һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә аның ач йә тук булуы белән бәйләнгән. Сынамышның төп максаты, вазифасы - киләчәкне хәбәр итү: һава торышы ничек булачак, игеннәр уңачакмы, уңса — кайсылары һәм ничек уңачак кебек сорауларга җавап бирү. Сынамышларга хас алдан күрүчәнлек нәрсәгә нигезләнә соң? Башлыча, халыкның гасыр­лардан килгән көндәлек тәҗрибәсенә: атмосферадагы төрле күренешләр, кояшның ни рәвешле калкуы һәм батуы, хайваннарның, кош-кортларның үз-үзләрен тотышы һәм башка бик күп галәмәтләрне күзәтүләрдән чыгып, алар үзләренең нәти­җәләрен ясый. Мәсәлән: ««Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр»; Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас»; «Сукыр тычкан юлга чыкса, тез тиңентен кар явар» һ.б. Сынамышларны аерым төркемнәргә бүлеп тә өйрәнергә мөмкин. Әйтик, һава торышы ничек буласын сынау өчен генә дә күп төрле сынамышларга мөрәҗәгать итеп була. Мәсәлән, күк җисемнәре, табигать күренешләре турында: «Ай киртә­ләнсә, тиздән буран булыр»; «Йолдыз атылса, җил булыр». Үләннәр, куаклар, агачлар: «Суган кабыгы калын булса, кыш салкын булыр»; «Балан чәчәк атканда, балык сикерә». Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында: «Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр»; «Бүген мәче тырнаша: буран булыр».

Соңгы вакытта балалар арасында киң таралган афористик жанрларның тагын бер үзенчәлекле төре — санамышлар. Әмма жанрның бөтен хикмәте дә шунда: балалар ул текстларны тулысынча яттан беләләр. Санамышлар уен вакы­тында көтүчене, төп персонажны ачыкларга ярдәм итәләр:

Бер, ике, өч,

Сиңа көч,

Син моннан күч!

Санамышларның үзләренә генә хас сыйфатларына тук­талып, Р. Ягъфәров болай дип яза: «Санамышларда «сәер» сүзләрнең күп булуын балалар фольклорын тикшерүчеләр жанрның борынгылыгыннан чыгып аңлаталар. Инглиз га­лимнәре күп халыкларның фольклор материалларын өйрәнү нигезендә, санамышлар кешелек дөньясының санарга өйрәнү стадиясен чагылдыра дигән нәтиҗәгә киләләр. Хәзерге тик­шеренүчеләр исә аларның килеп чыгышын борынгы кешеләр­нең «бәхетле» һәм «бәхетсез» саннарга ышануларыннан килеп чыккан дигән карашта торалар».23 Тышкы күренешләре һәм кайбер шигъри үзенчәлекләре ягыннан табышмаклар мәкальләргә шактый якын торалар: мәкальләрдәге кебек үк, табышмакларның да күләме зур түгел (шигъри юллар бер, ике, өчтән, еш кына дүрттән арт­мый, сирәк кенә тагын да күбрәк була). Мәкальләр кебек үк, табышмаклар да еш кына ике, өч, дүрт юллы шигырь форма­сында төзелә. Башта мәкальләрдән бер - ике мисал китерик:

Һәркем үз юлында:

сатучы хисап сөйли,

укытучы китап сөйли.

Яшел төс — яз күрке,

сары төс — көз күрке,

ал да гөл — җәй күрке,

ак төс — кыш күрке.

Ә менә сабан сөрүне сурәтләгән бер табышмак:

1) Ай астыннан кайткан,

Алтын курай тарткан;

Көн астыннан кайткан,

Көмеш курай тарткан. (сабан сөрү).

2) Патша түгелмен,

Таҗым бар.

Кешеләргә бирер назым бар. ( Чәчәк ).

3) Әллә юри котыртмакчы,

Әллә инде тоттырмакчы,

Булмаса да бер дә көче

Өргән була безгә.... ( Көчек, кечкенә эт баласы ).24

Жанр үрнәкләрендә кулланыла торган әдәби - эстетик, художество алымнарына нигезләнеп, табышмак­ларны гадәттә өч төркемгә бүләләр: метафорик, сорау һәм арифметик табышмаклар. Метафорик табышмакларда кулланыла торган тагын бер шигъри алым – чагыштыру. Бу очракта гадәттә бер күренеш яки төшенчә икенчесе белән чагыштырыла. Мәсәлән, тутый кош түбәндәге чагыштырулар «артына яшеренә»:

Үзе яшел чирәмдәй,

Койрыгы чиккән келәмдәй,

Чук-чуклы калфак кигән,

Безгә ерактан килгән.25 ( Тутый кош ).

Табышмакларда метафора ярдәмендә берәр әйбернең яки күренешнең сурәтен ясауның тагын бер юлы — метонимия. Метонимия кулланылганда әйбер яки күренеш ниндидер эчке бәйләнеше булган икенче бер сүз белән атала. Мәсәлән, «Ти­шек тимергә каен үскән» дигәндә, тишек тимер — балта (ти­мердән эшләнгән); каен — балта сабы.

Табышмакларның өченче төре арифметик табышмаклар яки «табышмак-мәсьәләләр» дип атала. Бу төр әсәрләрнең дә төп үзенчәлеге - алар шактый зур күләмле булулары белән мәзәкләргә якын торалар. Мәсәлән, “Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга кал­ган?” Җавабы: берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән».

Бу төр табышмакларда төрле саннар күп кулланыла. Әлеге үзенчәлек шигырь формасындагы табышмакларда да саклана. Мәсәлән, йөз саны анда түбәндәгечә билгеләнә:

Ике сигез — уналты,

Янә сигез, янә алты.

Ике алты, бер сигез,

Бер егерме, бер утыз.

Табышмакларда борынгы мифологиянең башка кайбер үзенчәлекләре дә чагылып китә. Мәсәлән, жанр үрнәкләре арасында илаһи Күк мифологиясе белән бәйле әсәрләр җитди урын алып тора. Әйтик, Кояшны олылаган әсәрләрдән: Ал тегермән ташы, гөл тегермән ташы,- аны белгән йөз егерме яшьле.

Мәгълүм булганча, тегермән ташы берничек тә «аллы-гөлле» була алмый. Шулай да биредә сүз гади кеше тормышында гаять кирәкле әйберләр - тегермән ташлары турында бара. Аны «ал» һәм «гөл» дип сурәтләү сүзнең гадәти булмаган бер зат турында баруын искәртә. 26 Гомумән алганда, Кояш - татар табышмакларының «популяр персонажларыннан» (Кояш, аның нурлары, чыгуы, баюы, Кояш һәм башка илаһи Күк җисемнәре Һ.6.). Бу төр табышмакларның эчтәлеге җавабына шулкадәр якын ки, кайвакыт уйлап торасы да юк кебек: «Өй башына утырган, җир йөзен нур белән тутырган». Ай һәм Кояш турындагы табышмакның шигъри яңгырашы тагын да матуррак:

Ике аккош куыша,

Берсен-берсе узыша,

Җитә алмый.

Көндәлек тормышта очрый торган кайбер үзенчәлекле күренешләр турында сөйләгәндә дә, табышмак кайвакыт әкият стиленә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, өй, мич, таба, май, коймак турындагы табышмак болай яңгырый:

Агач пулат,

Агач пулат эчендә таш пулат,

Таш пулат эчендә тимер пулат,

Тимер пулат эчендә түгәрәк күл,

Түгәрәк күл эчендә сөяксез балык.

Тагын бер мисал, бал корты турындагы табышмак: «Чит-чит итә читәнгә куна, алтын канатлы, алама башлы, аны белмәгәннең күзе яшьле».

Кагыйдә буларак, табышмак бер генә зат исеменнән сөйли: аның төзелешендә монолог төп урынны алып тора.27 Әмма, сирәк кенә булса да, табышмак тексты диалогтан да торырга мөмкин. Мәсәлән, пумала белән төтен болай «сөйләшәләр»:

  • Кара агай, кая барасың?

  • Шылкы, ник көләсең? Тукта, бергә барырсың.

Хәзер башка дөньялардан, әйтик, кошлар дөньясыннан алынган мисалларның берничәсенә тукталыйк. Шулар арасында аккош — татар табышмакларында иң киң таралган символик образлардан. Мәсәлән, «Унике аккош куыша, берсен-берсе узалмый» (унике ай); «Зәңгәр диңгез өстендә аккошлар йөзә» (болыт) һ.б. Торна образы ярдә­мендә дә матур-матур күренешләр тудырыла:

Торыйк-торыйк торналар,

Тау башында юргалар,

Ите хәрам, шулпасы хәләл,

Ул ни булыр, муллалар?

(Бал корты, балавыз, бал).

Табышмакларда сандугач, карлыгач, күгәрчен, йорт кош­ларыннан - үрдәк, тавык, бигрәк тә каз һәм аның бәбкәләре һ. б. шактый еш очрый.

Тел –дөньяны өйрәнү, тану, кешеләрнең үзара аралашу чарасы, ләкин дөньда халыкларның һәм милләтләрнең саны күп булган кебек, телләрнең дә саны күп. Аларның барысын да белү мөмкин түгел. Әгәр әдәби тәрҗемәләр булмаса, без үз илебездәге һәм чит илләрдәге төрле халыкларның әдәбияты һәм сәнгате, фәне - техникасы һәм, гомумән, тормышы белән ничек таныша алыр идек? Үзләре дә, телләре дә беткән борынгы халыкларның рухи иҗат хәзинәләрен ничек белә алыр идек? Кешелек белеменең иң беренче баскычларыннан хәзерге югарылыкка үсүен җанлы күренеш итеп ничек күз алдыбызга китерә алыр идек? Тәрҗемә безне шул бөек мирас белән дә, хәзерге заманның искиткеч казанышлары белән дә таныштыра, шулай итеп һәр халыкның рухи дөньясын киңәйтә, башка халыкларны ихтирам итәргә, дус күрергә өйрәтә. Укучылар 3 нче сыйныфта татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнүне дәвам итәләр. Анда шундый күнегүләр бирелгән.

1) Мәкальләрне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. ( 10 бит, күнегү 10.)

Китап- белем чишмәсе.

Аз сөйлә, күп тыңла.

2) Татар һәм рус мәкальләрен укыйбыз һәм истә калдырабыз. ( 30 бит, күнегү 9.)

Кош - канаты белән, кеше дуслык белән көчле.( Птицы сильны крыльями, а люди- дружбой.)

Үз илем- алтын бишек. ( Своя Родина- золотая колыбель моя.)

3) Мәкальләрне укыйбыз һәм истә калдырабыз.

Дөрес сүзгә җавап юк. Аз эш күп сүздән яхшырак.28

Тарихта халыкларның үсеше аралашу юлы белән барган кебек, телләр дә аралашу һәм бер - берсен тулыландыру юлы белән үскәннәр. Тик төрле чорларда бу төрлечә барган.

