Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Физика / Конспекты / Урок по татарскому языку "Аергыч һәм аның белдерелүе"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Физика

Урок по татарскому языку "Аергыч һәм аның белдерелүе"

библиотека
материалов



Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.

Максатлар:

1. Аергычлар турында гомуми мәгълүмат бирү. Аергычларның белдерелүен аңлату.

2.Җөмлә эчендә аергычларны таный белергә өйрәтү. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

3.Туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Материал:

Мифтахов Б. М., Сөнгатова Г. М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / М. З. Зәкиев редакциясендә. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 142 б. (“ Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе” темасы. – 42-43 б. )

Җиһазлар: таблица, карточкалар, дәреслек.

Дәреснең методы: аңлату-күрсәтү, әңгәмә.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату дәресе.



Дәреснең планы

I. Актуальләштерү:

1. Исәнләшү. Дежур укучыны ачыклау, дәрескә килмәгән укучыларны билгеләү.

2. Өй эшен – 60 нчы күнегүне тикшерү.

3. Нәтиҗә ясап, үткән дәрестә өйрәнелгән “Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары” темасын кабатлап алу.

II. Яңа материалны аңлату:

1. Таблицага нигезләнеп, яңа материалны аңлату.

2. Дәреслектә бирелгән кагыйдәне укып чыгу.

3. Кагыйдәне дәфтәргә яздыру.

III. Ныгыту:

1. Дәреслектә бирелгән 62 нче күнегүне ( “Нәфисә” исемле текстны укып, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең җөмләдә кайсы кисәк булуын ачыклау) телдән эшләү.

2. Карточкалар белән эш ( өзектәге җөмләләргә аергычлар өстәп, кроссвордны чишү).

3. 64 нче күнегүне ( текстны укып, аергычларны парлап язып алу барышында җәяләр эчендә һәр аергычның ничек белдерелүен күрсәтү) язмача эшләү.

IV. Йомгаклау:

1.Укучыларга, теманы аңлаулары максатыннан, сораулар бирү.

2. Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

3. Укучылар белән саубуллашу.

V. Өйгә эш:

63 нче күнегүне (“Айсылу” исемле текстны күчереп язып, аергычларны табарга һәм яннарына кайсы сүз төркеменә керүләрен, нинди сорауга җавап бирүләрен язарга) язмача эшләү.

































Дәрес барышы

Укытучы: (У) Исәнмесез! Хәерле көннәр ,укучылар! Утырыгыз.

укучы: (у) Исәнмесез!

У: Бүген сыйныфта кем дежур? Барыгыз да бармы?

у: Дәрестә мин дежур . Барыбыз да бар.

У: Ярый, яхшы. Утыр. Укучылар, әйдәгез, үткән дәрестә бирелгән өй эшен тикшереп китик әле. Өй эше нинди иде?

у: 60 нчы күнегү. ( 60 нчы күнегү тикшерелә)

У: Шулай итеп, укучылар, ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела? Әйдә Зилә.

у: җөмләнең хәбәре исем яки исем урынында килгән башка сүз төркеме белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

У: Дөрес. Ә ия зат алмашлыгы белән белдерелсә, сызык куеламы, Ләлә?

у: Ия I һәм II зат алмашлыгы белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмаска да мөмкин. Сызык кую хәбәргә басым ясап әйтүне белдерә.

У: Гөлзидә, ия белән хәбәр арасына сызык куймау очрагына берәр мисал әйт әле.

у: Мәсәлән, мин укучы. Мин – ия, укучы – хәбәр.

У: Молодец, утыр. Укучылар, үткән дәрес темасын яхшы үзләштергәнсез. Бүгенге дәрестә дә җөмлә кисәкләре турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Җөмләнең баш кисәкләреннән кала, аның әле иярчен кисәкләре дә бар. Укучылар тактага күз салыгыз әле. Сез монда ребус күрәсез. Әйдәгез, әлеге ребусны чишик әле. Анда нинди сүз язылган?

у: Аергыч.

У: Дөрес, укучылар. Шулай итеп бүгенге дәресебезнең темасы – “Аергыч һәм аның белдерелүе”. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, “сыйныф эше” дип һәм дәреснең темасын язып куегыз. Укучылар, мин теманы аңлатам, ә сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.

У: Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган иярчен кисәк аергыч дип атала. Ә аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш була. Укучылар, тактадагы җөмләләргә карыйк әле:

Назлы кояш җирне җылытты.

Марат җиденче сыйныфта укый.

Минем көчегем бар.

Анда татарча спектакль бара.

Әнисенең әйткән сүзе дөрес булып чыкты.

Беренче җөмлә – назлы кояш җирне җылытты. Әлеге җөмләдә “назлы” сүзе аергыч булып килгән. Аңа без нинди? соравын куеп карый алабыз – нинди кояш? Ул “кояш” сүзенә ияргән, ягъни “кояш” сүзе аерылмыш була. Укучылар, игътибар белән карагыз: аергыч астына менә шундый тамга

 - бер дулкынлы сызык сызыла. (Калган җөмләләр дә шундый тәртиптә аңлатыла.)

У: Укучылар, аергычлар төрле сүз төркемнәре белән белдерелә ала. Җөмләләргә карагыз әле. Беренче җөмләдәге “назлы” аергычы сыйфат белән белдерелгән. Шулай ук сан, алмашлык, рәвеш, иялек килешендәге исем, фигыль ( бу очракта сыйфат фигыль) сүз төркемнәре белән дә белдерелә. ( Югарыда бирелгән җөмләләр мисалында аңлатыла.)

У: болардан кала аергыч тагын кушымчасыз килгән кайбер исемнәр – газета-журнал, китап, авыл, шәһәр, район, шулай ук профессияне аңлаткан сүзләр белән дә белдерелә. Мәсәлән:

Без “Сабантуй” газетасын яратып укыйбыз.

Безнең “Шифа чишмәсе” даны тирә-якта билгеле.

Кырларга җырчы тургайлар кайтты.

У: Укучылар, аңлашыламы?

у: Әйе.

У: Укучылар, җөмләләрдәге аерылмышларны санап чыгыйк әле.

у: Кояш, сыйныф, көчегем, спектакль, сүзе, газета, дан, тургайлар.

У: Әлеге сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

у: Исемгә.

У: Димәк, укучылар, моннан нинди нәтиҗә ясап була инде?

у: Аергычлар исемгә иярәләр.

У: Дөрес укучылар. Бу кагыйдәне дә дәфтәрләрегезгә язып куегыз: аергычлар исем сүз төркеменә иярәләр. Ә хәзер дәреслекнең 42 нче битен ачыгыз. Андагы кагыйдәләрне дә карап китик һәм дәфтәргә язып куйыйк. ( Укытучы кагыйдәләрне әйтеп бара, укучылар дәфтәрләренә яза баралар.) Күнегүләр эшли башлагач, яхшырак аңлашылыр. Ә хәзер күнегүләр эшләүгә күчәбез. Укучылар, 42 нче биттә бирелгән 62 нче күнегүне телдән карап үтик әле. Алисә, биремне укы әле.

у: Текстны сәнгатьле итеп укыгыз. Аннан соң калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең җөмләдә кайсы кисәк булуын ачыклагыз. Алар нинди сорауларга җавап бирәләр һәм кайсы җөмлә кисәген ачыклыйлар?

У: Әйдәгез, “Нәфисә” исемле текстны сәнгатьле итеп укып чыгыйк. Әйдә Гөлназ. (Текст укып чыгыла.) Ә хәзер калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең җөмләдә нинди кисәк булуын ачыклыйк, аларга сорау куеп карыйк. Гөлчирә, беренче җөмләне укы әле.

у: Нәфисә бөтен йөзен каплап торган зур күзлеге аша әле бер якка, әле икенче якка карап ала. “Зур” һәм “икенче”сүзләре аергычлар була. Алар “күзлек” һәм “як” сүзләренә ияреп килгәннәр, нинди? һәм кайсы? сорауларын куеп була.

У: Дөрес, Гөлчирә. Утыр. (Калган җөмләләр дә шул тәртиптә тикшерелә.)

У: Укучылар, теманы яхшы үзләштергәнсез. Арыгансыздыр да инде. Әйдәгез басып, хәрәкәтләнеп алыйк әле.



Дәресебезне алга таба дәвам итәбез. Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Сез биремне дәфтәрләрегездә эшләрсез. Аңлашылмаса сорагыз.

Бирем: өзектәге җөмләләргә аергычлар өстәп, кроссвордны чишегез.

...(3) окопта каршылыйм

...(6) язны;

...(4) таңда ...(2) якка

Кайта кыр казы;

Кайта диңгез артындагы

...(1) илләрдән,

Һәм яши ул төнбоеклы

...(5) күлләрдә. (Ф. К.)

1.






2.







3.







4.





5.






6.







У: Укучылар, әлеге җөмләләрдә нинди аергычлар төшеп калган?

у: ерак, безнең, тирән, язгы, тонык, икенче.

У: Ә уртадагы баганада нинди сүз язылган?

у: Аергыч.

У: Дөрес, укучылар. Ә хәзер дәреслектәге 64 нче күнегүне карап китик әле. Диләрә, биремне укы әле.

у: Текстны сәнгатьле итеп укыгыз һәм эчтәлеген шушы вариантка якын итеп сөйләгез. Аергычларны аерылмышлары белән парлап язып алу барышында җәяләр эчендә һәр аергычның ничек белдерелүен күрсәтә барыгыз. Соңыннан гомуми нәтиҗә ясагыз: аергычлар ничек белдерелә?

У: Утыр Диләрә. Резидә, текстны сәнгатьле итеп укып чык әле. (Текст укыла.) Укучылар, беренче җөмләне тактада тикшерик, калганнарын дәфтәрләрегездә эшләрсез. 64 нче күнегү, дип язып куегыз. Миләүшә тактага чык әле, беренче җөмләне укы.

у: Кунакларның атлары өчен лапас башына, күп итеп, печән китереп өйгәннәрикән. Әлеге җөмләдә “кунакларның” аергычы бирелгән, ул атлары сүзенә ияреп килгән. Аергыч исем белән белдерелгән: кунакларның атлары (исем).

У: Укучылар, калган җөмләләрне дә шушы тәртиптә эшләп чыгыгыз. Соңыннан тикшерербез. (64 нче күнегү тикшерелә.)

У: Укучылар, сез инде җөмләләрдәге аергычларны аерырга өйрәндегезме?

у: Әйе.

У: әйдәгез теманы тагын бер кат кабатлап алыйк. Зөлфия, аергыч, дип нинди җөмлә кисәге атала?

у: Аергыч, дип җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирүче җөмлә кисәге атала.

У: Ә аерылмыш нәрсә була, Ләйлә?

у: Аерылмыш ул – аергыч ачыклап килгән сүз.

У: Дөрес, Ләйлә. Аергычлар нинди сүз төркемнәре белән белдереләләр? Әйдә Регина.

у: Аергычлар сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, исем, фигыль сүз төркемнәре белән белдереләләр.

У: Дөрес Регина. Утыр. Шулай итеп, укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Өй эшен язып алыгыз: 63 нче күнегүне язмача эшләп килергә. Әйдәгез беренче җөмләне карап китик. Калганнарын да шушы үрнәктә эшләрсез. (Беренче җөмлә тикшерелә.) Сорауларыгыз юкмы? Булмаса, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

У: Саубулыгыз.

Краткое описание документа:

Максатлар:

1. Аергычлар турында гомуми мәгълүмат бирү. Аергычларның белдерелүен аңлату.

2.Җөмлә эчендә аергычларны таный белергә өйрәтү. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

3.Туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Материал:               

 

Мифтахов Б. М., Сөнгатова Г. М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / М. З. Зәкиев редакциясендә. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 142 б. (“ Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе” темасы. – 42-43 б. ) 

Автор
Дата добавления 09.12.2014
Раздел Физика
Подраздел Конспекты
Просмотров1010
Номер материала 181652
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх