Тема:
Япон әкияте “Кем янчыгы?”
Максат:
1. Япон
әкиятен өйрәнү. Әсәрнең төп идея-темасын ачыклау.
2. Әкиятләргә
кызыксыну уяту. Халыклар әдәбиятына хөрмәт тәрбияләү.
3. Укучыларның
сөйләм телен, абстракт фикер йөртү сәләтен үстерү.
Җиһазлау: дәреслек,
презентация, өзекләр язылган карточкалар.
Дәреснең
тибы: әдәби әсәр өйрәнү дәресе.
Дәреснең
методы: иҗади (сәнгатьле) уку методы, эвристик
(өлешчә эзләнү) методы.
Дәрестә
кулланылган алымнар: мәгълүмат бирү алымнары
(укытучы сүзе, чагыштыру, аңлашылмаган сүзләрне аңлату), анализ алымнары
(геройларга бәя бирү, аерым вакыйга һәм күренешләрне анализлау).
Дәрес
планы
I.
Актуальләштерү
1.
Уңай психологик халәт тудыру.
2.
Өйгә
бирелгән эшне тикшерү: парларга, карточкалар таратып, әкиятнең эчтәлеген
дөресләргә тәкъдим итү.
II.
Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
Саран кеше акчадан туймас. Саран кеше — төпсез мичкә шикелле: аны һич
тутырып булмый
мәкалләре мисалында, дәреснең темасын билгеләү.
III.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1) Сүзлек
эше.
2) “Кем
янчыгы?” әкиятен рольләргә бүлеп уку.
3) Ял
минуты.
4) Халык
әкияте һәм автор әкияте төшенчәләрне искә төшерү. “Кем янчыгы?” әкиятенең кайсы
төргә керүен ачыклау.
5) Сорауларга
җавап бирү.
6) Төп
идеяне билгеләү.
IV.
Йомгаклау
1) Дәрестә
өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясау.
2) Өйгә
эш бирү. (Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә)
Дәрес
барышы:
I.
Актуальләштерү
Укытучы:
Исәнмесез, укучылар!
Укучылар:
Исәнмесез, укытучы апа!
Татарча
да яхшы бел,
Русча
да яхшы бел.
Икесе
дә безнең өчен
Иң
кирәкле, затлы тел.
Укытучы:
Рәхмәт, укучылар! Утырыгыз. Укучылар,
сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде?
Укучылар:
“Карга белән Шөпшә” әкиятен укырга иде.
Укытучы:
Дөрес. Хәзер өй эшен тикшерербез. Һәр парга карточкалар
бирелә. Һәр карточкадагы җөмләләрне дөрес тәртиптә куйсагыз, әкиятнең кыскача
эчтәлеген укырсыз.
Укучылар
парларда эшли, беренче эшләп бетергән пар укый, билге ала.
1)
Шөпшә, ашарына баллы ризык эзләп, авыл
якларына юл тотты.
2)
Караса, юл читендә яшел шар ята.
3)
Шулчак шар янына бер Карга килеп кунды.
“Кар-р!” – диеп, ул яшел шарны чукып та алды.
4)
– Быз-з! Мин таптым аны, тимә, минеке ул,
- диде Шөпшә һәм Карга өстенә атылды.
5)
Нәрсә ашыйлар, үзләре белмиләр. Тирә-якта
аларның шат авазлары гына яңгырап тора:
–
Кар! Быз! Кар! Быз-з-з! Кар-быз!
II.
Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
Укытучы:
Афәрин, укучылар! Инде презентациягә
игътибар итик. Анда ике мәкаль язылган. Алар кешенең нинди сыйфатлары турында
икән?
Саран кеше акчадан туймас.
Саран кеше — төпсез мичкә шикелле: аны һич
тутырып булмый.
Укучылар: Бу мәкальләр саран кеше,
саранлыкның начар сыйфат булуы турында.
Укучылар: Дөрес, укучылар. Димәк, без бүген
шушы начар сыйфат чагыла торган әсәр укыйбыз.
III.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы:
Сүзлек дәфтәрләрен алып, яңа сүзләрне язып
куегыз.
Сүзлек эше.
“Кем янчыгы?” әкиятен рольләргә бүлеп уку. (112-114нче
битләр) Ял минуты.
(Презентация)
Укытучы:
Укучылар, халык әкияте һәм автор әкияте дип нинди әсәрләргә әйтәбез?
Укучылар:
Билгеле автор язган әкиятләр автор әкиятләре дип атала. Ә элек халык язган
әкиятләр халык әкияте дип атала.
Укытучы:
Бик дөрес! Бүген укыган әкиятне дә карыйк әле, ул нинди әкият икән?
Укучылар:
Ул япон әкияте, димәк, халык әкияте.
Укытучы:
Бик дөрес. Инде сорауларга җавап бирергә вакыт җитте.
114нче бит – сорауларга җавап бирү.
Укытучы:
Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучылар:
Әкият безне намуслы булырга,
саранланмаска, алдамаска өйрәтә. Чөнки бай да алдавы аркасында акчасыз кала.
Укытучы:
Афәрин! Бик дөрес!
IV.
Йомгаклау
Укытучы:
Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Укучылар:
Япон әкияте укыдык. Саран, алдакчы булмаска, намуслы булу турныда сөйләштек.
Укытучы:
Дөрес! Өй эшен язып алыгыз: әкиятнең
эчтәлеген сөйләргә.
Билгеләр
кую.
Укытучы:
Дәрес бетте. Сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.