Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Тукай иҗатында экологик проблемалар

Тукай иҗатында экологик проблемалар

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Башкортстан Республикасы

Бүздәк районы Күзәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең





татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Резеда Әсләм кызының

5-11 нче сыйныфлар өчен үткәрелгән





«Тукай иҗатында экологик тәрбия мәсьәләләре”



темасына

ачык сыйныф сәгате







Тема: Тукай иҗатында экологик тәрбия мәсьәләләре.

Максат: 1) Г.Тукай иҗатында табигатьне саклау проблемасының чагылышын ачыклау;

2) Экология төшенчәсен аңлату;

3) Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиhазлау: Г.Тукай портреты, шигырь җыентыклары, китапларына күргәзмә, аңлатмалы сүзлек, техник чаралар, рәсемнәр.



Дәрес барышы:

I. Кереш өлеш.

-Хәерле иртә! Исәнмесез кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!

- Исәнлек, саулык сорашу

Кешеләргә хас гадәт

Тәрбиянең башлангычын

Бирүче изге әдәп.



  • Әйдәгез, барыгыз да матур итеп басып, кулга-кул тотынышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк. Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде. (Барыбыз да урыннарга утырабыз). Кояш бар җиhанны яктыртучы, без үзебез дә кояш ролендә булырбыз. Әгәр дә кояш булмаса җирдә бер генә тереклек тә булмаячак. Бүген без “Тукай иҗатында экологик тәрбия мәсьәләләре” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгатенә җыелдык. Аның максатлары түбәндәгеләр. hello_html_m2cb2952a.png

( Максатларны әйтү)

- Укучылар, тагын бер тапкыр теманың исеменә игътибар итегез әле. Шушы темадагы кайсы сүзләр нәрсә турында сөйли? Тәрбия сәгатен ни өчен шундый исем белән атадым? Ни өчен мин экологик проблемаларны тик Тукай иҗатыннан алдым? (Укучыларның фикерләре).

  • Ә хәзер игътибарыгызны 2013 нче елның символикасына юнәлтегез.

  • Бу символика белән Башкортстан Республикасының нинди уртак, охшаш яклары бар? Я, кем әйтер?

  • Мин сезгә рус телендә кыскача тарихын сөйләп китәм.hello_html_m3b2ccc19.png

Год охраны окружающей среды в Башкирии пройдет под девизом «Сохраним своё завтра!»

Автором данной эмблемы и слогана является художник, член Союза журналистов РФ и РБ, заслуженный работник печати и массовой информации Насих Салихов. На ней изображён белый беркут, стремящийся

в небо, на фоне капли воды. Как пояснил Насих Халисов, автор эмблемы, беркут был избран не случайно:

«Беркуты выбирают местом обитания только экологически чистые районы, - сказал автор. – Фон эмблемы – капля воды – состоит из трёх цветов: голубой, белый и зелёный – что символизирует флаг республики».

Белүегезчә, Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин hәм Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов тарафыннан “2013 ел – Тирә - як мохитне саклау елы” дип игълан ителде.

  • Укучылар бу безнең беренче сорауга җавап. Ә икенче сорауның җавабы: 26 апрель – Г.Тукайның туган көне. Аңа 127 яшь тула.

II. Актуальләштерү.

  • Бүген табигатьне, кешелекне, гомумән Җир шарын саклап калу – иң мөhим проблемаларның берсе. Ләкин моны яңа килеп туган хәлиткеч мәсьәлә дип әйтү дөресhello_html_m2d2ec9cc.jpg

булырмы? Ни өчен? Җавабыгызны дәлилләгез. (Фикерләр тыңлана)

  • Без моңа кадәр өйрәнгән кайсы язучылар үз әсәрләрендә табигатьне саклау мәсьәләсен кискен күтәреп чыга? (Җаваплар тыңлана).

  • Әйе, укучылар без тел hәм әдәбият дәресләрендә табигатьне саклау турында еш сөйләшәбез. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта А.Алишның “Нечкәбил” әкиятен өйрәндегез. Анда катнашучы геройларның кайсысы акыллы фикер йөртә? Ул нәрсә өчен борчыла? (Кигәвен (экология проблемасының торышын).

  • Тракторларның нинди зыяны бар? (Тракторларны тешләп булмый,

алар пошкыралар, тәмсез ис чыгаралар).

  • 6 нчы сыйныфта И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сында.

  • Бакчачы турында нәрсә әйтә алыр идегез, аның күңелен нәрсә борчый? Баллада ике өлештән тора. Ул каршылык алымы белән язылган. Беренче өлештә - бакчачы – табигатьне саклаучы матурлык тудыра:

тир тамган җирләргә алсу гөлләр, тирәкләр үсә; былбыллар, сандугачлар сайрый, чишмәләр челтери, аңа дан җырлыйлар.Икенче өлештә – бакча корый, моң югала. Бакчачы җан авазын югалта, шуның өчен үләргә дә риза булып үкенә, йөрәге әрни, дан җыры сүрелә, әмма югалмый, чөнки ул – ялгышын аңлый.

  • Әйткәндәй, сүз уңаеннан быел 13 нче гыйнварда Илдар Юзеевка 80 яшь тулды. Шушы уңайдан районыбызда аның иҗатына багышланган конкурслар узачак.

  • Бүген без Г.Тукай иҗатында табигатьне саклау проблемасының чагылышын күзәтербез. Тагын бер тапкыр класс сәгатенең темасына игътибар итегез.

  • Нәрсә соң ул экология? (Укучыларның җаваплары.)

  • Укучылар, әгәр дә аңлашылмаган сүзләр килеп чыкса, без аларны ничек хәл итәбез? Ярдәмгә ......... (аңлатмалы сүзлек) килә. Без аны дәрестә даими кулланабыз. Шулай бит! Бүген инде вакыт тар булу сәбәпле сүзләрнең аңлатмасын үзем алдан әзерләп куйдым. Экология – тере hәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне өйрәнә торган фән. Икенче төрле әйтсәк, экология – табигый мохитне hәм

анда бара торган вакыйгаларны өйрәнә торган фән.

III. Төп өлеш.

  • Г.Тукайның кайсы әсәрләрендә табигатьне саклау мәсьәләсе күтәрелә дип уйлыйсыз? (“Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрендә, “Туган авыл”, “Бала белән күбәләк”, “Туган җиремә” h.б. шигырьләрендә).

  • Ә хәзер тактага күз салыйк. Бу иллюстрация Г.Тукайның кайсы шигыренә төшерелгән? (“Бала белән күбәләк”).hello_html_68046c5.png



  • Хәзер шигырьне искә төшереп, мультфильм карап китик.

  • (Мультфильм күрсәтелә).hello_html_53b7c335.png



  • Шигырьнең исемен тагын бер тапкыр әйтегез.

  • Шигырьдә нинди тема чагылдырыла?

  • Бу әсәрдә экологик проблема күтәрелә, дип әйтү дөрес булырмы? Җавабыгызны шигырь юллары белән дәлилләгез. (Тактадагы шигырь юллары укыла). – Тик гомерем бик кыска –

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа, -

дигән юллар белән автор нәрсә әйтергә теләгән? (Җаваплар тыңлана.))

  • Күбәләккә яшәү өчен нәрсә кирәк?

(Күбәләк – табигатьнең бер өлеше, аның табигатьтә үз урыны бар. Күбәләкнең яшәве өчен кырлар, чәчәкле болыннар, саф һава һәм кешеләрнең миһербанлы булуы кирәк.)

(“Су анасы” рәсеме күрсәтелә.)

  • Рәсемне игътибар белән карагыз. Ул кайсы әкияткә ясалган?

(Бу - “Су анасы” әкиятенә иллюстрация.) Мин бу әсәрдә экологик проблема чагылдырыла дип уйлыйм. Сез минем фикер белән килешәсезме? (Җаваплар тыңлана.)

  • Су анасы образы татар әдәбиятында Г.Тукай иҗатына хәтле үк чагылыш тапкан. Кем ул Су анасы? (Ул – Су иясе.)

  • Ия сүзенең синонимын әйтегез. (Хуҗа.) (Аудиоязма тыңлана.)

  • Су иясе буларак, Су анасының “вазифасы” нинди?

  • Инеш һәм сулыклардан башка кеше яши алмый, ә Су анасы – аларның иясе, саклаучысы. Автор фикеренчә, ул бары тик чиста суда гына яши ала. Малай шул илаһи затка каршы чыга. Автор позициясе буенча, малай үз ялгышын аңлый һәм башка андый начар эшне эшләмәскә сүз бирә.

  • Г.Тукай, әхлак тәрбиясе белән бергә, экологик тәрбияне дә күздә тота. Хәзер сезгә тәкъдим ителәсе аудиоязмада бу пробдема тагын да киңрәк чагылыш тапкан. (Бу өзек “Шүрәле” әкиятеннән.)

  • Шүрәле кем ул? (Ул – урман хуҗасы, иясе, аның сакчысы.)

  • Аңа нинди сыйфатлар хас? (Ул шаян, уенчак.)

  • Ул урманга зыян китермәгән кешегә начарлык эшләрме? (Укучылар үз фикерләрен белдерәләр.)

  • Шүрәле белән чагыштырганда, Былтырны уңай герой дип атап буламы? (Укучыларның фикерләре.)

  • Кеше урманга төнлә яхшы ният белән барырмы?

  • Димәк, Былтырның нияте яхшылыкта түгел, ә Шүрәле аңа каршы чыга.

  • Тагын нинди фикерләр булыр?

  • Былтыр Шүрәлене алдалый, шуның белән ул табигатьнең бер җан иясен рәнҗетә. Бу күзлектән чыгып караганда, Былтырны уңай герой дип әйтеп булмый. Әгәр дә көндәлек тормышта һәр төнне бер генә кеше урман кисәргә барса, безнең урманнарыбыздан нәрсә калыр иде? (Аудиоязмада “Сабыйга” шигыре тыңлана.)

  • Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк...” – ди шагыйрь. Бу юлларны бүгенге көн белән бәйләп буламы? Ни өчен? (Әйе, соңгы елларда урманнар көннән – көн сирәкләнә бара.)hello_html_m49d40543.jpg

  • Бүген урманнарыбыз аяныч хәлдә. Урманнар гына түгел, тере һәм тере булмаган табигать тә үзенә тагын да саграк караш таләп итә. Яшәү рәвешебезне, табигатькә мөнәсәбәтебезне үзгәртмәсәк, киләчәк буын өчен Шүрәле яшәрлек кара урманнар да, күбәләк очарлык болыннар да, Су анасы йөзәрлек инешләребез дә әкиятләрдә генә калачак. Үзенең “Туган җиремә” шигырендә Г.Тукай без әле генә искә төшереп үткән шигырь, әкиятләренә йомгак

ясагандай нәтиҗә чыгара, һәм моның белән мин дә килешәм.

Тактада шигырь юллары:

  • Барчасы изге синең: инешең, чишмәң, суың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың.

(Таныш булмаган сүзлзрнең мәгъәсе аңлатыла.)

  • Ә хәзер бергәләшеп “Ярый, ярамый” уенын уйнап алабыз Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез хор белән я “ярый” , я “ярамый” дип кенә җавап бирегез.



  • Урманда сукмактан йөрергә ........ (ярый)

  • Теләсә кайда үләннәрне, чәчәкләрне таптап йөрергә ....... (ярамый)

  • Гөмбә җыярга .........(ярый)

  • Аны тибеп – таптап, төбе – тамыры белән өзәргә ..........(ярамый)

  • Кошлар сайравын тыңларга ..........(ярый)

  • Урманда шаулап, музыка акыртып йөрергә ........... (ярамый)

  • Кырмыскалар тормышын күзәтергә ..........(ярый)

  • Ояларын туздырырга .........(ярамый)

  • Кыргый хайваннарның балаларын өйгә алып кайтырга .........(ярамый)

  • Ә хәзер әйтегез әле, безнең уен нәрсә булып чыкты? (Үз-үзеңне табигатьтә тоту кагыйдәләре килеп чыкты.)

  • Бүген сезнең бурычыгыз – шушы кагыйдәләрне җаваплылык тоеп

үтәү, кая барсагыз да, нәрсә эшләсәгез дә һәрвакыт истә тоту. Белүегезчә, 5 июнь – Бөтен дөнья әйләнә – тирәне саклау көне

билгеләп үтелә. Без бу көнне генә түгел, ә һәр көнне табигатьне сакларга кирәклеген онытмаска тиешбез.

IV. Йомгаклау.

  • Молодцы, укучылар! Бүгенге ачык тәрбия сәгатендә барыгыз да актив катнаштыгыз. Сөйләгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

  • Г.Тукай үз әсәрләрендә табигатьне саклауга игъибар иткән.

  • Бүгенге күзлектән чыгып караганда, Г.Тукай иҗатында табигатьне саклау проблемасы күтәрелгән, дигән фикергә килә алабыз. Ул балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүне мөһим дип санаган.

hello_html_24aa37d7.jpg

V. Өй эше.

- Укучылар, бүген әйләнә-тирәбездә нинди экологик проблемалар күтәрелә? Аларны бетерү өчен нинди чаралар күрелә? Өйдә шушы сорауларга җавап әзерләп килерсез.

- Сыйныф сәгатендә нинди яңалыклар алдыгыз? Сезгә охшадымы?

- Әйе, димәк без максатыбызга ирешкәнбез. Шуның белән сыйныф сәгате тәмам. Карап, тыңлап утыруыгыз өчен рәхмәт! Ә хәзер инде дәресләргә барыгыз.











Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 11.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров82
Номер материала ДБ-186601
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх