Габдрафикова Алсу Ильдусовна
9 лет назад

“Рәхмәт сиңа, җыр!

Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа,җыр!” дип исемләнгән шигъри җыентыгына күзәтү ....“Җыр ул-миннән аерып алып булмый торган бер өлешем,”-ди Георгий Мифодиевич. Һәм ул җырлый. Аның күңеленнән иксез-чиксез моң дәрясы агыла. Җыр аның бөтен дөньясын били. Әйтерсең җыр аның бер кисәге. Шулай булмаса аның күңел түреннән чыккан, җан авазы белән язылган “И җыр гынам, җырым” дип аталган фәлсәфи формадагы хезмәте тумас иде: “Ерактан,бик ерактан акрын гына бер җыр агыла. Аһ, бу нинди йөрәк өзгеч моң?! Кайда ишеткәнем бар соң әле минем бу җырны? Нишләп әле ул минем җанымны шулай өтеп ала? Ул каядыр чакыра, дәшә, ымлый. Безнең ил-сандугач сайрар җир, Безнең ил-гөл-чәчәк арасы. Күңелем сихерләнеп,моң агылган тарафка йөгерәм. Ул якында... Бәгырьләремне телгәли, елыйсымны китерә. Елыйм,рәхәтләнеп үксеп-үксеп елыйм. Һәр күзәнәгемне сихри наз иркәли,йөрәккә җылы нур коя. Бөтен күкрәгемне тутырып, тирән итеп сулыш алам да: “Син кем, син кем?” –дип өзгәләнеп кычкырып уянып китәм. Карале, күзләремнән һаман яшь ага. Безнең ил-уйнар,көләр җир,- дип җырлаган матур йомшак тавыш бөтен Ястык урамын, югары очны чорнап алган. Яшьле күзләремне учларым белән угалап алам да, ниндидер бер булачак могҗизаны кабул итеп алырга әзер булган кебек, шушы моңлы агымга ияреп китеп барам... Рәхмәт сиңа,җыр,рәхмәт!...” Җырга булган рәхмәте күңеленнән ташып шигъри юлларга салына. Әнә шулай итеп “Рәхмәт сиңа,җыр! дигән шигырь җыентыгы дөньяга туа. Рәхмәт сиңа,җырым,бергә булдык, Өстә булдык,түбән төшмәдек. Тамак диеп юк-бар чор такмагын Үзебезгә юлдаш итмәдек. Әйе, ул халкына, җырына тугры калган шәхесләрнең берсе. Ә үзе бу хакта болай ди: “Мин күп язмыйм,елына 15-20 шигырь.Аларны да күбесенчә көз ахырыннан апрельгә кадәр генә язам.Шигырьләремдә тормышның төрле якларын чагылдырырга тырышам.Аларда кешелек язмышы,мәхәббәт, табигать матурлыгына соклану,тугрылык,хыянәт,гомер турында уйлану... Иҗади кыйблам-табигатькә соклану. Кешеләргә тирә-яктагы матурлыкның гаҗәеп серлелеге , чисталыгы турында сөйлисем,аларга ул тере табигый матурлыкны тоярга,аңларга ярдәм итәсем килә. Җәй ахыры, никтер уйчан вакыт. Муллык белән торса да тулып, Такыясын салган болыннарда Ромашкалар калган боегып, дип моңланса, “Язгы бакчада” дигән шигырендә исә: Бөтен бакча балкып, тулып тора Чисталыктан,нурдан, аклыктан. Кияү егете торам басып, Күкрәгемә тулган шатлыктан,- дип соклануын белдерә. Әйе, табигатькә соклану аның иҗатына аерым бер сулыш бирә: илһамландыра, иҗат дәртен арттыра. Татлы сулыш бөркеп җир ял итә, Аңа бүләк бүген бу гөлләр. Җылы яңгыр яшәү көче сибә . Бөреләрен ача сиреньнәр. Көз ае –Георгийның иң яраткан ел фасылы.Бигрәк тә тупылларның яфрак койган чагы күңеленә якын.Тимгел-тимгел булып сарыланган яфракларның инеш өстенә төшуен күзәтергә ярата ул. Табигать һәм җырчы. Аерылгысыз төшенчә. Әле бу йомшак үрләргә Кагылып аласым бар. Рәшәләрнең җылылыгын Җаныма саласым бар... Рәшә,томан кебек күренешләр дә аның иҗатыннан читтә калмаган. Күңел халәтен чагылдыруда аларның да роле зур. Сихерләде зәңгәр томан- Кыңгырауларның җаны. Күңелемнең сезнең сыман Челтерәп торган чагы Авыл темасы аның иҗатында зур урын алып тора. “Авыл ул- миңа көч, илһам биреп торучы тере чишмә. Авылның зеңгелдәп торган рәшәләрен,йомшак моңлы кичке эңгерен,кышкы бураннарын,төнге яңгырларын,ачык йөзле,киң күңелле кешеләрен яратам. Авылда мин күңелемә,кышын язылачак шигырьләрем өчен, шомыртларның шавын, чишмәләрнең чыңын, тургайларның җырын, таңнарның алсулыгын, төнге ялгыз тальян моңын җыям...,”-ди ул үзе бу хакта. Мин яраткан уйчан таулар калды. Серкәләнеп калды басулар. Сабыйлыгым шунда уйнап калды, Күпме хисләр калды,ярсулар. Колыннарын назлап атлар калды, Таралышып болын читендә. Сиңа сулыш,җылы биргән яктан Читтә яшәү бигрәк читен лә. Мәхәббәткә табынмаган, аңа дан җырламаган шагыйрь юктыр ул. Әлеге җыентыктагы “Син китәсең инде”, “Хыялда”, “Мин югалттым сине”, “Бар да исемдә”кебек шигырьләре әнә шундыйлардан. Аның күңел дөньясы гаҗәеп бай. Шигырьләре самими хисләр белән сугарылган. Тормышта да шундый ихлас ул. Шигъри җанлы җырчы сандугачыбыз ул безнең. “Бәхет ул- яраткан эшеңдә,сәнгатьтә горурланып, чиста намус белән кеше күзенә карый алуда, үзеңне кеше итеп тоюда һәм күңелеңдә син йөрткән олы җырда!” Әлеге сүзләр Георгий Мифодиевичның яшәү шигаре. Бу сүзләргә мин дә бик теләп кушылам. Туган ягымның былбылларга тиң җырчысына чын күңелемнән уңышлар телим. Иҗат чишмәгез саекмасын, Георгий Мифодиевич!

Поделиться:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.