Тема: Сыйфат сүз төркемен
йомгаклау.
Максат: 1. Сыйфат сүз төркеме буларак системалаштыру, элек
өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен
җирлек тудыру, нәтиҗә ясарга ярдәм итү.
2.
Сыйфатны
сөйләмдә дөрес куллану сәләтен үстерү, дөрес сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
3.
Туган телгә мәхәббәт, әниләргә
хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Исәнләшү.
-
Исәнмесез, укучылар!
-
Исәнмесез - саумысыз!
-
Хәерле
көн, балалар!
-
Имин үтсен көнегез!
-
Кәефләрегез ничек соң?
-
Кояшлы көн кебек
Тукай телен - анам
телен
Өйрәнергә
дип килдек.
Туган тел, әти, әни!
Моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак һәм ләззәтле сүзләр бар микән?! Әни, әти, Туган ил кебек сүзләр белән
беррәттән йөри бу сүз. һәркем үзенең туган телен яхшы белергә тиеш. Ә
безнең туган телебез - татар теле. Менә бүген дә без туган телебезне өйрәнергә,
белемнәребезне күрсәтергә килдек. Тиздән 29
нчы ноябрьдә әниләр бәйрәме. Шушы бәйрәмгә әзерләнү уңаеннан сезгә өй
эше "Әниемә хас сыйфатлар" язарга бирелгән иде. (һәр бала әйтә).
-
Әйдәгез,
тыңлап үтик әле.
-
Әниләрегез бик күркәм, матурлар
икән.
Укучылар, болында
аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Әниләребез бәйрәменә болыннан
кыр чәчәкләре җыеп чәчәк бәйләме бүләк итик. Тактада кыр чәчәкләре. Бу
чәчәкләр гади түгел, серлеләр.
-
Укучылар, сез минем сөйләмемә
игътибар иттегезме?
-
Әйе, игътибар иттек, сыйфатлар
кулландыгыз (укучылар әйтә).
-
Дөрес,
"Сыйфатлар"ны ни дәрәҗәдә үзләштергәнегезне бүген дәрестә күрербез. Уңышлар сезгә!
-
Димәк, дәрестә сыйфатларны кабатларбыз, йомгакларбыз.
II. - Укучылар, һәр
чәчәк артында сорау яшерелгән.
Шул
сорауларга җавап
биреп чәчәкләрдән чәчәк бәйләме (букет) төзербез. Әйдәгез, кем беренче?
-
Сыйфат нәрсә белдерә?
-
Килешәбезме, укучылар? Рәхмәт.
-
Сыйфат предметның нинди
билгеләрен белдерә?
-
Дөрес,
рәхмәт!
-
Сыйфат нинди сорауларга җавап
бирә?
-
Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
Ниндиләр? (4 дәрәҗәсе бар: гади дәрәҗә,
чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе).
-
Укучылар,
рөхсәт итсәгез, бу чәчәкне мин үземнең әниемә бүләк итәр идем.
-
Рөхсәт итәбез.(Балалар)
-
Рәхмәт.
Сүзлек диктанты.
-
Укучылар,
дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз. Дәфтәрләргә сүзләр языйк.
Ямьле,
яңгыр, ямь-яшел, дөнья, салкын, яшелрәк, ява, яшькелт. (Сүзләр такта артына яшерелгән).
- Хаталарны үзара тикшереп билге кую.
"4" ле - 1-2 хата
"3" ле - 3
хата.
-
Укучылар, "5" ле
бармы, "4" ле, "3" ле.
-
Сүзлек диктантыннан файдаланып
сыйфатларны табып әйтик.
-
Шушы
сыйфатларны кулланып җөмләләр төзик. Кемгә нинди сыйфат ошый, шул сыйфат белән җөмлә төзибез. Кемнеке матуррак
җөмлә булыр икән? (җөмләләрне уку).
-
Молодцы,
укучылар! Матур җөмләләр дә төзедек. Ә кемнеке матуррак? (Матур җөмлә тактага языла).
1.
Җөмләнең
баш кисәкләрен билгелибез.
2.
Бу җөмләдә сыйфат нинди җөмлә
кисәге булып килгән? (аергыч).
3.
Сыйфат нинди сүзне ачыклый?
4.
Җөмләдә сыйфат тагын нинди
җөмлә кисәге була ала? (хәбәр).
5.
Сыйфат хәбәр булып килерлек
итеп җөмлә төзик.
-
Рәхмәт.
-
Сыйфатның
төп билгеләрен таблицада күрсәтәбез. Сыйфатның моделен төзибез.
III. Сыйфат.
I.
Билгене белдерә.
II.
Нинди?
Кайсы? Сорауларына җавап бирә.
III.
Дәрәҗә белән төрләнә.
IV. Физкультминут. "Әни кирәк" шигырен хәрәкәтләр белән сөйләү.
-
Утырыгыз!
-
Укучылар,
әйдәгез яңадан үзебезнең дәфтәрдәге сүзләргә әйләнеп кайтыйк. Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгелик.
-
Молодцы!
Нәтиҗә:
Димәк, сыйфатның 4 дәрәҗәсе була. Сез әле сыйфатларны тирәнтен югары сыйныфларда өйрәнерсез.
- Балалар,
хәзер "Баскыч" уены уйнап алабыз.
Ак, яшел, кызыл, яңа
(артыклык дәрәҗәсе белән менәбез). Ак, яшел,
кызыл, яңа (чагыштыру дәрәҗәсе белән төшәбез).
- Укучылар, кайсы сүзләрнең язылышында үзгәреш булды?
Ак
– аграк к~г ([къ], [к] авазларына
тәмамланган сыйфатларга чагыштыру дәрәҗәсе кушымчалары ялгаганда [гь], [г]
белән алышына.
Кызыл - кызылрак,
яшел - яшелрәк, (тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә
куйганда, кушымчалар алдыннан [ы] яки [е] авазы ишетелә, тик язылмый.
Димәк, чагыштыру дәрәҗәсендә -рак/ -рәк кушымчалары
алдыннан -ы/ -е хәрефләре язылмый.
V. Йомгаклау.
-
Укучылар,
менә без сыйфат турында өйрәнгәннәрне тагын бер кат искә төшереп, ныгытып чыктык. Сөекле әниләребезгә яшел болыннан
кыр чәчәкләре җыйдык. Ә ничек бүләк итәрсез? (шигырь сөйлибез, теләк әйтәбез, табын әзерлибез, торт
пешерәбез).
-
Менә мин
үзем шигырь юллары белән тәбрик итәр идем. Сез килешәсезме?
-
Килешәбез.(укучылар)
-
Әйдәгез, хәзер әниләр турында
шигырьләр укырбыз. Шагыйрьләрнең кадерле
әниләребезгә багышлаган шигырьләрендә сыйфатлар югалган. Әйдәгез, эзлик.
Өй эшенә язып килгән сыйфатларны кулланырга мөмкин.
1. Иң-иң сабыр, иң-иң ...
Иң ... кешеләр.
Иң сөйкемле,...
Алар безнең әниләр.
2. Иң ... , иң ...
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк
Тыныч
булыр ил-көннәр.
3.
Әни сүзе - иң ... сүз,
Юк
аңа һичбер алмаш.
Иң-иң ... кешеләр дә
Әни
кебек булалмас.
4.
Иң-иң ...
балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең
ышанычын
Акласам
ярар иде. (укучылар укый).
-
Молодцы!
Сез сыйфатларны дөрес таптыгыз. Шигырьләребез бик матур килеп
чыкты. Сыйфатларсыз гына булса шигырьләребез матур булыр идеме? Сыйфатлар безгә
ни өчен кирәк?
-
Сөйләмебез матур, тулы булсын
өчен. (укучы әйтә)
-
Әйе, мин
сезнең белән килешәм. Димәк, без бүген сыйфатлар турында белгән белемнәребезне ныгыттык, йомгакладык.
-
Сез бүген
дәрестә бик актив булдыгыз. Молодцы! Мин сезнең эшегез белән канәгать. Ә хәзер үзебезнең эшебезне бәялик.
-
Ә хәзер өй
эше алабыз. 3 төрле эш бирәм. Үзегезгә ошаганын үтәрсез.
1.
"Сабантуй"
гәҗитеннән төрле дәрәҗәдәге сыйфат кергән 6 җөмлә язарга.
2.
Әкият "Сыйфатлар
илендә".
3.
194 нче
күнегү 74 бит, язмача.
- Рәхмәт
дәрес өчен! Сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.