Мәкальне махсус, шул исәптән, тематик җыентыклар өчен тәрҗемә итүнең үзенчәлекләре бар. Мәкаль ул халыкның уртак сүзе, коллектив иҗат җимеше. Күп кенә мәкальләр гасырлар буена буыннан буынга күчеп, поэтик яктан шомара, камилләшә килгәннәр.

Тәҗрибәле укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләрен халык телен, кеше сөйләмен баетуда әһәмиятле роль уйнавы, талантлы язучыларның әсәрләр иҗат иткәндә, халык авыз иҗатының байлыгыннан киң һәм уңышлы файдаланулары турында сөйли. Мисалга Г.Бәширов, Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Б.Камалов, Н.Фәттах һ.б. язучылар иҗатыннан үрнәкләр китерә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар, санамышлар безнең тормышыбызда шактый зур урынны алып тора. Дөрес һәм урынлы файдаланганда алар укучыларның фикерләү сәләтен арттыра, аларга үзләренең һәм иптәшләренең җитешсез якларын күрергә ярдәм итә. Мәкальләр кулланып иншалар язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.








2.2. Гомуми белем бирү мәктәбендә мәкальләрне үзләштерү күнегүләре.

Татар теле дәресләрендә рус телле балалар, шушы телгә хас булган эчке формаларны гамәли үзләштереп, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәләр.

5 нче сыйныф дәреслегеннән шундый күнегүләр китерергә мөмкин.

1) Мәкальләрне тәрҗемә итегез.(18 бит, 4 күнегү).

*Иле барның теле бар.

*Тел -белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Мәкаль һәм әйтемнәр халык тормышының бөтен якларына диярлек кагыла һәм һәрбер өлкә, юнәлеш, тармак хакында билгеле бер мәгълүмат саклыйлар. Вакытлар узу белән, мә­кальләрдәге әлеге мәгълүмат бер кешедән икенчесенә, атадан балага, буыннан буынга күчә. Димәк, мәкальләр һәм әйтемнәр, сынамышлар һәм табышмаклар күпмедер дәрәҗәдә белем чыганагы да булып торалар.

Хикмәтле, тирән фикергә ия булу сәбәпле, мәкаль - әйтемнәр халыкта җитди фәлсәфи фикер тәрбияләүдә дә гаять зур роль уйныйлар. Икенче төрле аларны халык философиясе әсәрләре дип тә бәяләргә мөмкин. Димәк, мәкаль - әйтемнәр тирә - якны танып белүдә иң җитди чыганакларның берсе булып тора, чөнки аларда халык тормышының барлык яклары хакында да җитди һәм әһәмиятле фикерләр саклана.29

6 нчы сыйныф дәреслегеннән күнегүләр

1) Мәкальләрне тәрҗемә итегез һәм хәтерегездә калдырыгыз . (22 бит, күнегү 5.)

*Кеше күрке- йөз,

Йөзнең күрке күз,

Уйның күрке- тел,

Телнең күрке- сүз.

*Тел- белемнең ачкычы, акылның баскычы.

* Сүз- бер көнлек, тел- гомерлек.

* Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

* Алтын җирдән табыла, белем- китаптан.

Биредә мәкальләрнең тагын бер гаять әһәмиятле үзенчәлеге ачыла: һәрбер мәкаль билгеле бер чор, дәвер, заманга нисбәттән туа. Шул ук вакытта мәкальләргә хас икенче бер сыйфат күзгә ташлана: аларның эчтәлеге бик тә киң һәм тирән бу­лырга тиеш. Бу фикер мәкаль текстларында да чагылыш таба («Мәкаль сакалдан олырак»).

7нче сыйныф дәреслегеннән күнегүләр китереп үтәбез.

1) Мәкальләрдә нинди уртаклык бар? (24 бит, күнегү 4.)

а) Язык до Киева доведет. ә) Тел Төмәнгә илтә. б) Тел Мәккәгә җиткезә.

2) Мәкальләрне тәрҗемә итегез. (53 бит, күнегү 10.)

*Тән биргән дә- ана,

Сөт биргән дә- ана,

Тел биргән дә- ана,

Көй биргән дә- ана.

3) Тәрҗемә итегез. Таныш булмаган сүзләрне сүзлектән карагыз.(65 бит, күнегү 3 )

*Укыган ил узар,

Укымаган ил тузар.

*Укымыйча гыйлем юк,

Гыйлемсез көнең юк.

*Китапсыз өй- тәрәзәсез бүлмә.30

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: һәр мәкаль балага белемгә тартылырга , тәртипле һәм әхлаклы булырга кирәклеген аңлата. Моны безгә бары тик китап кына бирә алганлыгын да искәртергә онытмый.

Мәкальләр ярдәмендә укучыларның сөйләм һәм грамматик күнекмәләрен үстерүгә 8 нче сыйныф дәреслегеннән мисаллар китерәбез.

1) Мәкальне яттан өйрәнегез. Аннары, шушы мәкальне кулланып, диалог төзегез.(4 бит, 7 күнегү).

* Күп укыган- күп белгән.

2) Мәкальләр һәм әйтемнәрне исегездә калдырыгыз.(37 нче бит).

*Алдан кычкырган күкенең башы авырта.

*Сүздә мактанма, эштә мактан.

*Ишәк-колагы белән мактана.

3) Тәрҗемә итегез (102 бит, 4 күнегү).

*Хәрәкәттә бәрәкәт.

*Ялкауга көн дә бәйрәм.

*Агач-җимеше белән, кеше-эше белән.

4) Мәкальләрне укыгыз. Сыйфат фигыль формаларын табыгыз.Кайсы заманда икәнен әйтегез. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. (181нче бит,9нчы күнегү).

*Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

*Ашаган малда өмет бар һ.б.31

Мисаллардан күренгәнчә башлангыч сыйныф күнегүләреннән югары сыйныф күнегүләре катлаулылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора.

9 нчы сыйныф дәреслегендә күнегүләр тагын да катлаулана бара.

1) Мәкальләрне укыгыз. Иярченле кушма җөмләләргә мисаллар китерегез.(77бит, күнегү 6.)

а)Туган ана бер,

Туган Ватан бер.

б)Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

в)Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.

г)Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

д)Талантның бер өлеше тумыштан,тугыз өлеше-тырышлыктан.

җ)Намусыңны яшьтән сакла.

з)Бәйрәм ашы-кара каршы.

и)Эш беткәч уйнарга ярый.

к)Кем идем димә,кем булырмын диген.

л)Эш белмәгән ир булмас.

м)Калган эшкә кар ява.

н)Карама яшенә, кара яшенә.

о)Эш кешене кеше итәр.

2) Мәкальләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.( 94 бит, күнегү 4).

а) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.

б) Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.

в) Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр

г) Кем сабыр,шул эшнең җаен табар.32

Әлеге мәкальләр укучыларның синтаксик белемнәрен ныгытуга китерә.

10 нчы сыйныфта мәкальләрне өйрәнүнең түбәндәге мисаллары бар:

1) Алыш - биреш турында мәкальләр беләсезме? Түбәндәге мәкальләрне ничек аңлыйсыз?(10 бит, күнегү 3).

*Акча бакчада үсми.

*Акчаның күзе юк.

2) Түбәндәге мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Шул турыда сөйләгез.( 11 бит, күнегү 2. )

* Ватаны юк- җыры юк сандугач.

* Иле ныкның биле нык.

* Татулыкта бәрәкәт.

3) Бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?Аларны кем тормышына карата әйтергә мөмкин.(20 бит, күнегү 2).

* Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем.

* Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.

4) Түбәндәге мәкальләрне тәрҗемә итегез. Истә калдырыгыз. (38 бит, күнегү3).

* Укысаң белерсең, укымасаң бөлерсең.

* Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.

* Укыган угыл атадан олы.

* Укымаган күзлене укыган күзле җиңгән.

* Сүз онытыла, язма онытылмый.

* Тел сөйләр дә үтәр, каләм аны язып саклар.

5) Бу мәкальләр нәрсә турында?(42 бит, күнегү 2).

* Аз сөйлә,күп эшлә.

* Аз сөйлә, күп тыңла.

* Аз сөйләсәң, күп ишетерсең.

* Аз сүз белән күпне әйт.33

11 нче сыйныф дәреслегендәге күнегүләр.

1) Мәкальләрне тәрҗемә итегез һәм, аларны кулланып, хикәя төзегез .(9 бит, 5 күнегү).

*Акыллы сүз алтыннан кыйбат.

*Уку кешене күзле итә.

2) Мәкальләрне тәрҗемә итегез һәм аларны кулланып диалог төзегез .(11 бит, 5 күнегү).

3) Мәкальләрне тәрҗемә итегез. Бу мәкальләрнең мәгънәләрен ситуацияләр ярдәмендә аңлатыгыз.

*Җыр-йөрәккә ял.

*Һәр заманның үз көе.

4) Мәкальләрне тәрҗемә итегез.Рус телендә эквивалентлары булса, язып куегыз.(82 бит, 1күнегү).

* Аз сөйлә, күп тыңла.

* Акыллы сүз алтыннан кыйбат.

* Акылы кысканың теле озын.

* Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

* Белем малдан кадерле.һ.б.

5) Мәкальләрне диалогларда кулланыгыз.(178 бит, 3 күнегү).

*Аз белмәгән күп тә белмәс.

*Алтын җирдән табыла, белем-китаптан.

*Белем бәхетле итә.

*Белем-йозак, ачкычы-сорау.

*Белемле кеше югалмас.һ.б.34

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: рус балаларына татар мәкальләрен өйрәтү мөһим. Һәрбер сыйныфта аларның катлаулылыгы төрле. Башлангыч сыйныфларда күнегүләр бик гади була. Мәсәлән, укыгыз һәм күчереп языгыз, укыгыз һәм яттан әйтегез.

Мәкальләрне сөйләмдә дөрес куллану бик мөһим. Зуррак сыйныфларда, мәкальләр кулланып, дустың турында хикәя язу бик уңышлы булып санала.

Гомумән, рус балаларына татар телен өйрәтүнең һәрбер этабында-яңа тема аңлатканда да, узган дәрес материалын ныгытканда да, яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә дә, халык авыз иҗаты үрнәкләрен нәтиҗәле файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Алар һәрберсе төркем җитәкчесен сайлый. Укытучы мәкальләр бирә, ләкин бу мәкальләрнең бер өлеше генә язылган була, икенче өлешен укучылар үзләре уйлап, фикер йөртеп, китаптан эзләп табарга тиеш була. Кайсы төркем беренче булып дөрес җавап бирә, шул төркем җиңә.

Икенче мисалга тукталып үтик. Укучылар укытучы биргән мәкальләр буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкдим итә белергә тиеш. Мәкальнең эчтәлеген ачу максатыннан, берничә укучының сөйләшүен оештырырга, өйрәнелгән мәкальләр буенча рәсемнәр ясатырга мөмкин. Аларда башка төркем укучылары да катнаша ала. Шул тәртиптә төркемнәр үз мәкальләре буенча чыгыш ясый.

Укучыларга өйгә эш итеп татар мәкальләрен карап һәм ятлап килергә кушыла: Укытучы дәрестә мәкальләрнең башын әйтә, укучылар аны дәвам итеп әйтәләр: Мәсәлән, 1) 10 - 11 нче сыйныфлар өчен күнегүләр (мәкальләр):

1) Кеше сүзен тыңла, ... (үз акылың белән эш ит.)

2) Ир-егет үзе өчен туа, ... (иле өчен үлә.)

3) Кем эшләми, ...(шул ашамый .)

4) Акыллы сүзен ... (мин дип башламый.)

5) Үзе әдәпсез, ... (киеме сәдәпсез)

6) Һәр ялтыраган ... (алтын түгел.)

7) Бөтен халык берьюлы суласа, ... (давыл кубар.) һ.б.

Шундый күнегүләрне түбәндәгечә кулланырга мөмкин:

1) Карточкадагы һөнәр турындагы мәкальләрнең ахырын табып әйтергә:

* Һөнәр утта янмый, суда .... ( батмый торган хәзинә).

* Һөнәрле – үргә ... ( йөзәр).

* Һөнәр ашарга сорамый, .... ( үзе ашата ).

2) Акыл турында бирелгән мәкальләрнең дәвамын табып языгыз.

* Алтының белән мактанма, ... ( акылың белән мактан ).

* Үзеңне зур тотма, кешене ... ( хур итмә ).

* Акыл байлыгы - .... ( тузмас байлык ).

3) Әдәплелек темасына багышланган мәкальләрне карточкадан укып дәвам итик.

Әдәп – ул үзеңне тота белү гадәтләре.

* Адәмне адәм иткән - .... ( әдәп ).

* Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите .... ( олтан ).

* Үгет бездән, әдәп белү .... ( үзеңнән ).

К.Насыйри : “Сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк”,- ди. Тышкы сәламәтлек турында гына әйтергә теләмәгәндер автор, бәлки кешенең рухи сәламәтлеге турында уйланырга мәҗбүр итә.

1) Бирелгән мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.

* Дөньда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет - ... ( саулык ).

* Сәламәтлекне сатып .... ( алып булмый ).

* Байлык бер айлык, саулык - ... ( гомерлек ).

2) Китап турында табышмаклар искә төшерелә һәм әйтелә.

  1. Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк.

Аның белән күрешмәгән,

Белешмәгән кеше юк. ( Китап ).

  1. Кулдан кулга йөри ул,

Бүтән телдә сөйли ул.

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның. ( Китап ).

  1. Бик күп тел белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә. ( Китап ).

Халкыбызның “Тел белән төенләнгәнне теш белән чишә алмассың”, “Авыз белән бәйләгәнне кул белән чишә алмассың”, кебек тәгъбирләрендә дә әлеге нәсыйхәттәге мәгънә аңлашыла. “Әйткән сүз – аткан ук” дигәндәй, кешенең бәгыренә тия торган сүзне ычкындырсаң, аны кулың, тешең белән дә төзәтә алмыйсың. “Кеше күңеле пыяла, бер ватылса, төзәлер дип уйлама”, - ди татар халкы. Шуңа күрә укучыларны кеше күңелен рәнҗетә торган сүзләрдән сакланырга өйрәтергә кирәк. Халык бу темага да багышлап мәкальләр иҗат итә.

Укучылардан мәкальләрнең дәвамын табуларын сорала.

* Бер яхшы сүз мең ..... ( бәладән коткара ).

* Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен .... ( төзәтә ).

* Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә .... ( таш эри ).

Ипи турында шагыйрьләребез нинди генә матур җырлар, шигырьләр язмыйлар. Ипи турында нинди генә мәкаль, әйтемнәр юк. Мисал өчен:

* Кар күп булса, иген уңар.

* Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

* Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.

* Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

* Кышкы кар – көзге икмәк.

* Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

* Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле. һ.б.















Өченче бүлек. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары.

3.1. Фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр .

Балаларны җөмләдә сүзне дөрес куллана белергә, татар теленең матурлыгын тоярга, үз фикерләрен ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре уку һәм татар теле дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Бу эшне грамотага өйрәтү чорыннан ук башлау уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, кошлар турында табышмак, әкиятләр укыганнан соң, балаларга үзләре яраткан кош турында хикәя язарга тәкдим итәргә мөмкин. Аларда кошларның нинди үзенчәлекләре сурәтләнүе ачыклана. Мәсәлән, тукран турындагы табышмаклар:

Җәй шакылдый бу чүкеч ,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч.

Яки:

Агач башы тукылдык,

Тукый – тукый тук булдык.

Табышмакларда тукранның томшыгы чүкеч белән чагыштырыла. Укучылар белән бергәләп, тукранның томшыгы бик нык булуы, аның агач кайрысы астындагы кортларны бик оста чүпләве, шулай итеп, табигатькә зур файда китерүе турында әйтелә.

Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ишетеп таный белү күнекмәләре һәм авазларны дөрес әйтү – иң нәтиҗәле адым. Боларга тизәйткечләр, уен-мәсьәләләр, табышмаклар, шарадалар керә. Бу уеннар мавыктыргыч итеп оештырылса, отышлырак була.

Балаларны с-з авазларының әйтелеше белән таныштыру, бу авазларны дөрес әйтү, сүздә аларны ишетеп таный белү күнегүләре үткәрүне

максат итеп куярга кирәк.

С һәм з авазларын дөрес яңгырашына ирешкәннән соң, тизәйткеч белән телне һәм иреннәрне тизлеккә күнектерүгә күчәбез. Тизәйткечне мәгънәле итеп, ашыкмыйча гына сөйләтә башлап, авазны дөрес яңгырашына ирешкәч, кызулата барабыз. Соңыннан с һәм з авазлары булган сүзләрне сайлап әйтергә тәгъдим ителә. Тизәйткечләр берничә кат кабатлатыла.

Саран Сара. Зурлар.


Саран Сара Зурлый белсәң,

Саный-саный Зурлар

Сарыгына Зурлар.

Салам сала Зурлаганны

Саран гына Зурлый

Сарыгына Зурлар.

Саламны да

Санап сала.

Шул рәвешле башка тизәйткечләрне дә кулланып була. Мәсәлән:

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы,

Биш мәченең биш башына,

Ишелмәсен мич ташы.

Грамматик күнекмәләрне үстерү өчен биремнәр:

1) Мәкальләрне укыгыз, сыйфатларны аерып әйтегез.

* Ике нәрсәнең кадере кулдан киткәч беленер; байлык белән саулык.

* Туган телем –үз телем, кая барсам-үз көнем.

* Сөйләгән һәрбер сүзгә ышанма.

* Һичкем үз гаебен күрмәс.

* Һәркемне үз аршының белән үлчәмә.

* Күп укыган ни белә, күпне күргән шул белә.

* Мәкальдә Һәркемгә өлеш бар.

* Һәрнәрсәнең чиге бар, акылның чиге юк.

* Һәркемнең үз акылы үзенә.

* Һичкемне үзеңнән түбән куйма.35

2) Саннар кергән бишәр мәкаль һәм табышмак языгыз.36

3) Мәкальләрне укыгыз. Ия белән хәбәрләрне табыгыз, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтегез.

* Җәяүле атлыга юл бирер.

* Дус үләр, дуслык үлмәс.

* Икәү көрәшсә берәү егар.

* Куркак тереләй үләр.

* Тел-байлык.

* Ана теле бер булыр.

* Вактан эре җыела.37

Лексик күнекмәләрне ныгыту өчен күнегүләр.

1) Антонимнарын табып, мәгънәләрен һәм куллану максатларын аңлатыгыз.

* Бер кыенның мең рәхәте бар. ( Мәкаль ).

* Байның малы йөрер, ярлының җаны йөрер . (Мәкаль).

* Галим кеше үлсә дә терек, надан кеше тере булса да үлек .( Мәкаль ).

* Үз илең – гөлстан, кеше иле-гурстан. ( Мәкаль ).38

2) Антонимия күренешенә нигезләнеп төзелгән мәкальләрнең, табышмакларның дәвамын языгыз.

* Яхшы тел - яз кебек, ..........

* Талымсызга тәмсез юк, ......

* Картлар сүзен капчыкка сал, ......

* Өең кысан булса да, .........

* Гыйлемлек- нур, .......

* Эче куыш -.......

* Ак сыер торып китә, .....

* Иртән килер, .....39

3) Антонимнар кергән 5 мәкаль языгыз.40

4) Антоним сүзләр кергән 5 мәкаль һәм 5 табышмак языгыз.41

5) Антонимнар кергән 5 сынамыш уйлап языгыз.42

6) Укучыларның грамматик күренешләрне тануны, алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләренә ирешүне максат итеп кую.

1) Шигыръне дәвам итегез.

Бушап калган көзге басу-

Юк комбайн , сабаны.

Элеваторда – икмәк,

Ә эскерттә-..........( саламы).

2) Мәкальнең баш өлешен укытучы әйтә, калган өлешен укучылар язып бетерәләр, дөреслеге компьютерда тикшерелеп барыла.

* Аз сөйлә, ...... ( күп эшлә).

* Уйнап сөйләсәң дә, .... ( уйлап сөйлә).

* Әүвәл уйла, .... (аннан сөйлә).

* Ашаганда колагың селкенсен, ...... (эшләгәндә йөрәгең җилкенсен).

Укучылардан 1,2,3 мәкальләрне нәрсә берләштерүе, 5 мәкальнең төрләнеше турында ни әйтә алулары сорала.

3) Әйдәгез кроссворд рәвешендәге табышмакларны чишик. Мин табышмак әйтәм , игътибар белән тыңлагыз, җавапларын әйтегез.

а) Өй артында дөп-дөп кое казый.(Тамчы).

б) Сикерә белә, йөгерә белми.(Туп).

в) Канатсыз нәрсә оча? (Кар).

г) Яз килсә киенә,

Көз килсә чишенә.(Агач).

д) Төнлә баксаң – күк тулган,

Иртән баксаң - юк булган.(Йолдыз).43



т

а

м

ч

ы



т

у

п







к

а

р




а

г

а

ч







й

о

л

д

ы

з


4) Таблицаны тутырыгыз.

Әйтемнәр

Әйтем дөрес булган кош рәсеме.

  1. Кош йөзми.

  2. Кош йөзә һәм оча.

  3. Кош йөзә яки оча.

  4. Кош йөзә һәм очмый.

  5. Кош очмый һәм йөзми.



5) Табышмакларның җавабын табыгыз.

  1. Очмый, безелдәми,

Урамнан бара кондыз,

Ике ут янып тора

кондызның күзләрендә. ( Машина ).

  1. Ыгы – зыгы, чыңлау һәм дөпелдәү

Иртә таңнан урамда.

Чабалар кызыл йортлар.

Туры, коры юллардан. ( Трамвай ).

  1. Зөбәрҗәт таштай күзләре,

Янып тора үзләре.

Әйтеп тора – юл йөргәндә

Сак булырга онытма! ( Светофор ).

  1. Өй янында башлана,

Өй янында ук бетә. ( Юл ).

6) Кроссвордны чишегез.

1. Борынсыз чыпчык боз тишә. ( Тамчы ).

2. Бәләкәй генә бөкере,

Бөтен кырны бетерде. ( Урак ).



т

а

м

ч

ы

у

р

а

к




м

о

р

җ

а





т

а

я

к


у

т

ы

н




т

о

м

а

н



3.Өй түбәсенә баскан,

Трубкасын капкан. ( Морҗа ).

4.Күзе дә юк, колагы да юк,

Үзе сукырны йөртә. ( Таяк ).

5.Озын идем – киселдем,

Юан идем – ярылдым,

Инде утка тарыдым. ( Утын ).

6.Көн туганчы көн итә,

Үлән башын су итә. ( Томан ).

7) Җәнлекләр турындагы мәкальләрнең җавабын табыгыз.

  1. Энәсе бар, тегә алмый. ( Керпе ).

  2. Сорыдыр төсе, үткендер теше.

Урманда йөри, бозаулар эзли. ( Бүре ).

  1. Кош түгел оча, ябалактан курка,

Сызгырса, бөтен урманны яҗгырата. ( Тиен ).

  1. Көлтә - көлтә койрыгым

Селки – селки барамын.

Йортларга кереп

Тавык – чеби аламын. ( Төлке ).

  1. Урманда патша җәен,

Кышын кардан да аста. ( Аю ).

  1. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста. ( Куян ).44

8) Татарча вариантын табыгыз.

Мәкальләр халык акылын туплап, кирәкле белемнәрне оста һәм кыска итеп әйтеп бирә. Укытучы рус мәкальләрен әйтә, ә балалар аларның татарча вариантын әйтәләр.

* Книга – источник знаний. ( Китап – белем чишмәсе ).

* В здоровом теле здоровый дух. ( Сәламәт тәндә сәламәт акыл ).

* Кто не работает, тот не ест. ( Кем эшләми, шул ашамый ).

* Богатство – на месяц, здоровье на всю жизнь. ( Байлык бер айлык, саулык – гомерлек ).

* Не имей сто рублей, а имей сто друзей. ( Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын ).

* Семь раз отмерь, один раз отрежь. ( Җиде кат үлчә, бер кат кис ).

* Яблоко от яблони далеко не падает. ( Алма агачыннан ерак төшми ).

* Было бы здоровье – остальное будет. ( Саулык булса, бар да булыр ).

9) Мәкальләрнең русча эквивалентын табыгыз.

Һәрбер телнең үз матурлыгы, үз образлары бар. Шуңа күрә мәкальләрне сүзгә - сүз тәрҗемә итмичә, аның теге яки бу телдәге эквивалентын таба белергә кирәк. Укытучы татарча мәкаль әйтә, ә укучылар аның русча эквивалентын табалар. Бу эш 2 телдә дә мәкальләрне дөрес һәм урынлы кулланырга ярдәм итә.

  1. Белем малдан кадерле. ( Лучше много знать, чем много иметь ).

  2. Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт. ( Не говори чему учился, а говори что узнал ).

  3. Алтын җирдән табыла, белем – китаптан. ( Одна хорошая книга лучше всякого сокровища ).

  4. Эш кешене кеше итәр. ( Суди человека по его труду ).

  5. Туган – үскән җирдән дә матур җир булмас. ( Нет на свете краше, чем Родина наша ).

  6. Дөя дә бүләк, энә дә бүләк. ( Даренному коню в зубы не смотрят ).

  7. Яралы кошка таш атмыйлар. ( Лежащего не бьют ).

10) Мәкальләрне иң күп белүче дигән уен үткәрелә.

2 уенчыга дәфтәр бите белән каләм бирелә. Алар 5 минут эчендә үзләре белгән мәкальләрне язарга тиеш.

11) “Кем күбрәк белә?” уены. Укучылар үзләре белгән мәкальләрне әйтәләр.

Кем күбрәк әйтә шул җиңүче була.45

12) “Мәкальләр аланы” уены. Менә бу мәкальләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән?

Эш кешене ..., ялкаулык ..., ( төзәтә, боза ).

Сүзең белән ... – эшең белән ... ( мактанма, мактан ).

Бүгенге эшне иртәгәгә ... ( калдырма ).

Беләге юан берне ..., белеме юан меңне .... ( егар ).

Без капчыкта ... ( ятмый ).

Ялган сөйләсәң - ...., дөресен сөйләсәң ... ( тотылырсың, котылырсың ).46

Кешеләр белән аралашканда һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Һәр кеше тәмле телле булырга, ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләшә һәм сөйләүчене тыңлый белергә тиеш. Сүз, тел турында әйтелгән бик күп татар халык мәкале бар. Алар аз сүзле булса да, тирән мәгънәле, үгет-нәсыйхәтле, зур тәрбияви көчкә ия. Бу хакта дөнья халыкларының да әйткән сүзләре белән танышып узыйк.

* Яхшы сүз йорт салып бирсә, яман сүз аны ишә. ( Грузин халык мәкале).

* Яхшы сүздән җан эри. ( Каракалпак).

* Яхшы сүздән таш та йомшара. ( Дагстан).

* Яхшы сүз – чәчәк, яман сүз - чәнечке. ( Төркмәнстан ).

* Яхшы сүз әйтсәң, елан өеннән чыга,

Яман сүз әйтсәң, кылыч кыныннан чыга. ( Уйгур).

* Яхшы сүз тезгенле дә, иярле дә була. ( Якут ).

* Яхшы сүз – күңел ачкычы. ( Серб).

* Җирне агымсу боза, ә кешене яман сүз. ( Таҗик).

* Явыз кешенең яман сүзе уттай каты пешерә. ( Чукча).

* Йомшак итеп әйтсәң, тимер ишек тә ачыла. ( Төрек) һ.б.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләре аша балаларның фонетик, лексик, грамматик белемнәрен камилләштерә ала. Рус телле балаларга бу төрдәге мисалларны тәкдим итеп, укытучы татар халык авыз иҗатын үстерүгә бик зур өлеш кертә, татар теленә карата мәхәббәт уята, әдәпле, тәрбияле булырга чакыра.















3.2. Сөйләм күнегүләре.

Балаларны башлангыч сыйныфта ук матур сөйләргә өйрәтү мөһим . Җөмлә төзеп, сәнгатьле сөйләүдә, кирәкле җиргә мәкаль - әйтемнәр куеп, хикәяләр сөйләтү мөһим. Аның өчен түбәндәге биремнәрне кулланылырга мөмкин.

1) Тизәйткечләрне дөрес әйтегез һәм кабатлагыз.

* Хәзер инде утыр, яз. Күрәсеңме яз? Менә шул турыда яз ! (Тизәйткеч) .

* Күпме йөрсәк тә җәен, каптыралмадык җәен, җәен эләкмәсә җәен, язын табарсыз җаен .(Тизәйткеч).47

* Карама карга

Кара каргага.

Кара карга

Кунган ак карга.48

2) Мәкальләрне дәвам итеп языгыз.

Башлаган эшне....

а) тотынма ; б) тыңлама; в)ташлама.

Ашыккан ашка ...

а)ирешкән; б) пешкән; в) җиткән.49

3) Антонимнар кергән 5 мәкаль уйлап әйтегез.50

4) Тапкырга табышмак уены.

а) Дүрт киленгә бер шәл. ( Өстәл ).

б) Атасы малаен күтәргән,

Малае эшләпәсен күтәргән. ( Лампа ).

в) Башы тимер, койрыгы сүз. ( Инә, җеп ).

г) Багана яна, күмере көле юк. ( Шәм ).

5) Бу өзекләр кем әсәреннән һәм нинди әсәрләрдән?

а)...Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган.Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган икән ....

(А.Алиш. “Каз белән Аккош”. 4 сыйныф).

б)...Әби аларны ашатырга тотынса: “Җимне миңа әзрәк бирдең”,”Ник минем өлешемә кердең!” дип кычкырыша башлыйлар икән....

(А.Алиш. “Чукмар белән Тукмар”. 4 сыйныф )

в)...Китте болар. Бара,һаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

(Г.Тукай. “Кәҗә белән сарык. 4 сыйныф)

г).......Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый....

(Г.Тукай. “Карлыгач”. 4 сыйныф )51

Шигырьләр генә түгел, туган җиргә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр бар. Алар укучыларның сөйләмен матурайтырга, баетырга ярдәм итәләр. Укытучы алардан файдаланырга тиеш.

1) Мәкальләрне кулланып диалог төзегез.

* Туган илем – алтын бишек.

* Алтын оям – үз җирем, дип әйтер ди сандугач.

* Туган илем – туган өем.

* Туган илдән туйган юк.

* Алтын – көмеш чыккан җирдән

Туган – үскән ил якын.52

2) Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итегез. Белмәгән мәкальләрне мәкальләр җыентыгыннан эзләп табыгыз.

* Аз сөйлә .... ( күп эшлә ).

* Акылны кешедән сора .... ( үзеңнекен тот ).

* Бакча ясамый ..... ( алма булмый ).

* Олыласаң олыны ... ( олыларлар үзеңне ).

* Гыйлемсез бер яши гыйлемле .... ( мең яши ).

* Ана сөте белән кермәгәнне .... ( тана сөте белән кермәс ).

* Ата – ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган - .... ( әрәм булган ).

* Халык әйтсә .... ( хак әйтә ).

* Әйткән сүз ... ( аткан ук ).

* Туры сүз .... ( таш яра ).

* Сөйдергән дә тел .... ( биздергән дә тел ).

3) Кем күбрәк табышмак белә?

* Өй башында ярты ипи. ( Ай ).

* Бар бер үлән чокырда,

Аны таный сукыр да. ( Кычыткан ).

* Көч түкмичә, бил бөкмичә,

Кулга керми бу нәрсә

Кулга керсә тиз ычкына,

Сизелми дә бу нәрсә. ( Акча ).

* Биек тауның каршында,

Яшел бүрек башында. ( Нарат ).

* Чыршыда бар, наратта юк,

Сылуда бар, Маратта юк. ( Ы хәрефе ).

4) Тапкыр җаваплы табышмаклар. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.

* Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли?

* Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?

* Бер кешенең алты улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?

* Нинди сан уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле укыла?

* Һәр кеше аның турында хыяллана, аны кайдан эзләргә икәнен беркем дә белми.

* Аны бары әкият кошы гына алып килә. ( Бәхет ).

* Ул булмаса, шатлык та юк, аңардан башка яшәү ул яшәү түгел. Аны һәрвакыт бер – береңә телиләр. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. ( Исәнлек ).

* Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? ( Барысы да ).

* Яндыра аны кеше шатлыгы, ягез, бу нинди адәм актыгы? ( Көнче кеше ).53

5) “Серле капчык” уены. Капчыктан берәм-берәм кәгазь тасмалар алына. Аларда мәкальнең башы язылган, ахырын әйтеп бетерегез.

* Аерылганны аю ашар, ..... ( бүленгәнне бүре ашар).

* Сәламәт тәндә, ..... ( сәламәт акыл).

* Сөйдергән дә тел, .... ( биздергән дә тел).

* Яхшылык итсәң, .... ( яхшылык күрерсең).

* Йөз сум акчаң булганчы, йөз ...... ( дустың булсын ).

* Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне ..... ( читтән эзләр).

6) “Шаяру” уенын уйнап алыйк.

* Бер күл – күл, ике күл нәрсә? ( Күлләр).

* Казан уртасында нәрсә ба? ( “З” хәрефе).

* “Китап”сүзен ничек укырга кирәк? ( Сулдан уңга таба).

* “Дәрес” нәрсәдән башлана? (“Д” авазыннан).

7) Сорау алмашлыклары кергән мәкальләр әйтегез.

* Асыл сөяк зур булмас, ... ( кая барса хур булмас ).

* Кем эшләми, ... ( шул ашамый ).

* Кем арбасына утырсаң, .... ( шуның җырын җырларсың).

* Кайда татулык, ... ( шунда тынычлык ).

* Дөньяда иң йомшак нәрсә - ..... ( әнием кулы ).

* Кемнең сүзе хак, ( шуның йөзе ак).

8) Татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен кем күбрәк белә?

* Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, ди.

* Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.

* Ашыккан ашка пешкән.

* Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.

* Алдыйм дигән үзе алданыр. һ.б.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, халык авыз иҗаты үрнәкләрен балаларга яттан өйрәтү, төрле хезмәтләрдән эзәнергә әйтү, аларны кулланып диалоглар төзеп сөйләтү укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Рус телле укучыларның сөйләмен матурайта, баета. Татарча мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итү, ике телдә дә аларны истә калдырырга ярдәм итә. Укытучы дәресләрдә төрле күнегүләрдән файдаланып, балаларның сөйләм телен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.















3.3.Тестлар...

Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була.

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, объектив тикшерүнең бер юнәлеше – тестлар.

Тестларны, уку елы дәвамында, өлешләп тә - һәр чиректә, беренче һәм икенче яртыеллыкта, аерым темалар буенча да үткәрергә мөмкин.54

1. Мәкальнең дәвамын табыгыз.

а) Эше барның ....

1) әнисе бар; 2) китабы бар; 3) ашы бар. (+)

б) Белеме бар....

1) берне егар; 2) меңне егар; (+) 3) бишне егар.55

2. Кайсы мәкальдә хата бар?

1) Бүредән курыксаң урманга барма.

2) Йомырка тавыкны өйрәтми.

3) Батыр ярасыз була.(+)

1) Кем эшләми шул ашамый.

2) Бүгенге эшне иртәгә калдыр. (+)

3) Башлаган эшне ташлама.56

3. Мәкальнең дәвамын табыгыз.

а) Җиде кат үлчә, ....

1) кешедән сора; 2) күп эшлә; 3) бер кат кис.(+)

б) Үзеңне үзең мактама, ....

1) ахырын уйла; 2) кеше сине мактасын; (+) 3) иртәгә калдырма;57

в) Акча тарат, белем ....

1) сөйлә; 2) бир; 3) җый.(+)58

г) Белемле кеше ....

1) калмас; 2) югалмас; (+) 3) тыңламас.59

4. Табышмакның җавабын табыгыз.

а) Күктән килде, җиргә китте.

1) яңгыр; (+) 2) кояш; 3) йолдыз.60

б) Иртә килер, кич китәр.

1) яңгыр; 2) кояш;(+) 3) йолдыз.61

в) Сөйдергән дә шул,

Биздергә дә шул,

Иң татлы да шул,

Нәрсә була ул?

1) икмәк 2) җиләк 3) тел. ( +)

5. Мәкаль - иярчен җөмләнең нинди төре булып килә?

а) Кемнең итәгенә ут капса, шул яна.

1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен вакыт җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.(+)62

б) Эше барның – ашы бар.

1) иярчен ия җөмлә; 2) иярчен тәмамлык җөмлә;

3)иярчен аергыч җөмлә.63

в) Үз чәчкәнеңне үзең ур.

1) иярчен тәмамлык җөмлә; 2) иярчен ия җөмлә; 3) иярчен вакыт җөмлә.64

г) Кем сабыр, шул эшнең җаен табар.

1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен хәбәр җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.65

д) Җиңелне эзләгән авырга каба.

1) иярчен хәбәр җөмлә; 2) иярчен аергыч җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә;66

е) Җил каян иссә, болыт та шул яктан килә.

1) иярчен вакыт җөмлә; 2) иярчен урын җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.67

ж) Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың.

1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен тәмамлык җөмлә;

3) иярчен хәбәр җөмлә.68

6. Мәкальләрнең ахырын таблицадан табып, схема рәвешендә күрсәтегез.

Уен: Мәкальләрнең ахырын тап.

Кhello_html_2eba9eb9.gifhello_html_m7da800e3.gifем эшләми - ...

теле бар.

Тhello_html_728833d2.gifырышкан табар, ...

шул ашамый.

Кhello_html_m3e3adf5c.gifhello_html_5d3b0112.gifүп бел, ...

ахмак өйрәтер.

Иле барның ....

ташка кадак кагар.

Үhello_html_5b95224.gifhello_html_8bce039.gifзеңне үзең мактама, ...

тыңламаган әрәм булган.

Аhello_html_78aca1e6.gifкыллы өйрәнер, ....

тыштан койма корганнар.

Үhello_html_m2e1274be.gifз илем – алтын бишек, ....

кеше сине мактасын.

hello_html_ma9de76f.gifАта – ананы тыңлаган –

адәм булган, ...

ялган белән юлдаш булсаң, башың бетәр.

Тату туганнар ....

аз сөйлә.

Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, ...

башка илнең төбе тишек.

Мәгълүм булганча, соңгы елларда мәктәпләрдә татар телен укыту яңарыш кичерә: укытучының яңа формалары һәм алымнары барлыкка килә, укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була. Бик күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының ( ЕГЭ ) нәкъ менә тестлар формасында башкарылуын да истә тотканда, татар теле буенча да бу эшкә әзер булырга кирәк дигән сүз. Укытучының максаты – рус телле укучыларның татар теле буенча белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итү, аларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү, практик дәресләрдә аларның белемнәрен тикшерү.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, тест тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче яки икенче яртысы тәмамлангач алынган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү алымы буларак кулланылса, укытучы балаларга аерым темаларны, кагыйдәләрне кабатлау кирәклеген искәртергә тиеш түгел. Тестларны рәтләргә бүлеп тә, вариантлап та эшләтергә була. Тикшереп, эшкә бәя куюны укытучы үзе генә дә, аерым очракларда, кулланылган тест вариантларының “ачкычын” биреп, укучыларга да тапшыра ала.

Тестлар ярдәмендә белемне тикшерү баштан ук уңай нәтиҗәләр бирмәскә дә мөмкин. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, балаларда тестлар белән эшләү күнекмәләре булдырырга кирәк.








Йомгак.

Диплом эшен язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. Рус телле балаларга татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамыш, сынамыш, тизәйткеч, табышмаклар белән танышалар.

Мәкаль дип телдән телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлекләренә әйтәләр.

Әйтемнәр – халык авыз иҗаты жанрына карый. Әйтемнәрнең нигезендә теге яки бу сыйфатның, үзенчәлекнең дәрәҗәсен күрсәтү ята.

Мәкальләрдән, әйтемнәрдән соң, өченче урында сынамышлар тора. Димәк, халык арасында да алар киң таралган. Сынамышлар һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә аның ач йә тук булуы белән бәйләнгән. Сынамышның төп максаты, вазифасы - киләчәкне хәбәр итү: һава торышы ничек булачак, игеннәр уңачакмы, уңса — кайсылары һәм ничек уңачак кебек сорауларга җавап бирү. Сынамышларга хас алдан күрүчәнлек нәрсәгә нигезләнә соң? Башлыча, халыкның гасыр­лардан килгән көндәлек тәҗрибәсенә: атмосферадагы төрле күренешләр, кояшның ни рәвешле калкуы һәм батуы, хайваннарның, кош-кортларның үз-үзләрен тотышы һәм башка бик күп галәмәтләрне күзәтүләрдән чыгып, алар үзләренең нәти­җәләрен ясый. Мәсәлән: «Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр»; «Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас»;

Тапкыр җаваплы табышмаклар. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.

Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ишетеп таный белү күнекмәләре һәм авазларны дөрес әйтү – иң нәтиҗәле адым. Боларга тизәйткечләр, уен-мәсьәләләр, табышмаклар, шарадалар керә. Бу уеннар мавыктыргыч итеп оештырылса, отышлырак була.

Соңгы вакытта балалар арасында киң таралган афористик жанрларның тагын бер үзенчәлекле төре — санамышлар.

Татар теленә өйрәткәндә процессында алардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фәнгә кызыксыну уята. Шуңа күрә бу эшне системалы алып бару мөһим.

Мәкаль-җанлы сөйләм элементы. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, гореф-гадәте, әхлак нормалары бигрәк тә аның җор сүзләре, афоризмнар мирасында, шул исәптән, мәкальләрдә тулы чагыла.

2. Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләрендә татар халык авыз иҗаты үрнәкләре укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Моның өчен дәреслекләрдә төрле күнегүләр бирелә: Мәкальләрне укыгыз һәм яттан әйтегез, татар һәм рус мәкальләрен чагыштырыгыз, табышмакларның җавабын табыгыз, мәкальләрнең ахырын табыгыз.

3. Гомуми белем бирү мәктәбендә төрле күнегүләр бирелә: Мәкальләрне укыгыз һәм истә калдырыгыз, мәкальләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез, табышмакларның җавабын табыгыз.

Мәкальләр буенча мәктәптә яки өйдә хикәяләр яздыру да әйбәт нәтиҗәләр бирә. Балалар, мәкальләрне файдаланып, үзләренең, иптәшләренең җитешсезлекләре, яхшы яклары, матур эшләре турында бик теләп язалар. Мондый төр эшләрнең тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Аларны язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.

4. Татар теле дәресләрендә укытучының халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалануы да, аерым алганда, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Бу уңайдан милли-төбәк компонентына караган материалларны активрак кулланырга кирәк.

5. Татар теле дәресләрендә тәрҗемә эшләренә дә игътибар бирү кирәк. Рус мәкальләре белән татар мәкальләрен чагыштыру, тел һәм төзелеш ягыннан уртаклык, яки аермаларны табу укучыларның лингвистик белемнәрен баета.

1) Ни чәчсәң шуны урырсың. Что посеешь, то и пожнешь.2) Төкермә коега, суын эчәрсең. Не плюй в колодец, случится напиться. 3) Тау тауга бәрелмәсә дә, адәм адәмгә бәрелер. Гора с горой не сойдется, а человек с человеком. 4)Кибән астында тычкан үлми. Скирдой мышь не задавить.

6. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен үзләштерүне тикшерү өчен төрле алымнар кулланыла: лексик – грамматик биремнәр, сөйләм күнегүләре биремнәре, тестлар.

7. Балаларны җөмләдә сүзне дөрес куллана белергә, татар теленең матурлыгын тоярга, үз фикерләрен ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре уку һәм татар теле дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Бу эшне грамотага өйрәтү чорыннан ук башлау уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, кошлар турында табышмак, әкиятләр укыганнан соң, балаларга үзләре яраткан кош турында хикәя язарга тәкдим итәргә мөмкин. Аларда кошларның нинди үзенчәлекләре сурәтләнүе ачыклана.

8. Балаларны башлангыч сыйныфта ук матур сөйләргә өйрәтү мөһим . Җөмлә төзеп, сәнгатьле сөйләүдә, кирәкле җиргә мәкаль - әйтемнәр куеп, хикәяләр сөйләтү мөһим. Шигырьләр генә түгел, туган җиргә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр бар. Алар укучыларның сөйләмен матурайтырга, баетырга ярдәм итәләр. Тапкыр җаваплы табышмаклар әйтү. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.

9. Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, объектив тикшерүнең бер юнәлеше – тестлар. Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була.

10. Гомуми нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, рус телле укучыларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү бик мөһим, чөнки алар укучыларның сөйләм байлыгын арттыра, матурайта. Башлангыч сыйныф укучыларына, аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, җиңелрәк күнегүләр бирелә, югары сыйныфта алар катлаулана бара. Бу аларның уйлау дәрәҗәсен арттыра, белгән белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.












Әдәбият исемлеге.

1. Ахунҗанов Г. Мәкальләр тәрҗемәсе турында / Ике тел хәзинәсе./ Г. Ахунҗанов.-1964.- 126 б.

2. Әхмәтҗанова Р. Тел өйрәтүдә әдәби әсәрләрдән файдалану./Р. Әхмәтҗанова. // Мәгариф, 2006.- №1.- 17 б.

3. Баһаутдинова Ә.Н. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту программалары: Гомуми белем мәктәбенең 2-11 сыйныфлары өчен./ Ә.Н.Баһаутдинова, Ф.Х. Хәбирова, Е.М.Хаҗиева, А.Җ.Җәләлова .-Казан: Хәтер, 2003.- 64б.

4. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре./ Н. Исәнбәт. III томда.- Т.I.- Казан : 1959.- 879 б.

5. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре./ Н. Исәнбәт. III томда.- Т.II.- Казан: 1963.- 960 б.

6. Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында./Н.Исәнбәт. // Казан утлары.-1999.-№ 12.-158 б.

7. Исламов Ф.Ф. Рус мәктәпләрендә татар балаларына әдәбият укыту/ Ф.Ф Исламов- Казан: Мәгариф.-1996.120 б.

8. Курмаева Р.Р.“К. Насыйри “Китаб - әт тәрбия”.Р.Р.Курмаева. Ачык дәрес, №8, август, 2007.- Б.18-20.

9. Мәрданшина Р. Сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү./ Р. Мәрданшина // Мәгариф.-2006.- № 12.- 14 б.

10. Мәхмүт Х.Ш. Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр./Х.Ш. Мәхмүт. - Казан: 1987.- 564 б.

11. Миңнегулова Г. Теле барның – иле бар./ Г. Миңнегулова // Мәгариф.-2006.- № 6.-84 б.

12. Рахманова Р.Р. Ачык дәрес./Р.Р. Рахманова. 2003.- №5.-12 б.

13. Рахманова Р.Р. Фигыль темасын кабатлау. / Р.Р.Рахманова // Ачык дәрес. -2007.- №8.- 15 б.

14. Сәгъдиева Л.Ф. Без шәһәрдә яшибез./ Л.Ф. Сәгъдиева // Ачык дәрес.-2007.-№ 8.-1 б.

15. Сәлимов Х.Х. Татар теленнән 222 тест./ Х.Х.Сәлимов.-Казан: “Яңалиф” нәшр.-2005.-Б.3-5.

16. Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 сыйныфлар. /Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.-Казан: Мәгариф.- 2003.-109 б.

17. Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар: Гомуми урта белем бирүче рус мәкт. 5-11 с-флары өчен./ Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Н.Г. Сазонова.- Казан: ТР “Хәтер” нәшр. ( ТаРИХ), 2003.-192б. Б.94-97.

18. Солтанова Р.Р. А.Яхин дәреслеге буенча 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе./ Р.Р.Солтанова // Ачык дәрес.-2007.

19. Урманче Ф. Татар халык иҗаты /Ф. Урманче.-Казан: Мәгариф, 2005.-146-150 б.

20. Фәрхетдинова Л.Н. Мәкальләр дөньясында./ Л.Н. Фәрхетдинова // Ачык дәрес. – 2007.- № 8.- 8 б.

21. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендәге гарәп һәм фарсы алынмаларына грамматик характеристика./ Э.Н.Федорова // КДУ тат.фил. һәм тарихы фак. укучыларының фәнни язмалары.-Казан: - 2002.-230 б.

22. Харисова Ч. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр./ Ч. Харисова, Ф.Ф.Харисов. - Мәгариф.- 2002.- №8.- Б. 33-36.

23. Харисов Ф.Ф. Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. 1-4 нче сыйныфлар./ Ф.Ф. Харисов,Ч. М. Харисова. - Казан: Мәгариф.- 2001.- 87 б.

24. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар./ Р.Р.Шәмсетдинова. –Казан: Татар.кит.нәшр., 2005.- 151 б.

25. Шәрәфетдинова Л.Г./ Минем әби – супер.// Л.Г.Шәрәфетдинова, Г.Ф. Харисова. 2007.- № 8.

26. Ярми Х. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре./ Х. Ярми.- Казан: 1960.- 238 б.




Чыганаклар.

1.Сафиуллина Ф.С. Татар теле . I сыйныф.//Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2003.- 186 б.

2. Хәйдәрова Р.З. Татар теле. II сыйныф. //Р.З. Хәйдәрова, Р.Һ. Рангуллова.- Казан: Мәгариф.- 2000.-236 б.

3. Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы. III сыйныф.- Казан: Мәгариф.- 2004.- 151 б.

4.Сафиуллина Ф.С. Татар теле. IV сыйныф.//Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2005.- 172 б.

5. Нуриева А.Х. Татар теле. 5 сыйныф.// А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфарова .-Казан: Мәгариф.- 2001.-223 б.

6. Әсәдуллин А.Ш. Татар теле. 6 сыйныф. Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган 2нче басма.//А.Ш.Әсәдуллин, К.С. Фәтхуллова.-Казан: Мәгариф.- 2001.-271 б.

7.Сафиуллина Ф.С.Татар теле .7 сыйныф.-Казан: Мәгариф, 2001.-307 б.

8.Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 8 сыйныф.// Ф.С.Сафиуллина, Р.Х. Мөхиярова.-Казан: Мәгариф.- 2002.-222 б.

9. Сафиуллина Ф.С. Татар теле .9 сыйныф.// Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2002.- 207 б.

10. Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 10 сыйныф.// Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф.- 2000.- 269 б.

11. Сафиуллина Ф.С. Татар теле . 11 сыйныф .// Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф.- 2000.-255 б.








1 Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. I- ХI сыйныфлар./К.С. Фәтхуллова. Ф.С.Сафиуллина. - Казан: Мәгариф.- 2003.-108 б.


2 Харисова Ч. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр./ Ч.Харисова, Ф.Харисов.// Мәгариф.- 2002.- №8.- Б. 33-36 .


3 Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. I- ХI сыйныфлар./К.С. Фәтхуллова. Ф.С.Сафиуллина. - Казан: Мәгариф.- 2003.-108 б.

4

5 Урманче Ф.Татар халык иҗаты /Ф.Урманче.-Казан: Мәгариф.- 2005.-126-127 б.

6 Ахунҗанов Г. Мәкальләр тәрҗемәсе турында./ Ике тел хәзинәсе.// Г.Ахунҗанов.1964.-

69 б.


7 Г. Ахунҗанов , күрсәтелгән хезмәт, 1964.-Б. 70 б.

8 Очерки теории и истории русского стиха, М.,1958, стр. 28 .


9 Әхмәтҗанова.Р.Тел өйрәтүдә әдәби әсәрләрдән файдалану. /Р.Әхмәтҗанова. // Мәгариф.-2006.- №1.-17 б.

10 Р.Әхмәтҗанова, күрсәтелгән хезмәт, Б.18 -19 .

11 Н.Исәнбәт .Татар халык мәкальләре. Т.1, Б.11-14.


12 Мәхмүт Х.Ш. Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр./ Х.Ш.Мәхмүт. –Казан: 1987.-564 б.

13 Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендәге гарәп һәм фарсы алынмаларына грамматик характеристика./ Э.Н.Федорова // КДУ тат.фил.һәм тарихы фак укучыларының фәнни язмалары.-Казан:-2002.-230 б.

14 Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. Т.1, 18 б.

15 Исламов Ф.Ф. Рус мәктәпләрендә татар балаларына әдәбият укыту/ Ф.Ф Исламов- Казан: Мәгариф.-1996.-120 б.

16 Курмаева Р.Р.“К. Насыйри “Китаб - әт тәрбия”.Р.Р.Курмаева. Ачык дәрес, №8, август, 2007.- Б.18-20.

17 Исәнбәт Н. Татар хаклык мәкальләре II т./Н.Исәнбәт.- Казан:Тат. кит.нәшр.1963.- 960 б.

18 Миңнегулова Г. Теле барның – иле бар./ Г. Миңнегулова // Мәгариф.-2006.- №6.-84 б.

19 Мәрданшина Р. Сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү./ Р. Мәрданшина // Мәгариф.-2006.- № 12.- 14 б.

20Фәтхуллова К.С, Сафиуллина Ф.С Татар теле I сыйныф / К.С. Фәтхуллова, Ф.С. Сафиуллина- Казан, Мәгариф 2003, 186 б.


21 Исәнбәт.Н. Татар хаклык мәкальләре II т./Н.Исәнбәт.- Казан:Тат. кит.нәшр.1963.- 960 б.

22 Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында./Н.Исәнбәт. // Казан утлары.-1999.-№ 12.-158 б.

23Урманче Ф.Татар халык иҗаты /Ф.Урманче.-Казан: Мәгариф.- 2005.-142-145 б.

24 Мәрданшина Р. Сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү./ Р. Мәрданшина // Мәгариф.-2006.- № 12.- 14 б.

25 Урманче Ф.Татар халык иҗаты /Ф. Урманче.-Казан: Мәгариф.- 2005.-146-150 б.

26 Күрсәтелгән хезмәт, Б. 151-155.

27 Күрсәтелгән хезмәт, 162 б.

28 Хәйдәрова. Р.З. Татар теле һәм уку китабы. III сыйныф / Р.З.Хәйдәрова – Казан: Мәгариф, 2004 - 151 б.

29 Нуриева А.Х. Татар теле .5 сыйныф/ А.Х.Нуриева, Р.Х.Хәйдәрова.- Казан: Мәгариф, 2001.-223 б.


30 Сафиуллина Ф.С.Татар теле./Ф.С. Сафиуллина //7 сыйныф.-Казан: Мәгариф.- 2001.-

307 б.


31 Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 8 сыйныф.Ф.С.Сафиуллина, Р.Х. Мөхиярова.- Казан: Мәгариф, 2002.-222 б.

32 Сафиуллина.Ф.С.Татар теле. 9 сыйныф.Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф, 2002.-207 б.



33 Сафиуллина Ф.С. Татар теле.10 сыйныф. Ф.С.Сафиуллина. К.С.Фәтхуллова.- Казан: Мәгариф, 2000.- 269 б.


34 Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 11 сыйныф. (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Ф.С. Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. -Казан: Мәгариф, 2000.-255 б.


35 Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле: Күнегүләр.Анализ үрнәкләре.Тестлар.Казан: 2005.- 35 б., 14 бирем.

36 Күрсәтелгән хезмәт.-34 б., 10 бирем.

37 Күрсәтелгән хезмәт.-58 б., 12 бирем.

38 Күрсәтелгән хезмәт.- 14 б., 5 бирем.

39 Күрсәтелгән хезмәт.- 15 б., 6 бирем.

40 Күрсәтелгән хезмәт.- 25 б., 5 бирем.

41 Күрсәтелгән хезмәт.- 14 б., 4 бирем.

42 Күрсәтелгән хезмәт.- 26 б., 5 бирем.

43 Рахматова Р.Р. “Ачык дәрес” /Р.Р. Рахматова .4 сыйныф .12 б.


44 Вәлиева Л.Ф. Ачык дәрес ,2004, № 5.

45 Фәрхетдинова Л.Н. Мәкальләр дөньясында./ Л.Н. Фәрхетдинова // Ачык дәрес. – 2007.- № 8.- 8 б.

46 Рахманова Р.Р. Фигыль темасын кабатлау. / Р.Р.Рахманова // Ачык дәрес. -2007.- №8.-

15 б.

47 Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. 6 с-ф.-Казан:Тат. кит. нәшр., 2005. - 160 б., 17 б., 12 бирем


48 Сәгъдиева Л.Ф. Без шәһәрдә яшибез./ Л.Ф. Сәгъдиева // Ачык дәрес.-2007.-№ 8.-1 б.

49 Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., Сазонова Н.Г. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар: Гомуми урта белем бирүче рус мәкт. 5-11 с-флары өчен. – Казан: ТР “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2003.- 192 б., 188 б., 9 бирем


50 Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле:Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. 6 сыйныф.-Казан:Тат. кит. нәшр., 2005. - 160 бит, 25 бит, 5 бирем.


51 Рахманова Р.Р. Ачык дәрес./Р.Р. Рахманова. 12 б. (4 сыйныф өчен).

52 Солтанова Р.Р. А.Яхин дәреслеге буенча 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе./ Р.Р.Солтанова // Ачык дәрес.-2007.

53 Шәрәфетдинова Л.Г./ Минем әби – супер.// Л.Г.Шәрәфетдинова, Г.Ф. Харисова .2007.-

8.

54 Сәлимов Х.Х. Татар теленнән 222 тест./ Х.Х.Сәлимов.-Казан: “Яңалиф” нәшр.-2005.-Б.-3-5.

55 Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар: Гомуми урта белем бирүче рус мәкт. 5-11 с-флары өчен./ Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Н.Г. Сазонова.- Казан: ТР “Хәтер” нәшр. ( ТаРИХ), 2003.-192б. Б.94-97,16 бирем. (9 с-лар өчен).

56 Күрсәтелгән хезмәт, Б.129-130, 8 бирем. (10 сыйныфлар өчен).

57 Күрсәтелгән хезмәт, Б. 136-137, 7 бирем.(10 сыйныфлар өчен).

58 Күрсәтелгән хезмәт, 157 б., 4 бирем. (10 сыйныфлар өчен).

59 Күрсәтелгән хезмәт, 159 б., 4 бирем. (10 сыйныфлар өчен).

60 Күрсәтелгән хезмәт, 82 б., 6 бирем. ( 8 сыйныфлар өчен).

61 Күрсәтелгән хезмәт, 80 б., 6 бирем. ( 8 сыйныфлар өчен).

62 Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр.Анализ үрнәкләре.Тестлар. / Р.Р. Шәмсетдинова –Казан: Татар.кит.нәшр., 2005.-160б., 151 б., 1 бирем. ( 10 сыйныфлар өчен).

63 Күрсәтелгән хезмәт, 152 б., 3 бирем. ( 10 сыйныфлар өчен).

64 Күрсәтелгән хезмәт, 152 б., 4 бирем. ( 10 сыйныфлар өчен).

65 Күрсәтелгән хезмәт, 152 б., 6 бирем. ( 10 сыйныфлар өчен).

66 Күрсәтелгән хезмәт, 153 б., 1 бирем. ( 10 сыйныфлар өчен).

67 Күрсәтелгән хезмәт, 153 б., 6 бирем. ( 10 сыйныфлар өчен).

68 Күрсәтелгән хезмәт, 154 б., 9 бирем. ( 10 сыйныфлар өчен).


Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Краткое описание документа:

    Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан

берсе-укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар

халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә, мәдәниятенә

ихтирам хисе тәрбияләү. Шушы максатка ирешү юлында башка милләт

балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе түбәндәгечә

билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни

татар мәкальләрен, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм

сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле  темаларга сөйләшергә

өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

   Программада әйтелгәнчә, тел материалы балаларның аралашу сфераларын

исәпкә алып сайлана. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта ук укучылар

өй һәм уку хезмәте, гаилә һәм дуслары, уеннар, хайваннар турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар.

  Димәк, дәреслеккә сайланган тел материалы күрсәтелгән сфераларда

балаларның татарча сөйләшеп аралаша алу мөмкинлекләрен булдырырга тиеш, ягъни һәр дәрескә алынган лексик-грамматик материал аралашу аша үзләштерелә һәм сөйләмдә кулланыла. Коммуникатив  метод нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчәлеге дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Шуларны искә алып, чыгарылыш квалификация эшебезнең төп максаты итеп рус телле укучыларга татар  халык авызы иҗаты үрнәкләренөйрәтү алымнарын ачыклауны билгеләдек. Бу максатка ирешү өчен, фәнни –методик хезмәтләрөйрәнелде , мәктәп дәреслекләре анализланды һәм алардагы күнегүләр тупланды, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү алымнары тәкъдим ителде.[1]

   Чыгарылыш квалификация эшенең методологик нигезен С. Вәгыйзов, Ф.С.Сафиуллина, А.Ш.Әсәдуллин, Н.Исәнбәт,Ф.Ф.Харисов, Х.Ш.Мәхмүт, Х.Ярми  хезмәтләре тәшкил итә.

  Диплом  эше керештән, өч бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш өлештә эшнең актуальлеге төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Беренче бүлектә мәктәп программасы нигезендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү бурычлары һәм максатлары ачыклана, укучыларның материалны кабул итү мөмкинлекләре киң һәм ачык итеп як- тыртыла.  Икенче бүлектә башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре бирелә. Өченче бүлектә халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары тәгъдим ителә, фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр тикшерелә, сөйләм күнегүләре, тестлар бирелә. Йомгакта төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшеренүнең  уңай яклары ассызыклана.

 

 

 

 

 

 

 

 

Беренче бүлек. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү максаты һәм бурычлары.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамышлар, табышмаклар өйрәнү укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда  кызыксыну уята. Дәресләрдә шулай ук проблемалы ситуацияләрдән файдалану да мөһим. Аларны куллануның кайбер алымнарын санап китик:тел һәм сөйләм материалын төрле күзаллаулардан чыгып аңлату; монолог яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую; гамәли характердагы проблемалы биремнәрне үтәү, тел күренешләрен чагыштыру, һәм гомумиләштерү.

   Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә кулланыла торган  инновацион технологияләр арасында проектлар методы аерым урын алып тора. Бу метод нигезендә эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен, телне лингвистик күренеш буларак үзләштерү генә җитми, ә өйрәнелә торган предмет укучылардан җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп итә.

Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:

-                     мәгълүмати (темага караган мәкальләрне җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, алар турында фикер алышу); [2]

-        рольле (проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләр алалар, бу аларга нәрсәдер әйтергә яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч бирә);

-         иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәктәп яки күп тиражлы газета өчен мәкаләләр язу);

    Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләрне барлыкка китерә, татар теленә формаль якын килүне бетерә; предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади  күнекмәләрен үстерә.

 Бу методика шәхескә юнәлтелгән, чөнки укытучы гадәти аралашуга якыная төшә, бу очракта татар теленә өйрәтү яңа технологияләр таләпләренә җавап бирә; балаларның акыл эшчәнлеге төрле яклап үсеш ала, чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативлыкны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра. [3][4]

     Мәкаль-әйтемнәрнең яшь буынны, гомумән, халыкны, әх­лакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Гадәттә, мәкальләрне аерым төркемнәргә бүлгәндә, хезмәт һәм ял, өй-йорт, каралты-кура, аеруча кешенең рухи сыйфатларына, холык-фигыленә, әдәп-әхлакка һ.б. караганнары аерым төркем итеп бирелә. Бу төр мәкальләр жанр составында шактый зур урын алып тора. X. Мәхмүтов, аларны кечерәк бүлекчәләргә бүлеп, һәркайсына аерым -кешенең әхлакый сыйфатларына караган исемнәр биреп бара.  Әлеге мәкальләрнең беренче бүлекчәсе «Чын кеше булу, әдәп, оят, намус, дәрәҗә, җан, йөрәк, күңел, дәрт-дәрман, батырлык-куркаклык» дип атала. Бу бүлекчәгә 342 мәкаль урнаштырылган.   Аерым мисалларга тукталыйк: «Ат җитмәс җиргә дан җитәр»; «Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә»; «Тәвәккәл таш йотар» һ.б.

    Әхлак мәсьәләләренә караган мәкальләрнең икенче бүлек­чәсе «Акыл, аң, акыллылык һәм акылсызлык» дип атала һәм анда әнә шул исемгә тәңгәл мәкальләр китерелә: «Аз булса да, үз акылың булсын»; «Акылсызга әйткән сүз - агып киткән су кебек, акыллыга әйткән сүз — кулга кунган кош кебек».

