Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарскому языку на тему "Хәзерге заман хикәя фигыль".

Урок по татарскому языку на тему "Хәзерге заман хикәя фигыль".

Скачать материал

Тема:  Хәзерге   заман хикәя фигыль.

Дәрес максаты:

1.Белем бирү максаты: Хәзерге заман хикәя фигыльнең төрен ачу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру

2.Фикер сәләтен үстерү максаты :Телдән һәм язма сөйләмдә  хәзерге заман хикәя фигыльне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.

         3.Тәрбияви максат: аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү            

          күнекмәләре  формалаштыру. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.  

Җиһазлау:  Асылгәрәева Р.Ә. Татар теле. 7 нче класс.- Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2010

( 66-68 бит ), проектор,презентация, карточкалар, бәяләр кую өчен таблица.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

-  хәзерге заман хикәя фигыльне белү;

-  хәзерге заман хикәя фигыльгә сорау куя белү;

-тоташ сөйләмнән  хәзерге үткән заман хикәя фигыльне таба белү;

-башка төр фигыльләрдән аера белү;

-зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә  белү;

Метапредмет:

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып –белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-үз фикереңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү.

Коммуникатив:

-хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес планы.

I.Оештыру.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар белән исәнләшү:

 Исәнмесез, минем якын дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез.          (Шәйхи Маннур)

 

II.Белемнәрне актуальләштерү.

-Әйдәгез, алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшереп китик әле. Кем нәрсә хәтерли?

 

 И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

 Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Эшләгез фигыле нинди санда, нинди затта килгән? (күплек санда, 2затта).

 

-Г.Тукай сез белгән шигырь юлларында  нинди     фигыльләр кулланган.   Боерык фигыль  дип, нинди фигыльләрне атыйбыз.  

-Эшләгез фигыле нинди санда, нинди затта килгән? (күплек санда, 2затта).(Без боерык фигыльләрне өйрәндек. Боерык фигыль барлык-юклыкта һәм зат-сан белән төрләнә).

 

1.    Өй эшләрен тикшерү.

 

     III.Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Укучылар, бүгенге өйрәнәсе темабызны белер өчен, экранга карагыз әле!

СЛАЙД 7. “Артык сүзне тап!” биремен эшләү.

ә) укы, укый,  эшлә,  йөгер (укый)

            а)  сөйли, кызыклы, шатлыклы,  көчле (сөйли)

      б)  авыл, болын, күренә, елга (күренә)

      в)  шатлана, барма, күрмә, эшләмә  (шатлана)

г)  бармый, бар, барсын,барсыннар (бармый)

 д) бара, килә, шатлана, килми(килми)

 

 

Бирелгән сүзләр  нинди фигыльләр? Алар нинди заманда килгәннәр?

–Дөрес, бу фигыльләр хәзерге заман  хикәя фигыльләр.Димәк, бүгенге тема - “Хәзерге   заман хикәя фигыль.”(Дәфтәрләренә число һәм теманы язып куялар).

 

IV. Авырлыктан чыгу юлының проектын төзү.

- Димәк, бүген хәзерге заман хикәя фигыльне өйрәнәчәкбез. Ә хәзер  хәзерге заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде. Ул нәрсәне белдерә?Аерып алган фигыльләр белән җөмләләр тәзегез. СЛАЙД 8.

1. Укычылар телдән     җөмлә төзиләр.

 

2. Төркемнәрдә эш.  

-Укучылар экрандагы эталонга карап, хәзерге заман хикәя фигыльнең төшенчәсен әйтегез. Кагыйдәне кем төгәлрәк чыгарыр икән? СЛАЙД 10,11,12,13.

 

 -Нинди фигыльләр хәзерге заман хикәя фигыль дип атала?  Нинди сорауларга  җавап бирәләр? Ничек  ясалалар?  

 

 Экрандагы эталон буенча тикшерегез. Слайд 14.

 Шулай итеп, -Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләп торган  сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә. Барлыкта һәм юклыкта була, зат-сан белән төрләнә,

 -а,-ә; -ый,-и, -мый, -ми кушымчалары кушып ясала, җөмләдә хәбәр булып килә.

 

Җаваплар тыңлана. Балалар, экрандагы кагыйдә белән үзегезнекен тикшерегез.

Сез кагыйдәгездә нәрсә билгели алмадыгыз?

 

V.Төзегән проектны тормышка ашыру.

-Укучылар, әйдәгез, үзегез чыгарган кагыйдәләргә таянып, карточкалар белән эшләп  алыйк. Карточкалар таратыла. СЛАЙД 15.

- Төшеп калган фигыльләрне куеп, текстны тулыландырыгыз.

                                              Төлке.

                                    (рус халык әкияте)

-Колаклар ,сез нишлисез? – Без ......, ......... .

-Күзләр сез нишлисез?      - Без .........., без ........... .

-Аяклар, сез нишлисез? –Без ..........., без ..........

-Ә син , койрык, ни кыласың? – Чабарга ............  .........  .

 

Кулланыла торган фигыльләр: йөгерәбез, чабабыз, тыңлыйбыз (ике мәртәбә кулланырга кирәк), җайсыз булам, карыйбыз, багабыз.

 Эталон буенча тикшерегез.(Үзбәя) СЛАЙД 16.

VI.Беренчел ныгыту.

Хәзер  аша, эшлә фигыльләрен зат-сан белән төрләндерегез.СЛАЙД 17.

 

(Эталон буенча тикшерегез, нәтиҗә ясагыз). СЛАЙД 18,19.  Иптәшенә бәя куялар.

 

VII. Белем системасына кертү һәм кабатлау.

Картина буенча төркемдә эш. СЛАЙД 20.  Төркемдә эшләрен бәяләү.

 -Укучылар  хәзерге заман хикәя фигыльләрне сез җөмләләрдә кулланасызмы? Кайсы вакытларда кулланасыз?

- сөйләүче сөйләп торган чактагы эш-хәлне, хәрәкәтне хәбәр иткәндә.

-Дөрес. Балалар,  картина буенча хәзерге заман хикәя фигыльләрне кулланып текст төзегез .

 

VIII.   Рефлексия.

 

-          Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек? Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?

Димәк, бу теманы үзләштереп, белем алдыгыз.  Хәзерге заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

 

Өй эше. Слайд 21.

Укучылар 3 бирем арасыннан үзләре теләгәнне сайлап  алырга тиешләр.

  1. Уйна, кил, җый, ю фигыльләрен зат-сан белән төрләндерергә.
  2. Әдәбият дәреслегеннән хәзерге заман хикәя фигыльләре кергән 8 җөмлә язып алырга.
  3. Дәреслектәге  114 енче күнегүне эшләргә.

 

 

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарскому языку на тему "Хәзерге заман хикәя фигыль"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий хозяйством

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 329 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.02.2017 1596
    • DOCX 25.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зайнуллина Рузиля Вильдановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зайнуллина Рузиля Вильдановна
    Зайнуллина Рузиля Вильдановна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10519
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 332 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Мини-курс

Основы сетевого гостиничного бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов, критиков и общественных деятелей

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек