Свердловск
өлкәсе
Әртә районы
Поташка
гомуми урта белем
бирү
мәктәбенең татар теле
һәм
әдәбияты укытучысы
Бархаева
Резеда Рамазан кызы
Эссе
Укытучы
– минем тормышымда
Тормышта
һәркемнең үз әкияте бар. Берәүләрнең ул – үткәнендә: алар кайчандыр кылган гамәлләрен
әкият итеп сөйлиләр; икенчеләрнең ул – киләчәгендә: алар гомер буе килер көнгә
өметләнеп яшиләр. Ә иң бәхетлеләр – өченчеләре: аларның күңел әкияте бүген,
үзләре белән, ул – аларның якты хәтере дә, олы чынбарлыгы да, сүнмәс өмете дә.
Мөдәррис
Вәлиев
Мин,
Бархаева Резеда Рамазан кызы, укытучы булып эшлим, укытучы булып сулыш алам һәм
укытучы булып яшим. Ни өчен дисезме? Җавабы шунда: балалар бакчасыннан мәктәп
бусагасын атлап керү белән мине каршы алды беренче укытучым Аптуллина Линизия
Гайнан кызы һәм шул вакытта “мин зур үскәч укытучы булам” дидем. Ул миңа үрнәк
булды, мин укытучы апаның һәр хәрәкәтен, сүзләрен өйгә кайткач кабатлый идем –
үземә кабул итүем булгандыр, күрәсең. Еллар үтә бара, мин дә күчтем 5 сыйныфка.
Яраткан, хөрмәтләгән укытучым Фания Агалеевна мине 9 сыйныф беткәнче озата
барды. Менә кайда ул тугрылык! Шуннан, Красноуфимск педагогик көллиятен
тәмамлап, кабат үз мәктәбем бусагасын атлап кердем яшь укытучы булып. Әле бүген
дә мин сокланып караган, күңелемнең түренә яткан, хөрмәтләгән, яраткан
укытучыларыма охшарга тырышып яшим. Аларның бары тик уңай сыйфатларын гына,
яхшы якларын гына кабатлыйсы килә. Хәтта мин үз тотышымны да, өс-баш һәм өске
киемнәрне дә, тәртипне дә, җитдилеклене дә алар чамасында гына булдырырга
тырышам. Шулай итеп укытучы минем тормышымда кадерле кешеләрем, гаиләм һәм
туганнарым белән килә беррәттән.
Мин
бик тә бәхетле кеше бу дөньяда, чөнки, беренчедән, минем күңелем тыныч – бары
да тәртиптә. Икенчедән, бу тормышта үз урынымны төгәл билгеләдем: балалар
тәрбияләргә, аларга белем бирүгә багышладым. Укытучы профессиясе ул
тормышымның образ үрнәге, тормыш мәгънәсе булып тора. Чыннан да, мәктәптә
балалар белән эшләү, ул бит җаваплы эш һәм үзе бер зур бәхет. Шул сабыйларым
көн саен үземне илһамландыра, тылсымлы канатлар үстерә, ышанычларны арттыра
бара, яшәү көче өсти бара. Дәрестән дәрескә, көннән көнгә без укучылар белән кем?
нәрсә? кая? ничек? ни өчен? ни булачак? дигән сорауларга җавап эзли-эзли
яңа ачышлар табабыз. Җырлыйбыз да, биибез дә, уйныйбыз да, укып, сызып, язып
та алабыз лаборатория һәм практик дәресләрендә. Бер проект эшләр өчен укучылар
белән бергә мин дә уйланам, эзләнәм, сорашам, гомумиләштерәм һәм нәтиҗәләр
ясыймын. Әле әкияткә сәяхәткә чыгып китәбез; хәзер генә дигәнче киләчәккә, яки
борын-борын заманнарга да кайтып киләбез. Үзем булам җырчы, биюче һәм режиссер
да. Лабаратор бүлмәләр булмасада, без укучылар белән күзәтү, эксперементаль һәм
тикшеренү эшләр башкарабыз. Балалар белән иртәдән кичкә кадәр бергә булудан
яхшысы бармы? Юктыр шул!.. Дәрестән тыш булган чаралар тагында кызыграк үтә.
Монда инде бергә-бергә проект өстендә эшләү, авыл буйлап әби сандыгының “серле”
әйберләрен эзләп, аны өйрәнергә, тикшерергә башлыйбыз. Тарихи вакыйгаларга бай
булган истәлекле урыннарга да чыгабыз – ул яланнар, кырлар, чишмәләр буе, басу,
югалган авыл урыннары. Авылыбыз да бит җиде чишмә уртасына урнашкан, алар безгә
салкын су һәм һава биреп торалар. Ә без укучылар белән аларны чүп-чардан әрчеп
торабыз. Кошларны да оныта алып булмый: балалар әтиләре белән бергә оя ясап
урнаштыралар, ә без аларга акциядә катнашулары өчен рәхмәтләребезне белдерәбез.
Әле бит төрле чараларда катнашып җиңүләр яулаганыбыз да бар.
Һәр
көнемне “бисмилла” һәм яңа уйлар, фикерләр белән башлап җибәрәм. Шул хыялларым
чынга ашсын дип мин гел үсештә, эзләнүдә, хәрәкәттә. Район үзәгендә уздырылган
семинар, бердәм методик көн, конференция
формасында уздырылган чаралардан мин калышмыймын. “Кешене эш кеше итә” ди
халык, ә укытучыны? Укытучыны да эш тирәнлеге, эзләнүләре, иҗади фикерләүләре,
заманча яшәү тәртибе профессиональ итә. Менә мин дә, бер атнага бирелгән өч
сәгать дәрес эчендә, укучыларны татарча аралашырга, аларның сөйләвен үстерергә,
татар теле буенча системалы фәнни белем бирергә тиешмен. Шуның өчен барлык булган
педагогик осталыгымны укыту-тәрбия процессында кулланам, хәтта балалар татар
гәҗит-журнал укысыннар дип китапханәгә “Саф чишмә”, “Салават күпере” һәм
“Сабантуй” кебек матбугат тапшырам.
Сократ
һәм Аристотель фәлсәфи системаларында кешене тәрбияләү һәм аның тормышындагы
урынын билгеләү мәсьәләләре бүгенге көндә дә чынбарлык. Я.А. Коменскийның “Олуг
дидактика” исемле хезмәтен укып чыгып, К.Д. Ушинскийның методик кулланмалары
белән файдаланып, Каюм Насыйри һәм дә инде Галимҗан Ибрахимов язып калдырган
тәрбия идеяларын кулланып, төзим үземчә педагогик эшчәнлегемне. Укытучы һөнәре
ул минем сайланмаган, ә Ходай биргән бүләк, әти-әни фатихасы. Укытучы булып
яшимен, укытучы булып эшлимен, укытучы булып ял итәм. Шулай итеп атнада җиде
көн буе, тәүлектә 24 сәгать буе уйларым тик укучыларымның сәламәтлеге, үсеше,
үзгәреше турыда гына. Мин, Рамазан кызы Резеда, барган тормыш юлым имин,
исән-сау, төгәл, дөрес бара дигән фикердә калам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.