Инфоурок Начальные классы КонспектыАкыл батл интелектуаль игра

Акыл батл интелектуаль игра

Скачать материал

ГБМБУ “Биектау муниципаль районы Олы Битаман  төп гомуми  белем мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема: “Акыл батл” эрудитлар өчен белем сынау уены.

 

 

3 нче сыйныфта үткәрелгән “Акыл батл” уен дәрес

( Перспектив башлангыч мәктәп)

Мастер –класс  номинациясе

 

 

 

 

Дәрес эшкәртмәсен  беренче категорияле

  башлангыч  сыйныф укытучысы

Багавиева Нурания Сәлим кызы төзеде

 

 

 

                                                              2021ел

 

Аннотация

Дәрес “Акыл батл” уен     формасында үткәрелде. Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә ,программада каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнде. Уенда әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү,   төркемләп эшләү методлары  кулланылды.                                               

Кереш өлеше

Дәреснең актуальлелеге: тәҗрибә күрсәткәнчә, укучылар эшнең төрле характерда булуына өстенлек бирәләр. Бертөрлелек аларны ялыктыра. Бу хәлгә юлыкмас өчен, төрле метод һәм алымнар сайлап алынды, эшнең төрле  вариантлары сайланды. Төрле биремнәр, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Биремнәрнең төрле фәннәрдән катнаш булуы барлык укучыларны катнашырга стимул булып тора.

Төп өлеш

Дәреснең бурычы:укучыларның танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга, фәннәрнең бер берсенә бәйлелеген төшендерү,укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, үткәнне практикада куллана белергә өйрәтү,укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү ,эрудит укучы тәрбияләү .

Максаты:

1.            Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү.

2.            Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү.

3.            Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру.

 

Мәгълүмати-компьютер куллану урыны: 3нчы сыйныфта дәрес үткәрү өчен  ярдәмлек буларак копьютер презентациясе кулланылды.

Көтелгән нәтиҗәләр: барлык фәннәр белән кызыксыну уяту, үтелгәннәр буенча белемнәрне тирәнәйтү. Материалны дәрестә һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда куллану.

 Җиһазлау: презентация , укучыларга уйнар өчен уңай шарт тудыру,

аудиоязма,  интерактив такта, төрле төстәге  карточкалар.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, төркемләп эшләү.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә тирә, рус әдәбияте, математика, рәсем.

Дәрес төре:  катнаш дәрес, белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү.

Дәрес тибы :Акыл батл уен дәрес

Шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу;

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру;

Танып белү УУГ:фәннәрнең  һәрберсен  өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү;

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү.

 

I. Оештыру өлеше.

 Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә. Татар халык мәкале. Безнең тапшыруыбызда ике төркем уенчылар катнашыр.  Буген без сезнең  никадәр тырышып белем алуыгызны белербез.Сәлам дуслар!

-Әйдәгез танышып китик.( һәр команда үзе белән таныштыра)

II.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Шушы мизгелдә уеныбызны башларга вакыт җитте, уңышлар сезгә дуслар!

Уеныбыз 4 турдан торачак. Иң элек 1 нче турныда кагыйдәләре белән таншытырам: слайд№1

Сорау яңгырагач, катнашучы  төркем балны үзе куя. Аннары җавап вариантлары тәкъдим ителә. Чиратлап  сорауга җавап бирәбез. Җавап дөрес булган очракта, бал катнашучылар исәбенә була. Дөрес булмаса, балл алына.  1 нче турда 3 сорау. Максималь балл= 30.

III.Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыр,белем һәм осталыкны яңа ситуациядә куллану.

 

I тур. ДӨРЕС ҖАВАП дип атала  слайд№2,3

1)Игътибар, беренче сорау: Татарстандагы иң зур елга.  слайд№4

Һәр төркем сорауны 0-10 баллар арасында киңәшеп  бәяләде.

Җавап вариантлары:  слайд№5

-                     Идел

-                     Ык

-                     Чулман

-                     Агыйдел

-                     Кама

Җавапларны тыңлыйк.

Ике төркемнең җаваплары тыңланыла, дөрес җавап презентациядән укытыла һәм бәяләнә.

Идел- Озынлыгы һәм тулылыгы белән Татарстандагы гына түгел, гомүмән җир шарындада иң зур елгаларның берсе.Аның озынлыгы 3530 км га җитә, әлеге елга ярында 4 зур миллионер шәһәр урнашкан алар: Түбән Новгород, Казан, Самара һәм Волгоград. Киләсе сорауга күчәбез.  слайд№6

 

2.     Игътибар, икенче  сорау: Безнең якларда кышлаучы кошны ата. слайд№7

Бу юлы инде баллны каршы төркем куя.  Күпме балл куясыз?

