- 17.02.2018
- 412
- 1
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Минем педагогик осталыгым
( эссе )
“Укытучының шундые булыр, алтын булачак
бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр.
Укытучының тагын шундые да булыр,
туфрак булачак бер баланы алтын итә белер.”
Риза Фәхреддин.
Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Укытучы һөнәре – мөгаллимлек - борынгы заманнардан бирле иң игелекле һөнәр саналган. Халык аңа баласын ышанып тапшырган, үзе дә остазны хөрмәт иткән. Укытучылар үзләре дә эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә “күз өстендә каш” булырга тырышканнар. Хәзерге заманда укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга тиеш һәм аның вазифалары нидән гыйбарәт соң? Мин дә еш кына үз-үземә “ Кем соң мин? Балага аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме?”, “ Мин нинди педагог? Яхшымы, әллә юкмы?” дигән сорауларны бирәм. Гадәттә бу турыда яраткан эшемә – мәктәбемә - барган вакытта, яисә аннан кайтканда уйланам.
Мин – татар кызы. Милләтемне, телемне, халкымның үткәнен бик теләп балаларга өйрәтәм, аны хөрмәт итәргә, тугры калырга өндим. Татар милләтеннән булуым белән горурланам.
Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне балаларга җиткерә алу – монысы педагогик осталык. Сөйләм әдәбе, сүз көче, сәнгатьле сөйләм, балалар алдында үзеңне матур-тәрбияле итеп тоту – менә бу минем эшемнең төп принцибы. Балаларда табигатькә, кешеләргә ярату, ихтирам хисен булдыру, ә баланы шул табигать, кешеләр үрнәгендә тәрбияләүне төп бурычым дип саныйм. Кигән киемем, үз-үземне тотышым белән дә балаларга үрнәк булып, аларны шәхси үрнәгем белән дә тәрбияләргә тырышам. Укучыларымның уңышлары өчен алар белән сабыйларча куанам, берәрсе турында начар хәбәр килсә, тынычлыгымны югалтам, борчылам. Укытучы балалар күңеленә ачкыч, юл салучы психолог та, әти-әни җылысыдай җылы бирердәй шәхес тә, артист та, югары сөйләм әдәбенә ия булырга тиешле кеше дип тә саныйм.
“Балалар – тормыш чәчәкләре” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. Чәчәкнең матур, хуш исле булып үсүендә бакчачының авыр хезмәте ятканы берәүгә дә сер түгел. Нәкъ шуның кебек, баланың рухи дөньясы да укытучының һәрдаим күзәтүе астында тора. Һәр укучы үзенчәлекле. Укытучы аларны аңлый белергә, тормышта тиешле юлны сайларга, авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиеш. Мин, укучыларыма һәрвакыт уңай мөнәсәбәттә булып, аларның эчке дөньясы белән кызыксынып торам. Нәкъ менә укытучы балаларга чиксез олы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш. Аларның барысы да алда бит әле! Шуңа күрә минем кредом: “Һәр баланы үзеңнең балаңны яраткан кебек ярат!”. Мин балаларны яратам, аларда шәхес күрергә тырышам. Минемчә, балаларны ярата белмәгән кеше чын мәгънәсендә укытучы була алмас иде. Нинди генә киртәләр, авырлыклар очраса да, укытучының балаларга булган мәхәббәте – мәңгелек!
Мәгариф тармагында көннән-көн яңа технологияләр, заманча җиһазланыш, укытучыларга белемнәрен күтәрү, тәҗрибәләрен сынау, уртаклашу юнәлешендә мөмкинлекләр арта гына бара. Мин дә моннан файдаланырга тырышам. Дәресләрне мавыктыргыч итеп, укучыларга иҗади якын килеп, уеннар, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементлары, җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтмәлелек кулланып, электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет ресурслардан киң файдаланып үткәрергә тырышам. Укытучы эшчәнлеген мин баскычтан менүгә тиңлим. Үзеңнең укучыларың белән шушы баскычтан менәсең дә менәсең. Менгән саен эшлисе эшләрнең күплеген, алга куйган максатларның чиксез икәнлегенә ышанасың.
Үземнең киләчәгемне мәктәптән башка күз алдына да китерә алмыйм. Тормышым өзлексез хәрәкәттә: һөнәри осталыгымны камилләштерү, белемемне тирәнәйтү, укучылар, ата-аналар белән эшләү, фәнни китаплар уку, практик семинарларда, бәйгеләрдә катнашу, иҗади эзләнү, һәрвакыт яңалыкка, профессиональлеккә омтылып яшәү…
Хезмәтем минем - мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – Укытучы!!!
6 671 976 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Загидуллина Алсу Маратовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
5 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.