Инфоурок Начальные классы КонспектыТуган телләр була бер генә - Туган телнең кадрен бел генә

Туган телләр була бер генә - Туган телнең кадрен бел генә

Скачать материал

 

Туган телләр була бер генә -

Туган телнең  кадрен бел генә .

(21 нче февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

 

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”),

 биремне карточкалар, магнитафон.

 

Укытучы:   Кадерле укучылар, укытучылар! Бүген туган тел көне. Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.  Бүген без сезнең белән

                              “ Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә” дигән кичәгә җыелдык.

Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

 

 

1нче ал.б. Тел дигән дәрья бар,      

                    Дәрья төбендә мәрҗән бар.

                    Белгәннәр чумып алыр,

                    Белмәгән карап калыр.

                                                    (Нәкый Исәнбәт)

2нче ал.б.Татар теле – туган тел,

                   Безнең газиз булган тел

                   Әти-әни, әби-бабай

                   Безне сөя торган тел.

                                                    ( Шәйхи  Маннур)

 

1нче ал.б.Хәерле көн димен барчагызга,

                     Кояшлы көн телим гөлләргә,

 

 2нче ал.б. Сөйкемлелек телим яшь кызларга

                    Ә батырлык  сезгә - егетләргә!

 

1 нче алып баручы.  Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

 

2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырам.

 

Ана теле бер булыр

      Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына  әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп  белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

      Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

      Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

                (Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.)

 

 

      1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.

 

Сәхнәдә “Туган тел” җыры яңгырый. 8нче класс укучысы Ильясова Регина  башкаруында .

 

2нче алып баручы.

Ишеттем мин читтә “Туган телне”

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

 

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.

                                        Ш. Галиев.

1 нче алып баручы. Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз! (Ш. Галиев).

2 нче алып баручы. Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”( Х. Сәрьян).

 

1 нче алып баручы. Кичә башланганда “Ана теле бер бер булыр” дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте  аша “изге кан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче  сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

 

2 нче алып баручы. Безнең татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

                            Яндың да син, туңдың да син,

                            Нишләтмәде язмыш сине.

                            Дөньяда күп нәрсә күрдең

                            Әй мөкатдәс, татар теле,

                            Әй син батыр татар теле!- ди.

 

1 нче алып баручы.  Азамат, хәзерге вакытта  бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?

 

2 нче алып баручы. Лилия, мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек  милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди  сүзләре белән:

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким  тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

 

1 нче алып  баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле. Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен  тизрәк һәм  җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге   һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең  дә байлыгы булып тора. 

 Азамат, син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә  шактый икән бит. Югары уку йортларында да “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнә икән. Алар АКШ, Кытай,  Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу,  тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

 

2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:

                     Телгә тимә- аңга тимә,

                     Телгә тимә- канга тимә,

                     Телгә тимә- намга тимә,

                     Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.

 

1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан  күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.

 

2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд  шигыре белән җавап бирәбез:

           Кил, өйрән, и туган бер башка телне

           Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

           Катыштырма вә ләкин телгә телне

           Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

 

1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.

 

2 нче алып баручы.      

И минем җандай кадерлем

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

                                     Х. Туфан.

1 нче алып баручы.

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

                                               Зөлфәт.

 

2нче ал.б. Телне халык-дәрья белән, андагы сүзләрне мәржәннәр белән ча-

                   гыштыра бит:

                               Тел дигән дәрья бар,

                               Дәрья төбендә мәржән бар,

                               Белгәннәр чумып алыр,

                               Белмәгәннәр коры калыр.

                Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең

                тылсымлы көчен тагын, тагын күзәтик.Телебезнең жәүһәрләренә

                күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз шаярып,

                уйнап та алыйк, тапкырлыкта, зирәклектә ярышып карыйк.

 

1нче ал.б. Бүгенге лексик бәйге, чыннан да, сүзләрнең мәржән икәнен аңлар-

                  га  ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.

                  Ә хәзер командаларны чакырыйк. Командалар рәхим итегез!

 

2нче ал.б. Кемнәр шаян сүз ярата,

                  Кем ярата көлергә,

                  Шулар бүген жыелдылар

                  Уен-көлке күрергә.

                  КВН, КВН,

                  Бик күңелле бу уен!

 

1нче ал.б. Шулай итеп,

                  Күңеллеләр һәм тапкырлар

                  Тотыныр ярышырга.

                  Һәр ике як бер-берсеннән

                  Теләмәс калышырга.

                   КВН, КВН,

                   Башлана кызык уен!

 

2нче ал.б. (Жюри белән таныштыру). Бүгенге бәйгенең жюри әгъзалары:

                  Кильмаматова Гүзәл Вилюр кызы,  Терегулова Гөлнара Габделхай                          

                  кызы,  Еникеева Зөлфия Ахат кызы.

1нче ал.б. Сүз командаларга бирелә. Беренче команда сүз сезгә.

 

 1.Сәламләү.

 

2.Ике сүздәге хәрефләрдән бер сүз яса. 

Уа+март  - умарта                   Там+ас – тасма

 Нил+тәкә - тәлинкә                 Как+уз – кузак

 Каны+шат – Актаныш             Как+ун – кунак

 Ат+чаба – чабата                      Камыш+бат – табышмак

 

 

3.Түбәндәге шигырь юллары кайсы шагыйрьләрнең шигырьләреннән ?

          Иртәнге таң нурыннан

          Уянды ромашкалар.

          Елмаеп, хәл сорашып,

          Күзгә - күз караштылар. ( М.Жәлил “Кызыл ромашка”)

 

          Нәкъ Казан артында бардыр

          Бер авыл- Кырлай, диләр.

          Жырлаганда жыр өчен,

          Тавыклары жырлай, диләр.( Г.Тукай “Шүрәле”)

 

4.Хаталы сүзне тап.

сәләм                          әмма

үлән                            фәкәть

һәлак                           кәгазь                                                                                                                кәләм                          тауык

           ауыл                           хәйкәл 

   

5.Мәкальләрне әйтеп бетер.                                                                                                 1.Бүгенге эшне …   (иртәгәгә калдырма)

2. Язның бер көне…( елны туйдыра)

3. Һөнәрле үлмәс…(һөнәрсез көн күрмәс)

4. Эш эшләми … (уңыш килми)

5. Иренгән…(ике эшләр)

6. Аз сөйлә …(күп эшлә)

7. Тел сөйли…(кул эшли)

8. Сөйдергән дә тел … (биздергән дә тел)

 

6.Сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләү. (Өй эше)

 

        Татар теле

Туган жирең- Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган жирең кебек назлы,

Жырдай моңлы татар теле.

 

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

 

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син татар теле.

 

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт жиле,

Аксакалларыңдай олпат,

Акыллы син татар теле.

 

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

 

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син татар теле.

 

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

 

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

                                   (Наҗар Нәҗми)

 

“Мин Җәмилә түгел, Женечка”

Аңлый алмыйм, нигә кайберәүләр                                                                                                               Үз телләрен рәтләп белмиләр.

Ә җитмәсә тагы,эчпошырып,                                                                                                                            Ике телне бутап сөйлиләр.

 ...Ике кызчык көлә-шаркылдаша,

 Кызып-кызып нидер сөйләшә;

 (Ә мин тыңлыйм юри читтән генә)

  Купшырагы болай эндәшә:                                                                                                                           - Писня белән рано утро

   Вись кумнатны яңгыратам,

   Чәчәкләрдәй быть красивай

    Учин даже яратам!.. -

    Икенчесе – модный чалбар тектергәне,

    Толымнарын кистергәне,                                                                                                                  Күз төпләре күк сөрмәле –                                                                                                      

 

Нәкъ кыланчык бер шүрәле:                                                                                                                                   - Рәзи, так? – мин душечка,

   Бүген здесь,зафтра там –

   Стиләвуй париннарны прәме үлеп яратрам.

   Оят түгелме, туган телне бозып,

   Кирле-мырлы сәлам бирергә?!

  “Мин Җәмилә түгел, Жинечка” – дип,

  “Мин Сәлимә түгел, Симечка!” – дип,

   Күккә борын чөеп йөрергә.

   Урысларның телен хөрмәтлибез,

   Аңлый аны бөтен кеше дә.

  Кечкенәдән таныш тел ул безгә:                                                                                                                                                                                                      Катлаулы да үзе, көчлә дә...

Тел бутарга ләкин, тел бозарга

 Бер хакы юк һичбер кемнең дә.

 Урыс белән сөйләш урысчалап,

 Татар белән туган телеңдә –                                                                                                                         Анаң телендә, бабаң телендә.

