Әлмәт шәһәре Р.Фәхреддин исемендәге
беренче гимназиянең технология укытучысы Р.Р. Мортазинаның дәрес эшкәртмәсе.
Тема:”Эшләнмәләрне нәфис эшкәртү.Чигү”
Максат:
1. Милли традицияләр нигезендә
ятучы кыйммәтле,милли,әхлаклы сыйфатларны саклау.
2. Яңа информацион технологияләр
ярдәмендә, Сингапур
методлары, ФГОС методлары кулланып укучыларга яңа материалны үзләштерү һәм
өйрәнү мөмкинлеген үстерү, җиңеләйтү;
3. Укучыларның эшчәнлеге һәм тәҗрибәсен
кулланып проект тудыруга шарт булдыру;
4. Эстетик зәвык, игътибарлылык тәрбияләү;
5. Хезмәт культурасы күнекмәләре һәм тәртип
формалаштыру;
6. Балаларның хәрәкәт координациясен
үстерү;
Бурычлар:
Танып белү:
- Теоретик белемнәрне системага салу,
гомумиләштерү;
-чигүче
профессиясе белән таныштыру
Үстерешле:
- Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшчәнлек аша
коммуникатив күнекмәләр үстерү;
- Балаларның эстетик зәвык үсешенә ярдәм
итү;
Тәрбияви:
- укучыларның бер – берсе белән аралашу
культурасын үстерү;
- Төркемнәрдә эшләгән вакытта кирәкле
белем һәм күнекмәләрне үстерү;
Эш формасы: индивидуаль, төркемнәрдә
Материал:
- энә, җеп, чигү үрнәкләре, киерге,
тукыма, кайчы, линейка, карандаш, әзер эшләр,
компьютер,проектор,плакатлар,такта,технологик карталар
Дәрес тибы: комбинированный катнаш метод
Башка дәресләр белән
элемтәсе:
ИЗО:төсләр
ярашуы,эскизлар төшерү
Тарих :Татар,башкорт.урыс
халыкларының чигү тарихы
Рус теле ,татар
теле:терминнарны куллану белү
Математика:исәпләүләр
ОБЖ:Кисә һәм кадала
торган предметлар белән куркынычсызлык кагыйдәләре
Профессиналь ориентация:чигүче
.
Дәрес барышы
1. Оештыру
1. - Исәнләшү, укучыларның кәефләрен
сорашу, аларның дәрескә әзерлеген тикшерү;
- Өйгә бирелгән эшнең
үтәлешен тикшерү;
2.Актуальләштерү:
3.Проблема чыгару.
Укытучы:Безгә кунакка биючеләр килгән.Карыйк
эле.Кызлар,рәхим итегез!
(Татар биюе карау)
-Матур биеделәрме?
-
-кызлар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
--Әлбәттә киемнәре белән,Димәк,бу ике костюмның
үзенчәлеге нәрсәдә?
-Дөрес,үзенчәлеге чигүдә
-Экранга күз салыйк әле.
Чигүләр б-н бизәлгән киемнәр карыйлар
-Нәрсәгә игҗтибар иттегез?
--Киемнәр матур чигү үрнәкләре төшкән булулары белән
аерылып торалар
4.Яңа тема,максат
-Димәк,без сезнең белән нәрсә эшлибез?
-без бүген чигәбез
-Нинди максатлар куябыз?
--1.чигү төрләрен үз эшебездә куллану
--2.проект эшен дәвам итү
--3.гимназиядәге балалар -театр коллективы очен үз
эшләнмәләребезне булдыру.
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән
узган дәресләрдә проект, аның өлешләре турында сөйләшкән идек.
1 бирем
--Проектның нинди өлешләре була?
Ол Райт Раунд Робин (укучылар төркемнәрдә
киңәшләшеп,берсе җавап бирә)
-----эзләнү өлеше (проектныңт темасын
сайлыйсын,эшләнмә әзерләүнең кирәклеген дәлиллисең,эшләнмәгә
таләпләр,Эшләнмәнең берничә вариантын тикшереп,яхшысын аласын);
---технологик өлеш(конструкцияләү,тех-к
карта ясау,материал .эш кораллары сайлау.эш урынын оештыру,тб,чыгымнар)
-- йомгаклау өлеше(әзер әйберне сонгы
тапкыр тикшерү,анализлау,проект яклау)
2бирем
Укучылар нинди чигү җөйләре беләбез?
Энәне алга атлатып җөйләү, энәне артка атлатып
җөйләү, сабаксыман җөй, тамбур җөе, элмәкле җөй, шома чигү, тапкырлап
чигү;(ПРОЕКТОР)
3 бирем.
-Чигү җөйләре нинди төркемнәргә бүленә?
--Санаулы ,иркен,кырый җөйләре(ПРОЕКТОР)
Укытучы һәр төргә үрнәкләр күрсәтә
5.Беренче ныгыту
ТЕСТ-чигү төрләре буенча
4.Ял итеп алыйк әле. Микс-Фриз-Груп(Укучылар төрле хәрәкәтләр
ясыйлар, көйне туктаткач катып калалар бирелгән сорауның җавабына карап
төркемнәргә бүленәләр).
Сораулар:
1.Тапкырлап чигү ничә җепнең
узара кисешүеннән ясала?(ике җепнең узара кисешүеннән ясала).
2.Чигү өчен ничә җеп аерып
алырга кирәк(Чигү җебенең икесен аерып алырга кирәк).
3.Сезнең сыйныфта ничэ малай?
4чигү җөйләре ничә төркемгә
бүленә?(3)
5ике икең ничә була?(4)
3 укучы татар,урыс,башкорт чигүләренең
узенчәлеге турында белешмә бирә.
6.Икенче кат ныгыту
Практик эш
Хәзер укучылар әзерләп килгән рәсем үрнәкләрендә,төсле
карандашлар белән
Һәр бизәкне кайсы чигү белән чигәчәгегезне ясап чыгыгыз
--Ясап бетергән кызлар,тукымаларда эшне
башлыйбыз,куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмыйбыз(Кереш инструктаж)
7.Йомгаклау.
. Әлеге дәрестә сез нәрсәләргә өйрәндегез?Куйган
максатларга ирештекме?
Нәтиҗә ясыйбыз.
-Нәрсә сезгә кыен булды?
Нәрсә кызыклы булды?
Билгеләр кую.
Бик оста чигүчеләрне дә ачыклап китик.
Үз эшеңә нинди билге куяр идең?
Нинди хаталар ясадыгыз?
Өй эше:башлаган эшләребезне дәвам итәбез
Эш урыннарын җыештырабыз.
Тест.
Тест.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.