Шул ук бүлектә «Юмарт -саран, канәгать - комсыз, җи­тез-акрын, тискәре, ваемсыз, астыртын, ялагай һ.б.» дип аталган бүлекчә дә бар: «Ашыксаң — соңга каласың», «Иркә кайда — җүләр шунда».

    Бу төр мәкальләр арасында тагын тыйнак, мактанчык, яхшы һәм яман, рәхимле, юаш, усал кешеләр турындагыларын да күрсәтеп булыр иде. Әмма китерелгән мисаллардан җитди бер нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: әхлакый, рухи тәрбия чарасы буларак, мәкальләр җәмгыять тормы­шында элек-электән гаять зур роль уйнап килгәннәр. Бу вазифаларын алар бүген дә югалтмаган.

    Әйләнә- тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә , табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла.

   Мәкальләрнең күчерелмә мәгънәсенә килсәк, ул һәрьяктан да матур, чиста, камил кешеләрнең тирә-якка уңай тәэсире турында сөйли.

    Татар халык мәкальләре арасында чәчәкләргә багышланганнары искиткеч күп. Алар белән танышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, беренчедән, үсемлекләр дөньясын танып-белергә өйрәтсә, икенчедән , бу матурлык белән  хозурланырга, аның кадерен белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә болар барысы да        экологик аң формалашуга китерә. Мәкальләр өйрәткәнчә, кеше үстергән чәчәккә карап, аның үзенә дә бәя бирәләр. “Гөленә карама, төбенә кара” мәкалендә гөл төбе хуҗаның никадәр уңган, булган кеше икәнлеген бәяләүгә ишарәли.[5]

    Үсемлекләрнең эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә дару үләне буларак кешеләргә файда китерүе турында да мәкальләр бар. Мәсәлән, “Питрауга чаклы үләннең шифасы-чәчәктә, питраудан соң-тамырда” мәкалендәгечә, рус халкының “Петров день” дип йөртелә торган август башындагы бер көне шифалы үләннәрне җыюны ике чорга бүлеп куя. Дару үләннәрен тәүлекнең кайсы вакытында җыю да зур әһәмияткә ия. “Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр” мәкале нәкъ шул хакта сөйли.

    Халык мәкальләре үсемлекләрне ничек үстерү турында да киңәшләр бирә.          Мондый дидактик мәкаль һәм әйтемнәр үсеп килүче яшь буын өчен бигрәк тә файдалы. Мәсәлән, “Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган”, “Үсемлекнең тереклеге су белән” мәкальләре дә үсемлекләр хакында һәрдаим кайгыртып торырга кирәклеге турында сөйли.

   Татар халык иҗатының афористик төрләре арасында әйтемнәрүзенчәлекле   бер урын алып тора. Еш кына алар мәкальләр белән бер үк җыентыкларда урын алалар. Мәкальләр белән чагыштырганда, әйтемнәрнең формасы, күләме дә, димәк, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысы да диярлек бер һәм гадәттә кыска гына җөмләдән тора. Мәсәлән: «Ай күрде, кояш алды»; «Алтын эчендә йөзү»; «Ак җәймәле көн туу». Һәм бу гына да түгел әле! Әйтемнәр­нең байтагы хәтта тулы җөмләне түгел, ә бәлки җөмләнең бер өлешен генә тәшкил итәләр: «Ничә җәйләр, ничә кышлар»; «Кызыл кар яуганда» һ. б.

    Экологик тәрбия бирү өчен, яшелчә һәм техник культуралар турындагы мәкаль-әйтемнәр дә бик кулай. Алар шулай ук балаларны бу өлкәдәге күп кенә атамалар белән таныштыра. Күп очракта бу мәкаль-әйтемнәрдә балаларга таныш яшелчәләр турында сүз бара, ә аларның төрле сыйфат-үзлекләрен ассызыклау балаларның белемен арттыра, алар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәтә. [6]  Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә.Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле  материал туплаган. Аларны дәресләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә.                                                                                                                                                        Мәкальдә кабатланып кулланылган сүзләрне, җыйнаклык һәм яңгыраш максатыннан чыгып, тәрҗемәдә төшереп калдырырга мөмкин: авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр-больной умирает раз, а ленивый-каждый день; һ.б.

    Мәкальнең төп хикмәте аның эчке формасында, ягъни образлар системасы белән стилистик чараларда чагылыш таба. Болар булмаганда, мәкаль дә булмый. Ләкин мәкальне төзүдә аның тышкы формасы да еш кына хәлиткеч роль уйный. Мәсәлән, кунак булсаң, тыйнак бул; сөймәснеке сыймас кебек мәкальләргә генә күз салганда да, без моны ачык күрәбез. Бу мәкальләрнең төзелүе аерым сүзләрнең аваздаш булуына нигезләнгән. Димәк, тәрҗемәдә мәкальнең тышкы формасын (ритмика, рифма һ.б. аваз бизәкләүләрен ) дә игътибардан читкә җибәрергә ярамый.

   Тәрҗемәдә мәкальнең эвфониккүркәмлеген саклау үзмаксат була алмый, әлбәттә. Ул фикерне тәрҗемә иткәндә бер ярдәмче чара хезмәтен генә үти. Мәкальләргә шигырь тәрҗемәсе күзлегеннән карау дөрес булып бетми. Ләкин монда бер үзенчәлек бар, ул да булса, интонация мәсьәләсе, чөнки экспрессив (хисләргә бай ) сөйләмдәге интонация, проф. Л.И.Тимофеев әйткәнчә, “форманың гына түгел, бәлки эчтәлекнең дә бер элементына әверелә, һәм аны юкка чыгару сөйләмнең мәгънәсен үк бетерә”.[7] Шуңа күрә тәрҗемәдә мәкальнең интонацион төзелеше игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Моны халык теленә бик күптәнге заманнардан ук тәрҗемә ителеп алынган мәкальләр мисалында гына да күреп була. Мәсәлән, эшләмәгән-ашамый – ( кто не работает, тот не ест ) ; ни чәчсәң, шуны урырсың – ( что посеешь, то и пожнешь ) мәкальләренең ике телдәге формаларын да чагыштырып карасак, аларның рифма ягыннан алай ук уңышлы түгел икәнлекләрен күрәбез. Ләкин интонация ягыннан караганда, инде бу мәкальләрнең ике телдә дә өздереп-кистереп әйтелгән булуларын күрәбез! Димәк, мәкальнең тышкы формасын тәрҗемә иткәндә, иң элек, интонациягә игътибар итәргә кирәк була[8].

    Безнең мәкальләрнең шундый бер үзенчәлеге бар. Мәсәлән, ана сөте белән кермәгән - тана сөте белән кермәс мәкалендә  реаль грамматик һәм логик ия юк. Без бу очракта холык, гадәт кебек сыйфатлар турында сүз барганлыгын бик яхшы  беләбез, ләкин бу сүзләрне мәкаль текстына кушып әйтеп булмый: мәкальнең тышчасы җимерелә. Озак кулланылу нәтиҗәсендә, мәкальнең тексты күңелдә нык сеңеп калган була, һәм интонацион яңгырашка комачаулый торган кайбер сүзләр, мәкальнең  мәгънә бөтенлегенә һич тә зарар китермичә, төшеп калырга мөмкиннәр. Элек-электән бәла (яки кайгы, авыру, михнәт, бәхетсезлек һ.б.) агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри формасында кулланылган мәкаль хәзер агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри рәвешендә дә очрый башлады.

   Тәрҗемәдә мәкаль матуррак яңгыраш алырга да мөмкин: кулың белән биргәнне, аягың белән йөреп алырсың – ( отдашь руками, а вернёшь ногами) һ.б.

    Тәрҗемәдә мәкальнең грамматик формасыда төрле дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, фигыль - хәбәрнең грамматик зат формасын бик еш үзгәртеп бирергә туры килә. Җаны теләгән - елан ите ашаган мәкален у кого душа захотела, тот змеятину ел дип булмый, чөнки мондый тәрҗемә, примитив булуыннан тыш, мәкальчә яңгырамый. Душа захочет, так и змеятины съешь тәрҗемәсе оригиналга якынрак.

   Һәрбер мәкаль ул - гомумиләштерелгән хөкем, һәм әлеге мәкальне русчага гомумиләштерелгән яки билгесез ияле җөмлә белән тәрҗемә итү бу очракта бик табигый. Гомумән, мәкальнең мәгънәсенә һәм афористик яңгырашына кимчелек килмәслек булганда, тәрҗемәдәге мондый грамматик үзгәртүләр нормаль күренеш булалар. Мәсәлән, сүздән ботка пешми – ( из слов каши не сваришь); телең озын булса, гомерең кыска булыр –( у кого длинный язык, у того короткий век) һ.б.

   Синтаксик формасыягыннан караганда, мәкаль ул - җөмлә. Бу форма тәрҗемәдә дә саклана, әлбәттә, ләкин гади җөмлә кушмага әйләнергә мөмкин

яки киресенчә. Кушма җөмлә формасындагы  су язып - май төшмәс мәкале,

мәсәлән, гади җөмлә белән тәрҗемәләнә: из воды масла не сбить. Гади җөмлә формасындагы туры әйткән - туганына ярамаган мәкале тәрҗемәдә кушма җөмлә бирә: кто правду сказал, тот родне не угодил һ. б.[9] 

   Мәкаль ул - образлы итеп әйтелгән хөкем, ә җөмлә исә хөкемне белдерергә дә, белдермәскә дә мөмкин. Җөмлә ияле дә,иясез дә була, мәкальдә исә формаль яки реаль  субъект һәм предикат группалары һәрвакыт белдерелә. Шуңа күрә күп кенә мәкальләрдә, гомумән, оригиналда


[1] Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. I- ХI  сыйныфлар./К.С. Фәтхуллова. Ф.С.Сафиуллина. - Казан: Мәгариф.- 2003.-108 б.

 

[2] Харисова Ч. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр./ Ч.Харисова, Ф.Харисов.// Мәгариф.- 2002.- №8.- Б. 33-36 .

 

[3] Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. I- ХI  сыйныфлар./К.С. Фәтхуллова. Ф.С.Сафиуллина. - Казан: Мәгариф.- 2003.-108 б.

 

[5] Урманче Ф.Татар халык иҗаты /Ф.Урманче.-Казан: Мәгариф.- 2005.-126-127 б.

[6] Ахунҗанов Г. Мәкальләр тәрҗемәсе турында./ Ике тел хәзинәсе.// Г.Ахунҗанов.1964.-

69 б.

 

[7] Г. Ахунҗанов , күрсәтелгән хезмәт, 1964.-Б. 70 б.

[8] Очерки теории и истории русского стиха, М.,1958, стр. 28 .

 

[9] Әхмәтҗанова.Р.Тел өйрәтүдә әдәби әсәрләрдән файдалану. /Р.Әхмәтҗанова. // Мәгариф.-2006.-  №1.-17 б.

Автор
Дата добавления 24.04.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров2641
Номер материала 495504
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх