Инфоурок Биология Рабочие программыДәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

«Носы төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

югары квалификацион категорияле укытучысы Мостафина Гөлүзә Бариевнаның

5 нче класста “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлегеннән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                                                                   

 

 

 

 

2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы

Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Тормышыбызны һәрьяклы демократияләштерү, экономик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең табигатькә карашын үзгәртә, аның экологик интересларын экономикага булган таләпләре белән беррәттән куя һәм кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра. Соңгы елларда белем бирү оешмаларында экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга тырышалар.

Мәктәпкә традицион  булган классларда дәрес бирү системасы экологик белем һәм тәрбия бирүне алга җибәрергә этәргеч була алмый. Экологик тәрбия комплекслы рәвештә булырга үз эченә күп төрле форма һәм алымнарны кертергә тиеш. Бик күп белем бирү оешмаларында Экология фән буларак укытылмый. Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек укучыларда экологик белем һәм күнекмәләр булдыруда һәм экологик культура булдыруда мөһим роль уйный.

“Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлектән эш программасы түбәндәге  норматив  документларга  нигезләнеп   төзелде:

-“Россия Федерациясендә мәгариф турында“ 2012 елның 29 декабрендә 273 - ФЗ номерлы Федераль Законы;

- “Мәгариф турында” 2013 елның 22 июлендә 68 – ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Носы төп гомуми  белем  мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең төп укыту программасы (приказ № 102 от 04.03. 2013);

  -Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән, белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге;

- Татарстан  Республикасы  Арча  муниципаль  районы “Носы төп гомуми  белем  мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2018 – 2019 нчы  уку елына  укыту  планы;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  «Носы төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең уставы;

“Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлекнең максаты:

әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы социаль яктан актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү

Бурычлары:

- туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү;

- табигать күренешләре һәм бәйләнешләре турында күзаллауларны киңәйтү һәм системалаштыру;

- экологик белемнәрне пропагандалау.

  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Носы төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2018 -2019 уку елына 1-9 класслар өчен төзелгән укыту планында 5 нче сыйныфта “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлеккә 35 сәгать каралган, атнага 1 сәгать.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

-  танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

-  укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра

-  белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

-  мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

-  уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

-  фикерләүдә логик чылбыр төзү;

-  тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

-  төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

Коммуникатив УУГ

-  тыңлый белү;

-  диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

-  сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

-  төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

-  үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

-  төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

-  үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

-  күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

-  мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;

-  укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;

-  бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру;

-  үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;

-  коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

-  үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

-  башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;

-  иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив УУГ:

-  проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый  белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

-  үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;эшләнгән эшкә бәя бирү,

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

-  шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

-  милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

-  әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;

-  күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

-  үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

-  уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;

-  индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:

-  төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек 1. Үсемлекләр – табигать бизәге. (11сәгать)

Кереш. Үсемлекләрнең яшәү формалары. Үсемлекләрнең тереклеге. Үсемлекләрнең табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле. Матурлык – янәшәдә.  Дару үсемлекләре.  Агулы үсемлекләр. Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре.  Экскурсия. “Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.” Проект  “Биоиндикаторлар”

Бүлек 2. Экология животных. (10 сәгать)

Хайваннарның күптөрлелеге . Яшәү тирәлеге. Туклану чылбыры. Хайваннар дөньясы һәм аларның кеше тормышындагы роле. Кошлар – безнең дусларыбыз. Кошлар ашханәсе. Кызыклы орнитология .Зоопарклар. Тыюлыклар. Милли парклар. Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу. Сирәк калган һәм саклауга мохтаҗ хайваннар. Проект “Алар саклауга мохтаҗ”.

Бүлек 3. Табигать язмышы – безнең язмышы  (14сәгать).

Су – син тормышның үзе. Чишмәләр – Җир ананың күзләре. Суның химик составын өйрәнү. Җиребез ярдәм сорый. Экологик десант. Урман – безнең планетабызның яшел үпкәләре. Носы җирлегенең экологик проблемалары. Шушы яктан, шушы туфрактан без. Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү. Әйтер сүзем бар.

 

 

 

 

                               Календарь – тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы

Кол – во часов

Эшчәнлекнең төп формалары һәм төрләре

Дата

План

Факт

Бүлек 1. Үсемлекләр – табигать бизәге. (11сәгать)

1

Кереш. Үсемлекләрнең яшәү формалары

1

Парларда эш,

“Биологик лото” уены

 

 

2

Үсемлекләрнең тереклеге

1

Тикшерү эше «Агачларның яшен билгеләү”. Үсемлекләрнең гомер озынлыгына тәэсир итүче шартларны билгеләү .  Викторина “Рекордсмен үсемлекләр”

 

 

3

Үсемлекләрнең табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле

1

Викторина  «Могҗизалар кыры», Табигать остаханәсе “Көзге букетлар конкурсы”

 

 

4

Экскурсия. «Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.»

1

Үсемлекләр дөньясындагы көзге үзгәрешләрне күзәтү, фотога төшерү

 

 

5

Матурлык – янәшәдә

1

Табигать фотоларыннан күргәзмә ясау

 

 

6

Дару үсемлекләре.

1

Төркемнәрдә эш, дару үсемлекләре турында электрон каталог төзү

 

 

7

Агулы үсемлекләр

1

Презентаця карау, агулы үсемлекләр катологын ясау.

 

 

8-9

Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре

2

Телдән журнал “Кеше, уйлан кабат, кабат”

 

 

10-11

Проект  “Биоиндикаторлар”

2

Парларда эш, проектны эшләү, яклау

 

 

Бүлек 2. Экология животных. (11 сәгать)

12

Хайваннарның күптөрлелеге

1

«Хайваннар дөньясына сәяхәт» презентация карау.

 

 

13

Яшәү тирәлеге.

Туклану чылбыры.

1

Рольле уен «Туклану чылбыры»

Рәсемнәр конкурсы «Яшәү тирәлеге».

 

 

14

Хайваннар дөньясы һәм аларның кеше тормышындагы роле.

1

КВН «Безнең дүрт аяклы дусларыбыз».

 

 

15

Кошлар – безнең дусларыбыз

1

Табигый материаллардан кошларга җимлекләр ясау

 

 

16

Кошлар ашханәсе

1

Фикер алышу,

 

 

17

Кызыклы орнитология

1

Төркемнәрдә эш,

КВН

 

 

18

Зоопарклар. Тыюлыклар. Милли парклар.

1

Видеофильм «Заповедники и национальные парки». Фикер алышу

 

 

19

Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу

1

Парларда эш,

Онлайн сәяхәт

 

 

20

Сирәк калган һәм саклауга мохтаҗ хайваннар

1

Төркемнәрдә эш,

Телдән журнал

 

 

21-22

Проект “Алар саклауга мохтаҗ”

2

Төркемнәрдә эш,

Проект эшләү һәм яклау

 

 

Бүлек 3. Табигать язмышы – безнең язмышы  (14сәгать).

23

Су – син тормышның үзе

1

Бөтендөнья су көнен билгеләп үтү

 

 

24

Чишмәләр – Җир ананың күзләре

1

Чишмәләрне чистарту буенча экологик десант

 

 

25

Суның химик составын өйрәнү

1

Тикшеренү эше “Суның химик составын өйрәнү”

 

 

26

Җиребез ярдәм сорый

1

Бөтендөнья Җир көненә “Яшь эрудитлар” бәйгесе

 

 

27

Экологик десант

1

Экологик өмәдә катнашу

 

 

28

Урман – безнең планетабызның яшел үпкәләре

1

Урман утырту акциясендә катнашу

 

 

29-31

Носы җирлегенең экологик проблемалары

3

Эш группалары төзү,проект эшләү

 

 

32

Шушы яктан, шушы туфрактан без

1

Проектны яклау

 

 

33 - 34

Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү

2

Төркемнәрдә эш

 

 

35

Әйтер сүзем бар

1

Носы җирлегенең Кызыл китабын тәкъдир итү

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрестән тыш эшчәнлек программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Яшь эколог" дәрестән тыш эшчәнлек программасы ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән. Эш программасында аңлатма язуы, көтелгән нәтиҗәләр, календарь-тематик планлаштыру күрсәтелгән. Дәрестән тыш эшчәнлек программасы 5 нче сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Программа татар телендә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 687 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Реферат по дисциплине: «Физическая география России и методика обучения с ИКТ » По теме: «Воздействие человека на природу».
  • Учебник: «Биология. Введение в общую биологию и экологию», Каменский А.А., Крискунов Е.А., Пасечник В.В.
  • Тема: Организм и среда
  • 17.09.2019
  • 327
  • 0
«Биология. Введение в общую биологию и экологию», Каменский А.А., Крискунов Е.А., Пасечник В.В.
Использование технологии модульного обучения на уроках биологии как средство активизации познавательной деятельности учащихся.»
  • Учебник: «Биология. Введение в общую биологию и экологию», Каменский А.А., Крискунов Е.А., Пасечник В.В.
  • Тема: Раздел 1. Уровни оганизации живой природы
  • 17.09.2019
  • 540
  • 5
«Биология. Введение в общую биологию и экологию», Каменский А.А., Крискунов Е.А., Пасечник В.В.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.09.2019 613
    • DOCX 27.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мустафина Гулюза Бариевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мустафина Гулюза Бариевна
    Мустафина Гулюза Бариевна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9339
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по биологии в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 91 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 557 человек

Курс повышения квалификации

Государственная итоговая аттестация как средство проверки и оценки компетенций учащихся по биологии

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 273 человека

Курс повышения квалификации

Нанотехнологии и наноматериалы в биологии. Нанобиотехнологическая продукция

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инвестиционные проекты: оценка, эффективность и стратегии

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Музыкальная журналистика: создание и продвижение контента

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе