Дәреснең темасы: Боерык фигыль. ( 1нче слайд )
Максаты: 1) Укучыларны боерык фигыль һәм аның юклык төре
белән таныштыру; аларны сөйләмдә дөрес кулланырга
өйрәтү.
2)
Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне
камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
3) Укучыларда китапка карата сакчыл
караш тәрбияләү,
китап укуга кызыксыну уяту.
Җиһазлау: интерактив такта, китаплар,
портретлар, буклетлар һ.б.
Дәреснең тибы: катнаш дәрес.
Дәреснең барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
2. Укучыларның әзерлеген
тикшерү.
3. Тапкырҗанның хаты белән
таныштыру ( 2нче слайд )
Фигыль төшенчәсен
кабатлау.
- Фигыль нәрсәне
белдерә?
- Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?
III. Яңа дәрес материалын аңлату.
1. Сорауларга җавап
бирү ( 3 - 4нче слайдлар )
- Бу шигырь юллары сезгә
танышмы?
(“Акбай”, “Эшкә өндәү”.)
-
Аларның
авторы кем ?
( Г.Тукай. )
-
Г.Тукай
Акбайны,сабыйларны нәрсәгә өнди ?
( Эшкә, ... )
-
Нинди
сүзләр эшкә өндәүне,боеруны белдерә?
( Өйрән, тор, аума, утыр,
эшләгез )
-
Мондый
фигыльләр - боерык фигыльләр дип атала.
Боерык фигыльләр нәрсәне белдерәләр?
2. Матур язу өчен
күнегү ( 5нче слайд )
- Хәзер укучылар бу
өзекләрнең берсен дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып куябыз.
3. Мәкальләрнең
ахырын тап! (
6нчы слайд )
- Бу мәкальләрне
беләсезме, ахырын әйтегез!
- Боерык фигыльләрне
табыгыз!
- Алар нинди сорауга
җавап бирәләр?
- Боерык фигыльнең юклык
төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?
- Бу очракта басым кая
төшә?
4. Кагыйдә белән
танышу ( 7нче слайд )
-Боерык фигыль.
-Басымы.
IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
1. Китап буенча
эш ( 8 - 9 нчы слайдлар )
245 нче күнегү.
-
Сүзләрне
юклыкта язабыз, басымын билгеләп барабыз, дөрес итеп укыйбыз.
2. Ял итеп алу (күзләрне һәм
гәүдәне ял иттерү) ( 10 - 15 нче слайдлар )
3. Рәсем буенча эш (ситуатив
бирем) ( 16нчы слайд )
(Әниләр һәм олылар сүзен
тыңларга кирәк.)
4. Рәсем буенча киңәшләр чыгару (
17нче слайд )
5. Китап буенча эш (
18нче слайд )
- Китапларның почмакларын
бөкләмә!
- Битләрен ертма!
- Пычрак кулларың белән тотма!
- Ашаганда китап укыма!
- Китапларыңны тышла!
- Кадерлә!
- Сакла!
- Яратып укы!
251нче күнегү.
1) Хәсән
Шабановның “ Анам сүзләре ” шигырен уку. Ни өчен шигырь “Анам сүзләре” дип атала?Ничек
уйлыйсыз?
2) Боерык
фигыльләрнең барлык төрен беренче баганага,юклык төрен
икенче баганага
языгыз (тактада 2 укучы эшли )
кадерлә
бөкләмә
укы ертма
бул тотма
IV. Йомгаклау өлеше.
Мин белми идем,
белдем:
1. Фигыльнең юклык төрен, боерык
фигыльләрдә басымның урынын.
Барлыкта килгәндә басым
сүзнең башында, ә юклыкта килгәндә юклык
кушымчалары алдында
куела ( 19нчы слайд )
2. Билгеләр кую. (Буклетларны
тарату)
3. Милли китапханәгә чакыру (
20нче слайд )
Китапның белмәгәне юк,
диләр.
Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле
булам дисәң китап укы !
4. Өй эше.
1. Боерык фигыльне кулланып, китапханәдә “үз – үзеңне тоту”
кагыйдәләрен язып килегез.
2. Күп нокталар урынына боерык
фигыльләрне куеп языгыз.
3. Бирелгән фигыльләрдән боерык фигыльнең юклык формасын ясап языгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.