БРТ,
9 кл.
1)
Гөлҗиһан әби, ашыга-ашыга, токмач кисә иде. 2) Ул
балалары белән сүз куертып тормады, чөнки тизрәк аш өлгертәсе бар. 3) Киленнәре
аның кул хәрәкәтләренең өлгерлегенә, беләкләренең сыгылмалылыгына сокланып
карап тордылар.
4)
- Һай, күзләрем генә тимәсен,- диде өлкән килен, - бигрәкләр да оста кисәсең
инде токмачны. 5) Минем бер дә рәтле чыкмый; кайсы юан, кайсы нечкә була. 6)
Хәйри токмачлы аш ашыйсы килә дисә, татар халык ашлары пешерә торган ашханәгә
китәбез.
7)
Кайнаналарының өлгерлегенә соклану белдерсәләр
дә, киленнәр аның кулыннан эшен алырга ашыкмады. 8) Хәер, аларның үз эше
җитәрлек иде. 9) Өлкән килен башы-аягы белән көзгегә кереп чумган. 10)
Колакларына әле бер алкасын, әле икенчесен тагып карый. 11) Тик нигәдер
һнчберсен килештерми. 12) Уртанчысы бер кечкенә чемодан сыман нәрсәсен ачып
алдына куйган да шуннан төрледән-төрле кайчы, кискеч, тырнак игәүләре һәм тагын
әллә нәрсәләр алып, аяк тырнаклары белән мәш килә: шомарта, буйый. 13) Аның
буявыннан өйгә тәмсез ис тарала. 14) Гөлҗиһанның мондый ят исләрдән сулышы
буыла. 15) Ул балаларына сиздерми генә һавага чыгып керә. 16) Ә малайлар
аягөсте генә тегесен-монысьш капкалап китәләр. 17) һәрберсенең күңеле көр. 18)
Аеруча Хәйри ачылган. 19) “Әнкәй, әнкәй,- ди ул ике сүзнең берендә,- син менә
бу икелегә укыган малаеңны адвокат булыр дип уйлаган идеңме? 20) Ә мин
тоттым да аннан адвокат ясадым.”
21.) - Укыттым
диген, улым, - диде Гөлҗиһан йомшак кына.
22)
- Әнкәй, ул укып мәңге адвокат була алмый иде.
23)
Аның кесәсендәге дипломы минем акчадан ясалган.
24)Хәзер аңа шәһәрнең иң олы байлары: “Нихәлләрегез бар, Хисмәт Шакирович!” - дип сәлам биреп китә. 25) Чөнки беләләр: һәркем берәр вакыт килеп кабарга мөмкин. 26) Килеп каптыңмы - адвокат кирәк. 27) Менә шулай, әнкәй, синең малайларың югалып калмады.
28) - Алай мактанышырга ярамый, балалар. 29) Энеңә ярдәм иткәнсең икән - рәхмәт. 30) Әмма үзеңнең булдыклылыгыңны һәр җирдә кычкырып йөрү килешми.
31) - Их, әнкәй, синнән һаман татарның тыйнаклыгы чыгып җитми әле.
32) Хәзерге заманда һәркем үзен-үзе күрсәтергә тиеш. 33) Тыйнак кына булып утырсам, мин шәһәр уртасында кибет ача ала идемме?
34) Гөлҗиһан улларының йөрәгендә моның кадәр масаю барлыгын белми иде.
35) Аңа уллары өчен оят булып китте,
хәтта калтырана ук башлады.
36) Мин сезнең акча колына әйләнүегез турында белми идем.
37) Сез мин тәрбияләгән балаларга охшамагансыз,- диде ул, күз яшьләрен
сөртеп.(Ф.Яруллин)
2. Борын
ассимиляциясе күзәтелгән сүз булган җөмләне
билгеләгез.
1) Энеңә ярдәм иткәнсең икән - рәхмәт. 2)Өлкән килен башы-аягы белән
көзгегә кереп чумган
3)Менә
шулай, әнкәй, синең малайларың югалып калмады. 4)Киленнәре аның кул
хәрәкәтләренең өлгерлегенә, беләкләренең сыгылмалылыгына сокланып карап
тордылар.
3. Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне
күрсәтегез,
1)
Ул балалары белән сүз куертып тормады, чөнки тизрәк
аш өлгертәсе бар.
2)
Гөлҗиһан улларының йөрәгендә моның кадәр масаю
барлыгын белми иде.
3)
Әмма үзеңнең булдыклылыгыңны һәр җирдә кычкырып
йөрү килешми.
4)
Аңа уллары өчен оят булып китте, хәтга калтырана ук
башлады.
4.15
- 17нче җөмләләрнең берсеннән кушма рәвешне язып алыгыз.
5.28-
ЗЗнче җөмләләрдән ымлыкны
табып языгыз.
6.
4 – 6 нчы җөмләләрнең берсеннән антонимнарны язып алыгыз.
7.12нче
җөмләнең иясен табып языгыз.
8.
4 -8 нче җөмләләр арасыннан иярчен шарт җөмләле
кушма җөмләнең номерын языгыз.
9.
Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре
номерланган. Аныкланмыштан
соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Уртанчысы бер кечкенә чемодан сыман нәрсәсен ачып алдына куйган да
шуннан кайчы,(1) кискеч, (2)тырнак игәүләре һәм тагын әллә нәрсәләр алып, (3) аяк тырнаклары белән мәш килә: (4) шомарта (5)
буйый. (6)
10.
34 - 37нче җөмләләрдән
кире сүз тәртибе кулланылган җөмләнең номерын языгыз.
11.1. « - Мин сезнен акча колына әйләнүегез турында
белми идем. Сез мин тәрбияләгән балаларга охшамагансыз, - диде ул,
күз яшьләрен сөртеп» җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?
11.2.“Тыйнакның
кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр”, - диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Синеңчә, мактану яхшы сыйфатмы? Шул хакта сочинение языгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.