Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районының
муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениесе
7нче гимназия
Тел һәм әдәбият дәресләрендә
татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөкминова Әлфия Дамир кызының
педагогик укулардагы
чыгышы
Бөгелмә
Милләтнең тормыш-көнкүреш тәртибе үзенчәлекле күп йолалар
белән бәйләнгән. Йола дип милләтнең яшәешенә борынгы заманнарда ук кереп
урнашкан тормыш-көнкүреш, дин кануннарын үтәү белән бәйле тәртип һәм гадәтне
атыйлар. Мәсәлән, исәнләшү-сәламләшү тәртибе, зур эш башкарыр алдыннан
олылардан фатиха алу тәртибе, юлга чыгар алдыннан дога уку h.6.
Гореф - үз-үзеңне
тотышта ныгытылган тәртип. Мәсәлән, хәер алганда уң кулың белән алу, тупсаны атлап
кергәндә уң аякны беренче атлау, йокыдан торганда уң аякка басу һәм башкалар.
Гадәт - халыкка хас, нык
урнашкан үзенчәлек, һәркем үтәргә тиешле кагыйдә, канун. Мәсәлән, мөселман
кешесе башкарырга тиешле кырык фарыз. Еш, даими рәвештә кабатланудан ихтыярга әверелгән
үз-үзеңне тоту сыйфаты.
Борынгыдан килгән
йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә,
өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз
саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп,
тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз.
Халкыбызның бишек җырлары,
йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, ата-ана догасы, чисталыгы, саф күңеллелеге,
хезмәткә һәм хезмәт кешесенә, ата-анага, өлкән буынга хөрмәт, игелек хисләре тәрбияләү
тәҗрибәсе һәм моны яшь буынга да тапшыруга ихлас омтылышы, яшәү, башкалар белән
аралашу рәвеше - әдипләрне әледән-әле яңадан-яңа әсәрләр язуга рухландырып
торган кыйммәтле һәм затлы рухи хәзинә ул. Мисалга Т.Миңнуллинның иҗади эшчәнлеген
алыйк. Аның әсәрләрендә халкыбызның милли йөзе, үзенә хас сыйфатлары, гореф-гадәтләре,
рухи кыйммәтләребезнең язмышы өчен җан атып торган кеше образлары һәркемне
сокландыра, ләззәтләндерә, уйландыра, борчый. Авылда сакланган һәм аның
йогынтысында сакланачак милли традицияләребезне бөтен нечкәлегендә беләсе килсә,
Т.Миңнуллин драмаларын укып, сәхнәдән карап, кешеләр үзләренә гыйбрәт, үрнәк
алалар, аларның тормышка, киләчәккә ышанычлары арта. Гомер буе кешеләрне
яратып, тормыштан ямь табып яшәгән ил агасы, аксакал образлары да - Т.Миңнуллин
әсәрләрендә. “Әлдермештән Әлмәндәр"дәге 91 яшьлек Әлмәндәр карт бу моңсу
комедиядә ил һәм халык язмышы өчен иң җаваплы чорда вакыйгаларның үзәгендә
кайнаган һәм ил, милләттәшләре, якыннары өчен гаять кирәкле булган олы җанлы өлкән
буын вәкиле булып гәүдәләнә. Т.Миңнуллин драматургиясе халкыбызның рухи хәзинәсенә,
гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләргә, милли йөзебезне саклап калырга, буыннар
арасындагы бәйләнешне өлешчә дәвам итәргә булыша.
Халык авыз иҗаты һәрбер
халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен
тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма
ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Халкыбыз
авыз иҗаты әсәрләре - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.
Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң
колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле
табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять, дастан,
легендалары h.б. күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам
итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак
булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи вә тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә
бара. Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчеләре халык авыз иҗаты әсәрләренең зәвык,
акыл, әхлакый тәэсир көченә, аларны өйрәнүнең зарурлыгына зур әһәмият бирәләр. К.
Насыйри халык әкиятләренең, бала тәрбияләүдә әһәмияте ягыннан, хәтта балалар өчен
махсус язылган башка әсәрләрдән югары торганлыгын ассызыклады, үзенең мәгърифәтчелек
эшчәнлегендә алардан киң файдаланды. Чөнки, диде ул, халкыбыз әсәрләренең
гадилеге, алардагы саф куңеллелек бала психологисе үзенчәлекләренә туры килә.
Халык авыз иҗаты әсәрләре
яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белән бергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү
чыганагы буларак та хезмәт итә. Авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессында
балалар халкыбыз тарихы, аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар, хәтта аларда
катнашкан тарихи шәхесләр турында да белемнәр алалар. Алар халык авыз иҗаты әсәрләрен
яратып укыйлар, чын күңелдән, гаять көчле хисләр, тойгылар аша кабул итәләр.
Җырларны өйрәнү дәресләрендә
укучыларны халык җырларын
башкаручылар белән таныштыру кирәк. Г.Сөләйманова, М.Булатова, Г.Рахманкулова, И.Шакиров
һ.б. Дәресләрдә бу җырчыларның портретлары, җырларыннан язмалар туплана, аларга
багышланган альбомнар чыгарыла.
Татар мәктәбенең дә, рус
мәктәбенең дә программасына кертелгән бер әсәр бар. Ул-«Сак-Сок бәете». Бу әсәрне
өйрәнер алдыннан сүзләргә аңлатма бирергә кирәк. Әсәрнең эчтәлеген «каргыш»сүзе
били, бу сүзнең төрле вариантлары аңлатыла. Укытучы кереш әңгәмә алып бара. Бу
укучыларга эчтәлекне үзләштерергә ярдәм итә.
Халкыбызның гореф-гадәтләре,
йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла. Мәсәлән,
Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай», Г.Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек», Г.Ибраһимовның
«Алмачуар» һ.б. язучыларның әсәрләрен моңа мисал итеп алырга була. "Сөннәтче
бабай” - чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә
хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язылган. Сөннәтче
бабайның пәкесе - ул аның шәҗәрәсе. Шәҗәрә сүзенә аңлатма бирелә. Укучыларга өйдә
шәҗәрә төзеп килергә кушыла. Г. Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» әсәрен өйрәнгәннән
соң, «Туган ягым» темасына сөйләшү оештырыла, татар халкының гореф-гадәтләре
турында хикәя яздырыла. БСҮ дәресләрендә халкыбызның күңел җәүһәрләре турында әңгәмә
алып барыла.
Әдәбият дәресләренең
тарихи һәм тәрбияви әһәмияте булырга тиеш.
Кулланылган әдәбият
1.
Р.
Х. Шәймәрданов, Ә. Т. Сибгатуллина, Р. Г. Сибгатуллин “Татар халык
педагогикасы” (Яр Чаллы, 1997 нче ел)
2.
Ф.
С. Баязитова “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары” (Казан, Татарстан
китап нәшрияты,1995 нче ел)
3.
Х.
Мәхмүтов “Язылмаган кануннар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995 нче ел)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.