Кошлар: слайд№8,9

-                     сыерчык

-                     торна

-                     кызылтүш(карабүрек)

-                     карлыгач

-                     тургай

 җаваплар тыңланыла.

Кызылтүшләр (Карабүрекләр )– бик чибәр кышлаучы кошлар. Башлары кара, түшләре, яңаклары кызыл-көрән. Ә арка яклары, соры йә көрән булып елкылдап, кояшта күзнең явын алып тора. Ә өлгер канатлары көл төсендә.Бер кошта ничә төс! Бу кадәр матурлык бары кызылтүштә генә була ала..  Кызылтүшләр 7-10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр. Кош халкы ерак сәфәргә кузгалганда , кызылтүшләр китәргә уйламый да. Озын кышны бездә үткәрергә җыйлашканнар.

1)                Менә шулай, дуслар, ә хәзер 1 турның соңгы соравына күчәбез:

 Бер меңдә ничә йөз бар? слайд№10

Әйдәгез баллар билгелик.

 Димәк, 1 меңдә ничә йөз бар икән:

-егерме

- бер

- мең

- унбер

- ун

Әйдәгез җавапларны тыңлыйк.  слайд№11

Бер меңдә ун йөзлек бар дуслар. Димәк бер мең килеп чыксын өчен, йөз санын унга тапкырларга кирәк , шушы җавапны сайларга кирәк иде.

Шулай итеп беренче турыбызны да тәмамладык. Гомуми исәпне барлыйк.

 Ә без икенче турга күчәбез. слайд№12

II тур. Туры китер. слайд№13

Бүген икенче тур исәнләшү темасына багышланган. Дуслар сез бер-берегезне сәламлисезме? Нинди сүзләр кулланасыз?

Хәзер беренче баганада сезгә төрле илләр бирелер, икенче баганада шул илләрдә ничек исәнләшәләр, нинди сәламлау сүзен кулланалар икәне. Сезгә аларны дөрес итеп туры китерергә кирәк. (Бирем карточкаларда төркемнәргә бирелә)

Әйдәгез баллар билгелик.

Рәсәй

Nǐ hǎo

АКШ

Marhaba

Франция

Hello

Кытай

Bonjour

Төркия

Привет

 

Әйдә кайсы илдә ничек исәнләшәләр дип уйлыйсыз, туры китереп карагыз. Биремне карточкаларда эшләгез.  Хәзер  җавапларыгызны тыңлыйбыз.

Дөрес җавап: слайд№14,15

Рәсәй

Привет

АКШ

Hello

Франция

Bonjour

Кытай

Nǐ hǎo

Төркия

Marhaba

 

Менә шундый төгәл җаваплар ишеттек без катнашучыларыбыздан, ә хәзер дәвам итәбез.

 III тур. АРТЫК ҖАВАП дип атала слайд№16,17

3 нче турда да 3 сорау булчак. Җавап вариантлары арасында берсе артык. Шул вариантны сайларга кирәк.  Җавапны бәяләү хокукы шулай ук катнашучыларның үзендә.

 3 нче турның беренче соравы: слайд№18

1)Чәчәкләр

Санап китәм:

-                     Миләүшә

-                      Кашкарый

-                     Лалә

-                     Имән

-                     Кыңгырау

Җавапларны яңгыратыйк.

     Санап кителгән чәчәкләр атамасыннан әлбәттә Имән аерылып тора. Ул – агач . Имән иң озак яшәүче агачларның берсе. Аларның кайберләре 1000 елга кадәр яши.  Имән белән бәйле берәр мәкаль әйтә алмыйсызмы? слайд№19

2)Икенче сорау: Суүсемнәр слайд№20

- Төркемнәр әлеге сорауга ничә балл куясыз?

Балларны кабул иттек, ә хәзер җавап вариантларын тыңлагыз: слайд№21

-                     Төньбоек

-                     Диңгез винограды

-                     Диңгез кәбестәсе

-                     Нори

-                     Бака яфрагы

Җавап нинди булыр?

Тоньбоек, Диңгез винограды, диңгез кәбестәсе һәм нори – болар барысы да суүсемнәр – алар суда үсәләр. Ә бака яфрагы исә безгә таныш булган дару үләне һәм ул суда үсми дуслар. Шуны әйтергә кирәк суүсемнәр-витаминнарга бик бай, аларны туклануда куллану файдалы. слайд№22

3)3 турның соңгы соравы: Яшелчәләр  слайд№23

Төркемнәр үзегезгә баллар  куегыз?

Җаваплар: слайд№24

-                     Карбыз

-                     Бәрәңге

-                     Шалкан

-                     Борчак

-                     Кукуруз

Үзенең зурлыгына карамастан, карбыз ул җиләк, я яшелчә түгел. Шушы җавапны сайларга кирәк иде. Шушы җавап белән 3 турыбызга йомгак ясар вакыт җитте, нәтиҗәләрне саныйк. слайд№25

Ә без соңгы 4 турга күчәбез. слайд№26

IV тур.

4 нче турда һәр катнашучыларның бер кешесенә   индивидуаль сораулар бирелә. Тиз арада катнашучы 10 сорауга җавап бирергә тиеш. Җавапны белмәгән очракта “алга” дип әйтергә тиеш буласыз.Максималь бал = 10

Әйдәгез төркем үзе бу ярышка кемне тәкъдим итә?( Төркемнән бер укучы сайлана)

-                Киттек. Беренче төркемгә сораулар.

4 тур:  укытучы сорауларны тиз генә әйтә, укучы җавап биреп бара.Ничә җавап дөрес булса, шуның кадәр балл була.

1.                 Җир шары уртасыннан нәрсә уза? (экватор)

2.                 Ил белән кем идарә итә? (Президент)

3.                 Аның ярдәме белән кием үтүклиләр (Үтүк)

4.                 Берсәгатьтәничә минут? (60)

5.                 Ярага нинди үлән ябалар? (бака яфрагы)

6.                 Диңгездә нинди таш булмый? (Югеш, дымлы)

7.                 Пассажир йөртү өчен күп урыны булган автомобиль ( автобус)

8.                 Илнең төп законы (Конституция)

9.                 Космоска беренче очкан кешенең фамилиясе (Гагарин)

10.“Шүрәле” әкиятенең төп геройлары (Шүрәле, Былтыр)

 

Икенче төркемгә сораулар.

 

1.                 Җир белән күк тоташкан сызык (горизонт)

2.                 Дәүләт думасында эшли һәм законнар уйлап таба (Депутат)

3.                 Аның ярдәме белән чәч киптерәләр (Фен)

4.                 1 кг да ничә грамм? (1000)

5.                 Кайсы җиләк күз яхшы күрсен өчен файдалы? (Кара җиләк)

6.                 Җиде сигезең ничә? (56)

7.                  “Су анасы” әкиятендә вакыйгалар нинди ел фасылында бара? (Җәй)

8.                 Кыш көне яшелчәләрне кайда үстерәләр? (Теплица)

9.                 Җир асты транспорты. (Метро)

10.Ти дисәң тими, тимә дисәң тия? (иреннәр)

Шушы урында безнең уеныбыз да ахырына якынлашты, шундый кызыклы матур уен күрсәткәне өчен катнашучыларыбызга рәхмәт. Алар белән без күп кызыклы сорауларга җавап таптык. слайд№27

IV.Рефлексия:

Гомуми нәтиҗәләрне исәпләп чыгару вакыты җитте.

Һәр төркем җавапны үзе билгеләп бара. Аерым укытучы, я башка сыйныф укучысыкуярга мөмкин.

 Киләсе очрашуларга кадәр, сау саулыгыз.

 

 

Йомгаклау

Методик тәкъдимнәр:

Дәрестә  әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, төркемләп эшләү методлары һәм алымнары кулланылды.

Ирешелгән нәтиҗәләр : дәресне бу рәвештә бирү, укучыларга белемнәрен системалаштырырга, тупланган фактларны гомумиләштерергә, материалны хәтердә калдырырга, фикерләүне тәртипкә салырга  һәм  белемне куллану күнекмәсен үстерергә ярдәм итте . Уен  укыту- тәрбия  процессында  бәйләнешле сөйләмне үстерүгә дә, өлгерешне күтәрүгә дә,укучыларның  туган тел белән кызыксынуларына да ярдәм итәр.

Кулланылган   китаплар исемлеге:

УМК Перспектива ,Башлангыч сыйныф  дәреслекләре .

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәсәй

Nǐ hǎo

АКШ

Marhaba

Франция

Hello

Кытай

Bonjour

Төркия

Привет

 

 

Рәсәй

Nǐ hǎo

АКШ

Marhaba

Франция

Hello

Кытай

Bonjour

Төркия

Привет

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Акыл батл интелектуаль игра"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 312 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.03.2021 1155
    • DOCX 31.1 кбайт
    • 19 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Багавиева Нурания Салимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Багавиева Нурания Салимовна
    Багавиева Нурания Салимовна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 34824
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 300 человек

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 161 человек

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Мини-курс

Figma: основные принципы дизайна и композиции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Инструменты и навыки современного дизайнера

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы сетевого гостиничного бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Религиозно-философские традиции Китая

Перейти к трансляции