Яшел Үзән шәһәре 11нче урта мәктәбе.
Тема: “Өч кыз” әкиятен уку.
Тема: “Өч кыз” әкиятен уку.
Максат: 1. “ Өч кыз” әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, укыганнардан һәм сөйләгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясарга өйрәтү, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру.
3. Әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык, мәхәббәт хисләре, кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булу сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек,компьютер, интерактив такта, интернет ресурс: “Бала” китапханәсе.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез - саумысез!
- Хәерле иртә, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек?
- Кояшлы иртә кебек,
Туган телне, Тукай телен
Өйрәнергә дип, килдек!
Актуальләштерү.
Кунак белән таныштыру.
Бүгенге дәресебезгә кунак килгән. Ул кем икән? Әйе, бик дөрес, укучылар. Ул – Кызыл Калфак. Кызыл Калфак безгә кайсы әкияттән килгән икән, кем белә? Әйе, дөрес,”Кызыл Калфак” әкиятеннән.
“Табышмак әйтәм – тап!” уенын уйнау.
-Укучылар, Кызыл Калфак буш кул белән килмәгән. Аның кәрзинендә табышмаклар. Әйдәгез, табышмакларны укыйк һәм җавапларын табыйк һәм бу әкият геройлары сезгә таныш булган кайсы әкиятләрдә бар? Искә төшереп китик.
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка. (Куян)
Дөрес, укучылар. Бу – куян. Куян сез укыган, сезгә таныш булган кайсы әкиятләрдә бар? (“Куян кызы”, ”Бикбатыр белән Биккуркак” һ.б.)
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
Көлтә –көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чеби аламын. (Төлке)
Дөрес, укучылар. Бу – төлке. Ә төлке кайсы әкият герое? ( “Төлке белән бүре”, “Торна белән төлке”)
Бик яхшы, укучылар, афәрин! Кызыл Калфак бик шат. Ул сезгә рәхмәт әйтә.
Тактада күрсәтелгән иллюстрацияләрнең кайсы әкияттән икәнен белү.
Укучылар, сезгә өй эшенә үзегезгә ошаган, үзегез яратып укыган берәр әкияткә рәсем ясап килергә кушкан идем. Ә хәзер әйдәгез сезнең иҗат җимешләрегезне карыйк һәм бу иллюстрацияләр кайсы әкиятләргә ясалган икәнен белик.
(“Шүрәле”, “Төлке белән каз”, “Шалкан”, “Куян кызы”, “Ахмак бүре” һ.б.)
Төп өлеш.
“Өч кыз” әкияте өстендә эш.
Сүзлек өстендә эш.
Җиз – медь
Ләгән – таз
Киндер – холст, полотно
Юаныч - утешение
“Бала” китапханәсеннән “Өч кыз” әкиятен карау.
“Бала РФ” сайтыннан бу әкиятне карап китәрбез. Сез үзегез дә Бала дигән сайтка кереп , татарча мультфильмнар, әкиятләр карый аласыз. Әкиятне игътибар белән карагыз. (Әкиятне карау)
Сезгә әкият ошадымы?
Әкият геройларының кайсысы ошады?
“Бала” китапханәсендә бирелгән сорауларга җавап бирү.
Рәсемдә ничә йорт сурәтләнгән?
Кызлар нәрсә кигән?
Рәсемдәге ана кеше нишли?
Рәсемдә нинди җәнлек сурәтләнгән?
Олы кыз нишли?
Уртанчы кыз нишли?
Кече кыз бала нишли?
Ә сез әниләрегезгә ярдәм итәсезме?
-
Әкиятне сәнгатьле уку. Укытучы укый башлый, укучылар чылбыр буенча дәвам итәләр.
Укытучының сорауларына җавап бирү.
“Бала” китапханәсендә бирелгән тестны эшләү.
Бер хатынның ничә кызы булган?
А) биш
Б)дүрт
В) өч
2. Ана кеше ялгыз калгач ни була?
А) Ул авырып китә
Б) берни булмый
В) Кече кызына күченә
3. Ана кеше кемне ярдәмгә чакыра?
А) аюны
Б) куянны
В) тиенне
4. Олы кыз кемгә әверелә?
А) дөягә
Б) тычканга
В) бакага
5. Уртанчы кыз кемгә әверелә?
А) еланга
Б) куянга
В) үрмәкүчкә
6. Ана кешегә кем булыша?
А) Очраклы бер кеше
Б) күршесе
В) кече кызы
Ял итү. (физкультминутка) Җыр “Иң матур җыр”
Әкиятне рольләргә бүлеп уку.
Әкияттән слайдтагы рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табып уку.
Беренче слайдтагы рәсем.
Менә аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр, ди.
Икенче слайдтагы рәсем.
Өченче слайдтагы рәсем.
Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
Дүртенче слайдтагы рәсем.
Уртанчы кыз киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
Бишенче слайдтагы рәсем.
Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тактада язылган мәкальләрнең кайсысы әкият эчтәлегенә туры килә.
- Укучылар тактада язылган мәкальләрне укыгыз әле. Сез аларның мәгънәләрен ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңлана) Бу мәкальләрнең кайсысы “Өч кыз” әкиятенең эчтәлегенә туры килә дип саныйсыз?
А) Ана күңеле - балада, бала күңеле – далада.
Б) Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
В) Ни чәчсәң, шуны урырсың.
- Әйе, олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Бу мәкаль “Өч кыз” әкиятенең эчтәлегенә туры килә.
Нәтиҗә ясау.
Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? ? (Укучыларның фикерләре тыңлана)
Кайсы җөмлә иң әһәмиятле, төп мәгънәне белдерә? (Әкияттән табып уку)
И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.
Әкият безне әти-әнине хөрмәт итәргә, аларга мәрхәмәтле, игътибарлы, шәфкатьле булырга өйрәтә. Әни – бала өчен иң газиз, иң кадерле якын кеше. Чөнки ул безне тудырган, ашаткан, эчерткән, җыр көйләп йоклаткан, беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телебезне өйрәткән кеше.
Кадерле укучылар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы, шәфкатьле булыйк . “Җәннәт – аналарның аяк астында” дигән мәкальне һәрвакыт күңелебездә тотыйк. Ата-анасын хөрмәтләгән кеше генә, үзе дә хөрмәткә ирешә ала.
Әниләр турында сөйләшү. Өйрәнеп килгән шигырьләрне, хикәяләрне сөйләү.
Йомгаклау.
Укучылар, сезгә “Өч кыз әкияте” ошадымы?
Әкияттәге кызларның кайсысы ошады? Ни өчен?
Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
Балалар, Кызыл Калфакка бүгенге дәрес бик ошады. Ул сезгә “5” леләр куя. Барыгызга да зур рәхмәт!
Өй эше: “Бала” РФ сайтыннан “Өч кыз” мультфильмын карарга, әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.