Инфоурок Другое КонспектыУрок " Раслау һәм инкарь җөмләләр"

Урок " Раслау һәм инкарь җөмләләр"

Скачать материал

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр.

 

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны

               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзлекле бер

              система булдыру,язу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү,  укучыларны

              логик фикер йөртергә  күнектерү, әхлак тәрбиясе бирү һәм  эстетик

             зәвыкны үстерү.

Җиһазлау: дәреслек,өстәмә материаллар.

Метод һәм алымнар: әңгәмә,дидактик уеннар.

Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү.

                    ДӘРЕС ПЛАНЫ ҺӘМ БАРЫШЫ.

1.Дәресне оештыру. 1 этап. Ориентлашу- мотивлаштыру.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

Уңай психологик халәт булдыру.Укучыларның фикерләрен  дәрескә хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез,укучылар!  Кәефләрегез ничек?

- Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2.Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын! 

5.Белемнәрне үзең эзләп тап-

2.Белемнәрне актуальләштерү.

-          Укучылар! Әйдәгез,узган дәрестә  үтелгәннәрне искә  төшереп  алыйк .

-          1.Әйтү максаты ягыннан җөмләләр нинди булалар?(хикәя,сорау,боеру)

-          2.Хикәя җөмлә  нинди интонация  белән әйтелә?(тулы)

-          3.Сорау инт белән эйтелгән җөмлә (сорау)

-          4.Сорау җөмләнең курсәткечләре

-          5.Нәрсә ул логик басым?(иң әһәмиятле сүзгә төшкән басым)

-          6.Сүз  тәртибе төрләре.(уңай-ия беренче,хәбәр –икенче;кире тәртибе-хәбәр –беренче,ия-икенче)

7.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр, әйтү максаты буенча җөмләләр  бар , раслау һәм инкар җөмләләр, кайсылары безгә билгеле түгел.

 

 

 

 

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат:  Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап, бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую)

Без буген нәрсә турында сөйләшербез,  дәрескә максат куегыз.

Үзбәя

Максат:  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы хәл итү юлларын билгеләү Укучылар. Сезгә расламалар тәкъдим итәм.   “Дәрес  башында” өлешендә кайсылары сезгә билгеле, шул өлешкә “+” тамгасы куясыз, кайсысы билгеле түгел “-“ тамгасы куясыз

+

Раслама

_

 

Ия белән хәбәрдән торган җөмлә җыйнак җөмлә

 

 

Сорау җөмләдә -мы, -ме,мыни –мени кисәкчәләре була

 

 

Сүзләрнең кире тәртибе инверсия дип атала

 

 

Әйтү максаты буенча хикәя,сорау, боерык, тойгылы җөмләләр була

 

 

Раслау җөмләләр билгенең,эшнең, предметларның күренешләрнең булуын раслыйлар

 

 

Инкарь җөмләләрдә нәрсә дә булса кире кагыла

 

 

4  этап. Уку мәсьәләсен чишү.

сайланма диктант язу.

(Укытучы Ф.Яруллинның шигырьләреннән өзек укый.Укучылар 2 баганага сайлап язалар.1нче  багана-фигыльләрнең барлык формасын,2  нче баганага-фигыльләрнең юклык формасын язасы.Искә төшерәбез: барлык формасы-эш эшләнә,юклык-эшләү юк).

-1.Ашыкмыймын укып чыгарга,

Юлыкканда яхшы китапка.

2.Язмыш миңа бик күп бирде

Бәхетле мизгелләрне.

3.Кызганыч ,безнең сукмаклар

Иртәрәк үрелмәгән.

Болытсыз яшьлек илендә

Бергәләп йөрелмәгән.

4.Аклыгымны чәчәкләргә бирәм

Ярсуымны җиргә таратам.

5.Кешеләрдән һич тә туя алмыйм.,

Яши алмыйм ,дуслар,шунсыз мин.

6.Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,

Диңгез кеби ярсып  торган йөрәгем  бар. 

