Кайда
гына барсаң да
Син
һәрчак шушы йортта,
Исеме
аның гади-
"Табигать"
дип атала.
-
Хәерле көн, дуслар! Без барыбыз да бер йортта - Җир дигән планетада яшибез.
Әйләнә-тирәгә карасак, безне нинди гүзәллек уратып алганын күрербез. Урман,
басу, елга, диңгез, таулар, күк, кояш, хайваннар, кошлар-бу табигать! Ул безне
ашата, эчертә, киендерә. Ә үзе бездән бик азны таләп итә-бары тик сакчыл караш
кирәк аңа. Ләкин кайвакыт балалар, хәтта зурлар да табигатькә карата начарлык
эшлибез. Зур, чиста сулыклар пычрана, кибә, күп санлы чүплекләр янудан урманнар
сулый алмый, сирәк очрый торган хайваннар, үсемлекләр бөтенләй юкка чыга.
-
Балалар, үзебезнең планетаны сакларга телисезме?
-
Проблеманы белергә генә түгел, аны хәл итәргә дә кирәк. Табигатьне саклау, анда
үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтә торган фән- экология дип атала.
-
Бүген без сезнең белән хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр илендә кунакта булырбыз.
-
Уен барышында белемнәрегезне жюри бәяләп барачак. Җанатарлар шулай ук өлешләрен
кертә алачак.
I нче тур
"Усемлекләр"
-
Агач, үлән, куаклар. Алар безне уратып алган. Тауда, суда, болында, урманда
үсәләр. Меңләгән исемнәре бар.
Беренче
конкурс "Үсемлекне таны"
-
Һәр командага аерым сорау бирелә, дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.
а)
Бу үсемлектән язгы такыя үрәләр, ә чәчәк атканнан соң орлыклары төрле якка оча.
(Тузганак)
б)
Нинди үсемлекнең җимеше кара, кызыл, ак була? (Карлыган)
в)
Үсемлекләр суласын өчен нинди газ кирәк? (Кислород)
г)
Көз көне нинди агачның яфраклары кызыл була? (Миләш, өрәэңге)
д)
Кайсы агачның яфраклары җилсез дә шыбыр-шыбыр килә? (Усак)
е)
Язның беренче чәчәге? (Умырзая)
Икенче
конкус "Фототабышмак"
Һәр
командага бер үсемлек күрсәтелә, балалар аны танырга һәм исемен атарга тиеш.
Җавапка бер балл куела.
Өченче
конкурс "Табышмак"
Төрле-төрле
төстә алар,
Бу
төсләр каян килгән?
Хушбуй
исе аңкыталар,
Кем
аны сөртеп йөргән? (Чәчәкләр)
Күп
чәчәкләр белән бергә
Бер
үк җирдә үсәләр.
Шифасы
күп булган өчен
Чәен
ясап эчәләр. (Мәтрүшкә)
I
I нче тур "Хайваннар патшалыгы"
Беренче
конкурс "Урман табышмаклары"
а)
Тәннәре тәңкә белән капланган хайваннар ничек атала? (Балык)
б)
Тәннәре каурый белән капланган хайваннар ничек атала? (Кошлар)
в)
Нинди кош баласы әнисен белми? (Күке)
г)
Нәрсә һава буйлап җептә сәяхәт итә? (Үрмәкүч)
д)
Дөньяда иң зур кош? (Тәвә кошы)
е)
Кайсы хайван киемен бик еш алыштыра? (Хамелеон)
Икенче
конкус "Кызыклы хайваннар"
-
Бер команда бирем буенча хаваннарны күрсәтергә, ә калганнар аны танырга тиеш.
(Челән белән бака күлдә, арыслан һәм эт, карга белән төлке, Маша һәм өч аю ).
III
нче тур "Гөмбәләр"
Кигән
ап-ак эшләпә
Төшереп
кашына ук.
Эшләпәсен
салдырасың
Каш
түгел, башы да юк. (Гөмбә)
-
Гөмбә җыйганда урманның саф һавасын сулыйбыз, табигатькә сокланабыз. Бу бик
кызыклы һәм файдалы шөгыль. Ә сез гөмбә җыярга яратасызмы?
Беренче
конкурс "Гөмбәне таны!"
-
Һәр командадан берәр бала катнаша. Гөмбә муляжын карап, аның исемен атарга
тиеш.
Икенче
конкус "Болында"
-
Гөмбә җыйганда истә тотарга тиешле кагыйдәләр. Ике минут эчендә сорауга җавапны
эзлибез, киңәшләшәбез. Төркемнәрдә эш. Бер бала җавап бирә.
IV
нче тур "Экология"
-
Балалар, нәрсә ул экология?
-
Җир шары- ул безең өебез, аның киләчәге өчен без җаваплы. Ләкин моны барлык
кеше дә аңламый. Планетабызны саклап калу өчен без нәрсәләр эшли алабыз?
Беренче
конкурс "Бу нәрсә?"
-
Командаларга чүп турында өч факт атыйбыз, алдан җавап биргәннәре бер балл ала.
-
аннан уенчык ясыйлар;
-
аннан ясалган предмет бик җиңел;
-аны
ташларга ярамый, ул бик озак таркала. (Пластмасса)
-
аны кытайлар уйлап тапка;
-
ул яхшы яна;
-
аны агачтан алалар. (Кәгазь)
-
комнан ясыйлар;
-
җиргә төшсә ватыла;
-
урманда ташлап калдырсаң, янгын чыга.(Пыяла)
-
ул күзгә күренми дияргә була;
-
аннан кешедә астма, бронхит, хәтта рак чире булырга мөмкин;
-
яфраклар аны үзенә җыя.(Зыянлы газлар)
Икенче
конкус "Экологик тамга"
-
Командалар экологик плакат ясый, алар аның эчтәлеген аңлатырга һәм якларга
тиеш. Һәр командага ике балл алу мөмкинлеге туа. (Командалар чыгышы)
-
Рәхмәт, балалар. Табигатьне сакларга кирәк икәнлеген тагын бер кат искә
төшердек. Моның өчен кагыдәләрне истә тотарга һәм аларны үтәргә кирәк!
-
Уенны йомгаклау өчен җюрига сүз бирәбез.
-Димәк,
уеныбыз азакка якынлашты. Катнашкан барлык укучыларга рәхмәт әйтеп калабыз.
Табигатьне саклыйк!
Файдаланылган
әдәбият
1.Татар теленең
аңлатмалы сүзлеге / (авт.- төзүч. Ганиев Ф.Ә., Минибаев К.С., Газизова
Ф.М., Саберова Г.Г. Гаффарова Ф.Ф.). – Казан : Татар. кит.нәшр., 2005. – 848 б.
2. Нәрсә? Нигә? Ни
өчен? / (авт.- төзүч. Хомич Е.О., Якушева М.Н.). – Минск: Харвест, 2010. – 456
б.
3. https://tabyshmak.jimdofree.com/үсемлекләр/
https://tabyshmak.jimdofree.com/үсемлекләр/
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.