Марсель Галиев иҗатында тел чагылышы
ТР
Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре
2 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Урта гомуми белем бирү мәктәбе” Сәхапова Ләйсән эше.
Җитәкчесе: Мөхлисова Ф.Ф.
Туган
тел шифасы… Туган тел дәвасы… Туган тел сихәте – бу гаҗәеп сер, әлегә
өйрәнелмәгән могҗиза… Һәрбер язучының уенда, йөрәгендә
һәрчак халык, милләт язмышы, тел хакында уйлану-борчылу хисләре. Шуңа күрә
якташ язучыбыз Марсель Галиев иҗатында дөньяда
татар теле чагылышын күзәтүне әлеге хезмәткә максат итеп
алдым.
Хезмәтем хәзерге тормышта бик актуаль. Чөнки безнең алда тел язмышын
саклап калу бурычы тора. Тикшерү объекты булып Марсель Галиев иҗаты, ә
тикшерү предметы - әдип иҗатында тел сурәтенең чагылышы.
“Йә
Хода! Ниндәен өслүб! Ул бит әдәби телнең иң бөек мөнбәренә менгән. Бу мөнбәргә
аны Чатыр-тау, туган ягы менгергән. Сүз белән шулчаклы могҗиза ясар икән! Татар
теле соңгы елларда прозабызда бу дәрәҗәдә затлы, нәзакәтле мәңге яңгыраганы юк
иде кебек” [2: 8],- дип язган күренекле тел белгече Флера Сафиуллина
язучының “Догалы еллар” әсәре белән танышкач.
Бер
үк вакытта бөеклек, горурлык, гүзәллек белән бергә сыкрау, әрнү ишетелә икән
туган телемнән:
«Бөек тә син, боек та син,
И туган тел, туган тел,
Күп
гамәлләр кылган тел!
Аргамаклар
җилеп чапкан,
Былбыл
сайрап кунган тел” [1:
13].
Туган
телемә яшәр өчен юл күрсәтергә тиеш бит без. Без – татарлар, аны үзебез саклап
калырга тиеш. Халкым дөрес юлны үзе дә күрә – чөнки ул диңгездәге маяктай
адашканнарга да юл табарга ярдәм итә. Татар теленең яшәеше нәкъ менә халкым
кулында икән бит!
“Ана теленең бибәһа мирасыннан мин күпме сүзне
чумырып алырга сәләтле? Белмим. Гаҗизләнәм, хәзинәңдәге сүзләр санын барыбер
белә алмаячаксың дип, күктән Раббыбыз мут елмаеп күзәтәдер шикелле… Җир
йөзендәге иң борынгы халык - төрки бабаларыбыз - меңнәрчә еллар буена күпме сүз
тудырган, чарлаган, шомарткан, көмешен -көмешкә, мәрҗәнен-мәрҗәнгә, бакырын
бакырга аерып куйган” [1: 7]. Нинди бай хәзинә гасырлар дәвамында
сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән икән шул. Халкымның хис-тойгыларын
шигъри юлларга салучыларның бәхете нәрсәдә икәнен “Теләкле терәк” шигырендә
күрәбез:
“Мин
бәхетле, дияр Шагыйрь,
Туган
телгә сан булса”. [1: 30]
Без
барысы өчен дә үзебез җаваплы. Әгәр милләтемнең яшәве бүгенгечә дәвам итсә,
татар халкын нәрсә көткәнен “Табарлар безнең эзләрне” шигырендә күрсәтә:
Үз
телеңне югалтуны әдип менә ничек тасвирлый: “Ана теленә хыянәт иттеңме –
димәк, син кылган гөнаһ яки изге гамәлләреңне иңеңдә язып баручы фәрештәләрне
рәнҗетәсең. Ана телеңә хыянәт иттеңме – иң кадерле сүзләр әйтеп үткән буыннар
хәтерен юата алудан мәхрүм каласың, нәсел чылбырың өзелә.” [1: 9].
Нәтиҗә
ясап шуны әйтәсем килә: минем туган телем күп гасырлар аша бүгенге көннәргә
кадәр сакланып килгән икән – без, хәзерге буын яшьләре, аны сакларга, баетырга
тиешбез! М.Галиев үзенең иҗаты аша безгә туган телебезне, туган туфрагыбызны,
үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын,
тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска чакыра. Тормыш шулай
дәвам итсә – нәтиҗәсе аянычлы булачак. Телебез, аның белән бергә халкыбыз да
юкка чыгачак! Менә ничек күзаллый М.Галиев татар теленең язмышын үзенең
әсәрләрендә.
Әдәбият
1.
Галиев М.Учымда – тургай шәүләсе: шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008.
2.
Галиев М.Сайланма әсәрләр: дүрт томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998.
3. Галиуллин Т. Шагыйрьләр – изгеләр нәселеннән// Мәйдан. – 2008, март.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.