Җавап:  I багана(фигыльләрнең барлык формасы):бирде, бирәм,таратам,бирә алам; II багана(фигыльләрнең юклык формасы):ашыкмыймын ,үрелмәгән,йөрелмәгән,туя алмыйм,яши алмыйм .                                    

 -Нәтиҗә:Барлык формасындагы фигыльләр эшнең эшләнүен раслыйлар,ә юклык формасындагы фигыльләр эшнең булмавын белдерәләр,ягъни кире кагалар.Тагын  кире какканда  нинди сүзләр әйтеп була?

-Юк,түгел  сүзләре.

Үзбәя

4.Укытучы аңлатмасы.

   -Сөйләмдә һәрвакыт нәрсә дә булса раслана яисә инкяр ителә. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленәләр.

Раслау җөмләләр билгенең,эшнең,предметның,күренешләрнең булуын раслыйлар.Аларда инкяр күрсәткечләре булмый.

Үлгәннәрнең каберен бел,

Исәннәрнең кадерен бел.(Ш.Галиев).

  -Инкяр җөмләләрдә нәрсә булса да инкяр ителә.Инкяр чаралары:

1.-ма,-мә кушымчасы;

2.түгел сүзе;

3.юк сүзе;

4.-сыз,-сез кушымчасы.

Минем анда барганым юк. Көн болытсыз булачак.

    - Өстәмә аңлатма:интонация(ирония белән әйтелә):Ул әле кайтканмы?Кайткан ди!яки Кайтмый ни!

Интонация һәм сорау алмашлыгы:Син авылга кайтасыңмы?Нәрсә калган  соң анда миңа?!

5.Тактада модель төзү.

-          Әйдәгез, хәзер тактада дәреснең моделен төзеп карыйк.

                                       ҖӨМЛӘ                   

    

     РАСЛАУ                                             ИНКЯР Инкяр чаралары:

                                                                          1.-ма,-мә кушымчасы;

хикәя боеру сорау                                           2.түгел сүзе;

     формалары                                                3.юк сүзе;

                                                                         4.-сыз,-сез кушымчасы.

 

-Ә берьюлы ике инкяр күрсәткече алган җөмлә нинди булыр?

Әзерләнмәдем түгел,әзерләндем.

Җавап: Раслау җөмлә була.

Ул аңламый түгел,аңлый.

Мин анда бармый калмадым,бардым.

6.Дәреслек белән эш.

-Әйдәгез,дәреслекнең 35 нче битен ачыйк.51нче күнегүне эшлибез.

БИРЕМ:Бирелгән сүзләргә –лы,-ле һәм –сыз,-сез кушымчалары ялгап язарга.

Акыл-лы,-сыз;акча-лы,-сыз; сәләт-ле,-сез;көч-ле,-сез;гайрәт-ле,-сез;егәр-ле,-сез;баш-лы,-сыз;аяк-лы,-сыз;моң-лы,-сыз;күз-ле,-сез;игътибар-лы,-сыз.

7.Сүзлек  белән эш.

-          Сүзлектән әлеге сүзләрнең язылышын язып алыйк.

1.раслау

2.инкарь һәм инкяр.(Ике төрле языла).

8.Серле агач:мәкальләр белән эш.

-Ә хәзер тактага карыйбыз.Анда серле агач рәсеме куелган.Мәкальләрдә нинди җөмләләр?

1.Кеше холкын күзәт,үзеңнекен төзәт.

2.Күркәм холык-изге юлдаш.

3.Вөҗданы пакьның йөзе ак.

4.Картлардан курык,яшьләрдән оял.

5.Намусыңны яшьтән үк сакла.

Җавап: Болар-раслау җөмләләр.

9.Серле эшләпә: табышмаклар белән эш.

Анда табышмаклар бирелгән.

1.Югалткан әйберең түгел,-

Эзләмичә тапмыйсың.(Табышмак).

3.Шәһәрләр-йортсыз,

Диңгезләр-сусыз.(Карта).

4.Гәүдәсе бар- җаны юк,

Үзе эшләпә кигән-башы юк.(Гөмбә).

5.Канаты бар-оча алмый,

Күккә таба карамый,

Йолдызлар да санамый,

Коры җирдә тора алмый.(Балык).

-Болар нинди җөмләләр?

-Җавап: Болар- инкяр җөмләләр.

10.Кар өеме: дидактик уен.

-Кар өеме: Ак кәгазь битенә җөмләләр язабыз,бөклибез.Күршеләргә бирәбез.

1нче рәт-раслау җөмләләр,2нче җөмлә-инкяр җөмләләр яза. Соңыннан укыла.

11.Динамик пауза.

-ТЭЙК  ОФ –ТАЧ ДАУН. Җавап белән килешкән укучылар баса.

1.Эш-гамәлне раслау яки кире кагуга карап,җөмләләр раслау һәм гади җөмләләргә бүленәләр.(-).

2.Раслау җөмлә хикәя, сорау,боеру формаларында килергә мөмкин.(+).

3.Килешми сиңа эшләпә.Бу-раслау җөмлә.(-).

4.-ма,-мә;-сыз,-сез-инкяр җөмләләрдәге кушымчалар.(+).

 

12.Ныгыту күнегүләре эшләү

Раслау һәм инкяр җөмләләрне төркемләп языгыз.

Атлар - колхозның терәге, бар карап торган тарту көче. (Н. Әхмәдиев)

Раслау җөмлә

Ат бит ул шундый хайван, аз гына хәл кердеме, теләсә кемгә баш бирергә яратмый. (Н. Әхмәдиев)

Андый сулы чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган. (Г. Бәширов)

Унынчы класстагы утыз алты укучының һәрберсенең үз холкы, үз сәләте, үз теләге, үз омтылышы бар иде. (Г. Әпсәләмов)

Үзе юкның күзе юк. (С. Хафизов)

Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. (Ә. Еники)

Үзәккә үткәне – үз иткәнеңнең сине кире кагуы. (Н. Әхмәдиев)

Килешми сиңа эшләпә. (С. Шәрипов)

Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора. (Г. Ахунов)

Егылса да исе китми, торып басса да, бер сүз әйтми. (Р. Хафизова)

Әмма алар бу хыялларына бервакытта да ирешә алмаячаклар, юк. (Г. Гыйльманов)

Кошлар да, яз җиткәч, үзләренең туып үскән илләрен сагынып кайталар. (И.Гази)

Газизәнең миннән башка якын кешесе юк. (Г. Тукай)

Язмыш татарларны дөньяның төрле якларына чәчкән. (Р. Нуруллина)

 

 

 

 

 

12.РЕФЛЕКСИЯ.

Без бүген нәрсә турында өйрәндек?

 

Нәрсә белдек

Тема буенча сораулар калды

 

16.Өй эше:

Раслау һәм инкяр җөмләләр турында әкият язарга.Анда бүген өйрәнгән кагыйдәләр чагылыш табарга тиеш.

-Дәресебез ахырына якынлашты.Активлыгыгыз,җавапларыгыз өчен зур рәхмәт.Һәрчак аклыкка ,сафлыкка омтылыгыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок " Раслау һәм инкарь җөмләләр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыковед

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Раслау һәм инкарь җөмләләр турында белешмә бирү,аларны

сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзлекле бер

система булдыру,язу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү,укучыларны

логик фикер йөртергә күнектерү, әхлак тәрбиясе бирү һәмэстетик

зәвыкны үстерү.

1.Дәресне оештыру. 1 этап. Ориентлашу- мотивлаштыру.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

Уңай психологик халәт булдыру.Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек?

- Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2.Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

5.Белемнәрне үзең эзләп тап.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 983 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.03.2019 3767
    • DOCX 23 кбайт
    • 77 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирзянова Венера Сабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирзянова Венера Сабировна
    Сабирзянова Венера Сабировна
    • На сайте: 5 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 19409
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психология личностного развития: от понимания себя к творчеству

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

Копирайтинг: от пресс-портрета до коммуникаций

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: теория и практика

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек