II этап Белем һәм күнекмәләрне булдыру
Без дә бүген бәйрәм табыны әзерлибез. Татар халкы
борын-борыннан бик кунакчыл һәм аның табын әзерләүдә бай традицияләре бар. Ул
һәрбер бәрәмне, һәрбер вакыйганы зур тантана белән үткәреп килә. Һәм һәр
очракта үзенчәлекле итеп табын әзерли. Ә табвн мул, ризыклары да күп төрле.
Һәр милләтнең һәм халыкның үзенә генә хас, үзе яратып әзерли торган ашлары
бар. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле,
оригиналь ашлар пешергән. Без бу хакта үткән дәрестә сөйләшкән идек һәм өй
эше итеп әниләр белән берлектә берәр ризык әзерләп килергә кушылган иде. Сез
күреп торасыз, безнеү әниләребез бик уңган, нинди генә ризыклар юк.
- Татар пешекчеләре бәйрәмнәрдә табынга куяр өчен, әллә
никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар. Мәсьәлән туй табынына бал-май, чәк-чәк,
кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә куелмый калмый.
-Бүген безнең өстәлдә дә бу ризыклар бармы?
-Талкыш кәләвә турында ниләр беләсез?
-Талкыш кәләвә элек-электән ханнар ризыгы булып саналган.
Милли ризыкларыбыз арасында иң затлысы, пешерү өчен зур осталык таләп итә.
-Ә чәк-чәк, икмәк белән татар халкы кунакларны каршы ала.
-Соңгы елларда, милли аш традицияләре нигездә сакланса
да, татар халкының туклануы билгеле бер үзгәрешләр кичерде. Татар халкының
тормыш хәле яхшыру һәм культура дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле рәвештә күп кенә
яңа ризыклар барлыкка килде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш шактый зур урын алды,
томат, тозлы әйберләр, салатлар кулланышка керде.
Бүген без, әйткәнебезчә табын әзерләү серләре белән
танышырбыз.
Табын әзерләү, кунак кабул итү һәм сыйлый белү күркәм
сыйфат булса, табынны матур итеп бизәү анда утыручыларга хөрмәт билгесе
санала. Зәвык белән әзерләнгән табын азыкны да ләззәтлерәк итә. Ләззәтләнеп
ашаган аш кына нормаль һәм файдалы аш була ала. Моңа төрле-төрле тәмле ризык
пешергәндә, күңелне күтәрә торган шартлар тудырганда һәм табынны матур итеп
бизәгәндә генә ирешеп була. Матур табын аппетитны яхшырта. Шуңа күрә өстәлне
бәйрәм һәм тантана көннәрдә генә түгел, бәлки көн саен матур итеп әзерләргә
кирәктер.
-Моның өчен ниләр эшләргә кирәк соң? Табын янына килгәнче
башка яулык, алъяпкыч кияргә һәм кулны юарга кирәк.
-Өстәлгә яхшылап үтүкләнгән ашъяулык җәяләр. Табынның
матурлыгы, һичшиксез, ашамлыкны нинди савытка бирүгә дү бәйле. Гадәттә
тәмләткечләрне-тоз, борыч, горчица, соусны махсус эшләнгән савытларда
бирәләр.
-Болардан тыш яшелчә, тозлы кыяр, помидор, төрле
салатлар, салкын кош ите чыгарып тезәләр. Салатлар матур итеп бизәлә.
-Һәр урындык турысына – зур сай тәлинкә, аның өстенә өлеш
тәлинкәсе куеялар. Өлеш тәлинкәсе өстенә матурлап алъяпма куела. Өстәлгә
берничә урынга кечкенә вазаларга кәгазь салфеткалар матурлап куялар.
-Тәлинкәнең сул ягына очлы ягын өскә каратып-чәнечке, уң
ягына йөзен тәлинкәгә таба каратып – пычак, аның янына чокырлы ягын өскә
каратып, аш кашыгы куялар.
Бәйрәмгә табынны мул әзерлиләр һәм аларны табынга билгеле
бер тәртиптә чыгаралар. Салатлар ашаганнан соң аш тәлинкәләренә салып кайнар
шулпа-токмачлы аш бирәләр. Аш тәлинкәләрен җыеп алгач бәлеш чыгарыла, аны
өлеш тәлинкәләренә бүлеп ашыйлар. Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч кебек ризыклар
икенче аш итеп бирелә.
Чәй табыны соңыннан әзерләнә. Кунаклар күп булмаса,
самавырны өстәлгә куярга мөмкин, ул табынны бизәп торачак, чәй дә тәмлерәк
булып тоелачак. Ґчинаякны тәлинкә белән куялар, тәлинкәгә бал кашыгы куела.
Һәр кунак алдына десерт тәлинкәсе куела.
Исеңдә тот: Кунакка барганда бер вакытта да буш
кул белән бармыйлар, ә күчтәнәч белән.
- Ул өстәл әзерләүнең нечкәлекләре
- Серләре
- Кагыйдәләре
өстәлгә ризыклар урнаштыру
- Табын әзерләү,кунак кабул итү һәм сыйлау , табынны матур итеп
бизәү, анда утыручыларга хөрмәт тәрбияләү. Өстәлгә әйбәтләп үтүкләнгән
ашъяулык ябылырга тиеш. Өстәл уртасында куелган матур чәчәкләр табынга
ямь өсти. Кунаклар санына карап, урелгәч һәркемнең буе җитәрлек итеп ипи
куялар. Тоз, борыч кебек тәмләткечләр дә кеше саны буенча төрле урынга
куела, кешегә иркен утырырлык итеп тәлинкәләр төзелә
Тәлинкәләр урнаштыру.
1. Иң беренче бездә - салкын кабымлыклар куела.
2. Кайнар кабымлыклар .
3. Шулпа .
4. Кайнар ашлар .
5. Десерт .
6. Чәй.
Пычаклар
- Зур аш пычагы - ит ризыклары өчен;
- Кечкенә пычак - салкын ашлар өчен;
- Десерт пычагы -сыр, десерт, камыр
- ризыклары ө чен ;
- Җиләк җимеш пычагы;
- Май пычагы.
Чәнечкеләр
Зур аш чәнечкесе - ит ризыклары өчен:
Кечкенә чәнечке - салкын ашлар өчен;
Балык чәнечкесе;
Җиләк җимеш, дисерт өчен.
кашыклар
- Аш кашыгы -тәлинкәгә салып бирелә торган шулпалар .
- Десерт кашыгы - боткалар,касәдәге ашлар,җиләк җимеш өчен .
- Бал кашыгы-касәдә бирелә торган сыек йомырка,җиләк-җимештән
коктелләр өчен
- Кофе кашыгы-кофе өчен .
Салфеткалар төзү
Матур итеп бөкләп,
салфеткаларны өстәлгә, төрлечә урнаштырырга мөмкин. Салфеткалар
- Киемне буяудан саклау өчен уйлап табылган .Ашаганада һәм
ашаганнан соң ,аның белән ирен кулларны сөртәләр.
- Тастымаллар төрүнең үзенең төре бик күп, аларның төрелү төренә
карап аларга төрле атамалар бирәләр. Ялкын, веер, лилия, аларның төрүнең
йөз төре бар. Өстәл әзер. Хәзер
инде кунакларны каршылап, аларны сыйлыйсы гына кала инде.
- Татар халкы кунакны аяк үрә басып, сау-сәламәт, килүен хуплап
каршы ала, сыйлый , күңелен күрә, хәрмәт итә.
|
|
III этап. Күнекмәләрне ныгыту.
Практик эш.
Һәр укучы алдында кулдан әзерләнгән тәлинкә,
пычак, чәнечке, калак. Үз алларына ашау приборларын дөрес итеп куялар.
-Салкын ашамлыкларны өлеш тәлинкәсенә һәр кеше үзе салып
ала, шуңа күрә һәр ашамлык янына аерым кашык һәм чәнечке дә куярга кирәк.
Өстәлнең берничә урынына ваза белән чәчәк утыртырга киңәш ителәЮ ул табынны
тагын да бизи.
-Шул рәвешле әзерләнгәннән соң, өстәлнең өстен кунаклар
килгәнче каплап торалар.
Практик эш.
Ике төрле өстәл әзерләнгән,укучылар өстәлләргә
анализ ясарга тиеш.
1нче өстәл- дөрес итеп әзерләнгән.
2нче өстәл- кимчелекле: өстәл җәймәсе юк, борычка
махсус савыт юк, калаклар дөрес куелмаган, һ.б.
-Табын әзерләү серләренә өйрәндегез. Кунаклар килгәндә
әниләрегезгә ярдәм итә аласыз.
-Табында салфеткалар матур итеп куелган булса тагын да
тәмлерәк була. Без бүген салфетканы матур итеп куюның бер төрен өйрәнәбез.
Практик эш.
Таблицада бирелгән үрнәк буенча салфетканы бөкләү
тәртибе белән таныша бару һәм эшли бару.
Әзер салфеткалар белән табынны бизәү.
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.