Инфоурок География Другие методич. материалыЭссе на конкурс "Мин- укытучы"

Эссе на конкурс "Мин- укытучы"

Скачать материал

Хезмәтемне чиксез сөям мин.

Һәркем үз  һөнәрен  мактый диләр,

Хезмәтемне чиксез сөям мин;

Көләч йөзле  укучыларымны

Барыннан да  якын күрәм мин.

Кечкенәдән  укытучы  булырга хыялландым.  Кулга “указка” тотып, балалар бакчасында иптәшләремә “дәрес”  бирә идем.  Мәктәптә укый башлагач  та,  барлык  укытучыларымны  яраттым.  Язмышыма  да  рәхмәтле мин,  чөнки  үз мәктәбемдә , үземне укыткан укытучылар белән бер коллективта эшлим. Беренче  көннәрдән  үк хезмәттәшләремнең   ярдәмен тоеп,   балаларны   яратып,  бөтен  күңел  җылымны  биреп эшләргә тырыштым.    Тыйнак, сабыр холыклы,  балаларны  ихлас күңелдән  яратучы  олы  җанлы  укытучыларга   һәрьяктан охшарга омтылдым.    

   Бәхетлеме кеше –

Илһамланып,

Янып   эшләр  эше  булмаса;

Хезмәтендә  тапкан  куанычын

Бүлешердәй  ише  булмаса?

Мин  бәхетле,  чөнки    23  ел  буе иртән    мәктәп ишеген  ачып керәм дә яраткан эшемә  чумам. Күңелле  ыгы-зыгы, балаларның  шат  тавышлары  каршы ала мине.  23 ел  буе  мин  һәр көнне  мәктәпкә  сөенеп, ашкынып  киләм.  Мин һәркөн иртән елмаеп үземнең яраткан эшемә ашыгам. Чөнки анда тәҗрибәсен юмарт уртаклашучы, авыр вакытларда терәк булырлык, шатлыкларымны бүлешерлек остазларым белән очрашам. Һәр көнне  күргән  укучыларымны  мин беренче   тапкыр  күргәндәй шатланып каршы алам.  Минем каршымда  никадәр  саф күңел,  көләч йөзләр!   Дистәләгән  күзләр  миңа яңалык  көтеп төбәләләр. Мин елмайсам гына  елмаялар.  

Шул күңелләргә  орлыкларны чәчәсе генә кала. Шытып  чыксыннар алар   ак кәгазь кебек чиста  һәм саф күңелләрдә, үссеннәр,  өлгерсеннәр... Минем    өчен   укучыларымның   чын кеше  булып үсүләреннән  дә зур  шатлык юк.

Тормыш гел үсеш-үзгәрештә. Бүгенге көн укучысы элекке укучылардан белемгә, яңалыкка омтылышы, уй-фикерләре белән нык аерыла.  Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр,  заман,  җәмгыять укытучының белемле, алдынгы карашлы, инициативалы, мәгълүматлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуны таләп итә. Яңа заман авыл укытучысы буларак, мин дә үз эшчәнлегемдә мәгариф өлкәсендәге яңа метод-технологияләрне теләп кабул иттем. Мәгълүмати технологияләр балада фән белән кызыксыну хисе булдыруга этәргеч бирә. Күп кенә укыту мәсьәләләре, традицион чараларга караганда, электрон ресурслар ярдәмендә уңышлырак хәл ителә. Кыска гына вакыт эчендә күп эш башкарырга өлгерәбез. Укучыларыма да мондый дәресләр  ошый. Аларның   ел  саен   район  һәм республика  турында   призлы  урыннар   яулавы  шуны   дәлилли.

Үземнең  эш тәҗрибәмне  башкалар белән  теләп  уртаклашам. Бөтендөнья интернет челтәрендә шәхси  сайтым бар.

Мәктәп – укучылар  өчен  ачышлар  һәм яңалыклар   дөньясы. Үзем дә, укучыларым да һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Фәнни әдәбиятны өйрәнәм, белем күтәрү курсларында укыйм, һөнәри конкурсларда катнашам.

Укучыларымны  район һәм республика,  халыкара  күләмдә  уздырылган  фәнни-эзләнү конкурсларында   катнашып, уңышларга ирешәләр. Минем бөтен  шатлыгым – укучыларым.  Чөнки үземнең  хезмәт җимешләремне, ачымы алар, татлымы – мин аларда күрәм.  Уңышларымны да, кайсы өлкәдә җитешсезлекләрем барын да укучыларым  күрсәтә. Заманында  Г.Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын  салу  һәм  эзләгәнен  үзе  табарга  юллар күрсәтү – мөгаллим бирә   ала  торган хезмәтләрнең  иң кадерлесе, иң зурысы”,─  дигән. Шушы  принциптан   чыгып эш итәргә тырышам.   Балалар дип үткәргән тынгысыз көннәрем, йокысыз төннәрем алып килгән уңышлар миндә киләчәккә өмет, зур тырышлык, мәңгелек яшәү хисе уята.

Хезмәтемдәге уңышлар өчен  Татарстан Республикасы  Мәгариф  һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә,  РФ   Мәгариф   һәм   фән министрлыгының  Мактау грамотасына, район хакимият башлыгының Рәхмәт хатына һәм  мәгариф бүлегенең берничә  дистәдән  артык  Мактау кәгазенә лаек булдым.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе на конкурс "Мин- укытучы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 254 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.02.2016 511
    • DOCX 21.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валиева Гюзель Миннулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валиева Гюзель Миннулловна
    Валиева Гюзель Миннулловна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 6
    • Всего просмотров: 12160
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика обучения географии для детей с ОВЗ с использованием туристических приемов

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 63 человека

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «География» в условиях реализации ФГОС СОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 220 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания географии в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 245 человек

Мини-курс

Особенности патриотического воспитания

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 50 человек

Мини-курс

Эффективное управление запасами

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Копирайтинг: от пресс-портрета до коммуникаций

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе