Фазыл Шәех – милләт
өчен җан атучы
Фазыл Шәех – милләт
өчен җан атучы, тынгысыз табигатьле, иҗтимагый тормышта кайнап яшәүче кеше иде.
Туган ягына һәм аның кешеләренә мәдхия җырлаган олы йөрәкле илаһи, онытылмас
шагыйрь булып мәңгегә безнең күңелләрдә калачак.
Ф.Шәех иҗатына
җиңелчә генә күз йөртеп чыгу да җитә, шундук андагы төп образларны шәйли
башлыйсың.Мөгаен, бу образ-сурәтләрнең дә иң күзгә бәрелеп торганы, иң мөһиме
һәм дулкынландырганы – “күңел күге”дер. Шагыйрьнең яшәешенә мөнәсәбәттә бу
образ мең-миллион мәртәбә аңлаешлы. Аның тормышы шушы күңел күге, күңел дөньясы
белән бәйле булган бит.
Ашкынулы яшьлек елларым
Әйдәделәр мине еракка.
Юлга чыккач, озатышып очкан
Тургайларым минем колакта.
Шушы “Тургайларым” шигыренә шагыйрьнең бөтен барлыгы сыеп беткән.Тургайлар –
хыялый уй-хисләре, моң балкышы – өмет җыры, канат кагыну – яшәеш көче, яшәү
дәрте, яшәүгә омтылыш.
Кешене дөньяда кадерле зат итә торган төп нәрсә – ул иман. Ф.Шәех шигырьләрен
игътибарга лаек итүче сыйфат – аларны эчтән яктыртып торган хис агымы милләте,
аның тарихи язмышы, туган теле өчен янудан гыйбәрәт.Милләтебезнең бүгенгесе,
киләчәге һәм туган телебезнең акрын үсүе, халкыбызның иҗтимагый, сәяси
вакыйгаларга сүлпән каравы аны бик борчый иде. Милләттәшләребез арасында
җитәрлек дәрәҗәдә бердәмлек булмауга, галимнәребезнең, зыялыларыбызның
бер-берсенә юл куймауларына һәм җитәкче даирәләрнең бергәләшеп, бер тарафка,
бер программа белән халыкка, милләткә хезмәт итмәүләренә эче поша, йөрәге яна
иде.
Нигә яшәү, туган телең бетеп,
Милли горурлыгың югалса.
Гаделлеккә тугры күңелеңдә
Хыянәт һәм үчлек юл алса?
Аны милләтне, туган якларны сөеп язган шигъри юллары бездә тирән хисләр
уята.Моңа мисал итеп “Татар яшәр, татар югалмас”, “Бар”, “Туган туфрак”
шигырьләрен алырга була.
Фазыл Шәех иҗатында төп поэтик символ – кояш. Күп мәсьәлә шушы символ аша
ачыла, ачыклана, башта бик күп образ символлар да кояш символы яктылыгында
аңлашыла башлый. Кояш – яктылык чыганагы, тереклек анасы. Фазыл Шәех та күңел
кояшының яктысында, җылысында көн күргән, кешелек өчен хас бөтен проблемалар
хакында борчылган; ул бер караганда кискен, хәтта бунтарь рухлы, икенче
караганда ягымлы, мөгаен.
Фазыл Шәехның безнең арадан киткәненә
дә байтак вакыт узды, ләкин аның шигырьләре безнең белән яши һәм киләчәктә дә
яшәр.
Һәр адымда яши синең шигъри рухың,
Мәңгелеккә үзең китеп юл алсаң да.
Якты нурың урын алды күңелләрдә,
Караңгыга инде кереп югалсаң да.
Кулланылган
әдәбият
1.Ф.Шәех. Дала
тулпары: лирик һәм сатирик шигырьләр.-Чаллы: Мәгърифәт кит.нәшр.,1996-220 б.
2. Ф.Шәех. Көзге
күкрәү: лирик һәм сатирик шигырьләр.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1993-88 б.
3. Ф.Шәех.Туган
якның бер талы: шигырьләр. -Казан: Татар.кит.нәшр.,2007-206 б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.