                                               (С.Гәрәева)

7. Кем күбрәк белә?

   Беренче ижегендә О, ә икенчесендә Ы булган сүзләр язарга: 

Болын, колын, болыт, толым, борыч.

 

    Беренче ижегендә Ө, ә икенчесендә Е булган сүзләр язарга:

Йөзек, төтен, мөгез, көмеш, йөзем..

 

 8. Хикәя – бикәя төзү ярышы. (С һәм К )

      Командалар хикәя- бикәя төзеп язганда без сезнең белән  уйнап алыйк (карап утыручылар белән)

1)   әкият;

2)   җыр;

3)   мәкаль;

4)   санамыш;

5)   тизәйткеч;

6)   табышмак.

1.    Теле барның юлы бар. (3)

2.    Карама, карама, карамага карама,

Карамага карасаң, ике күзең карала.(5)

3.    Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым. (6)

4.    И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы. (2)

5.    Борын борын заманда, кәҗә командир, үрдәк үрятник булган заманда яшәгән ди әби белән бабай... (1)

6.    Ипи тоз,

Матур кыз.

Гөрлисең килмәсә,

Чыгып сыз! (4)

7.    Тел күрке – сүз. (3)

8.    Әке, пәке, кыек сәке.

Эремчек,

Син кал, бу чык.(4)

9.    Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (6)

10.    Өйгә кергән чыпчык,

Очып йөри чып-чып

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык

Очып чык, чыпчык, кошчык. (5)

 

4 әкияткә иллюстрация эленә.

1) Су анасы;

2) Шүрәле;

3) Нечкәбил;

4) Сертотмас үрдәк.

     Тактада хәрефләр. Шул хәрефләр белән кем иң озын сүз төзи?

                                 җ е г и ш л м ө

 9. Соңгы ижеге  -мак булган 6 хәрефтән торган сүзләр язарга.

 

Кой-мак         сук-мак

Кар-мак          тар-мак

Баш-мак          кол-мак

Шак-мак         тук-мак

       Поч-мак          кай-мак

  

10.  Концерт номеры. Туган тел турында жыр. (Өй эше)

 

11. Ничек укысаң да була. (Алдан да, киредән дә бертөрле укыла торган сүзләр язарга)

Ана, ата, апа, ипи, кабак, кырык, калак, кадак.

  

 12. Капитаннар ярышы.

 

Ромашка уртасында хәрефләр күрәсез. Сез шул хәрефләрдән сүзләр уйлап язарга тиешсез. Кемнең сүзләре күбрәк , шул жиңүче була. 5 минут вакыт

бирелә.

            т, л, у, а, г, и, н, е, р.

  (Тел, туган, ут, ел, ат, татар, тар, елга, тал, ил, ит, ир-ат.)

 

 Теләктәшләр өчен сораулар:

1.     Алмагачның төбендә нәрсә бар? (“Ч”авазы)

2.     Бите ак, күзе кара, бәйрәмнәрдә кызара. (Календарь)

3.     Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына)

4.     Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай)

5.     Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма булмый)

6.     Бүрегенә чыпчык кунганда, каравылчы нишли? (Йоклый)

7.     Чиләккә башта нәрсә салалар? (Күз)

8.     Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый? (Диңгез култыгына)

9.     “Алтын ” сүзен ике шакмакка сыйдырып язарга

 

        

      6

 

 

 

       Н

 

     

         10.” Өтерге “ сүзен өч шакмакка сыйдырып язарга

 

 

        ,

 

     Г

 

 

 

     Е

 

13. Әкият сәхнәләштерү. (Өй эше)

 

   1нче ал.б. Командалар ярышы

                     Калдыра безне хәйран.

                     Тик, кадерле балалар,

                     Иртәгә түгел бәйрәм.

                     Шуңа күрә шушы жирдә

                     Туктатабыз уенны.

                     Жюри әйтер: кемнәр алды

                     Иң беренче урынны.

 

   Йомгаклау өчен сүз хөкемдарларга бирелә. (Жиңүче команда бүләкләнә)

 

   2нче ал.б. Жиңүче, борыныңны чөймә!

                     Жиңелүче, борыныңны салма!

                     Безнең ярышларда жиңелсәң дә,

                     Тормыш ярышында жиңелмә!

 

  1нче ал.б.  Хушыгыз, дуслар, хушыгыз,

                     Тәмамланды КВН.

                      Киләсе уенга, әйдә,

                      Ныклап әзерлән, жыен.  

 

 Ә хәзер бүгенге бәйрәм белән барыгызны да Регина Ильясова үзенең җыры белән котлый.  Жыр “ Туган телем“.

 

 Укытучы: Туган телгә багышланган уен – кичәбез тәмам. Катнашучы укучыларга, карап утыручыларга һәм жюрида утыручыларга зур рәхмәт.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Туган телләр була бер генә - Туган телнең кадрен бел генә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Туган телләр була бер генә -

Туган телнең  кадрен бел генә .

(21 нче февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

 

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”),

 биремне карточкалар, магнитафон.

 

Укытучы:   Кадерле укучылар, укытучылар! Бүген туган тел көне. Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.  Бүген без сезнең белән

                              “ Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә” дигән кичәгә җыелдык.

Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

 

 

1нче ал.б. Тел дигән дәрья бар,      

                    Дәрья төбендә мәрҗән бар.

                    Белгәннәр чумып алыр,

                    Белмәгән карап калыр.

                                                    (Нәкый Исәнбәт)

2нче ал.б.Татар теле – туган тел,

                   Безнең газиз булган тел

                   Әти-әни, әби-бабай

                   Безне сөя торган тел.

                                                    ( Шәйхи  Маннур)

 

1нче ал.б.Хәерле көн димен барчагызга,

                     Кояшлы көн телим гөлләргә,

 

 2нче ал.б. Сөйкемлелек телим яшь кызларга

                    Ә батырлык  сезгә - егетләргә!

 

1 нче алып баручы.  Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

 

2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырам.

 

Ана теле бер булыр

      Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына  әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп  белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

      Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

      Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

                (Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.)

 

 

      1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.

 

Сәхнәдә “Туган тел” җыры яңгырый. 8нче класс укучысы Ильясова Регина  башкаруында .

 

2нче алып баручы.

Ишеттем мин читтә “Туган телне”

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

 

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.

                                        Ш. Галиев.

1 нче алып баручы. Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз! (Ш. Галиев).

2 нче алып баручы. Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”( Х. Сәрьян).

 

1 нче алып баручы. Кичә башланганда “Ана теле бер бер булыр” дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте  аша “изге кан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче  сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

 

2 нче алып баручы. Безнең татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

                            Яндың да син, туңдың да син,

                            Нишләтмәде язмыш сине.

                            Дөньяда күп нәрсә күрдең

                            Әй мөкатдәс, татар теле,

                            Әй син батыр татар теле!- ди.

 

1 нче алып баручы.  Азамат, хәзерге вакытта  бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?

 

2 нче алып баручы. Лилия, мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек  милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди  сүзләре белән:

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким  тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

 

1 нче алып  баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле. Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен  тизрәк һәм  җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге   һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең  дә байлыгы булып тора. 

 Азамат, син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә  шактый икән бит. Югары уку йортларында да “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнә икән. Алар АКШ, Кытай,  Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу,  тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

 

2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:

                     Телгә тимә- аңга тимә,

                     Телгә тимә- канга тимә,

                     Телгә тимә- намга тимә,

                     Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.

 

1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан  күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.

 

2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд  шигыре белән җавап бирәбез:

           Кил, өйрән, и туган бер башка телне

           Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

           Катыштырма вә ләкин телгә телне

           Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

 

1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.

 

2 нче алып баручы.      

И минем җандай кадерлем

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

                                     Х. Туфан.

1 нче алып баручы.

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

                                               Зөлфәт.

 

2нче ал.б. Телне халык-дәрья белән, андагы сүзләрне мәржәннәр белән ча-

                   гыштыра бит:

                               Тел дигән дәрья бар,

                               Дәрья төбендә мәржән бар,

                               Белгәннәр чумып алыр,

                               Белмәгәннәр коры калыр.

                Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең

                тылсымлы көчен тагын, тагын күзәтик.Телебезнең жәүһәрләренә

                күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз шаярып,

                уйнап та алыйк, тапкырлыкта, зирәклектә ярышып карыйк.

 

1нче ал.б. Бүгенге лексик бәйге, чыннан да, сүзләрнең мәржән икәнен аңлар-

                  га  ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.

                  Ә хәзер командаларны чакырыйк. Командалар рәхим итегез!

 

2нче ал.б. Кемнәр шаян сүз ярата,

                  Кем ярата көлергә,

                  Шулар бүген жыелдылар

                  Уен-көлке күрергә.

                  КВН, КВН,

                  Бик күңелле бу уен!

 

1нче ал.б. Шулай итеп,

                  Күңеллеләр һәм тапкырлар

                  Тотыныр ярышырга.

                  Һәр ике як бер-берсеннән

                  Теләмәс калышырга.

                   КВН, КВН,

                   Башлана кызык уен!

 

2нче ал.б. (Жюри белән таныштыру). Бүгенге бәйгенең жюри әгъзалары:

                  Кильмаматова Гүзәл Вилюр кызы,  Терегулова Гөлнара Габделхай                          

                  кызы,  Еникеева Зөлфия Ахат кызы.

1нче ал.б. Сүз командаларга бирелә. Беренче команда сүз сезгә.

 

 1.Сәламләү.

 

2.Ике сүздәге хәрефләрдән бер сүз яса. 

Уа+март  - умарта                   Там+ас – тасма

 Нил+тәкә - тәлинкә                 Как+уз – кузак

 Каны+шат – Актаныш             Как+ун – кунак

 Ат+чаба – чабата                      Камыш+бат – табышмак

 

 

3.Түбәндәге шигырь юллары кайсы шагыйрьләрнең шигырьләреннән ?

          Иртәнге таң нурыннан

          Уянды ромашкалар.

          Елмаеп, хәл сорашып,

          Күзгә - күз караштылар. ( М.Жәлил “Кызыл ромашка”)

 

          Нәкъ Казан артында бардыр

          Бер авыл- Кырлай, диләр.

          Жырлаганда жыр өчен,

          Тавыклары жырлай, диләр.( Г.Тукай “Шүрәле”)

 

4.Хаталы сүзне тап.

сәләм                          әмма

үлән                            фәкәть

һәлак                           кәгазь                                                                                                                кәләм                          тауык

           ауыл                           хәйкәл 

   

5.Мәкальләрне әйтеп бетер.                                                                                                 1.Бүгенге эшне …   (иртәгәгә калдырма)

2. Язның бер көне…( елны туйдыра)

3. Һөнәрле үлмәс…(һөнәрсез көн күрмәс)

4. Эш эшләми … (уңыш килми)

5. Иренгән…(ике эшләр)

6. Аз сөйлә …(күп эшлә)

7. Тел сөйли…(кул эшли)

8. Сөйдергән дә тел … (биздергән дә тел)

 

6.Сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләү. (Өй эше)

 

        Татар теле

Туган жирең- Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган жирең кебек назлы,

Жырдай моңлы татар теле.

 

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

 

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син татар теле.

 

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт жиле,

Аксакалларыңдай олпат,

Акыллы син татар теле.

 

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

 

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син татар теле.

 

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

 

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

                                   (Наҗар Нәҗми)

 

“Мин Җәмилә түгел, Женечка”

Аңлый алмыйм, нигә кайберәүләр                                                                                                               Үз телләрен рәтләп белмиләр.

Ә җитмәсә тагы,эчпошырып,                                                                                                                            Ике телне бутап сөйлиләр.

 ...Ике кызчык көлә-шаркылдаша,

 Кызып-кызып нидер сөйләшә;

 (Ә мин тыңлыйм юри читтән генә)

  Купшырагы болай эндәшә:                                                                                                                           - Писня белән рано утро

   Вись кумнатны яңгыратам,

   Чәчәкләрдәй быть красивай

    Учин даже яратам!.. -

    Икенчесе – модный чалбар тектергәне,

    Толымнарын кистергәне,                                                                                                                  Күз төпләре күк сөрмәле –                                                                                                      

 

Нәкъ кыланчык бер шүрәле:                                                                                                              &nbs

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 916 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.01.2015 3065
    • DOCX 95 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Еникеева Алсу Камиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Еникеева Алсу Камиловна
    Еникеева Алсу Камиловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9286
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1106 человек из 80 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 292 человека

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс повышения квалификации

Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Мини-курс

Идеи эпохи Просвещения: педагогическое значение для современности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие коммуникативных и здоровьесберегающих навыков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 259 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 73 человека
Сейчас в эфире

Консультация эксперта в сфере высшего образования. Как подготовиться к поступлению в вуз: простые ответы на сложные вопросы

Перейти к трансляции