Тел өйрәтүдә халык әсәрләренең роле
Габсаттарова
Г.Р.
Тел ул - аралашу коралы һәм танып белү чарасы гына түгел, ә аерым бер
милләтнең кыйммәтле хәзинәсе дә. Халык үзенең яшәешен туган телендә чагылдыра,
дөньяны да үз мәдәниятендә калыплашкан күзаллаулар аша бәяли. Халык
мәдәниятенең барлык нечкәлекләре аның телендә чагылыш таба. Шуңа күрә туган тел
һәм мәдәният һәрвакыт үзара тыгыз бәйләнештә һәм мөнәсәбәттә карала. Татар
телен ана теле буларак һәм чит тел буларак укыту милли мәдәни компонентлар
белән тыгыз бәйләнештә үрелеп барылырга тиеш. Телгә өйрәтү шул телдә сөйләшүче
халыкның тарихын, мәдәниятен өйрәнү белән тыгыз бәйләнеп, паралель алып барылса
гына, ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр укыту процессына яңача карауны таләп итә. Бүгенге
көндә татар теле укытучылары алдында телебезне саклап калу, туган телгә, матур
әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү һәм рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксыну
уяту бурычы тора.
Укучыларга татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, укытучы үз алдына
татар телен ишетеп аңларга, балаларга үзләренең фикерләрен татар телендә әйтеп
бирә белергә һәм язма форманы да куллана белергә өйрәтү максатын куя. Бу
укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән,
мәгълүмати чаралардан урынлы файдалана белүне таләп итә. Билгеле бер нәтиҗәләргә
ирешү өчен, укытучы эзләнергә, яңача фикерләүгә сәләтле кызыксынучан иҗади
шәхес булырга тиеш. Әмма белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмаска
кирәк.
Татар телен чит тел буларак укытканда, әлеге телдә үз фикерләреңне
белдерү чарасы итеп кенә түгел, татар халкының мәдәнияте, тарихы турында мөмкин
кадәр күбрәк мәгълүмат алу чарасы буларак та өйрәтергә кирәк. Моны әдәби һәм
фольклор әсәрләреннән алынган текстларга таянып тормышка ашырырга була. Ягъни
татар теленә өйрәткәндә халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше
белән бәйле текстларны – мифлар, риваятьләр, дастаннарны - халык авыз иҗаты
әсәрләрен өйрәнү уңышлы алымнарның берсе булып тора. Мондый текстларны
укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәрестә өйрәнелә торган
лексик-грамматик материалга туры килердәйләрен, эчтәлеге, формасы ягыннан
аңлаешлы, үтемле булганнарын гына алдан сайлап алырга кирәк һәм текст буенча
төрле биремнәр эшләргә мөмкин. Мәсәлән: бирелгән текстка сораулар куегыз,
текстның планын төзегез, артык җөмләне табыгыз, кыскача эчтәлеген сөйләгез.
Дәресләрдә халыкыбызның җыйнак, төгәл тел берәмлекләрен куллану тагы да
отышлырак, аларны укучылар истә дә калдыралар.Бирелгән мәкальләрнең рус
телендәге эквивалентларын табыгыз, нокталар урынына төшеп калган сүзләрне
өстәгез, сүзләрне дөрес урнаштырып әйтемнәр төзегез, кирәкле кушымчаларны
өстәгез һәм башкалар.
Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда халык әсәрләрен куллану
укыту-тәрбия процессының эчтәлеген баеталар, фәнгә карата кызыксыну
тәрбиялиләр, сөйләм һәм язма телне үстерәләр, укучыларның белемнәрен
тирәнәйтәләр, сөйләм күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итәләр, үз фикерләрен
белдерүдә эмоциональлек өстиләр. Укучы татар мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнү
белән беррәттән, аны рус теле белән чагыштыра, анализ ясый, нәтиҗәләр чыгара. Әлеге
юнәлештә эш алып бару укучыларда башка халыкларның мәдәни, дини үзенчәлекләренә
карата толерант мөнәсәбәт тәрбияли. Халык әсәрләре ярдәмендә укучыларга шул
телдә сөйләшүче халыкның менталитетын, фикер сөрешен, әйләнә-тирә дөньяга
мөнәсәбәтен күрсәтергә мөмкин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.