Аңлатма язуы
Физика табигатьнең гомуми
законнары турындагы фән буларак, мәктәпнең укыту планына кертелгән һәм ул
әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүдә зур өлеш кертә. Җәмгыятьнең икътисади һәм мәдәни
үсешендә фәннең роле зур, физика дәресләрендә укучыларның әйләнә-тирә дөнья
турында заманча фәнни күзаллау формалаша. Мәсьәләләр чишкәндә, укучылар дөньяны
танып-белү методлары белән танышалар.
Физикадан 9
нчы класслар өчен эш программасы төп гомумбелем бирүнең дәүләт стандарты
федераль компоненты таләпләренә туры китереп, РФ Мәгариф министрлыгының
физикадан төп гомумбелем бирү программасы нигезендә төзелде.
Гомумбелем
мәктәпләрендә Базис укыту планына туры китереп, 9 нчы класста атнага 2 дәрестән
барлыгы 68 дәрес планлаштырыла.
Дәреслек:
А.В.Перышкин, Е.М.Гутник,Физика 9 класс, Москва “Дрофа”,
2010 ел.
Өстәмә әдәбият:
- В.Г.Гайфуллин, Р.Ә.Исламшин “Физика, 9 класс”;
- В.И.Лукашик, Е.В.Иванов “Физикадан мәсьәләләр
җыентыгы, 7-9 класс”;
- “Мәгариф”, “Фән һәм мәгариф” журналлары,
- мәгариф сайтлары һ.б.
Физиканы өйрәнү максатлары:
- Җылылык, электромагнит һәм квант күренешләрен, шушы
күренешләрне тасвир-лаучы зурлыкларны, аларның нинди законнарга
буйсынуларын өйрәнү һәм дөнья-ның физик картинасы турында күзаллау
формалаштыру;
- Табигать күренешләрен күзәтүне оештыру, күзәтү
нәтиҗәләрен сурәтләү һәм гому-миләштерү, физик күренешләрне өйрәнүдә гади
физик үлчәү приборларын кул-лану; күзәтү һәм тәҗрибә нәтиҗәләрен таблица,
график юл белән күрсәтү һәм нәтиҗәләр арасындагы бәйләнешләрне ачыклау,
алган белемнәрен төрле физик һәм табигать күренешләрен аңлатуда һәм
мәсьәлә чишүдә куллана белү күнекмәләрен булдыру;
- Төрле физик проблемаларны һәм мәсьәләләр чишкәндә
танып-белү активлыгын, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль
физиканы үзләү мөмкинлеклә-рен үстерү;
- Фәннең кешелек җәмгыяте үсешендә зур роле турында
ныклы ышаныч, фән һәм техниканы үстерүче шәхесләргә, физика фәненә аңлы
караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;
- Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен көндәлек тормышта куллана
белүләренә ирешү.
Эш программасы
информацион-коммуникатив эшчәнлек нигезендә төп белем һәм күнекмәләр бирүгә
юнәлдерелгән: текстның эчтәлеген киңәйтеп яки кысып бирү сәләте бирү; текстка
аңлы анализ ясау; язма аңлатмалар язу;план,тезислар һәм конспектлар төзү;
бирелгән информацияне кабул итү һәм үз фикереңне әйтү. Дәресләрдә укучылар
монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәнергә, фәнни, әмма аңлаешлы телдә төрле
физик күренешләрне аңлатырга тиешләр. Мисаллар китерү, диалогка кушылу,
аргументлар табу, нәтиҗәләрне формалаштыру күнекмәләренә ия булалар. Танып-белү
һәм коммуникатив мәсьәләләрне чишкәндә төрле белем чыганакларын
(энциклопедияләр, белешмәләр, Интернет-чыганаклар һәм башка бирелмәләр базасы)
куллану мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Тамга системаларын
(текст,таблицалар,схемалар,аудиовизуаль рәт һ.б.) куллану күнекмәләре үстерелә.
Укучы 9 класста физика фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә
түбәндәгеләрне белергә тиеш:
Белергә/аңларга:
- Физик
күренеш, физик закон, матдә, тәэсир итешү, электр кыры, магнит кыры, дулкын,
атом, атом төше, ионлаштыручы нурланыш;
Физик зурлыкларның мәгънәсен:
- Юл,
тизлек, масса, тыгызлык, көч, басым, импульс, эш, егәрлек, кинетик һәм
потенциаль энергия, файдалы эш коэффициенты, эчке энергия, температура, җылылык
микдары, чагыштырма җылысыешлык, дымлылык, электр корылмасы, ток зурлыгы,
электр көчәнеше, электр каршылыгы, электр тогының егәрлеге һәм эше, линзаның
фокус ераклыгы;
Физик законнарның мәгънәсен:
- Архимед
законы, Паскаль законы, Ньютон законнары, Бөтендөнья тартылу законы, механик
энергия һәм импульс саклану законы, чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы, Дңоуль –
Ленц законы, яктылыкның турысызык буйлап таралу законы, яктылыкның кайтарылу
законы;
Тасвирлый һәм аңлата белергә:
- Тигез
һәм бертуры буйлап юнәлгән хәрәкәт, тигезтизләнешле һәм бертуры буйлап юнәлгән
хәрәкәт, механик тирбәнешләр һәм дулкыннар, электр корылмаларының тәэсирләшүе,
магнитларның тәэсирләшүе, магнит кырының токлы үткәргечкә тәэсире,
электромагнитик индукция, яктылыкның сынуы, дисперсия, сыеклыкларда һәм
газларда басым күчеше, җисемнәрнең һөзүе, диффузия;
Физик приборларны һәм үлчәү
коралларын физик зурлыкларны үлчәгәндә куллана белергә: озынлык, вакыт аралыгы, масса, көч, басым, температура, һава дымлылыгы,
ток зурлыгы, электр көчәнеше, электр каршылыгы, электр тогының егәрлеге һәм эше;
Үлчәү нәтиҗәләрен таблица, график
ярдәмендә тасвирлый белергә һәм шулар нигезендә эмпирик бәйләнешләрне
күрсәтергә: юлның вакытка бәйлелеге,
Пружинада туган эластиклык көченең
пруңинаның озынаюына бәйлелеге, ышкылу көченең басымга бәйлелеге, математик
маятникның тирбәнешләр периодының җеп озынлыгына, грузның тирбәнешләр
периодының грузның массасына бәйлелеге, суынып баручы җисемнең температурасының
вакытка бәйлелеге, чылбыр бүлемтегендә ток зурлыгының көчәнешкә бәйлелеге,
яктылыкның төшү почмагының кайтарылу почмагына бәйлелеге;
Үлчәү нәтиҗәләрен халыкара
берәмлекләр системасында күрсәтә белергә;
Өйрәнелгән законнарга карата мәсьәләләр чишә белергә;
Мөстәкыйль рәвештә табигать фәннәре буенча төрле
чыганаклардан мәгълүмат юллый белергә: Интернеттан,
белешмәлелекләрдән.
Бәяләү
системасы
Телдән җавапларны бәяләү:
5 ле билгесе
Укучы өйрәнелә торган физик
күренешләрнең һәм закончалыкларның, закон һәм теорияләрне асылын дөрес аңласа,
төп закон һәм билгеләмәләрнең, теорияләрне дөрес аңлатса, физик зурлыкларны,
аларның берәмлекләрен дөрес билгеләсә; сызым, схема һәм графикларны дөрес
төзесә; җавапларны үз сүзләре белән аңлата белсә, үз мисалларын китерә алса,
тормышчан ситуациядә куллана белсә, практик эшләр барышында аларны файдаланса,
өйрәнелә торган һәм алдан өйрәнелгән материал арасында бәйләнешне күрсә куела.
4 ле билгесе
Укучының җавабы 5 ле билгесенә
кулланыла торган төп таләпләргә туры килсә, ләкин җавапны үзе планлаштырмаса,
үз мисалларын китерә алмаса, тормышчан ситуациядә уңышлы куллана белмәсә,
практик эшләр барышында аларны файдаланса, өйрәнелә торган һәм алдан өйрәнелгән
материал белән бәйли алмаса, укучы 1 яки 2 хата ясаса һәм бу хаталарны үзе яки
укытучы ярдәме белән төзәтә алса куела.
3 ле билгесе
Укучы өйрәнелә торган физик
күренешләрнең һәм закончалыкларның асылын аңласа, ләкин физика курсын өйрәнүдә
аерым темаларны авыр үзләштерсә, программа материалын алга таба өйрәнүдә
комачауламаса, алган белемнәрен әзер формулалар файдаланып гади мәсьәләләр
чишүдә куллана алса, ләкин кайбер формулаларны үзгәртү таләп ителгән
мәсьәләләрне чишүдә кыенлык кичерсә һәм бер тупас һәм бер тупас булмаган хата
ясаса куела.
2 ле билгесе
Укучы өйрәнелә торган физик
күренешләрнең һәм закончалыкларның асылын аңламаса һәм 3 ле билгесе алу өчен
мөмкин булганнан күбрәк хата ясаса куела.
Контроль эшләрне бәяләү:
5 ле билгесе
Тулысынча хаталарсыз үтәлгән эшкә
куела
4 ле билгесе
Тулысынча үтәлгән, ләкин 1 хата һәм 3
тән дә ким төгәлсезлек ясаса куела.
3 ле билгесе
Эшнең 2/3 өлеше дөрес эшләнгән яки 1
тупас хата, 3 тән ким тупас булмаган хата, 3 төгәлсезлек ясалган очракта куела.
2 ле билгесе
Эшнең 2/3 өлешеннән дә аз үтәлгән,
хаталар 3 билгесенә булган нормадан артса куела.
Лаборатор эшләрне бәяләү
5 ле билгесе
Укучы эшне тулы күләмдә, тәҗрибә һәм
үлчәүләрне дөрес тәртиптә, мөстәкыйль һәм рациональ эшләсә; лаборатор эш өчен
кирәкле приборларны тоташтыра белә; барлык тәҗрибәләрне дөрес җавап һәм
нәтиҗәләр килеп чыгарлык шартларда ясаса; куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл
үтәсә; отчетта барлык язуларны таблицаларны, рәсем – сызымнарны, графикларны,
исәпләүләрне, үлчәү хаталарының анализын дөрес һәм төгәл ясаса куела.
4 ле билгесе
Укучы 5 ле билгесенә карата булан
таләпләрне үтәсә, ләкин 2-3 төгәлсезлек һәм 1 дән артык булмаган тупас хата
ясаган очракта куела.
3 ле билгесе
Укучы эшне тулысынча эшләмәсә, ләкин
үтәлгән эш дөрес нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирсә, тәҗрибә барышында хаталар
җибәрелсә куела.
2 ле билгесе
Укучы эшне тулысынча эшләмәсә, үтәлгән
эшнең күләме дөрес нәтиҗә һәм исәпләүләр ясарга мөмкинлек бирмәсә, тәҗрибә дөрес
үтәлмәсә куела.
Хата төрләре:
Тупас хата:
1. Төп закон, билгеләмә, кагыйдә,
теория, формула, гомум кабул ителгән символлар, физик зурлыкларның билгеләнеше,
үлчәү берәмлекләрен белмәү.
2. Җавапта төп фикерне аерып
күрсәтә белмәү.
3. Белемнәрне мәсьәлә чишүдә куллана
белмәү һәм физик күренешләрне аңлата алмау; дөрес формалаштырылмаган сораулар,
биремнәр яки аларны чишү юлын дөрес аңлатнмау, класста чишелгән типтагы
мәсьәләләрне чишү юлларын белмәү; мәсьәләнең шартын дөрес аңламау, чишелешне
дөрес аңлатмау.
4. Гафикларны, схемаларны укый
һәм төзи белмәү.
5. Лаборатор эшкә җиһазларны
дөрес җыя белмәү, тәҗрибә үткәрә белмәү, тиешле үлчәүләрне ала белмәү.
6. Лаборатор җиһазларга сакчыл
булмау.
7. Үлчәү приборының күрсәтүен
дөрес билгеләмәү.
8. Тәҗрибә барышында
куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.
Тупас булмаган хаталар:
1. Закон, теория, билгеләмәләрне
әйтүдә төгәлсезлек, тулы булмаган җавап.
2. Схема, сызым, графикларның
шартлы билгеләрен күрсәтүдә хата.
3. Физик зурлыкларның берәмлеген
язуда төгәлсезлек яки аларны төшереп калдыру.
Төгәлсезлекләр:
1. Исәпләүләр вакытында рациональ
булмаган язулар, исәпләүләр.
2. Арифметик хата, әгәр әлеге
хата нәтиҗәне тупас үзгәтмәсә.
3. Сорау һәм җавапта аерым
кимчелекләр.
4. Язу, сызым, схема, графикларны
илтифатсыз үтәү.
5. Орфографик һәм пунктуацион
хаталар.
9 класс физикасының сәгатьләр бүленеше
№
|
Төп темалар
|
Сәгать саны
|
1.
|
Җисемнәрнең
үзара тәэсирләшү һәм хәрәкәт законнары
·
Лаборатор
эш № 1 “Тигез
тизләнешле хәрәкәтне өйрәнү”
·
КОНТРОЛЬ
ЭШ № 1 “Турысызыклы тигезсез хәрәкәт”
·
Лаборатор
эш № 2 “Ирекле
төшү тизләнешен үлчәү”
·
КОНТРОЛЬ
ЭШ № 2 “Саклану законнары”
|
27
|
2.
|
Механик
тирбәнешләр һәм дулкыннар. Тавыш
·
Лаборатор
эш № 3 “Ирекле
тирбәнешләр периодының маятник озынлыгына бәйлелеген өйрәнү”
·
КОНТРОЛЬ
ЭШ № 3 “Механик тирбәнешләр һәм дулкыннар”
|
11
|
3.
|
Электромагнитик
кыр
·
Лаборатор
эш № 4 “Электромагнитик индукция күренешен өйрәнү”
·
КОНТРОЛЬ
ЭШ № 4 «Электромагнитик кыр»
|
12
|
4.
|
Атом
һәм атом төше төзелеше
·
Лаборатор
эш № 5 “Уран төшенең бүленүен өйрәнү”
·
КОНТРОЛЬ
ЭШ № 5 «Атом һәм атом төше төзелеше»
|
18
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.