Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Тесты / Фигыль темасы буенча тест

Фигыль темасы буенча тест

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Фигыль темасы буенча тест


1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль;

ә) исем фигыль;

б) инфинитив;

в) хикәя фигыль.


2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль;

ә) шарт фигыль;

б) фигыль;

в) хәл фигыль.


3. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем, хикәя, хәл фигыльләр;

в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.


4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 3.


5. Шарт фигыль - ...

а) боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә;

ә) төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;

б) икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш, хәлне белдерә ;

в) эш, хәл, хәрәкәтнең булу – булмавын хикәяләү, хәбәр итү рәвешендә белдерә.


6. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль;

ә) сыйфат фигыль;

б) хикәя фигыль;

в) шарт фигыль.


7. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан;

ә) язган, яса, сөйлә;

б) менгән, саубуллаш, эшлә;

в) кочакларга, килгән, укы.


8. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;

ә) –ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;

в) –ча/-чә; -дай/-дәй.


9. Үткән заман сыйфат фигыльне табыгыз.

а) калган (эш);

ә) киләсе (кунак);

б) елмаеп (килү);

в) укыгач (сөйләячәк).


10. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль;

в) үткән заман хикәя фигыль.


11. Бизәлү фигыленең юнәлешен дөрес билгеләгез.

а) кайтым юнәлешендә;

ә) уртаклык юнәлешендә;

б) төшем юнәлешендә;

в) йөкләтү юнәлешендә.


12. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.


13. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) зат – сан белән;

ә) килеш белән;

б) тартым белән;

в) төрләнмәгән.


14. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.


15. Барыйк, укысын, килегез фигыльләре кайсы төркемчәгә керә?

а) хикәя фигыль;

ә) инфинитив;

б) боерык фигыль;

в) шарт фигыль.


16. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән;

в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.


17. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

а) шарт фигыль;

ә) хикәя фигыль;

б) кире шарт фигыль;

в) инфинитив.


18. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык;

ә) шарт хәле;

б) максат хәле;

в) хәбәр.


19. Билгеләмәне дәвам итегез. Кайтым юнәлеше - ...

а) эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә;

ә) эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә;

б) эшнең үтәүчегә кайтуын белдерә;

в) эшнең логик объект тарафыннан үтәлүен белдерә.


20. Төшем юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.

а) –н, -ын/-ен;

ә) –ыл/-ел, -л;

б) –ш, -ыш/-еш;

в) –дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.


21. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.

а) кил, бит, инде, барса;

ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;

б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;

в) тиккә, укый, язып, җибәрү.


22. Кайсы төркемдәге фигыль формасын юклыкка куеп булмый?

а) укыгач (сөйләрмен);

ә) яратырга (тиеш);

б) мин әйткән (сүз);

в) язасы (хатлар).


23. Кайсы раслау дөрес?

а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;

ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;

б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;

в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.


24. Хәл фигыльнең I төре кушымчаларын билгеләгез.

а) –гач/-гәч; -кач/-кәч;

ә) –п; -ып/-еп;

б) –ганчы/-гәнче; -канчы/-кәнче;

в) –а, -ә, -ый;


25. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.

а) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;

ә) кайткач, килгәч, укыгач;

б) күргәнче, укыганчы, кайтканчы;

в) тырышып, карап, күзәтеп.


26. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?

Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр;

ә) аергыч;

б) тәмамлык;

в) хәл.


27. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.

а) кайтуын – исем фигыль;

ә) яратырга – боерык фигыль;

б) тырышкач – хәл фигыль;

в) икән – ярдәмче фигыль.


28. Нинди фигыль –ырга/-ергә; -рга/-ргә; -арга/-әргә кушымчалары ярдәмендә ясала?

а) инфинитив;

ә) исем фигыль;

б) сыйфат фигыль;

в) шарт фигыль.


29. Саубуллашу, күзаллау, ассызыклау, буйсыну төзелеше буенча нинди фигыльләр?

а) ясалма фигыль;

ә) тамыр фигыль;

б) кушма фигыль;

в) тезмә фигыль.


30. Исемләшкән сыйфат фигыльне билгеләгез.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

а) тырышкан;

ә) табар;

б) кагар.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 10.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Тесты
Просмотров1171
Номер материала ДВ-141773
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

2 месяца назад
пожалуйста! добавьте к тесту ответы!

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх