Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатарский язык. Урок-повторение "Аваз үзгәрешләрен кабатлау"

Татарский язык. Урок-повторение "Аваз үзгәрешләрен кабатлау"

Скачать материал

Тема:      АВАЗ 
ҮЗГӘРЕШЛӘРЕН КАБАТЛАУ

 

МАКСАТ:

1. Укучыларга өйрәнелгән аваз үзгәрешләрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә  ясарга ярдәм итү.

2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда мөстәкыйльлек, татар халкының тарихы белән кызыксыну һәм горурлану хисе тәрбияләү.

 

Дәресне җиһазлау:  инд. карточкалар, дәреслек, күчмә такта,  тестлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

 

1. Оештыру моменты, укучыларны барлау, уңай психологик халәт тудыру.   

Дәфтәргә число язу,  дәреснең максаты белән таныштыру.

Уникенче октябрь.

                              Сишәмбе.

Сыйныф эше.

Аваз үзгәрешләрен кабатлау.

2. Орфографик минут. (1 укучы тактага яза, калганнар урыннарда).

 А) Мәхәббәт, элгеч, яшьлек, мәһабәт, көнбатыш, әдәбият (юнәлеш килешенә куеп язарга), хәтер, шагыйрь, вәгъдә, Явыз Иван, Казан ханлыгы, орден, Идел, маэмай, җәмгыять, ерткыч, шаһит (свидетель), җавап, шәһит (погибший в борьбе за правое дело) , пөхтә, вакыйга, мәңге, янгын, шигърият ((юнәлеш килешенә куеп язарга), озынборын.

- кабат уку

-тикшерү

- хаталарны төзәтү

- нәтиҗә ясау

Б) Тактада ике укучы  транскрипция  ясый.

Карточка  № 1

Сүзләргә транскрипция ясарга, аваз үзгәрешләрен билгеләргә.

Әдәбиятка [әдәбийатқá]

(Тартыкларның уңай, сангыраулыкта ярашуы)

Көнбатыш [көмбатыш]

(Тартыкларның кире, ирен ассимиляциясе )

 

Карточка № 2

Сүзләргә транскрипция ясарга, аваз үзгәрешләрен билгеләргә.

Шигърияткә [шиғрийәткә]

(Тартыкларның уңай, сангыраулыкта ярашуы)

Янгын [йа ңғын]

(Тартыкларны кире, кече тел ассимиляциясе)

 

В) Класс белән эш.

·         Фонетика нинди фән ул һәм нәрсәләрне өйрәнә?

·         Хәзерге татар әдәби телендә ничә сузык аваз бар?

(12 аваз, шуның өчесе рус теленнән кергән киң әйтелешле о,ы,э авазлары) (ый – дифтонг)

·         Ничә тартык аваз? (28 тартык аваз)

·         Тавыш һәм шау катнашы ягыннан тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр? *(яңгырау һәм саңгырау)

·         Аваз үзгәрешләре нилектән килеп чыга?

·         Татар телендә иң еш очрый торган нинди аваз үзгәрешләрен беләсез?

·         Нәрсә ул ассимиляция?

·         Нинди фонетик күренеш сингармонизм законы дип атала? Мисаллар.

·         Тартыклар ассимиляциясенең нинди төрләре бар? Мисаллар.

·         Тартыкларның борын ассимиляциясенә мисаллар.

·         Сузыкларның ирен гармониясенә язылган сүзләрдән мисаллар табарга.

-          тактадагы эшләрне тикшерү

-          нәтиҗә ясау

3. Урыннарда укучылар варинатлап җөмләләр төзиләр:

1 вариант – Казан ханлыгы, шәһит

2 вариант – Явыз Иван, шаһит

4.  3 укучы тестлар белән эшли.

 

А.1. Кайсы сүзләрдә авазлар саны белән хәрефләр саны туры килми?

1) сәгать                                                        3) берьюлы

2) мәсьәлә                                                     4)  елга [йылға]

А.2. Кайсы сүзләрдә Э хәрефе бугаз тартыгы “һәмзә” не белдерә?

1) дуэль                                                         3) автоэчергеч

2) поэма                                                        4) маэмай [ма۶май]

 

А.3. Кайсы сүзләрдә ь - бугаз тартыгы ?

1) мәсьәлә [мәс۶әлә]                                                   3) пакьлек

2) юньле                                                                       4) июнь

А.4. Кайсы сүзләрдә ъ хәрефе  бугаз тартыгы “һәмзә”?

1) кулъязма                                       3) коръән [қөр۶ән]

2) подъезд                                         4) нәкъ

 

-          тестларны тикшерү, нәтиҗә ясау.

-          Үз хәрефе булмаган авазларны әйтегез.

 

W  - у, ү, в

Қ    - к

Ғ     -г

۶-    ъ, ь, э

-          Җөмләләр белән танышу.

4. Укытучы: 15 октябрь - Хәтер көне. Бу көнне 1552 елның 15.10. шәһит китүчеләрне (вафат булучыларны) искә алалар. Һәр елны 15.10. дә алар рухына Сөембикә манарасы янында дога кылына. 

5. Өй эше. Вакытлы матбугат битләреннән бу көнгә багышлап  язылган мәкаләләрне өйрәнеп, туплап алып килергә.

6. Китап белән эш. 37 нче  күнегү.

Тактада бер укучы (комментарийлы язу).

7. Карточкалар белән эш.

Бирем. Түбәндәге текстта  аваз үзгәрешләренә мисалларны табарга һәм  аңлатырга. (телдән)

      Казанның иң борынгы, иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле дип нинди бинасын атарга була? Әлбәттә, Сөембикә манарасын! Ул башкалабызның гүзәл бер символына әверелде.

      Бу манара турында борын-борыннан килгән риваятьләр йөри. Имештер, рус патшасы Явыз Иван, Казанны яулап алганнан соң, ханбикә Сөембикәне күреп, аның матурлыгына таң калган, гашыйк булган һәм үзенә хатынлыкка алырга теләгән. (Р.Мостафиннан).

Тартыклар асс-се: борынгы (кире кече тел), яктан, хатынлыкка (унай, сангырулыкта), килгән, калган, әверелде (унай, яңгыраулыкта), борын-борыннан, яулап алганнан (унай, борын), ханбикә (кире, ирен);

Сузыклар асс-се: борынгы (ирен грамониясе), Казанны (рәт гармониясе);

 Рәт гармониясе сакланмаган сүзләр – бина, риваять, ханбикә;

Аваз чиратлашуы: яулап алганнан, матурлыгына;

Редукция: борынгы

8. Мөстәкыйль эш . ТЕСТЛАР

I вариант

Текстны укы һәм тест сорауларына җавап бир.

      1) Казан үзенең мәхәббәт архитектура һәм һәйкәлләре белән хаклы рәвештә горурлана. 2) Иске Татар бистәсе – шәһәр төзелеше сәнг...тен, архитектурасын, иң авыр шартларда да үзенең мәдәниятен саклап калган, татар халкының батырлыгын һәм тарихын чагылдыручы уникаль һәйкәл ул.

      3) Иске Татар бистәсенең нәкъ уртасында искиткеч матур, ике катлы, гүзәл манаралы бер йорт бар. 4) Монда 1882-1906 нчы елларда Кавказ халыкларының азатлык көрәше юлбашчысы имам Шамилнең уртанчы улы - Мөхәммәт Шәфи Шамил яшәр.

      5) Әлеге бина элек-электән бу төбәкнең иң матур, милли яктан иң камил йорты саналган. 6) Бу – хәзер Тукай музее.

 

1. Текстның сөйләм тибын билгелә.

2. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә яз.

3. Төшеп калган хәрефне яз.

4. Орфографик хаталы җөмләне тап, җөмлә номерын билгелә, хатаны төзәт.

5. Редукциягә  бер мисал тап. Редукциянең төрен билгелә.

6. Курсив белән язылган сүзләр нинди граматик күренеш буенча берләштерелгән.

7. Тексттан аныклагычны язып ал.

8. Чагылдыручы нинди сүз төркеме?

 9. Астына сызылган сүз - нинди җөмлә кисәге?

 

II вариант

Текстны укы һәм тест сорауларына җавап бир.

      1) Казан каласын Явыз Иван гаскәрләре яулап алгач, татар халкы бөтенләй диярлек кырылып беткән. 2) Шуннан соң борынгы матур шәһәр дә, дошман кулына калмас өчен, үзенең ташпулатлары, бизәкләп салынган мәчетләре, алтын гөмбәзле сарайлары , бакчалары-юллары белән күл төбенә киткән,  имеш.

3)  Әгәр дә  бу шәһәрне күрергә теләсәң, бик тыныч, аяз көндә, эңгер иңгән сәгат...тә көймәдә күлнең уртасына йөзеп чыгарга кирәк. 4) Аска карап, су астында калган гаҗәеп матур биналарны, манараларны, зиннәтле сарайларны күрергә була.

5) Сарай тирәсендә бик зиннәтле яшел бакча үскән, казан халкы аны Сөембикә бакчасы дип йөрткән.

6) Бу бакчада Казанның ханбикәсе, ягъни Сөембикә ял иткән.

 

1. Текстның сөйләм тибын билгелә.

2. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә яз.

3. Төшеп калган хәрефне яз.

4. Орфографик хаталы җөмләне тап, җөмлә номерын билгелә, хатаны төзәт.

5. Редукциягә  бер мисал тап. Редукциянең төрен билгелә.

6. Курсив белән язылган сүзләр нинди граматик күренеш буенча берләштерелгән.

7. Тексттан аныклагычны язып ал.

8. Бөтенләй нинди сүз төркеме?

9. Астына сызылган сүз - нинди җөмлә кисәге?

9.  Тестларны тикшерү.

10. Дәресне йомгаклау, билгеләр кую.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татарский язык. Урок-повторение "Аваз үзгәрешләрен кабатлау""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Нутрициолог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 003 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.09.2015 3410
    • DOCX 20.8 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильмутдинова Эльмира Фатыховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8092
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Педагогические аспекты работы с баснями Эзопа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Основы изучения творческих дисциплин: введение в пропедевтику дизайна и изобразительного искусства

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек