Габдулла Тукайның
тууына – 125 ел
Шәехзадә БАБИЧ
Габдулла әфәнде Тукаев
Дөньяда бик аз
булыр чын шагыйрь Габдулладай;
Ул – караңгы төндә
яктырткан матур, ак тулган ай.
Ул бөек уй, нечкә
хис,тәгъризләргә бик бай, - диям.
Бар урыннардан аның
урынын кадерле, дәү, - диям.
Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч
авылында 1886 елның 26 нчы апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә)
Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч,
Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна
мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер
карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа
гаиләсенә алдыра.
Бәләкәй
Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан
икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт
баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар.
Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип
кычкырып йөри.
Халык арасыннан бер кеше чыгып
малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән
Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар.
Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка
озаталар.
Шулай рухи яктан авыл, крестьян
тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының
Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
Белемгә сусаган Тукай өчъеллык
рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик
яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.
1905 ел революциясе дулкыннары
Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче
мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында,
көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының
сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә
жандарм офицерының камчы очы да эләгә.1905–1907 елларда Тукай бик кыю
публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый.
1905 елның сентябрендә үк аның
«Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә
«Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде
монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә
анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.
Әмма туган туфрак шагыйрьне
Казанга тарта.
1907
елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай
килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри
сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.
Казанда Тукай яңа дуслар таба.
Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал,
С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе
теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
1910
елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал
«Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик
әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә
актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне
оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы
карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык
иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге
бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган
әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен
аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2
апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган
җеназа күргәне булмый...
Габдулла Тукай
исемен йөртәләр!!!
Габдулла Тукай урамы
Габдулла Тукай
исемендәге филармония
И сабыйлар!
Эшләгез сез,
иң
мөкаддәс нәрсә – эш,
Эш
агачы һәрвакытта
бик
юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә
күп тырышсаң,
эшкә
бирсәң чын күңел,
Каршыларсың
картлыгыңны
бик
тыныч һәм бик җиңел.
Кырлайда
Габдулла Тукай музее
Сөй
гомерне, сөй халыкны,
сөй халыкның дөньясын,
Без
үләрбез, билгеле,
тик үкенечкә калмасын.
Указ Президента
Республики Татарстан
Об объявлении 2011
года Годом Габдуллы Тукая
в Республике
Татарстан
В целях увековечения памяти и творческого наследия
великого татарского поэта Габдуллы Тукая, учитывая выдающийся вклад, внесенный
им в отечественную и мировую культуру, а также в связи с исполняющимся в 2011
году 125-летием со дня его рождения постановляю:
1. Объявить 2011 год Годом Габдуллы Тукая в Республике
Татарстан.
2. Кабинету Министров Республики Татарстан привести свои
ранее принятые правовые акты в соответствие с настоящим Указом, а также принять
иные решения, необходимые для его реализации.
3. Предложить главам муниципальных районов и городских
округов Республики Татарстан, общественным объединениям и организациям принять
активное участие в проведении Года Габдуллы Тукая в Республике Татарстан.
4. Республиканскому агентству по печати и массовым
коммуникациям «Татмедиа», ОАО «Телерадиокомпания «Новый век», республиканским и
местным средствам массовой информации обеспечить широкое освещение проведения
Года Габдуллы Тукая в Республике Татарстан.
5. Настоящий Указ вступает в силу со дня его подписания.
Президент
Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов
Казань, Кремль
11 февраля 2011 года № УП
Габдулла
Тукайның сәяхәтләре
Габдулла Тукай истәлеге
Габдулла Тукай
истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шулар арасында:
Әдәби әсәрләр
- «Тукай» романы – Әхмәт Фәйзи
- «Кечкенә Апуш» повесте – Әхмәт Фәйзи
- «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) – Ибраһим Нуруллин
- «Тукай Петербургта» - Ибраһим Нуруллин
- Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь,
хикәяләре.
Тукай музыкада
Тукай театрда
·
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясе:
- «Печән базары» спектакле:
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.