Дәрескә
тема: "Татар халкының
милли орнаменты".
·Белем бирүче: Укучыларны татарлар халыкының
сәнгатьте, милли татар орнаменты белән таныштырырга. Орнаментның мәгнәсен ачыкларга,
аның үзенчәлеге белән таныштырырга.
·Үстерүче: Укучыларның иҗат
сәләтләрен үстерергә, төс белән эш күнегүләрен, гүзәллекне күрергә,тәм һәм
осталыкны үстерергә.
·Тәрбияләүче: Балаларда татар халыкының сәнгатенә ,туган
җиренә мәхәббәт тәрбияләргә.
Күрү рәте:
· Укучыларның эшләре.
· Күрсәтмә әсбаплар«Орнамент төрчәләре ».
· Әбием сандыктан
эшләнмәләр (кәчтүм (калфак, кульмәк, изю,
камзул, читекләр яки туфли), ювелир эшләнмәләр, чигеш, бизәк тукучылык һәм һ.б.).
Музыка һәм тавыш рәт: татарлар халык көйләре.
Видеоряд: дәрескә тәкъдир.
Җайланмалар:
· компьютер;
· видеопроектор;
· экран.
Дәрес планы.
1.Оештыру
моменты.
2.Яңа
белем һәм күнекмәләр бирү.
3.Тарих
битләренә сәяхәт.
4.Ял
минуты.
5.Практик
эш.
6.Йомгаклау.
Нәтиҗә ясау.
Дәрес Барышы
1. Оештыру мизгел.
-Исәнмесез,
балалар!
Хәерле
көннәр сезгә!
Зиһен
һәм тел ачкычлары
Телимен
һәммәгезгә.
-Рәхмәт!
Хәерле
булсын безнең дәресебез!
Хәерле булсын
безнең һәрбер эшебез!
Без нинди олкэдэ яшибез?
Безнең олкэдэ нинди кешеләре яшиләр ?
Ә без шул кешеләрне ничек аерабыз?
ответы учащихся - (Кием буйлап, аралашу теленнән, кәчтүмдәге бизәк
буйлап һәм орнаментка карап).
Шулай итеп, без дәрес темасына якын килдек .Бүгенге дәрес темасының исемен языгыз
«Татар халкының милли орнаменты». Ә хәзер укучылар сүзне
мин сезгә бирәм. Эллекеге вакытта Татар халкының нинди
өс киемнәрен теккәннәр,
чиккәннәр бәйләгәннәр. Шулар турында мин сезгә әзерләнеп килергә кушкан идем.
.
Яңа белемнәрне, күнегүләрне һәм осталыкларны
формалаштыру.
· Бизәк
орнаменттан нәрсәсе белән аерыла?
· Сез
күрдегезме, табигать тарафыннан төзелгән бизәкләрне?
· Кеше
тарафыннан төзелгән бизәкләр һәм орнаментларны әйтегез әле?
Бүген
без сезнең белән, нәрсә ул орнамент һәм аның төрләре белән танышып,аңлап,ясап
үтәрбез.
Билгеле
бер тәртиптә төзелгән нинди дә булса рәсемнең яки сызымның ритмлы
чиратлаштырылучы бизәкләрне -орнамент дип атыйлар.
«Орнамент»
сүзе латин теленнән «ornamentum» булды , «бизәк»дигәнне аөлата.
Борынгы
заманнардан бирле халык осталары төрле бизәкләр белән вазалар, тартмачыклар
һәм башка әйберләр, өй кирәк-яракларын бизәделәр, алар белән сарай түшәмнәрен
һәм стеналарын ,агач аркаларын, урындыкларын, уеп ясадылар.
Татар
халык орнаменты яп-якты һәм үзенчәлекле, нәфис халык иҗаты белән таныштыра .
Татар
халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырларлар төрле әсәрләрдә халык
иҗатларында яп-якты урын тапты : ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр,
тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы , баш киемнәре,
төрле төсле мозаика күн аяк киемеләре,торакларның бизәкләре .
Орнаментның берничә төре билгеле:
1.Чәчәкле-үсемлек орнаменты
Халык
осталарын гел рухландырган,үзенә җәлеп иткән иң бай үсемлекләр дөньясы.
Үсемлекләр орнаменты барлык халыкларның сәнгать күренешләрендә киң таралган
һәм бөтенесе дә алар төрле төрдәге чәчәк күплеге,төрлелеге белән
аерыла.
2.Зооморф орнамент.
Биредә табигатьтәге тере сурәтләрне күзәтергә мөмкин. Аеруча бу иҗатта кошлар
сүрәтләнә. Кошлар, аеруч сакланып калганы халык иҗатының тотрыклысы. Кошлар
белән күп ышанунар, әкиятләр һәм риваятьләр бәйләнгән.
.
Үрдәк рсүрәтләре.
· Очучан тычканнар сүрәтләре .
· Парлы атлар һәм җайдакларның схематик сүрәтләре.
· Ерткычлар - арысланнарның яки юлбарыс башларының схематик
сүрәтләре.
3. Геометрик орнамент. Күп төрл татар орнаментлары һәм
бизәкләре арасында геометрик орнамент та шактый зур урын ала. Авыл
торакларында, ювелир эшләнмәләрдә һәм тукымадагы бизәкәрдә киң кулланыла.
·
дулкыннар.
·йөгереп
килгән дулкыннар.
·
бау.
·әйләнмәләр.
·үрелмәләр,
борылма.
·
тоткалар.
·
йолдызлар һәм айлар һәм башкалар.
4. Антропоморф орнамент.Кеше
сыннары белән төшерелгән,бизәлгән сыннар сүрәтләр.
Төс:
Күптөслелек татар орнаменты өчен
үзенчәлекле. сөлгеләр, туй киемнәре өчен ак тукымаларга матур чигешле
орнаментлар ясала.
Күбесенчә өстенлек итүче якты төсләр: яшел, сары, шәмәхә, зәңгәр,
куе кызыл һәм кызыл төсләр..
Бизәкләрдә гадәттә 4-тән 6-төрле
төс катнашалар. Өстенлек иткәне алаларның :зәңгәркүк, яшел, сары һәм кызыл тон.
Карагыз әле,тиңдәшлекләр нинди булырга мөмкин.
4. Үткән материал
ныгыту.
Өй эше.
Дусларыгыз белән орнамент - апликция уйлап тап һәм эшлә. (Төсле
кәгазьләр белән).
Файдаланучы әдәбият:
1. Фуад валеев
«Татар халык орнаменты» Казан, 2002.
2. Нурзия сергеева «эбиемнен
сандыгы» Казан, 1995.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.