Инфоурок Другое КонспектыУрок на тему "Ил яшәве-җыр белән"(Зифа Басыйрова иҗаты)

Урок на тему "Ил яшәве-җыр белән"(Зифа Басыйрова иҗаты)

Скачать материал

ТЕМА: Ил яшәве-җыр белән

Зифа Басыйрованың тормыш юлы, иҗаты

МАКСАТ: З.Басыйрованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру,аның җырларының халыкчан булуы турында тулырак мәгълүмат бирү;

         укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү,сөйләм телен үстерү;

         җыр сәнгате аша туган илгә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү

ҖИҺАЗ:  интерактивтакта,З.Басыйрова җырлары аудиоязмасы,З.Басыйрова сүзләре язылган плакат,сүзлек эше өчен таблица

 

                                    Дәрес барышы

 

1.Оештыру өлеше    З.Басыйрова башкаруында “Рамай” җыры яңгырый

2.Актуальләштерү  -Укучылар җыр ошадымы?

                                    -Ул сездә нинди хисләр уятты?

         -Әйе,җыр ул-безнең көйгә салынган уй-хисләребез,кичерешләребез. Җыр-сихерле моң дөньсы. Ә бу тылсым дөньясына безне җырчылар алып керә. Сез сәхнә йолдызларыннан кемнәрне беләсез?

         (Г.Сөләйманова,Т.Якупов,А.Аббасов,Ә.Авзалова,И.Шакиров кебек атаклы мәшһүр җырчыларыбыз да бар. Аларның моңнарын сезнең әти-әниләрегез тыңлаганнар, хисләргә бирелгәннәр)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

         -Ә менә без тыңлап үткән “Рамай”җырын мәшһүр җырчыбыз Зифа Басыйрова башкара. Сез бу җырчы исемен ,бәлки, әле беренче тапкыр ишетәсездер. Бүген без бу җырчының тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз. Ул башкарган җырлырны тыңлап үтәрбез,җыр сәнгатенең көчен танышырбыз.

         (Тактада сүзлек эше өчен язылган сүзләр белән таныштыру

дөнья кую-вафат булу,үлү

орчык кадәр-кечкенә,нәни

алкышлар-көчле кул чабулар

аһәң-созвучие

тамашачы-зритель)

         (Интерактив тактада З.Басыйрованың портреты. Мөслим ягы табигате күренешләре)

         -Бормаланып-бормаланып аккан Ык елгасы буендагы кошлар  моңына күмелгән әрәмәлекләр,җиләкле болыннар,мул иген кырлары... Әнә шундый гүзәл табигать кочагына урнашкан Мөлим районы Мөслим авылының Басыйр һәм Фәрхинур гаиләсендә 1910 елның 3 июлендә 9 нчы бала дөньяга аваз сала.Аңа Зифа дип исем кушалар.Кызның әтисе иртә дөнья куя. Әнисе оста җырчы, курайчы да була. Орчык кадәр генә кыз әнисе уйнаган курай тавышына кушылып җырлый. Чөнки курай моңы аны сихерли. Дөрестән дә,курай бит ул сихри көчкә ия. Бу кечкенә генә уен коралыннан чыккан аваз күңелләрне җилкендерә.Иң  серле уен коралларының берседер ул.Кызганычка каршы, хәзер бу уен коралы бик сирәк яңгырый. Ә сезнең сыйныфта шушы коралда уйнаучылар бар бит. Тыңлап китик әле

         (Курайда кызлар көй башкара)

         -Ишеттегезме,нинди моңлы, серле көй яңгырый курайда. Әнә шул көй З.Басыйрованы җилкендергәндер дә инде. Алар гаиләләре белән ,туганнары,күршеләре белән бергәләп җыелышып концертлар да оештыралар.

         1921 елгы ачлыктан Зифаның әнисе һәм туганнары үлә. Кыз җөчен авыр,газаплы көннәр башлана. Аны Шуран авылындагы балалар йортына урнаштыралар.Биредә ул укырга, язарга өйрәнә, үзенә яңа дуслар таба. Мәктәп сәхнәләрендә матур җырлавы белән аерылып торган Зифаның күҗелендә “җырчы булырга” дигән матур хыял бөреләнә, тәрбиячеләр дә аңа укырга,үзен сәнгатькә багышларга киңәш бирәләр.Казан театр техникумын тәмамлый. Зур сәнгать дөньясына килә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый, халкыбызның мәхәббәтен яулый.

         Ятим үскән Зифага язмыш гел авырлыклар , кайгы-хәсрәт китереп тора. Зифа кебек үк балалар йортында үскән, әти-әнисе билгесез булганга, Республиканец фамилиясен йөрткән ирен, “халык дошманы” дигән яла ягып кулга алалар. Төрмәләрдә җәзалауларга түзә алмыйча, ул вафат була. Ирен төрмәгә илтеп япкач, аның үзен дә кулга алырга киләләр. Яшь ананың кулында сабые- улы Рафаэль, ә күзләрендә яшь. Мәрхәмәтле күршеләре кереп, аны коткарып калалар. Бик авыр көннәр башлана сөекле җырчыбыз өчен. Аны,халык дошманы хатыны дип, төрлечә эзәрлеклиләр, кимсетәләр. Әмма З.Басыйрова бирешми, берсеннән-берсе кызыклы, кабатланмас образлар иҗат итеп, тамашачының иң яраткан артистына әверелә. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясендәге асрау кыз Биби ролен Зифа Басыйрова аеруча халыкчан, җылы,үз итеп уйнаган. Хәзер иптәшләрегез башкаруында шушы комедиядән бер күренеш карарбыз

         (Вәли белән Биби диалогы сәхнәләштерелә)

         1941-1945 нче еллар. Фашизмга каршы барган сугыш елларында З.басыйрова халкыбызга бигрәк тә якын булды. Ул җырларында халыкның җиңүгә булган ышанычын, бетмәс- төкәнмәс рухи көчен чагылдырды. Х.Фәтхуллинның “Күзләр” драмасында ике күзе дә сукыр ятимә кыз Рәйсә З.Басыйрова сәхнәдә тудырган фаҗигале, тетрәндергеч образ булды.

         З.Басыйрова драма артисткасы буларак, күптөрле, үзенчәлекле образлар башкарды.

         (Интерактив тактада исемлек)

         М.Әмирнең “Тормыш җыры”нда шаян малай –Каюмны, “Миңлекамал” драмасында- Мәхмүтне, Д.Аппакованың “Тапкыр егет” тә Галине тамашачылар җылы кабул итәләр.

         Сандугач сайрар өчен туган кебек, З.Басыйрова да җырлар өчен дөньяга килгән. Ниһаять, ул үзен тулаем җырга багышлый. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. Ул халкыбыз көйләрен үзенә хас бормалар, аһәң белән башкара.  

         (Интерактив тактада исемлек)

         “Кара урман”, “Рамай”, “Әллүки”, “Уел”, “Шахта”, “Су буйлап”, “Төймә-төймә” кебек җырлар халык күңелендә З.Басыйрова башкаруында саклана.

         Берничә дистә еллар буена З.Басыйрова чын мәгьнәсендә сәхнә тота, җыр мәйданында якты йолдыз булып балкый. Ул “Почет билгесе” ордены, медальләр белән бүләкләнә, “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

         З.Басыйрова тормыштан ямь табып, канәгать булып яшәгән. Истәлекләрендә болай язган:

         (Плакаттагы язма белән танышу)

         “Туган халкым арасында кадерле кеше булып йөрим, аларга теләп хезмәт күрсәтәм. Сәхнәдә җылы каршылыйлар, алкышларга күмәләр. Минем өчен моннан да зур бәхет булырга мөмкинме соң?”

         Әйе, мәшһүр җырчыбыз, армый-талмый, халкыбызга хезмәт итә. 1979 нчы елның февраль аенда вафат була. Әмма аның исеме, башкарган җырлары халык күңелендә саклана.

         (Моңлы көй яңгырый)

4.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

         1.Дәфтәрләрдә эш

         Интерактив тактада язылган мәгълүматларны дәфтәргә теркәү.

         З.Басыйрова башкарган рольләр:

         Камалның “Беренче театр” комедиясендә- асрау кыз Биби

        Х.Фәтхуллинның “Күзләр” драмасында -ятимә кыз Рәйсә

         М.Әмирнең “Тормыш җыры”нда шаян малай –Каюм, “Миңлекамал” драмасында- Мәхмүт

Д.Аппакованың “Тапкыр егет”ендә - Гали

З.Басыйрова башкарган көйләр:

         “Кара урман”

“Рамай”

 “Әллүки”

 “Уел”

“Шахта”

 “Су буйлап”

“Төймә-төймә”

         2.Төркемнәрдә эш

         Укучылар мин һәр төркемгә З.Басыйрова яратып башкарган җырлар тексты тараттым.Әйдәгез әле,шул җырларның эчтәлеген ачыйк. З.Басыйрова юкка гына шушы җырларны башкармагандыр, аларның нинди көче бар икән.

         (Җыр текстларын анализлау)

         3.Өй эшен тикшерү

         Укучылар,мин сезгә өйдә җыр турында мәкальләр язып килергә кушкан идем.Дәреснең темасына да без мәкаль алган идек. Мәкальнең мәгнәсен аңлату.(Җыр кешегә рухи байлык бирә,җанны дәвалый,яшәргә көч бирә,дәртләндерә)

          Һәр төркем үзе язып килгән мәкальләрне тактага язсын.

(Һәр төркемнән бер-ике укучы мәкаль яза)

          Мәкальләр белән танышу,берничәсенең эчтәлеген ачу.

(Җыр-кешенең юлдашы.Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата.Эчкә сыймаган,җырга сыя.Сүз-басу,җыр-чәчәк һ.б.)

5.Дәресне йомгаклау

        Нәтиҗә чыгару.

        Әйе,җырның көчен дөньяга тараткан сөекле җырчыбыз З.Басыйрова зур,бай,матур иҗат мирасы калдырды,халкыбызның кайнар мәхәббәтен яулады.Һәм сәнгатебез тарихында үзенә лаеклы урынын алды.

         Синең моңнарыңны сагына кебек

          Туган илнең урман-кырлары.

          Рухи байлык өсти күңелләргә

          Зифа Басыйрова җырлары.

 

          Сагына сине халкым,сагына Ык буйлары,

          Сызылып аткан алсу таңнары.

          Буыннардан-буыннарга күчә

          Зифа апабызның моңнары.

6.Өй эше

         Дәреслектәге      битне укып үзләштерергә, З.Басыйрова башкарган берәр җырның текстын сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

         Дәрестә катнашучыларның барысына да яхшы билгеләре куям.

         Игътибарыгыз өчен, рәхмәт сау булыгыз, җырлап яшәгез.

 

 

 

Зифа Басыйрова (1910-1979)

 

 

 

 

 

 

Увеличить (в новом окне)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Увеличить (в новом окне)

Увеличить (в новом окне)

З.Басыйрова башкарган рольләр:

     Камалның “Беренче театр” комедиясендә- асрау кыз Биби

        Х.Фәтхуллинның “Күзләр” драмасында -ятимә кыз Рәйсә

     М.Әмирнең “Тормыш җыры”нда шаян малай –Каюм, “Миңлекамал” драмасында- Мәхмүт

Д.Аппакованың “Тапкыр егет”ендә - Гали

 

 

 

 

З.Басыйрова башкарган көйләр:

     “Кара урман”

“Рамай”

 “Әллүки”

 “Уел”

“Шахта”

 “Су буйлап”

“Төймә-төймә”

 

Синең моңнарыңны сагына кебек

Туган илнең урман-кырлары.

Рухи байлык өсти күңелләргә

Зифа Басыйрова җырлары.

 

Сагына сине халкым,сагына Ык буйлары,

Сызылып аткан алсу таңнары.

Буыннардан-буыннарга күчә

Зифа апабызның моңнары.

Өй эше

         Дәреслектәге      битне укып үзләштерергә, З.Басыйрова башкарган берәр җырның текстын сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок на тему "Ил яшәве-җыр белән"(Зифа Басыйрова иҗаты)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Карьерный консультант

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 101 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2015 1313
    • DOCX 121 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Гульшат Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдуллина Гульшат Фаритовна
    Абдуллина Гульшат Фаритовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11190
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Читательская грамотность у школьников

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 68 человек

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе