Галиева Гульназ Шамиловна
9 лет назад

"Замана укытучысы" эссе

Мин - башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бу гадәти булмаган профессия буенча эшләр өчен, минем алда зур бурычлар тора. Шуңа күрә бу эш зур җаваплылык һәм бу профессияне чын күңелдән яратуны сорый. Минемчә, минем белгечлекне билгеләүче төп сыйфатларның берсе- ярату, беренче чиратта - балаларны, чөнки аннан башка чын Укытучы булып булмыйдыр; тормышны ярату- оптимизмнан башка бүгенге мәктәп яши алмый; хезмәтне ярату – укытучы хезмәте көндәлек зур хезмәт сорый. Язарга, санарга, исәпләргә, рәсем ясарга, дуслар табарга, мәктәп һәм гомумкешелек кагыйдәләре буенча яшәргә өйрәнү өчен күп көч кирәк. Һәм бу көчне табарга, аны кулланырга өйрәтү минем өчен бик мөһим. Шуңа күрә мин башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим, ә минем тирәдә хезмәттәшләрем, талантлы кешеләр, әйтергә мөмкин- тылсымчылар. Россия белем бирү системасының хәзерге җиңел булмаган шартларында мин үземнең белемемне, көчемне, талантымны һәм мәхәббәтемне үземнем кызларым һәм малайларыма бирәм. Мин иҗади эшләргә һәм шул эш барышында Дус булырга тырышам, чөнки мин бит әле сыйныф җитәкчесе дә. Мәктәпкә килә торган һәр бала өчен, беренче укытучы белән очрашу – ул, беренче чиратта яңа, аерым игътибарга лаек кеше белән очрашу. Бу очрашу балага яхшы кеше булырга, киләчәккә ышаныч тудырырга тиеш, беренче укытучыга ошарга тырышу,аңа тормышының шатлыклы һәм авыр минутларында мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белү,сизү дә бала өчен бик мөхим. Эшнең бер көне нәрсәләрдән тора соң? Әлбәттә, балалар белән очрашудан, алардагы һәм үзеңдәге яңа ачышлардан. Мәктәпнең бер көне йомык түгәрәк кебек: , мәктәп, дәресләр, тәнәфесләр, китаплар, дәфтәрләр. Гади бер түгәрәк. Ул минем өчен дә йомылган. Ә кайчан? Бәлки, мәктәпне тәмамлагачтыр, ә бәлки, мәктәптә укыгандамы, бәлки, нәни чакта курчакларым белән беренче укытучыма охшарга тырышып, укытучылы уйнагандамы? Бәлки, кечкенә чактагы хыялларым гомерлеккә булгандыр Мәктәп ул бина, уку фәннәре генә түгел, ә синең укучыларның йөзләре, характерлары, кирелекләре, шуклыклары. Укучыларыңа карап куясың да, уйлыйсың: шушылармы соң инде ул- берничә ел гына элек сыйныф ишекләрен таба алмыйча, тәнәфес белән дәресне бутап йөрүчеләр. Үзләрен ничек хис итәләр, нәрсә уйлыйлар? Үз укучыларың белән рухи якынлыкны озак вакытка саклап калу - һәрбер укытучының хыялыдыр. Ә балаларны чынлап ярата һәм бу яратуны бала сизәрлек итеп белдерә алабызмы. Монда төп шарт булып мәктәп атмосферасы, сыйныфтагы психологик климат тора. Чөнки сыйныф һәр бала өчен, үзен башкалар белән бертигез тоя торган гаилә була. Монда укытучының роле бик зур. Чөнки укытучы, әни кебек, тәртип ясый, балаларның маҗараларын тыңлый. Укытучының балаларны яратуы бернинди таләпсез булырга тиеш. Баланы ярату – ул бернигә дә карамый ярату: йөз кыяфәте, талантлылыгы, гаиләсе нинди булуга бәйсез ярату. Берсүзсез ярату- ул, баланың тәртибе начар булса да, без аны яратырга тиеш дигәнне белдерә. Мәктәптә һәм класста үзен яратканны һәм ихтирам иткәнне бала ничек белергә тиеш? Монда күзләр контакты әһәмиятле роль уйный. Баланың күзенә аның белән сөйләшкәндә турыдан-туры ачык уңай караш бирү, аның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бик мөһим. Дөрес, монда бер психологик нечкәлек бар: бала һәм укытучы күзе бер тигезлектә булырга тиеш. Укытучы өстән аска карарга тиеш түгел(түбәнсетү позасы). Баланың кулына кагылып, башыннан сыйпап, иң өстенә кулны куеп үзеңнең игътибарыңны белдерергә була. Укытучының беренче ышанычлы кагылуларын бала тәүге тапкыр, кулыннан тотып, хәреф язарга өйрәткәндә тоя. Беренче дөрес чишелгән мисал өчен укытучының кулы иң өстенә куелса, балага канатлар үскән кебек була. Тагын бер мөһим момент: нинди генә эшең булса да, балаларның үзе белән әңгәмәгә урын табарга кирәк, сөйләшү мәктәп темасы булмаса да. Шулай итеп ул үзенә игътибарны тоярга тиеш. Мин болай булуны бик тә телим. Балалар тормышында кирәкле кеше булуымны телим. Әгәр мин һәр укучымны уникаль шәхес итеп күрсәм, балаларның проблемаларын йөрәккә якын алсам, аларның уңышларын һәм уңышсызлыкларын уртаклашсам, алар белән җылы аралашуның һаман да яңа ысулларын куллансам, бу шулай булырга мөмкин. Мин хезмәттәшлек идеяләренә, шәһескә гуманлы якын килү принципларына нигезләнгән эш тәҗрибәме булдырырга тырышам. Әйе,мәктәпнең бер көне гади генә:дәресләр, тәнәфесләр. Йомык әйләнә. Дөресрәге, чылбыр, һәм аның һәр буыны укучыларның аңлавы. Бу буынны чылбырга кертү җиңел түгел. Ул аннан ычкынырга, эләкмәскә дә мөмкин. Моның белән укытучының йөрәге беркайчан да килешмәс.Безнең янга класска килгән балалар безгә зур өмет баглый.

Поделиться:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.