Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Доклад на тему "Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә шәхси кыйммәтләрне формалаштыру"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Доклад на тему "Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә шәхси кыйммәтләрне формалаштыру"

библиотека
материалов














Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә шәхси кыйммәтләрне формалаштыру


















2015 ел











Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү максаты киңкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Мин чыгышымда тәрбияви максатның эчтәлегенә тукталып китәсем килә. Тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү;

  • Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык” , “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.
Әдәбият укытучысының бурычы , программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея- эчтәлеген аңлатудан, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Укытучы буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.
Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була.
Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.
Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.
Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә. Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.
Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.
Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия.
Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.
Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.
Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.
Әдәби уку дәресләрендә укучылар әдәплелек кагыйдәләре белән бик күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.
Мин системалы рәвештә укучының сөйләме өстендә эшләү, текстның эчтәлеген сөйләгәндә дөрес итеп фикерли белергә өйрәтү, төрле дидактик уеннар аша сүзлек запасын баету максаты куям. Бала бу яшьтә төрлечә фикерли ала. Шуңа да төрле КВН, ярышлар уздыру балаларның логик фикерләү сәләтен арттыралар. Эш төрләренең яңартылып торуы укучыларның дәрескә кызыксынуларын арттыра. Халык авыз иҗаты үрнәкләре аркылы да укучыларны уйларга өйрәтергә мөмкин. Минем укучыларым дәресләрдә мәкальләр белән бирелгән эшләрне бик теләп башкаралар. "Мин башлыйм ,син дәвам ит", "Мәкальнең ахырын тап"," Шигъри мәкальләр" уеннары зирәклек, җитезлек тә сорый. "Әкият геройларын таны", "Бу кайсы әкияттән?" уеннары төрле дәрес элементлары итеп кертелә. Бу эш төрләре укыту процессының максатына, урынына, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланыла.
Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.
Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Теманың бүгенге көндә актуаль булуы мине бу теманы өйрәнүгә этәрде.Шуңа күрә мин “Татар халкы хәзинәләре”дип исемләнгән авторлык программасы төзергә уйладым.

Тәкъдим ителә торган программа Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде. Программа 1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Татар исемнәре, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият- сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Программа буенча үзләштерергә тиешле материал фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруга да нигезләнә. Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, мин программа нигезендә дәресләр, чаралар үткәрәм. “Сабыйга”, “Салават күпере” журналлары, “Сабантуй” газетасы, “Мәгариф” журналларындагы материаллардан файдалану да отышлы дип саныйм. Җырлар шулай ук дәресне төрләндереп җибәрә, балалар татарча җырларга, сыйныфтан тыш чараларда катнашырга бик теләп ризалашалар. Бу бәйрәмнәрдә алар үзләренең матур итеп җырлый, бии, сәнгатьле итеп сөйли белү осталыгына ия булуларнын күрсәтәләр.

Журналистлар булып, төрле темаларга интервьюлар алу да ошый аларга.

Программада районыбыз җырчылары, артистлары белән танышу да каралган.

Нәтиҗәдә, балалар татар телен яратып, дәресләргә теләп йөриләр, татар телен өйрәнергә тырышалар. Төрле ачык чараларда да актив катнашалар.


Автор
Дата добавления 08.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров313
Номер материала ДВ-241771
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх