I этап. Оештыру моменты.
Укучыларны уку
эшчәнлегенә мотивлаштыру, дәрескә уңай психологик халәт булдыру.
|
Исәнмесез! – диеп башлыйм әле,
Очрашу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга,
Күңелләрем шундый шатлана.
- Кәефләрегез ничек? Әгәр кешенең кәефе
күтәренке, уйлары изге икән, ул авырлыкларны җиңә. Барыбызның да яхшы кәефен
мин бер зур кояш белән күрсәтәм. Бу кояш безнең дәресебезне яктыртып,
күңелләребезне җылытып торыр, безгә ярдәм итәр.
(Үзбәя карточкалары аңлатыла) Өстәлләрегездә уңышлар бите, сез анда балларыгызны куеп барырсыз.
Дәрес ахырында эшегезнең нәтиҗәсен күрерсез.
|
Исәнләшү, сорауга җавап бирү.
Уңышлар битенә исемнәрен язып куялар.
|
II этап. Белемнәрне актуальләштерү.
Тема буенча үтелгән материалны
гомумиләштерү, искә төшерү.
|
- Өстәлләрдә сүзләр, аларны
алып минем яныма килегез. Сүзләрне кычкырып укыгыз. (атама, тема, идея, башлам, төп өлеш,
бетем, бәйләнеш, композицион төгәллек)
- Бу сүзләр нинди
темага карый? Болар нәрсәнең билгеләре?
- Кемнәрдә
сары төстәге кәгазьләр, алар беренче төркем булалар. Ә кемнәрдә кызыл-сары,
алар 2 нче төркем.
|
- Сүзләрне алып тезелеп басалар, укыйлар, сорауга
җавап бирәләр.
- Бу сүзләр текст темасына карый. Бу сүзләр
текстның билгеләре.
- 2 төркем барлыкка килә.
(төркемнәргә барып
утыралар)
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
Белемнәрне гомумиләштерү һәм уку
күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү дәрәҗәсен үстерү.
|
- "Фишбоун" алымы. Конвертларда текст төшенчәләренең билгеләмәләре бирелгән. Төшенчәгә
туры килгән җавапны табыгыз.
- Ә хәзер төшенчәләрне һәм аларның
билгеләмәләрен укыйсыз һәм "Фишбоун"га урнаштырасыз.
- Кайсы төшенчә беренче булыр?
Атама – текстның
темасын һәм төп фикерен чагылдыручы сүз яки сүзләр.
Тема – чикләп
алынып, текстның нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр берлеге,
бөтенлеге.
Идея – текстагы
конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар сурәтләнешендә бирелгән төп фикер.
Башлам – текстның
беренче җөмләсе (кайчак абзацы).
Төп өлеш – текста
күтәрелгән проблемалар, аларның чишелеше сурәтләнгән өлеш.
Бетем – текстның
соңгы җөмләсе (кайчак абзацы).
Бәйләнеш – башламның,
төп өлешнең, бетемнең мәгънә ягыннан бәйле булуы.
Композицион төгәллек – тектның бетеме башламы яки исеме белән аваздаш булуы.
Текст –
сөйләмнең тематик, мәгънәви, логик, композицион, коммуникатив, структур, грамматик
яктан бәйләнгән иң зур берәмлеге.
- Текст төзү Сезнең
алдыгызда ике предмет (тукыма һәм текст). Сорау: бу ике предмет арасында
нинди уртаклык бар?
(Текст. Иң кадерле кешем.
Дөньяда һәркемнең иң кадерле кешесе була. Ул тормышның иң авыр
минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша.
Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем. Авыр вакытларда әниемнең
җылы сүзләре мине юата. Мәктәптән кайтканда, әниемнең йөзе кояш кебек балкый.
Еллар аның кара бөдрә чәчәләренә чал керткән. Әнием – җирдәге
фәрештәм. Әнием – горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. Рәхмәт сиңа, әнием! Әнием
минем иң кадерле кешем.)
- Текст сүзе латин теленнән кергән.
Латинча textus – "ткань". Юкка гына тукыма җитештерүче оешма
текстиль фабрикасы дип аталмый.
- Экранга карагыз, бирелгән җөмләне дәвам
итегез. Һәрберегез 2 мисал әйтә.
Минем иң кадерле кешеләрем:
Ә минем иң кадерле кешеләрем әнием һәм
балам. Сезгә бу җөмлә нинди ассоциациялар тудыра? Һәрберегез 1 җөмлә языгыз.
Ә хәзер һәрберегезнең җөмләсен кулланып,
кечкенә генә текст языгыз. Ә соңыннан калып буенча исбатларсыз.
Сезгә 4 минут вакыт.
Тирән мәгънәле тексларыгыз өчен рәхмәт. Әниләребезне исән чагында кадерен белик, аларны хөрмәт итик,
баласының һәр көне өчен сулкылдаган аналар кулын үбик, соңга калмыйк.
- Ә хәзер белемнәрегезне тикшерик. Тест тәкъдим
итәм. Аның өчен нэтбукларда Kahoot.it ны җыегыз. Экранда күрсәтелгән
пин-кодны кертегез. Исемнәрегезне языгыз.
ТЕСТ
А) Нәрсә ул текст?
1) сөйләмнең
тематик, мәгънәви, логик, композицион, коммуникатив, структур, грамматик
яктан бәйләнгән иң зур берәмлеге.
2) Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка
мөнәсәбәтен белдерә торган төп берәмлеге.
Б) Җөмләнең дәвамын табыгыз: Текстның беренче җөмләсе (кайчак
абзацы) ....
1) төп өлеш дип атала;
2) башлам дип атала;
В) Нокталар урынына дөрес сүзтезмәне куегыз:
Әсәрнең ... бетем дип атала.
1) соңгы җөмләсе яки абзацы;
2) беренче җөмләсе;
Г) Җөмләнең дәвамын табыгыз: Текста күтәрелгән
проблемалар, аларның чишелеше сурәтләнгән өлеш ...
1) бетем дип атала
2) төп өлеш дип атала
Д) Текстның темасын һәм төп
фикерен чагылдыручы сүз яки сүзләр. Бу ...
1) атама
2) композицион төгәллек.
|
Конверлардан билгеләмәләрне алалар, төшенчә
белән билгеләмәне туры китерәләр. Укытучы күрсәтмәсе буенча, чыгып сүзләрне укыйлар,
парлап эләләр.
- Тукыма бер-берсенә беркетелгән җепләрдән
тора, ә текст мәгънәләре буенча бер-берсенә бәйләнгән җөмләләрдән тора.
Әгәр без тукыманың бер җебен тартып алсак, тукыманы
бозабыз, аның бөтенлеге югала. Текст та шулай ук, җөмләләр дөрес урнашмаса,
мәгънәсен югалта.
Минем иң кадерле кешеләрем: әнием...
Язалар, укыйлар.
Текстны укыйлар, исбатлыйлар
Исбатлау.
1) Текстның исеме бар:
2) Текстның темасы:
3) Төп фикере:
4) Текстның башламы бар:
5) Төп өлеше:
6) Текстның бетеме:
7) Текстның һәр бүлеге бәйләнгән
8) Композицион төгәллек бар. Тектның
ахыры башламы белән аваздаш.
- Парларда укытучы күрсәтмәсе буенча
эшлиләр.
Уңышлар битенә тест нәтиҗәләрен язалар.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.