Татарстан Республикасы Алабуга
муниципаль районы
МБГБУ
“9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”
Тукай хатлары
Данилова С.С., 10
нчы сыйныф укучысы
Укытучы:Бакирова Р. Г., татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алабуга — 2016.
Эчтәлек.
I.Кереш............................................................3
I
I.Төп өлеш.....................................................4
1.1 Тукай хатларының тематикасы.............4
1.2
Тукай
хатларының теле..........................6
I I
I.Йомгаклау................................................7
Кулланылган
әдәбият....................................8
I.Кереш.
Әдәбиятыбыз тарихында бай
мирас калдырган Г.Тукайның эшчәнлеге гаҗәеп купкырлы һәм төрле. Ул талантлы
балалар язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим, дәреслекләр авторы, тәнкыйтче, журналист,
юмор остасы да. Ләкин кеше буларак ул нинди шәхес булган дигән сорауга җавап
эзләргә теләп, без Г.Тукай хатларына мөрәҗәгать итрәгә булдык. Чөнки хатта кешенең дөньяга карашы, кешеләргә
мөнәсәбәте, яшәү рәвеше, эчке-психологик кичерешләре, теләк-омтылышлары, гомер
баскычлары ачык тасвирлану белән янәшәдә, аларда шәхеснең үз халәте бозылмыйча,
ялганга төрелмичә гәүдәләнә. Бүгенге көндә Тукайныюң язган хатлары тулысынча билгеле түгел. Хәзерге вакытта
аның 1902-1913 еллар аралыгында язган 34 хаты гына ачыкланган
һәм өйрәнелгән, ә менә аңа язылган хатлар бөтенләй юк. Г.Тукай язган хатларның
күбесе Г.Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институты архивының Тукай фондында саклана. Бу хатлар туганнарга, дусларга һәм
каләмдәшләренә адресланган. Хатларның географиясе төрле: Казан, Җаек, Өчиле,Уфа,Троицк.
Алар белән танышып, без Тукайның шәхес һәм язучы буларак эволюцион үсешен
күзәтә, аны тормышта борчыган проблемалар белән якыннан таныша алабыз.
I I.Төп өлеш.
1.1 Тукай
хатларының тематикасы
Хаталарның
тематикалары төрле. Хатларны укыгач, аларның әдәби процесска тәэсире иҗат
җимешләре ясаган тәэсирдән ким түгел икәнен аңлап була. Хатларда күтәрелгән төп
темаларның берсе — әдәбият. Тукай нинди әсәрләр өстендә эш алып
баруы, нинди әсәрләрне бастырып чыгаруы турында язып җибәрә. Кайбер хатларында
ул бастырылган шигырьләрен әңгәмәдәшләренә укырга кушып, алардан тәнкыйть
cүзләрен ишетергә әзерләнеп тора. Үзе дә әдәби киңәшче, тәнкыйтче буларак
килеп баса. Мәсәлән, Сәгыйть Cүнчәләйгә язган хатында ул иптәшен мактый. Аның
чыпчыклар турындагы шигерен “...мәктәп китабына нәмүнә(үрнәк)” итеп алырга
ниятли. Ләкин икейөзле булып күренүдән куркып, язучының кимчелек якларын да
күрсәтеп бирә.Ул әдәби әсәрләрнең Казан арты татарлары телендә язылуын таләп
итә. “Казан арты татарларын шушы көндә милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә
югалтмаячак төп халык дип саныйм.Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар
рухында гына булуын телим.” Тукай үзенең замандашлары — С. Рәмиев, Г. Ибраһимов, З.Бәшири,
Дөрдемәнд кебек әдип һәм шагыйрьләрне тәнкыйтьләп, ачы телле сатира угына
тотып, күп очракларда субъектив мөнәсәбәтләрен дә белдерә. Тукай реалистик рухтагы хис һәм фикер
берлегенә бай шагыйрь, Сәгыйт Рәмиев белән Дәрдемәнднең исә романтик, шигъри
әсәрләрендә фикер һәм хис беренче урынга куела, Г.Ибраһимов исә, гомумән, романтик
язучы. Капма-каршылыкның төп сәбәпләре шулар. Шагыйрь
иҗатында Казан белән бәйле әсәрләр дә күп. Бу тема аның хатларында да зур урын
били. 1907 елның октябреннән шагыйрь тормышында Казан дәвере башлана.
Хатлардан аңлашылганча, Тукай бу елларда рухи дәрт алып, илһамланып яши, эшли. Уральскида яшәүче апасы Газизә Госмановага язган
хатларында Казаннан канәгать калуын белдерә. Апасына язган хатта мондый юллар
бар. “Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын
әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде.
Гәзитәләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора”. Шул фикер Гайнетдин Туприевка язган хатта да раслана.Үзенең хатларында ул сәламәтлеге турында язмаларга
күп урын бирә.Ул терелүдән баш тартмый.Гыйлметдин Шәрәфкә Өчиледән язган
хатында “Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Эшләр болай
барса, бер-ике сихәтләнермен кебек”, — ди. Авылны
ул табигый шифаханә итеп күрә. Монда ул сөт, катык, кымыз эчеп, терелү нияте
белән яши. Шагыйрь соңгы минутларга кадәр шуңа ышана. Фатих Амирханга язган
хаты шуны күрсәтә. Больницага ник иртәрәк мөрәҗәгать итмәдегез дигән табиблар
соравына ул: “Без больницаны үлемнең соңгы стансасы дип беләмез.Аз булса да
дөньяда торып калыйм “,— дип әйткән. Димәк, шагырь һәрбер яңа туган
көнне бүләк итеп кабул иткән һәм мөмкин хәтле нәтиҗәле, файдалы итеп яшәп
калырга тырышкан. Киләчәккә өмет белән карап: “...татарча,татар рухында, татар
геройлары белән дөньяга бер “Евгений Онегин” язу хыялы белән яна. Ләкин бу хыял
чынга ашмыйча кала. Туган
җир,туганлык мөнәсәбәтләре темасын күтәреп чыккан хатлар да аз түгел. Ул аларны
апасы Саҗидәгә , туганнары Абдулловка , апасы Газизәгә яза. Туган җир,аның
табигате язучыга иҗат итәргә дәрт биреп торуы ассызыклана. Әхмәт Урманчиевка
язган хатында: ”Әле авыл хәтирәсе булыр дип бер юрган, ике менәр эшләтеп
алдым”, —дип яза. Г. Кариевка язган хатларында исә ул туган җирен, туфрагын
сагынуын, аңа багышлап шигырьләр язуын бәян итә. «Пар ат», «Шүрәле», «Туган
җиремә» кебек шигырьләренең шагыйрьнең туган җирен артык сагынуыннан, шул
хисләрнең ташып, шигырь юлларына күчүеннән туган гүзәл әсәрләр булуы аңлашыла.
1.2 Тукай
хатларының теле
Хатларның теле дә игътибарга лаек. Габдулла Тукайның хатлары белән танышканда, аның күпкырлы
шәхес булуына һичшиксез ышанасың. Ләкин моннан башка ул безнең алдыбызда нечкә
юмор остасы буларак килеп баса. Кайбер хатларында ул үзеннән дә көлеп куя. “Мин
шундый малай инде, әфәнде, алма бакчасында да, мәхәббәт бакчасында да би-и-ик
акыллы”, — дип яза ул Сәгыть Cүнчәләйгә. “Көндез Галиасгар
Камал, Галимҗан Ибраһимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан белән катышам.Кич белән
күрше майханәгә кереп,тиречеләр,итчеләр,извозчиклар,жуликлар белән катышам”. “Минем
күз күпне күрә, колак күпне ишетә”. Троицкида яшәгән чорында үзе турында “...казакъ
бае шикелле иткә тук,кымызга гарык булып торам”, — дип яза. Фатих Әмирханга үзенең дуслык хисләрен белдере өчен “Фатих
әфәнде!Сәлам, конечно.”, —дип эндәшә.
Ул еш кына әйтәсе фикерен йомшартып җибәрер өчен, җөмләләргә рус сүзләрен
кыстырып куя: “...бик изящный материаллар таптым.Аны стряпать итеп алырга
торам.” Фатих Әмирханга үзенең дуслык хисләрен белдер өчен “Фатих
әфәнде!Сәлам ,конечно”,-дип эндәшә. Бу дөньяда яшәешнең Алла көдрәте белән
бәйле икәнен аңлап, хатларында ул еш кына Әлхәмделиллаһ, Ярабби, ходай илһам
бирсә, Алла ни бирә инде,ходай тугры китереп кебек сүләр белән яза. Шулай ук
күп кенә хатларында зинһар сүзе кабатланып килә. Тукай Күпчелек очракларда
хатларны Г.Тукаев дигән имза белән тәмамлый. Хатларының теле гарәп-фарсы
алынмаларына да бик бай. Аларны ул күбрәк теге яки бу язучының иҗатына бәя
бирүдә куллана: әшгар мәҗмугам (шигырьләр җыентыгым),тәсхих итү
(карау-дөресләү), истигъдат (талант), сәнәигы нәфисә (матур әдәбият), вәзен (
ритм) һ.б. Тукай күпчелек очракларда хатларны Г.Тукаев дигән имза белән
тәмамлый.
I I I.Йомгаклау.
Эпистоляр жанр
татар әдәбиятында борынгыдан билгеле. Г.Тукай иҗатында эпистоляр жанр артык
мөһим роль уйнамаса да, үзе тарафыннан язган 34 хаты сакланып калган һәм алар
шагыйрьнең шәхесен, аның иҗат процессын ачуда, заман проблемаларын аңлауда төп
чыганак буларак хезмәт итәләр.Тукайның хатлары ул тудырган иҗатның бер өлеше
итеп карау бик мөһим. Аларны берсеннән-берсен аерып булмый. Чөнки хатларда
күтәрелгән проблемалар, темалар, язучының эчке хис-тойгылары калька кебек аның иҗаты
яссылыгына күчерелеп бара. Алай гына түгел, аның хатлары башка язучыларны
илһамландыра. Мәсәлән, Мөдәррис Әгъләмов хатларына нигезләнеп, “Тукайдан
хатлар” исемле поэмасын иҗат итә. Поэмада Тукай хатларында кебек үк, кечкенә
Апуштан зур, абруйлы, бөтен яктан камил булган шәхескә әверелә.
Кулланылган
әдәбият
1.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь
турында истәлекләр.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002.-511
б.
2.Минһаҗева Л.И.,Мияссарова И.Х.
Татар балалар әдәбияты:гомуми белем брү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик
уку йортлары өчен уку әсбабы.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты,
2009.-383 б.
3.Тукай Габдулла. Әсәрләр. 5 томда / Габдулла Тукай. - Казан: Татар. кит.
нәшр. - V т. - 1986. - 367 б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.