2.программа
эчтәлеге
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. 3сәг.
Хәрефләрнең укылышын яттан белү. Калын һәм нечкә
сузыкларны аера белү. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру. Ь һәм
ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм уку. Кеше исемнәрен,
фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән
язу. Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча һәм
төрләндергеч кушымча.
Лексика. 2 сәг.
Орфографик, аңлатмалы сүзлекләр белән эшләү. Сүзнең
лексик мәгънәсе (гомуми төшенчә). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә
мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр (таныштыру).
Сүз төзелеше. 2 сәг.
Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк. Сүзләрнең
тамырын табарга өйрәтү. Кушымча тамырга ялганып килә торган кисәк. Кушымчаларны
тамырдан аера белу. Кушымчаларның төрләре (сүз ясагыч кушымчалар һәм сүз
төрләндергеч кушымчалар. Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр
ясалуын чагыштыру.
Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че; -лык/-лек;
-даш/-дәш; -таш/-тәш; -гыч/-геч; -кыч/-кеч; -кы/-ке; -гы/-ге; -сыз/-сез; -лы/-ле;
-ла/-лә. Алар ярдәмендә ясалган сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлату.
Кушма сүзләр ике тамыр сүз кушылып ясала. Кушма
сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү, сүз төзелеше ягыннан анализ ясый
белү күнекмәсен булдыру.
Сүз төркемнәре.
Исем. 3сәг.
Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Ялгызлык
исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең
килеш белән төрләнеше (берлек санда).
Фигыль. 6 сәг.
Мәгънәсе, сораулары. Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта
килүе. Фигыльнең зат, сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән,
киләчәк заманнары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә
мәгънәдә кулану.
Сыйфат. 4 сәг.
Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатның төс, тәм,
форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап
төркемләү. Сыйфатның җөмләдә исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфатларның сөйләмдәге
әһәмияте, антоним сыйфатларны сөйләмдә
куллану.
Алмашлык. 2 сәг.
Аның мәгънәсе үзенчәлегенә - зат һәм предметны
атамыйча, аларның исемен алмаштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары.
Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау. Алмашлыкларның җөмләдәге
һәм текстагы роле.
Кисәкчә һәм бәйлекләр 3 сәг.
Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич,
бит
кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.
Җөмлә. Синтаксис. 5 сәг. Җөмлә. Җөмләләрнең әйтелеш
максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Җөмләләрнең интонация буенча
төрләре (тойгылы, тойгысыз). Җөмләләрнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнең
иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә). Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм
җәенке җөмләләр. Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.
Текст. Тема. План. . 3сәг.
Текст, аның темасы, төп фикере, бүлек башы, текстның
кисәкләре, алар арасындагы һәм җөмләләр арасындагы бәйләнеш, укучыларның текст
планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү.
3. Тематик план
3 класс
№
|
Разделның исеме
|
Сәгатьләр саны
|
1
|
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.
|
3 сәг.
|
2
|
Лексика.
|
2 сәг.
|
3
|
Сүз төзелеше.
|
2 сәг.
|
4
|
Сүз төркемнәре.
Исем.
|
3сәг.
|
4
|
Фигыль
|
6сәг.
|
5
|
Сыйфат.
|
4сәг.
|
6
|
Алмашлык
|
2сәг.
|
7
|
Кисәкчә һәм бәйлек
|
4сәг.
|
8
|
Җөмлә.
|
5 сәг.
|
9
|
Текст.
|
3сәг
|
|
Барлыгы
|
34 сәг.
|
Т/с
|
Програм-маның бүлеге
|
Дәреснең темасы
|
|
|
1
2
3
|
2 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау-
3сәгать.
|
1.Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр.
2. Иҗек.Сүзләрне юлдан - юлга
күчерү.
3 .Кереш диктант.
|
|
4
5
|
Лексика-2сәгать
|
1. Сузнен лексик мэгънэсе
2. Сүзне туры һәм кучерелмә мәгънәдә кулану.
Синонимнар. .Антонимнар.Омонимнар
|
|
6
7
|
Сүз тозелеше-2сәгать
|
1.Тамыр хэм кушымча,Парлы хэм кушма сузлэр
2.Диктант
|
|
8
9
|
Сүз төркемнәре
Исем-2с.
|
1.Сүз төркемнәре турында төшенчә .Исем.
2. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Исемнэрнен берлек
хэм куплек саннары
|
|
10
11
12
13
14
15
|
Фигыль-6с.
|
1. Фигыль. Фигыльләрнең барлыкта,юклыкта килүе
2.Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнен уткән заманы
3. Хикәя фигыльнен хәзерге заманы
4. Хикәя фигыльнен киләчәк
заманы
5. Контроль диктант (2 чирек)
6. Боерык фигыльләрнең мәгъ-
нәлере . Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге
|
|
16
17
18
19
|
Сыйфат. (4с.)
|
1. Сыйфатнын мәгънәсе,сораулары. Төп дәрәҗәдәге
сыйфатлар
2.Сыйфат дәрәҗәләре
3 Сыйфат дәрәҗәләре
4.Изложение
|
|
20-21
|
Алмашлык (2с.)
|
1. Зат алмашлыклары. Зат
алмашлыкларының җөмләдә роле
2. Сорау алмашлыклары
турында төшенчә.
|
|
|
Кисәкчә (3с)
|
|
|
22-24
|
|
1. Кисәкчә. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз
булуы.
2.Кисәкчәләрнен кулланылышы һәм дөрес язылышы
.Рәсем буенча хикәя төзеп язу
3.Контроль
диктант.(3 чирек)
|
|
25
|
Бәйлекләр
(1с)
|
.Бәйлекләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану
|
|
26
27
28
29
30
|
Җөмлә.
5сәгать
|
1.Җөмлә. җөмлэнең баш һәм иярчен кисәкләре
2. Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше
3.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
4. диктант
5.Тиндэш ияле ,тиндэш хэбэрле жомлэлэр арасында
теркэгечлэр
|
|
31
32
|
Текст . 2 сәгать
|
1. Текстнын темасы һәм фикере, исеме.
2.
Текстның типлары. кереш, йомгаклау , бетем өлеше
|
|
|
|
|
|
33
|
|
1. Контроль диктант.(4 ЧИРЕК)
|
|
34
|
|
2. Кабатлау өчен күнегүләр.
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.