Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыДоклад на тему "Милли тәрбия"

Доклад на тему "Милли тәрбия"

Скачать материал

Балаларга милли тәрбия бирү

Халкыбыз: “ Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган.

Тормышта очрый торган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел-ыруын пычрата, ата-бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил-җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый.

      Мәктәптә милли тәрбия процессы – гаҗәеп катлаулы, кешелек җәмгыятенең иҗтимагый, икътисадый, сәяси, педагогик һәм психологик шартларына бәйле күренеш. Милли яшәешкә юнәлеш бирүче милли тәрбия системасын ачыклаганда, күренекле педагоглар Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Г.Баруди, М.Х.Корбангалиев, М.И.Мәхмүтов, В.С.Казыйханов хезмәтләре нигез итеп алынды. Бүген дә милли мәгариф өчен кыйммәтен югалтмаган бу педагогик хезмәтләр эшне максатчыл һәм нәтиҗәле итеп оештырырга зур этәргеч. Галимнәрнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә аваздаш. 

       Милли тәрбия бирү нигездә дүрт юнәлештә алып барыла:

1.Укучыларны кешелек җәмгыятенең әхлакый нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, аларның асылын аңлату, таныту.

2.Укучыларда җәмгыятьтә мөнәсәбәт нормалары булган гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру.

3.Укучыларда милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

4.Укучыларның үз милләтенә хас уңай сыйфатларга ия булуы.

Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару — балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше.

Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала.

Тәрбия планының төп максаты — тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру; иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру;

йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Төп принциплары:

сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

халыкчанлык;

укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

балаларда гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү;

иҗтимагый активлыкны үстерүгә юнәлеш бирү;

эзлекле һәм даими тәрбия бирү.

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Бүген без укучыларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез.

Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәт милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Укучыларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын – әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

Тотрыклы (толерант) шәхес тәрбияләү – ул укучыларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан – барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Үз мәдәниятләре белән беррәттән, укучылар башка халыкларның да мәдәниятен, телен белергә тиеш.

 Педагог-галим В.Казыйхановның сүзләрен искә төшерик: “ Әгәр укытучы-тәрбияче белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченче – таянып торган ягы  - ата-ана”. Мин аның бу фикере белән тулысынча килешәм. Кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә, кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген белергә тиеш. “ Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы итеп тәрбияләргә тырышсын”, - ди галим.

Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “  Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, - ди Р.Фәхреддин.

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары, кичәләр һ.б. үткәрәбез.

1.     “Тәрбиядә ата йогынтысы”.

2.     “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”.

3.     “Ни чәчсәң – шуны урырсың”.

4.     “ Кыз балалар, ир балалар тәрбиясе бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?”

5.     “Укучы нинди шәкерт әдәпләрен үтәргә тиеш”.

6.     “Ата-ана әдәпләре”.

7.     “Гаилә учагы нинди булырга тиеш”.

8.     “Хатын-кыз – дөньяның тоткасы”.

9.     “Изге балалар күктән төшмиләр”.

10.  “Ата-ананың олуг бурычы”

В.Казыйхановның “Әхлак дәресләрен”, Р.Фәхреддиннең “ Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларны класс сәгатьләрендә даими кулланам. Класс җитәкчесе буларак төп максатым – укучыларда халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү. Класс сәгатенең эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрый торган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма бирү, укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану, уңай нәтиҗәгә китерер, дип уйлыйм.

Тәрбия сәгатьләрендә әдәплелек сыйфатларын аңлату белән генә чикләнмичә, әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләре тәрбияләү өчен гаиләдә дә, мәктәптә дә тиешле шартлар булдыру бик мөһим.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү ил тормышының өстенлекле өлкәсенә әверелә бара, яшьләрне тәрбияләүгә юнәлтелгән федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Әлбәттә, аларны сыйныф җитәкчеләре катнашыннан башка тормышка ашыру мөмкин түгел. Чөнки алар, мәктәптә үз фәннәре буенча белем бирүдән тыш, укучылар белән төрле чаралар үткәрә, балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнә, уй-фикерләрен белә, әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә тора. Укучыларның социаль әһәмиятле эшчәнлеген оештыруда нәкъ менә сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталыгы таләп  ителә.

Сыйныф җитәкчеләренә тәрбия эшен оештыруда, эзлекле планлаштыруда “Сыйныф җитәкчесе календаре”н кулланабыз. Ул укучыларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту, яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру, милли, рухи, граңданлык һәм патриотик тәрбия, гаилә тәрбиясе бирү проблемаларын үз эченә ала. 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад на тему "Милли тәрбия""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-организатор

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 090 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.10.2019 1180
    • DOCX 40 кбайт
    • 24 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фаттахова Альфия Агзамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фаттахова Альфия Агзамовна
    Фаттахова Альфия Агзамовна
    • На сайте: 4 года и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4849
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 303 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 201 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Проведение и применение трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 107 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Путь к внутреннему спокойствию: освобождение от тревоги, злости и стыда

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 629 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 203 человека

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе